Чаллының Миләшкәй бистәсендә яшәүче туксан ике яшьлек Мосаллия әби Ситдыйкова – 1941–1945 ел­лар­да­гы фидакарь хезмәте өчен Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә лаек бул­ган гүзәл хатын-кызларыбызның бер­се.

Сугыш тәмамланган көннәрдә «Бөек Ватан сугышы елларындагы тырыш хез­мә­те өчен» медале белән бү­ләк­лә­нә. Аннан кала коллективта хө­кү­мәт­нең әлеге олы бүләгенә лаек булучылар – хез­мәт­тәш­лә­ре Мәрзия Сәлимова бе­лән Павел Владимиров кына. Инде шул кадәр гомер узуга карамастан, һәр хезмәттәшен бик яхшы хәтерли Мо­сал­лия әби. Кыскасы, хәтере яшьләр көн­лә­шер­лек: тормыш юлындагы һәр мизгелне, һәр вакыйганы ялгышмый-нитми бик тәфсилләп бәян итә.
  Чаллы районына керүче Ташкичү авы­лын­да туа ул. Шул авылда ба­ла­чак ел­ла­ры үтә, шунда хәреф танырга, укыр­га-язарга өйрәнә, кечкенәдән авыр хез­мәт белән чыныгып үсә. Ул би­шен­че сыйныфны тәмамлаган ел­да, әти­се гаиләсе белән район үзәгенә кү­чәр­гә карар кыла. Чөнки «Яшәсен хә­ер­че­лек!» дигән шигарьләр күтәргән, үз го­мер­лә­рен­дә юньле хезмәт белән сө­ен­дер­мә­гән күн тужуркалы «Щукар карт»лар яңа җәмгыять төзү сылтавы белән авылларны пыран-заран китерә, мә­чет­ләр­не җимерә, тырыш игенчене колхоз аратасына куалый, каршыларга «кулак» мөһере сугып, гаиләләре белән ту­ган илдән сөрә. Күмәк хуҗалык ди­гән­нә­ре дә бик әкәмәт: колхозга кем кул­тык астына бер тавыгын кыс­ты­рып керә, кем мал-туарын, үз атына ат­ла­нып, куалап алып килә. Кулакларның исә бөтен мөлкәтләрен тартып алалар. Тик менә халык кына мантымый, шуңа күрә күпләр, җай табылу белән читкә чыгып китәргә генә тора. Мосаллия әби дә: «Әти авылдан Чаллыга тормыш авыр булганга күчеп килде», – ди.
  Габдерәкыйп агайның куллары ал­тын, балта эшенә һәвәс, тиз арада йорт җиткереп керә. Чаллы ул чакта ка­ла­дан бигрәк, зур авылны хәтерләтә әле. Нибары – ике мәктәп. Вахитов исе­мен­дә­ге­сен­дә – татар, Димитров исе­мен йөрткәнендә рус балалары укый. Кем кушуы беләндер, авылда биш сыйныф тәмамлаган кызын кабат би­шен­че класска укырга бирә әтисе. Та­тар мәктәбендә җидееллык белем ал­ган кызның хыялы – Алабугадагы ме­ди­ци­на училищесына укырга керү. Әм­ма тормышлары янәдән үзгәреп ки­тә. Сәбәбе дә саллы: халыкны Мо­ло­тов каласындагы (хәзерге Пермь) хәр­би завод төзелешенә җыю-кодалау баш­ла­на. Килгән вәкилләр алтын тау­ла­ры вәгъдә итмәсәләр дә, күпләрне яхшы тормышка ышандыралар тәки. Габ­де­рә­кыйп агай да унсигез яше тул­ган кызы Мосаллияне дә эшче итеп яз­ды­ра һәм, хатыны белән өч баласын ияр­теп, ымсындырып торучы Пермь як­ла­ры­на кузгала. Ә ак пароходлар Чал­лы, Минзәлә, Зәй, Сарман, Мөслим һәм башка кала-районнардан җыелган мең­нәр­чә гаиләләрне, халык теленә кыс­кар­ты­лып «Молтов» булып кереп кал­ган кырыс табигатьле төбәккә та­шый. Бу ташкынны туктатырга те­лә­гән­дәй, ноябрь башларында Чулман ел­га­сын­да су туңа башлый, шуңа да чит-ят җирләргә бәхет эзләп сәфәр чы­гу­чы­лар­ны Аханск каласы янында яр­га тө­ше­рер­гә мәҗбүр булалар. Аннан ин­де ат ар­ба­ла­ры­на төяп, якындагы тимер-юл стан­ция­се­нә китерәләр, калган юлны исә поездда үтәргә туры килә. Тамыр җи­бә­реп яшисе урыннары – Пермь янын­да­гы Мотовилиха бистәсендәге ба­рак­лар. Шартлар мактанырлык тү­гел: һәр гаилә башкалардан чаршау бе­лән генә бүленгән. Әүвәл аларны Чул­ман елгасындагы ГЭС төзелешенә йөр­тә­ләр, бераздан данлыклы «Ка­тю­ша»­лар чыгара башлаячак хәрби завод тө­зе­ле­ше­нә җәлеп итәләр. Әлбәттә, эш шарт­ла­ры җиңелләрдән булмый, бө­тен нәрсә кул көченә көйләнгән, за­ма­ны өчен бик купшы яңгыраган «ме­ха­ни­ка­лаш­ты­ру» дигән сүзнең әсәре дә юк. Ком­ны, ташны, цементны һәм бетонны тач­ка­лар­да ташысалар, кирпечләрне өске катларга бауга тагып күтәрәләр.
