Татарстаннан читтә яшәп тә, милләтебезне, аның телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калу өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган бу коллективка сокланмый мөмкин түгел. Ырынбур – татар театрының чишмә башы; егерменче гасыр башында ук аның тәүге адымнарының шаһите булган шанлы төбәк. Бер гасыр элек ягылган учакның ялкыны да, җылысы да бүгенгәчә сүрелмәгән: театр яши, иҗат итә, яңадан-яңа әсәрләргә җан өреп, дөнья гизә.

 Аһ, Ырынбур-кала, сахра-дала,

Елкылары чыккан бәйгегә…

Балачакта, шушы җырны тыңлаган саен, Ырынбур дигән серле исемле кала әллә кай ерак тарафта, әкияти Каф тавы артындадыр сыман тоела иде. Шул ерак тоелган араны… театр якынайтты. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар дәүләт драма театры – спектакльләре аша Башкортостан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстерхан, Уральск, Актүбә тамашачысын да гашыйк иткән, үз йөзе, үз юлы булган театр. Татарстаннан читтә яшәп тә татар булып калу авырмы, җиңелме? – бу сорау бәлки бераз сәеррәк тә тоелыр… Рухи кыйммәтләрне берәм-берәм җуя килгән заманда, театр сәхнәсе – туган тел сагындагы корыч калкан кебек. Репертуардагы спектакльләрнең күбесе исә – әдәбиятның алтын хәзинәсе саналырга хаклы, алар арасында татар, башкорт, рус, чит ил драматургиясе дә киң урын ала: «Банкрот» (Г.Камал), «Нәзер», «Төш», «Яшьлек белән очрашу» (Т.Миңнуллин), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев), «Язлар моңы» (Ә.Гаффар), «Хатын түгел, аждаһа» (Д.Салихов), «Дүрт әби һәм Әхмәди» (Ф.Бүләков), «Зрә дә гашыйк таксист» (Р.Куни), «Алтын туй» (А.Несин), «Көтелмәгән бәхет» (М.Гыйләҗев), «Бөке» (И.Зәйниев), «Югалган көн» (А.Гыйләҗев), «Мәхәббәт, футбол һәм мафия» (Р.Зәйдулла)…

Байтак еллар элек Ырынбур театры Чаллыга гастрольгә килгәч, «Аһ!» иттереп киткән иде. Зал тутырып утырган тамашачының: «Артистлары матур, сөйкемле; табигый уйныйлар; үзгә бер җылылыклары бар», – дип сокланып калганын хәтерлим. Шушы гастроль вакытында шәһәр халкы театрның «әтисе», РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевны да, күчтәнәчкә алып килгән «Каенана бәласе» (С.Белов) һәм «Татарча өйләнү» (Р.Зәйдулла) комедияләре аша Айрат Хәбибуллин, Марсель Рәхмәтуллин, Назия Дибаева, Рәзифә Хәйруллина, Алмаз Мостафин, Маргарита Сәгыйтова, Илфат Гомәров, Гөлгенә Әбдрәкыйпова, Рамилә Мостафина, Мөнирә Мәхмүтова кебек артистларны да танып калды.

…Тарих тәгәрмәче үз күчәре тирәсендә генә әйләнеп тора, диярсең. Бер гасыр элек, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1905 елда Ильясбәк Кудашев-Ашказарский Оренбургта профессиональ татар театрына нигез салып, мең каршылыкны, мең киртәне, тыюларны җимерә-җимерә, татар халкына сәнгать нуры өләшер өчен сәфәргә кузгала. Бозаулык, Самара, Сембер, Казан, Түбән Новгород, Рязань, Мәскәү калалары; ачлы-туклы юл газабы; михнәтле, әмма киләчәккә өмет тулы тормыш… «Татар театры яшәячәк!» – беренчеләрне менә шушы ышаныч алга әйди, авырлыкларны җиңеп чыгарлык көч бирә. Нәкъ менә Оренбург 1917 елгы инкыйлабка кадәр сәйяр татар артистларының сыену урынына, театр сәнгатенең чәчәк аткан мөнбәренә әверелә. Ул чор хәтеренә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Вәли Мортазин-Иманский, Шакир Шамильский, Мохтар Мутин, Нури Сакаев, Фатыйма Ильская кебек мәшһүрләрнең исемнәре мәңгелеккә уеп язылгандыр… Уртак хыяллар янәшәсендәге эчке каршылыкларны да, баш әйләндергеч алкышлар янында һәр талант иясенең башбирмәс холкын да онытмагандыр дәвер хәтере. Инкыйлаб давылы бар нәрсәне төбе-тамыры белән куптаргач, гомер иткән каланы ташлап, мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган күпсанлы милләттәшләребезне дә бүгенгәчә истә тотадыр… Театрның, совет чорында төрле исем астына сыенып, барыбер яшәргә омтылуын да белә ул. Татар драма коллективының, РСФСРның атказанган артисты Вәли Фатыйхов җитәкчелегендә, озак еллар Оренбург өлкә филармония канаты астына сыенып яшәгән елларын да, сүнеп-сүрелеп торганын да белә. Каланың театр елъязмачысы дип әйтерлек шәхесләре булган: Мәдинә Рәхимкулова истәлекләре – татар театрының һәр сулышын матбугатта яктыртып баруы белән алтын хәзинәгә тиң. Сәхнә ветераны, артистка Разия Рафикова язмалары да тарихи чынбарлыкны чагылдыруы белән зур кыйммәткә ия.

