Логотип «Мәйдан» журналы

«Биләмче карчык»

«Әнекәем, паразид!.. Җөрәккәемнең коткайларын алмасаң... Кергәнесаем кәлүшкәемә ураласың, чукынмыш!..» – дип, үз алдында сукрана-сукрана, Мөслимә кортка өйалды идәненә аяк сөртер өчен җәеп куелган иске киндер капчыкны читкә тибеп җибәрде.

Аннары, караңгыда әйле-шәйле генә күренгән тимер тотканы, шыр сөяк бармаклары ыргакны хәтерләтеп укмашкан кулы белән каптырып алды да, дуамаланып, ишекне кинәт үзенә таба шундый итеп тартты ки, күгәннәре Сәлахетдин карт вафатыннан бирле май шәе күрмәгән авыр ишек ыңгырашырга да өлгерми калды хәтта!
– Минәйтәм... Бу Чатан Шаһиның әрәмтамагы нигә бик җаман өрә, дисәм… Син икәнсең әле бөтен авылга көлчә искәйләре таратып җатучы! Бергенәкәйләр дә оялмыйсыз инде кешедән... – Ишек баягынак нинди тизлек белән ачылган булса, шулай ябылды да. – Дабхузд киявеңне әйтәм... Туймаса туймый икән... Ташыб кына тора калхуздның пирвай сурт онкайларын...
Бу – Мөслимә карчыкның Вәсбиҗамал кортка белән исәнләшүе.
– Таң ката кем җөри, дисәм… Әпәйттеки син икәнсең әле кеше өркетеб җөрүче... Әйтсәм, әйтәем... Синең кияү дә бер дә тикләр тормай анысы, кемкәем... Калхуздның кышлык курмысын шуның мүкләге генә сосыб җата... Ул бидраздмир корсакның ашкаданы ничекләр генә чыдайдыр...
Бусы – Вәсбиҗамал кортканың Мөслимә карчыкка: «Әйбәт кенә әле, күршекәем. Үзең исән-саумы?» – диюе...
Мөслимә кортка, гадәттәгечә, ялгышмады. Вәсбиҗамал карчык, чыннан да, мичтән көлчәләрен алып, шуларны майлап маташа иде.
– Акаеб карама, җәме, Бәсбиҗамалкаем... Аякларымда ырматиз икәнен бөтен райунда беләләр... Кәлүшкәемне салып тормаем инде... Балауыз кеүек сап-сары идәнеңне, кисәү агачыңа мунчала чорнаб, уңлы-суллы ышкыб алырга гына иренмәссең әле... Син миннән ике айга җәшрәк тә!.. – дип, сөйләнә-сөйләнә, Мөслимә кортка өстәл янындагы гадәти урынына, шакмак-шакмак итеп тегелгән чуар япмалы урындыкка килеп утырды.
Көн саен шундый хәл кабатланганга күрә, Вәсбиҗамал кортка күршесенең сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәде. Бары тик:
– Җәшкә килгәндә... Анысы... Син үдең миннән ике айга җәшрәк инде... – дип кенә әйтеп куйды. Үзе, алдындагы көлчәләрне әйләндерә-әйләндерә, мич ризыклары өчен генә дип тоткан кечкенә канатны каз маена манчып ала-ала, майлавын белде.
Мөслимә карчык Вәсбиҗамалның әлеге сүзләрен әллә ишетте, әллә юк – көлчәдән күзләрен алмыйча гына үзенекен сөйли бирде:
– Җугарычның Димагур Нәҗиб Хәмдиясен әйтәм әле... Җыгылган бит... Түшәккә җыгылган... Дәб-дәңгәр булыб җата ди... Дөнҗасына сыймагандай кыланыблар җөридерие...
– Кит аннан! Булмастайны сүләмәсәнә! Әле кичәгенәкләр генә күргәнием бит мин аны, – диде Вәсбиҗамал, Мөслимә карчыкның әйткән сүзләренә бик үк ышанып бетмичә.
– Кичәгенәктән суң күбме сулар акты битсәнә... Менә шуны... Димагур Хәмдиясен әйтәм... Үлеб киткәнче, күреб калаем диб чыкканыем... Бармаенча булмай – җараб бетмәс бер дә... Аллаһы Тәгалә ходурына үдебезднең дә җул тотасыларыбызд ба-а-ар… Көннәрдән беркөнне, ие…
– Кара инде син аны... Менәтерәк... Кичәгенәк кенә күргәнием бит Хәмдияне... – дип сөйләнде Вәсбиҗамал кортка.
– Димагуры чакыргандыр... Нишләб бер җалгыдым гына җатам суң әле мин монда, дигәндер... Әллә шуңа инде тамаккаем ачыб киткән кеүек булды... – Мөслимә карчык Вәсбиҗамал урталай кискәләп куйган көлчәнең яртысын үрелеп алды.
– Нишләб бер үде генә булсын Нәҗибулла?.. Беднең ярты авыл шунда бит... Минем Сәлахетдинкәем дә шунда... Синең Хөснимәрдәнең дә... Әтәй-инәйләр дә...