  Әнә шулай бөтен дөньяларын оны­тып мәш килеп йөргән бер мәлне җан­нар­ны өшетерлек һәм аяктан егарлык хә­бәр килеп ирешә – сугыш башланган. Мосаллия әбинең: «Сугыш башлануга ук бик күп гаиләләр качышып бетте», – дип искә алуы кайбер күңелсез уйларга этәрә. Мөгаен, теге чакта Молотов тө­бә­ге­нә эшкә «җыю»лар ирекле-мәҗ­бү­ри рәвештә үткәрелгәндер.
  Башкалардан калышыр хәле юк, Габ­де­рә­кыйп агай да хатынын һәм кеч­ке­нә улы белән кызын Чаллыдагы өенә кайтарып куя. Үз иркең белән кил­гәч, берни эшли алмыйсың: нужа йө­ген олы кызы, Мосаллиясе белән тар­ту­ын дәвам итүдән башка чара кал­мый. Инде күпмедер күнегелгән дә. Әнә ич, русча яхшы гына сукалый баш­ла­ган кызын сугыш алдыннан гы­на бригадир итеп куялар, аннары кла­дов­щик итеп күчерәләр. Аралашу кү­бе­сен­чә татарча булганлыктан, рус­ча сөйләшүчеләр сирәгрәк. Бу инде, беренче чиратта, биредә авыр хез­мәт­тә­ге­ләр­нең күбесенең татар мил­лә­тен­нән икәнлегенә ишарәли. Яшәгән ба­рак­ла­ры төзелеп килүче заводка якын-­якынын, әмма елга аша чык­ма­лы: эш­че­ләр­не аргы ярга җылы ва­кыт­лар­да кеч­ке­нә баржа ташып тора, боз кат­са – җәяү йөрергә кала. Мәгәр ачка үләр­лек түгел – шунысы әйбәт. Ә калган як­ла­ры әллә ни мактанырлык булмый, тор­мыш көтүләре дә көннән-көн на­ча­рая. Туган яклардан да сөенечле хә­бәр­ләр килү сирәгәя: ир-атларны су­гыш­ка алып бетерәләр, күпләрнең ишек­лә­рен үлем хәбәрләрен китерүче шом­лы хат­лар «шакый». Баш ватып то­ра­сы тү­гел, гаилә башы карар кыла: олы кызы әнисенә ярдәм итү өчен Чаллыга кайтачак.
  1942 елның көзендә Мосаллия са­гы­ну­дан төшләренә керүче туган ягы­на әйләнеп кайта. Шунысы яхшы: һәр­кем­гә эш җитәрлек. Бишкуллап дигәндәй, кош ите һәм йомырка әзерләп фронтка озатучы районара базага алалар кызны. «Сентябрь аенда кайткан идем, октябрь башында эшкә чыктым, – дип искә ала Мосаллия әби ул вакытларны. – База зур бер колхозны хәтерләтә. Икмәк, бә­рәң­ге үстерәбез, маллар да күп. Күрше рай­он­нар­дан йомырка, тавык һәм каз җыю шулай ук төп эшләрдән саналды».
  Җәйләрен йомыркаларны сорт­лар­га аерып, иң яхшыларын капларга ту­ты­ра­лар һәм аларны үзләре үк, ат җи­геп, пристаньга төшерәләр. Көз ке­рү­гә каз көтүләрен басуга чыгару да алар өстендә. Аякларында чабата, еш кына карлы яңгыр сибәли. Иптәш кызы белән мең баштан артып киткән кош­лар­ны алып кайту, ашату, төн­ге­лек­кә ябып калдыру – һәй, саный кит­сәң, мә­шә­кать­лә­ре­нең иге-чиге бар­мы­ни? Җирләр туңдырып, карлар тө­шү­гә, казларны суя башлыйлар. Мо­ны­сын да хатын-кызлар башкара. Мо­сал­лия исә каз йолкучылар арасында. Кө­не­нә унбишәр-уналтышар каз йол­ку­чы тәҗрибәле апаларыннан ул да ка­лыш­мас­ка тырыша. Җебеп торырга ярамый – бар да фронт өчен, җиңү өчен бит!