Туксанынчы еллардагы милли күтәрелеш чорында Ырынбур татар театры күкрәк киереп үзенең өр-яңа сукмагына аяк баса. Хәер, күкрәк киереп дидем дә… Ай-һай… Ул чакта Казанда эшләгән җиреннән бирегә чакырылган, җилкәсенә тау кадәр эш өелгән Рөстәм Абдуллаевка һич кенә дә җиңелләрдән булмагандыр. Артистлар тупларга, үзенең аерым түбәсе дә булмаган залда репетицияләр уздырырга, тамашачы табарга… Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар – бер караганда, гаять сабыр, тыныч күренгән Рөстәм абыйның күңелендә чабышкы аргамаклар тояк чарлыйдыр, мөгаен. Шулай булмаса, культура-агарту училищесын тәмамлап, Әстерхан халык театрында төрле рольләр… түгел, баянда уйнап хезмәт юлын башлаган ир-егетнең сукмагы, узган гасыр башының фидакарь беренчеләрен әйдәкләгән шикелле, Ырынбурга алып килер идеме? Арада – Казан театр училищесы, Ленинград театр институты, Әлмәт театрында директор булып эшләгән еллар… Инде хәзер – яңа җитәкченең көченә һәм талантына өмет тулы күзләр белән төбәлгән, байтак еллар сүнгән учак халәтендә җан асраган Ырынбур театры. Янәшәдә – авырлыкларны бергә бүлешергә әзер Люция Абдуллаева (ул Рөстәм абыйның тормыш иптәше генә түгел, Әлмәт театрында зур тәҗрибә туплап өлгергән талантлы артистка, бүгенге көндә – РФнең атказанган артисткасы), сөенә-сөенә кабат сәхнәгә әйләнеп кайткан Рафаил Фатыйхов (Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемгә ия булып, гаҗәеп образлар галереясы тудырган талант иясе, инде урыны җәннәттә булсын), Бүләк Байбулатова (хәзер лаеклы ялда). Алар да, яңадан аякка баскан театрга Мирхәйдәр Фәйзи исемен биреп, аны яшәтергә, яшәртергә омтылган беренчеләр. Тәүдә Әмирхан Еники әсәре буенча инсценировка, аннан Т.Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» пьесасына нигезләнеп, тулы спектакль эшләү, аны Ырынбур тамашачысына гына түгел, тирә-як район-авылларда күрсәтеп, гастрольләр сукмагын башлап җибәрү… Ул сукмакның хәзергәчә өзелгәне юк.

– 1989 елда мин Оренбургка килгәндә, театр труппасы да, репетицияләр өчен зал да юк иде. Урындык куярга да урын булмаган кысан бүлмәдә башлап җибәрдек без эшебезне… Театрның үз бинасына тиенүендә, янгыннан соң калган ул бинага реконструкция ясалуда Ю.Д.Гаранькин, Г.П.Донковцев, А.Г. Иванова кебек җитәкчеләрнең тырышлыгы зур булды, – дип искә ала Рөстәм Абдуллаев беренче елларны.

