Логотип «Мәйдан» журналы

Бик тәмле ипи рецепты

Әлеге рецепт буенча кимендә 3 сәгать эчендә хуш исле ипи пешереп була.Кирәкле ингредиентлар: ярты литр җылы су, 1 аш кашыгы коры яки 25 г юеш чүпрә, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыг...

Әлеге рецепт буенча кимендә 3 сәгать эчендә хуш исле ипи пешереп була.
ikmek



Кирәкле ингредиентлар: ярты литр җылы су, 1 аш кашыгы коры яки 25 г юеш чүпрә, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы сык май, 5 стакан он.










Әзрәк җылы суга шикәр, чүпрәне салып күбекләнгәнче бер 10-15 минут тотарга. Аннары калган суны, тоз, сыек май һәм он салып камыр изәргә кирәк. 5-10 минут чамасы изгән камыр кулга ябышмаячак. Камырны кабарыр өчен җылы урынга төреп кую яхшы. Кабарган камырны әзрәк төрткәләп төшереп, тагын кабартып алу да зыян итми. Аннары камырны яхшы итеп майланган ипи савытына салып, кабат кабаргач, духовкада 180 градуста 1 сәгать чамасы пешерергә.



Комментарийлар