– Үдекәең тәмле итебләр пешерәсең инде пешерсәң... – диде Мөслимә карчык, авызын чапылдата-чапылдата. – Мин үдем дә анысы би-и-ик тәмле итеб пешерәм... Камырга синең кеүек осталыгым бар... Бар осталыгым, ие! Аллага шөкер! Бу араларда гына пешергән җук әле бер дә... Вышшай сурт онкаем бар җугыйсә... Вакыт тимәй бит... вакыт тимәй... Көн туганы саен синең кеүекләрнең хәлкәйләрен белеб йөре-йөре дә, каян килсен ди ул вакыт... Үлеб китсәгезд, миннән башка белүчекәй дә җук бит седне... Җарый әле иренмәенчә үдем йөргән булам... Ырматизлы аякларым белән... Аякларымның җаман ауыртканын бөтен ауыл, бөтен райун… Каручы, бөтен дөнҗа белә, җугыйсә... Ник берәрегед: «Мә, Мөслимәкәем, сөртеб карале шуны!» дип берәр төрле әптик мае бирсен...
Мөслимә карчыкның кулы, көлчә салынган коштабак белән авыз тирәсендә байтак хәрәкәтләнә торгач,  арыды, ахры, аның авыз чапылдатуы сирәгәя төште.
– Башта бик тәмле сымак тоелган кеүек булган ие… Әллә син камырыңны күкәйгә идмәдеңме? Тод барлыгы да сиделми, – диде ул, суына төшкән чәен тәмләп кенә уртлый-уртлый.
– Тагы да бер сынык ашасаң, камыр барлыгы да сиделмәс сиңа... Эч, әйдә, чәй ясаем... — диде Вәсбиҗамал карчык һәм икесенең дә алдындагы чынаякларга бәләкәй чәйниктән чәй агызды.
– Күкәй, дигәннән… Синең тауыкларың саламы суң? Минем бер җауызы Һаҗәргә ияләште бит, нәгаләт... Шуның лапасыннан алыб чыгам көн саен... Үдең беләсең... Аяклар ауырткач, җөрүе ауыр... Ике арадагы читәнгә атланалмай интегебләр бетәм... Ул, атлангач, төшәлмәй җәфалануларымны күрсәң син... Бер Ходай үде генә белә ничекләр гадабланганнарымны... Бал Әхәтенә суйдырмай булмас ул җавызны... Бөтенләй адынды... Күршеңә ирең белән таугың ияләшмәсен берүк, диб бә-ә-әк белеб әйткәннәр шул борынгылар... Бә-ә-әк белеб әйткәннәр, Бәсбиҗамалкаем...
Мөслимә карчык, тимер караватның ялтыравык дугасыннан тастымал үрелеп алды да, тирләгән маңгаен, битләрен сөртергә тотынды.
– Тастымалыңны күргәч искә төште әле... Пырашуклаб җуасыңмы суң моны? Агарган кеүек күренә... Моңа кер сабыны әрәм итмәгәнсеңдер?.. Минем үдемнең бу араларда кер-мадар җуыб пычранырга вакыткайларым булмады... Кыдым былтырларны өч каб пырашук китереб киткәние... Шул килеш җаталар... Пырашук бик кадерле бит ул хәдер... Җукка-барга тотыб булмай аны... Аннары суң, аяклар да бик җаман сыдлаб интектерә бит, Бисбиҗамалкаем... Сыдлай, ие!.. Үләм-бетәм икән, диб торам кайчакларда... Ие... Бөтен райун белә бит минем аякларда ырматиз икәнен... Кеше генә ышанмай... Мин бу бастырык чаклы таякны җукка гына сүрәб йөрмәем... Аякларым бик җаман аурытканга сүрәем... Үд башыңа төшкәч кенә ышанасың икән аны, Бәсбиҗамалкаем... Кая... Кудгалаем инде мин... Ашыккан кешенең җулда булуы хәерле... Барыб кайтаем инде шул Димагур Нәҗиб Хәмдиясенә... Үлеб-мадар китмәгәе... Аңа ышансаң... Үләр дә! Исән чагында беркайчан кешегә әйтеб эш эшләй белмәде... Әйтеб, дигәннән… Рәхмәт әйтеб тормаем... Кайтканда җаныңа тагы сугылырмын... Хәлеңне белеб чыкмау килешмәс... Күрше була торыб... Аннан суң... Дөнҗа хәлен дә белеб бетереб булмай... Үлеб-нитеб куюың бар...
Мөслимә кортка шулай сөйләнә-сөйләнә ишеккә таба атлады.
– Син, кемкәем! – дип дәште аңа Вәсбиҗамал карчык, – уклавыңны оныттың бит. Үдең аяк сыздлай дисең...
– Җарар, торсын әле синдә, – диде Мөслимә кортка, артына борылып карамыйча гына, – ул бастырыкны җугарычка чаклук сүрәб йөрмәм инде... Аякларым болай да... Ырматизлаб тора...
Ул, җилкапканы ачып, урамга чыкты. Гадәтләнгәнчә, бер мәл әле уңга, әле сул тарафына карап алды...
«Сәхникамалга кереб чыгаем әле. Морҗасыннан төтен бик мул чыга. Тәгаен бер-бер нәрсә пешереб җатуыдыр», – дип уйлап, Мөслимә кортка аякларын хәрәкәткә китерде.
 
 

Ләбиб ЛЕРОН

 

Фото: https://ok.ru/


 
«Мәйдан» №3, 2020 ел.

 

Комментарийлар