Соңрак, ул чорда өлкә губернаторы булган А.А.Чернышев үзе килеп, спектакльләр караганнан соң, театрның соклангыч репертуарына, актерларның талантына һәм шул ук вакытта аларның иске җиһазлы залда уйнауларына игътибар итеп, үз фәрманын бирә. Нәтиҗәдә, 2008 ел ахырында театр залы танымаслык булып үзгәрә, заманча матур төс ала.

Өлкәнең бүгенге губернаторы Ю.А.Бергка да рәхмәтле театр коллективы. Күпмилләтле халыклар яшәгән төбәктә татар театры өлкәнең бер бренды булып тора.

Бүген инде театр коллективында, сәхнәнең тарту көченә буйсынып, җитмештән артык кеше хезмәт куя. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән әзер спектакль – ул артистларның гына түгел, режиссерның, җитәкчелекнең, композиторның, рәссамның, хореографның, тегүченең, гомумән, тулы коллективның уртак җимеше. Репертуар сайлаудагы таләпчәнлеккә һәм үзгәлеккә игътибар итмәү мөмкин түгел: Ырынбур сәхнәсендә куелган спектакльләр мәгънәле һәм мәрхәмәтле булулары белән аерылып тора. Беренче карашка артык гади тоелганнары да халыкчанлык белән сугарылган, андагы образлар кешенең эчке дөньясын, табигый хис-тойгыларын, каршылыклы уй-фикерләрен чагылдыра, үзенчә яшәү мәгънәсе эзләп гомер кичергән һәркемнең тормыш фәлсәфәсен күрсәтә. «Төш»тә (автор – Т.Миңнуллин, режиссер – Р.Абдуллаев) Камил белән Елена арасындагы шашкын хисләр һәм ачы тормыш хакыйкате дисеңме, «Хыялый»да (автор — С.Әбүзәров, режиссёр – Б.Хәйбуллин) – якты хыялсыз яшәүне кабул итә алмаган Гыйззәт карт һәм эчке сагышын гомер буе йөрәгенә яшереп саклаган Шәрифә; «Тигезсезләр»дә (автор – Ф.Әмирхан, режиссёр – А.Гаффаров) – аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек проблема; «Бармы ришвәткә дәва?..» сатирик комедиясендә (автор – З.Хәким, режиссёр – Р.Абдуллаев) – бүгенге көннең көләрлек тә, еларлык та чынбарлыгы…

РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев сәхнәләштергән «Төш» драмасын Туфан абый шушы театр өчен махсус язган. Пәрдә ачылганда, бу вакыйгаларны төшендә күрүен, аннан әзер пьеса рәвешендә кәгазьгә төшерүен искәртеп, авторның үз тавышы яңгырый. Тамашачы булып спектакльгә килеп утыргач, иң тәүдә кыбырсып сәхнә бизәлешен (бу спектакльнең рәссамы – Булат Нәсыйхов) күзәтергә, андагы элементларның ни-нәрсә, ни өчен икәнен гоманларга яратам мин. Күмергә калган, урыны-урыны белән утлы куз булып җемелдәгән мич баганалары? Ак һәм кара, яктылык һәм караңгылыкны искәртүче, икесе ике якта калыккан диварлар? Хыял белән өртелгән картиналар? Анатомия китабыннан сикереп төшкәндәй, умыртка баганасы сурәте?  Сәхнә – капма-каршылык мәйданы диярсең. Хисләр каршылыгымы ул, геройларныкымы, тормышка карашныкымы?…

Туфан Миңнуллинның Камиле – дөньяга, нигездә, аек күз, салкын кан белән караучы, җиргә аяк терәп басып йөрүче төп герой. Марсель Рәхмәтуллин аны нәкъ менә шул холкы белән ышандырырлык итеп чагылдыра да инде. Җаваплылыгы, кече күңелле булуы белән бергә, ул җир кешесе: болытларда, хисләр канатында очар өчен яратылмаган. Еленасы исә (Назия Дибаева) – киресенчә, әбисе әйтмешли, шашкын дәртле, янган утка керергә әзер кайнар канлы. Тик хикмәт холыклар үзгәлегендә генәме соң?.. Спектакльнең үзәгендә милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, буыннар арасындагы каршылыклар да, бүгенге көн проблемалары да урын ала. Гомер буе мөгаллимә булып эшләп, башка балаларны укыткан-тәрбияләгән, ә менә үзенең бәгырь җимешләренә вакыты да, җан җылысы да тиешенчә бирелмәгән Анна Егоровнаның фаҗигасе РФнең атказанган артисткасы Люция Абдуллаева уенында бөтен чынбарлыгы белән ачыла. Бу – аерым бер героиняның гына түгел, безнең җәмгыятьнең, «совет» хатын-кызларының фаҗигасе ләбаса.

