Балачактан калган сурәт…

Әткәй

Алачыкта гармун сыздыра…

Сыналасын белми әле,

Әнкәй

Шомырт тәлгәшләрен сыдыра…

 

Гаҗәп, кошлары да туктап калды…

Тирә-юньгә тынлык сарылды…

Әрәмәлек, елга буйларына

Әткәй моңы… җыры кагылды.

 

Ут эленде ялтыр тәрәзләргә…

Эңгер-меңгер күзне алдата.

Төпчек кызы, мышык-мышык килеп,

Тәрәзәдән тышка күз ата.

 

Төн уртасы… Көзге ачы җилнеӊ

Салкыннары тәнне куыра.

Җанын җилгә түгеп, әткәй җаным

Гармун тартып һаман утыра…

 

Йоклап китә алмый күрше-күлән

Интеккәндер көзге иртәдә…

Өзгәләнгән җан һәм гармун моӊы

Тынып калыр мәңге… Иртәгә…

 

Бик сагынган идем…Төштә тагын

Әткәй җаным гармун сыздыра…

Баксам, җанга үтеп, зираттан җил

Әткәй тарткан көйне сызгыра…

 

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА

Фото: https://www.facebook.com/

«Мәйдан» №7. 2020 ел.


Комментарий язарга