 Кышка кергәч, җәен йомырка ту­ты­ру өчен, агач каплар ясарга тотыналар. Малай-шалайлар аз, сугыштан ин­ва­лид булып кайткан ике бөртек ир-ат кына. Бөтен ирләр эше – хатын-кыз­лар җилкәсендә. Әле, җитмәсә, бик еш кына цемент яисә тоз төягән бар­жа­лар­ны бушатырга да туры ки­лә үз­лә­ре­нә. Тирән трюмнардан илле-алт­мыш килолы капчыкларны ар­ка­ла­ры­на салып, текә баскычлардан үр­мә­ләп менүче хатын-кызларны күз ал­ды­на ки­те­рү дә читен бүген. Ул цемент ди­гән каһәрең, җилкәләрне чиләндереп кенә калмый, авыз-борынга тула, күз­не әчеттерә. Кайбер ир-атлар да түз­мәс­лек михнәтләрдән әрнеп, күз яше тү­гү­че­ләр аз булмагандыр ул шыксыз бар­жа трюмнарында. Һи-и-и, сөйләп кенә бе­те­рер­лек­ме­ни ул замананың мих­нәт­лә­рен. Кышларын базадагы фер­ма биналары өчен урман кисәргә йө­рү­лә­ре үзе бер хикмәт, үзе бер гыйб­рәт­ле кыйссага тиң гамәл бит. Хәер, адәм баласы рәхәткә чыдамаса да, кы­ен­лык­лар­га түзә инде ул, түзә.
  Ниһаять, чарасызланып-тү­зем­сез­лә­неп көткән Бөек Җиңү таңы да ата. Берән-сәрән сугыштан фронтовиклар кайта башлый. Шундыйларның берсе – Нәҗип атлы. Ул Минзәлә районының Тәкермән авылы егете, базага шофер булып урнаша. Бер күрүдә Моссалиягә гашыйк була һәм озакка сузмыйча гына кызның кулын сорый. Габдерәкыйп агай бөтенләйгә туган ягына әйләнеп кайткач, 1948 елда никах укыталар. Баш­та­гы елларны база җитәкчелеге бир­гән фатирга сыенган яшь гаилә, җиде ел дигәндә йорт-куралы була. Мо­са­ллия­ләр­нең төп нигезләре янын­да тор­гы­за­лар йортларын. Бәхетләрен та­гын да тулыландырып, бер-бер артлы ике кызлары һәм ике малайлары туа. Дүртесе дә, әниләре кебек, каладагы Мул­ла­нур Вахитов исемендәге та­тар мәк­тә­бен тә­мам­лый һәм Чал­лы­да төп­­л­ә­неп кала.
  «Әти-әни дөрес тәр­бия бир­де, алар­­ның сү­зен­нән чык­ма­дык. Ә менә әти кы­­рыс­­рак бу­лып хә­тер­дә калган. Бе­рәр «өч­ле» алып кайт­сак, ике-­өч ке­нә сүз әй­тер иде дә, ха­та­ны тө­зә­тер­гә шул җи­­тә тор­ган иде. Шушы йорт­та җиде ке­ше яшә­дек: дүрт ба­ла, әти-әни һәм әти ягын­нан әбие­без. Бер­ва­кыт­та да та­выш-­гау­га, әйт­кә­лә­шү ди­гән­не ишет­­м­и­чә, ата-ана на­зы кү­реп үс­тек», – ди, Мо­сал­лия әби­нең инде үзе җи­ден­че дис­тә­сен вак­лый баш­ла­ган олы кызы Рәсимә апа.
  Мосаллия әби үзе, ба­за­да унбиш ел эшләгәч, ла­ек­лы ялга чыкканчы, ка­­ла­­д­а­гы 1 нче санлы хас­та­ха­нә­дә эшли. Яшь­лек хыя­лын күпмедер дәрәҗәдә тор­мыш­ка ашыра әнә шулай. Рентген нур­­л­а­ры белән бәйле булган гаять җа­вап­лы һәм сәламәтлеккә зыянлы са­нал­ган кабинетта хезмәт куя. Гаилә ко­ру­ла­ры­на өч дистә тулган елны, су­гыш­ның башыннан ахырына кадәр фронт­ның алгы сызыгында булган һәм Сталинград өчен канкойгыч су­гыш­ларда алган авыр яраларыннан бик үк мантый алмаган ире вафат була. Әмма ялгыз түгел Мосаллия әби. Ба­ла­ла­ры, һәрдаим килеп, хәлен белеп то­ра. Җиде оныгы һәм аларның алты са­бые үсеп килә. Ел саен каладагы су­гыш ветераннары госпиталендә сә­ла­мәт­ле­ген ныгыта, Өлкәннәр көнендә дә оныт­мый­лар – октябрь аенда Тукай рай­оны хастаханәсенә җыеп, чәй та­бы­ны оештыралар. Балаларына, күр­ше­лә­ре­нә үрнәк булып, нур өләшеп яши бүген кулыннан тәсбихен төшермәүче иманлы, мөлаем һәм изге күңелле Мо­сал­лия атлы Ак әби.
5(1)

Мосаллия Ситдыйкова ире Нәҗип, уллары Рәсим һәм кызлары Рәсимә белән. 1955 ел

 

3(3)

Нәҗип Садыйк улы Ситдыйков (урта рәттә сулдан беренче) сугышчан дуслары белән. 1945 ел


Комментарий язарга