Камилнең әнисе Фәүзия (Рәзифә Хәйруллина) уенында мин үзем сабыр, еш кына язмыш белән ризалашып яшәргә күнеккән татар хатынын күргәндәй булдым. Улының башка милләт кызына өйләнүе белән дә тешен кысып булса да килешергә мәҗбүр ул: нишләсен, туйлар узган, туннар тузган, каршы килеп кенә ни майтара алсын??? Димәк, эш шушы хәлгә килеп җиткәнче әйтелергә тиеш сүзләр әйтелмәгән, биреләсе үгет-нәсихәт бирелмәгән.

Еленаның, баласызлыкны сәбәп итеп, бик тиз сынып төшүе, җил иркендә бөтерелгән яфрак хәлендә тузгып тибрәлүе, әлбәттә, үзенең генә гаебе түгел. Икесе бер түбә астында яшәп тә, бер үк дөньяга ике тәрәзәдән карап, икесе ике яссылыкта гомер кичергән ир белән хатынның уртак хатасы.

Т.Миңнуллинның башка әсәрләрендә дә кызыл җеп булып сузылып барган милләт-ара, дин-ара, шәхес-ара каршылыклар бу драмада да үзәк урынны били. Артистларның бар җан җылысын биреп, һәр образның «эченә кереп» уйнаулары, татар һәм рус халык җырларының, такмакларының сәхнәдә чиратлап яңгыравы спектакльнең тәэсир көчен арттыра, халыкка тагын да якынайта.

Тамашачыга бүләк булып килеп ирешкән «Аршин-аршин мал сатам» комедиясе – дөньякүләм танылу алган озын гомерле сәхнә әсәрләренең берсе. Ул 1913 елда язылган, авторы – әзербайҗан композиторы Гозәер Хаҗибәков. Әлеге комедия, дөресрәге, оперетта 80 телгә тәрҗемә ителгән, 76 илнең ике йөзгә якын театры аны үз сәхнәсенә менгергән! Әсәр экранлаштырылып, кинофильм рәвешендә дә берничә кат эшләнгән. 1916 елда, Зәйни Солтанов тарафыннан тәрҗемә ителеп, татар театрларында да уйналган. Шуларны исәпкә алсаң, бүгенге көндә күңелне тибрәтерлек маҗарасы да калмагандыр шикелле. Юк, ялгышам икән. РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сәхнәләштергән әлеге музыкаль комедия үзенең куелышы белән дә, артистлар уены белән дә, җете төсләргә бай костюмнар һәм музыкаль бизәлеш белән дә күзне камаштырырлык! Шәрык көйләрен һәрчак үзгә бер мәхәббәт белән кабул иткән, соңгы елларда музыкаль әсәрләргә сусаган татар тамашачысы өчен бу комедия чын мәгънәсендә матур бүләк. Гадилектә – галилек диләр бит: комедиянең асылында әллә нинди катлаулы вакыйгалар чагылмый. Чын мәхәббәт турында хыялланган, аны эзләп табу өчен заманның бар киртәләрен атлап чыгарга әзер яшьләр һәм һәрдаим аларга булышырга әзер торучы игелекле затларның «зыянсыз» хәйлә белән өртелгән маҗаралары. Рәссам Иршат Азихановның алтын кулы төрле төстәге җепләр ярдәмендә сәхнәне гаҗәеп бер җылылык белән тулыландыра. Чор таләп иткәнчә, пәрәнҗә аша бер-берсенә күз дә сала алмаган ярга түгел, җан яраткан, күңел тарткан насыйбына ашкынган сәүдәгәр Гаскәр дә (Илдар Байменов), бай кызы Гөлчәһрә дә (Элиза Яхина) табигый уеннары белән сокландыра. Гомумән, тамашачының бу җәһәттән фикере уртак: алар барысы бердәй булып, уен табигыйлеген, тышкы матурлыкны һәм эчке яктылыкны ассызыклый. Солтанбәк байның комсызлыгын, кешегә бәяне малына карап кына куюын, шул ук вакытта үзенең дә җылы сүзгә, пар канатка мохтаҗ булуын ТРның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин гаять тормышчан чагылдыра. Гаскәргә булышу өчен җиң сызганып эшкә тотынган тутасы Җиһанның да (Рәзифә Хәйруллина), ярдәмчесе Сөләйманның да (Марсель Рәхмәтуллин), хезмәтчесе Вәлинең дә (Рәмис Яһүдин) шушы ниятне тормышка ашыруда бөтен йөз сызыклары, хәрәкәтләре, күз карашлары уйный, тамашачыны аларның самимилеге әсир итә. Назлы да, усал да, көнче дә була алган Асия (Назия Дибаева), чая, шук, тормыштан артыгын дәгъваламаган Тәлли (Гөлгенә Әбдрәкыйпова) дә сәхнәне күзгә күренмәгән яктылык белән тутыра.

Мин үземнең «Ял бит кичә иде…» дигән лирик комедиямнең Ырынбур сәхнәсенә менүен Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы дип кабул иттем. «Яңа татар пьесасы» конкурсына җибәрелгән әлеге әсәрне Рөстәм Абдуллаевның күреп алуы, аның хәер-фатихасы, җиңел кулы һәм режиссер, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахмановның бу комедияне бик җылы итеп сәхнәләштерүе, аннан соң исә «Сагынган чакларымда…» дигән драмамны сәхнәгә куюлары (режиссеры Булат Бәдриев) театр коллективы белән якыннанрак танышырга менә дигән мөмкинлек бирде. Артистлар арасында Оренбург сәнгать институтының театр бүлеген тәмамлаганнар да, сәхнәгә үз сукмагы белән менгәннәр дә бар. Аларның барысын да театр дигән сихри дөньяны ярату берләштерә. Үзенең энергетикасы, гаҗәеп табигый уены белән тамашачыны сокландырган Айрат Хәбибуллин – филармониядә, эстрада труппасында эшләгән җиреннән, Р. Абдуллаевның: «Буең да, тавышың да бар, драма артисты булып эшләп кара әле», – дип чакыруына «буйсынып», театрга килгән, шушында берегеп калган, алай гына да түгел, ТРның атказанган артисты дигән исем яуларга өлгергән. Тышкы эмоцияләргә дә, эчке кичерешләргә дә бай, комик һәм драматик рольләрне бердәй югарылыкта уйнарга сәләтле, тумыштан бирелгән талантка ия, тамашачының «сөйкемле сөяге» санала алган актер. Марсель Рәхмәтуллин – тышкы кыяфәте, уен пластикасы, үзенең җылылыгы, күз карашы белән дә тамашачыны тотып тора торган, лирик геройны уйнарга яратылган гаять җылы артист. Д. Сираҗиев исемендәге премиягә ия булуы – ул яулыйсы үрләрнең тәүге баскычы гына, аның таланты тагын да югарырак исемнәр белән бәяләнәчәк әле. Авылга киләсе концерт-спектакльләрне һәрчак зарыгып көтеп алган Илфат Гомәров, «Дүрт әби һәм Әхмәди» спектакленнән соң үзләренә чәйгә төшкән А.Хәбибуллинның: «Әйдә, безгә килеп кара», – дип әйдәкләвенә ияреп, сәхнәгә юл тота һәм биредә 2019 елга кадәр эшли. «Кичер мине, әнкәй» драмасында Миргаян ролен уйнап, тәүге чирканчык алган егетнең иҗат биографиясе төрле пландагы рольләргә бай була.  Алия Салпикованы кичерешләргә бай героиняларны уйнар өчен коеп куйган нәзакатьле артистка дип бәяләп булыр иде. Бозларны эретерлек елмаю яки мөлдерәмә сагыш-моң чагылдырырга сәләтле күзләр, матурлык яраткан сәхнәне бизәрлек буй-сын… Аның образлары үзгә бер җылылык, затлылык белән аерылып тора. Чая, кыю, чәчрәп торган образлар – Гөлгенә Әбдрәкыйпованыкы. Артистканың сөйкемлелеге, һәр күзәнәге белән героеның «эченә кереп» уйный алуы, берьялгызы булганда да сәхнәне тутыра белүе, дәрте – болар барысы да аның рольләрен тулы канлы, тормышчан итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә, тамашачыга тагын да якынайта. Маргарита Сәгыйтованың: «Рус мәктәбендә укыдым, ә менә өйдә гел татарча сөйләшә идек», – диюенә кем сокланмас? Аның Гөлҗиһаны («Банкрот»), Йолдызы («Хыялый»), Элласы («Ольга») – гомумән, һәр образы нинди дә булса яңалыкка, үзенчәлек табарга омтылуы белән кызыклы, артистканың эзләнүчәнлеген ассызыклый.

Театр труппасында бүген унсигез артист бар. Элиза Яхина, Илдар Байменов, Рәмил Солтанов, Рәмис Яһудин, Артур Хәбибуллин кебек яшь артистлар да инде сәхнәдә үзләренең кыю адымнарын атлап киләләр. Кадрия Кутлямбәтова, Азалия Мусина, Айдар Галимов, Ләйсән Закирова кебек яңа көчләр өстәлүе куандыра. Заман таләбенә буйсынып, кемдер китә тора, кемдер, рухи байлыкны өстен күреп, барыбер сәхнәгә тартыла. Театрны «тере организм» дияргә яраталар, ул һәрвакыт хәрәкәттә, үзгәрештә. Әле берничә ел элек кенә директор итеп билгеләнгән Ринат  Малик улы Ишмөхәммәтовка да уңышлар телисе килә – нинди генә җилләр талкымасын, театр барыбер яшәсен, авырлыклардан тез чүкмәсен.

Ырынбур тамашачысы бүген нинди әсәрләр көтә, хәзерге катлаулы чор читтә яшәүче татар театрына нинди таләпләр куя – шул хакта театрның әдәби бүлек мөдире Эльнара Каюпова белән сөйләшәбез.

– Бүген тормыш авырлыгыннан арынырлык комедия, җиңел холыклы спектакль сорыйлар дисәк тә, Оренбург тамашачысы үзебезнең милли драматургияне, классик әсәрләрне дә якын итә, җыр-бию белән сугарылган, милли киемнәр белән бизәлгән  сәхнә әсәрләрен хуплап каршы ала. Заманча сценографияле, бербөтен, кызыклы итеп куелган спектакльләрне ярата. Хәзерге көндә милли театрларның берсенә дә тамашачы җыю җиңел түгелдер… Оренбург татар төбәге саналса да, татарлар артык күп түгел шул, тирә-якта рус мохите. Шунысын да әйтим – тамашачыбыз арасында шәһәр халкы да, даими рәвештә авыллардан килүчеләр дә шактый. Театрга татарлар гына түгел, руслар да килә, чөнки синхрон тәрҗемәбез бар. Башкортлар, казахлар да спектакльләребезне тамаша кыла. Театр ел саен Рамазан концертлары да оештыра, алар өч көн дәвамында тулы залларда үтә. Туган телне белмәү проблемасы бездә бигрәк тә ярылып ята. Кызганыч, балалар өчен спектакльләрне рус телендә уйныйбыз («Акбай һәм Кыш бабай», автор – Т.Миңнуллин, режиссёр – Р.Абдуллаев; «Шүрәлеләр үч тотмый» автор – Р. Мингалим, режиссёр – Р.Гәрәев; «Су анасы», автор – З.Хөснияр, режиссёр – А.Гаффаров; «Кәкрүшкә», автор Р.Харис, режиссер – Р.Ганиев һ.б.)… Гастрольләргә дә йөрибез, безнең театр халыкара «Нәүрүз», Кәрим Тинчурин исемендәге һәм Оренбургта узучы «Кунак йорты»  («Гостиный двор») театраль фестивальләрендә дә даими катнаша. Оренбург өлкәсенең иң зур мәдәни бүләге – «Оренбургская лира» дип исемләнгән губернатор премиясенә төрле елларда биш спектаклебез лаек булды, 2017 ел йомгаклары буенча «Сагынган чакларымда…» драмасы да әлеге мәртәбәле бүләккә ия булды. Эшләп торабыз, авыр дип, нәүмизләнеп  утырганыбыз юк анысы…

Тамашачы театрдан һәрчак премьералар көтә. Бу сезонда Ж.-Б. Мольерның «Хәйләкәр уеннары» (режиссеры – Р.Абдуллаев, татарчага тәрҗемә итүче – Ф.Садриев) сәхнәгә кабат «кайтуы» белән җәлеп итә. Элегрәк театрның репертуарында төп урыннарның берсен биләп, бик күпләрнең мәхәббәтен яулаган, 2012 елда «Оренбургская лира» премиясенә лаек булган бу комедия берничә ел уйналмый торган иде.

«Җәннәт капкасы» пьесасын да татарчага Фоат Садриев тәрҗемә иткән, аның буенча куелган спектакль (авторы – В. Зайкин, режиссеры – С.Тюжин) мәхәббәт темасын үзәккә алуы белән тамашачыны үзенә гашыйк иттерәчәк. Адвокат булып эшләүче Романның актриса Виктория яшәгән йорттан фатир сатып алуы, ул фатирда ремонт башлап җибәрүе ике йөрәкнең бер-берсе белән танышуына сәбәп була да инде… Яңа сезон атаклы «Гүзәлем Әсәл» (авторы – Ч.Айтматов) спектакле белән ачылыр дип ниятләнгән. Балалар өчен исә  «Насретдиннең алтын ишәге» (авторы – Ш.Казиев, режиссеры – Б.Хәйбуллин), «Алмаз тавы» (Б.Вайнер) кебек маҗаралы, мавыктыргыч спектакльләр көтелә.

…Бу төбәк элек-электән татар меценатлары белән дан казанган. Татар театры каршында эшләп килүче «Берлек» хәйрия фонды җитәкчесе Мөхтәр Галиулла улы Хәсәнов белән танышкач, Ырынбурның Әхмәт Хөсәенов кебек мәшһүр затлары искә төште. Элекке татар байлары үз акчасына мәчет-мәдрәсәләр салдыруны да, зиһенле шәкертләрне чит илләргә җибәреп укытуны да тора салып түгел, милләтне, аның киләчәк язмышын кайгыртып эшләгән. Кызганыч, хәзер мондый иганәчеләр күзгә кырып салырлык кына… Шундыйларның берсе булган Мөхтәр абый: «Мин бит Хөсәенов түгел, Хәсәнов кына», – дип тыйнак елмайса да, татар театрына даими ихлас ярдәм күрсәтеп торуы – күпләргә матур үрнәк. Әлеге хәйрия фондында татар сәнгатенә битараф булмаган, кулган килгәнчә аңа ярдәм итәргә тырышучылар тупланган. Мәсәлән, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәйнулла Курамшин үзе дә, гаиләсе дә театр сәнгатенә гашыйк җаннар.

Ырынбурның «Туган тел» милли-мәдәни автономия үзәге җитәкчесе Рөстәм Маннановның гамәлләре дә сокландырырлык. Һөнәре буенча табиб кешенең «Сәлам» хәләл туклану челтәре булдыруы, мәдәни чараларда актив катнашуы, намаз әһеле булуы хакында ишеткәч, эх, милләттәшләребез арасында шушындый егетләр күбрәк булсамы, дигән уй сызылып үтә. Бер йодрыкка берләшеп, таулар күчерергә мөмкин бит…

Шагыйрь М.Әгъләм шигырендәгечә, «Үз халкыңның киләчәген, үткәнен, бүгенгесен, Кайгысының, шатлыгының зурлыгын белер өчен, Еракка китеп кара син, еракка китеп кара»… Сахра-далага сибелгән халкыбызга театр нуры өләшкән коллективның нуры ерак араларны якынайтып, милләттәшләребез яшәгән һәр төбәккә барып ирешсен иде, фидакарь хезмәтләрендә теләктәшлек белдерүчеләр тагын да артсын иде! Чөнки кайда гына булмасын, Казандамы, Чаллыдамы, Әлмәттәме, Ырынбурдамы – театр коллективларының барысының да максаты уртак, ирештерер сүзе бер, атлаган сукмалары да бер үк юлда…

…Бүген, туган тел, аны саклап калу көнүзәк мәсьәләгә әверелгән бер дәвердә, бизмәннәрдә тел язмышы гына түгел, милләтебезнең, халкыбызның, әдәбият-сәнгатебезнең язмышы. Туган телдә сөйләп, туган телдә көйләп, Ырынбур театры чакрым арты чакрымнар гизә. Биштәрләрендә – сәхнә уены. Уен белән бергә – милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге. Юллары уң һәм һәрчак хәерле булсын!

 

Фото: интернеттан

Комментарий язарга