Логотип «Мәйдан» журналы

«Биектавым – моң бишеге»

Биектау районы татар мәдәниятенә, әдәбият-сәнгатенә бик күп мәшһүр шәхесләр биргән төбәк.  Композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров; артистлар һәм җырчылар Ситдыйк...

Биектау районы татар мәдәниятенә, әдәбият-сәнгатенә бик күп мәшһүр шәхесләр биргән төбәк.
 
Композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров; артистлар һәм җырчылар Ситдыйк Айдаров, Галләм Саттаров, Азат Аббасов, Асия Харисова, Клара Хәйретдинова, Роза Хәбибрахманова, Нариман Гарифуллин; язучылар Габдулла Шәрәфи, Хәй Вахит, Солтан Шәмси, Ләлә Сабирова, Ирек Сабиров, Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев һәм башкалар, һәм башкалар.
Сезнең хозурга әлеге төбәктән чыккан шагыйрьләрнең кайбер иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
 

Таң


Таң, таң атып килә ерактан.
Көмеш чыклар коела куактан.
Таң атмакчы түгел икән дә,
Чулпан йолдыз аны уяткан.
Минем дә атты яшьлек таңнарым,
Һәм мин инде аны аңладым:
Ирек икәнлеген бу таңның,
Көрәш икәнлеген Чулпанның.
Галим Мөхәммәтшин
(1911–1938)
 
 

Татарлыгым


...Татар халкы һаман исән, чөнки
аның тамырлары нык.
Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен,
үзенең, татарлыгын онытмый.
Индус Таһиров
 
Еллар узган саен, күбрәк
Сизәм Җирдә ямь барлыгын:
Язмыш каккан-суккан саен
Ныгый бара татарлыгым.
Булды үзе аптыраган
Мәлләрем юл чатларында;
Ят тарафка, бүтән юлга
Кереп киткән чакларым да.
Хәлсез ауган җирдән мине
Ни күтәрде, ни коткарды?
Чытырманнан туры юлга
Нинди куәт әйдәп барды?
Ул – серле көч. Маңкортларга
Һич аңлатып булмый аны:
Ул көч – мине кеше иткән
Татар каны, татар аңы,
Ходай биргән яшәү дәрте,
Тән һәм әхлак чисталыгы,
Борынгыны бүгенгегә
Тоташтырган җеп барлыгы.
Шуңа күрә җиңеп барам
Рух чирләрен, уй тарлыгын;
Айлар-еллар узган саен,
Ныгый бара татарлыгым.
Ирек САБИРОВ
(1950)
 
 

Биектау


Биектауның биек таулары юк,
Биектауда биек үрләр бар.
Биектауның данын биекләргә
Алып менгән бөек ирләр бар.
Ул – бишеге татар моңнарының.
Анда туган Солтан Габәши.
Шушы якның караңгы бер авылы
Биргән җиргә Салих Сәйдәшне.
Халкым минем кара заманнардан
Каралыйлар беткән бер чорда,
Агартырга теләп халык аңын
Максудилар туган Ташсуда.
Халкымның шул күңеле пакь булса да,
Кара заманнары бар иде.
Агартырга теләп халык аңын
Безнең яктан чыккан Баруди.
Туган якны сагынып, якташларны
Уйлап йөргән чакта кайвакыт,
Искә килеп төшә иҗатында
Күк капусын ачкан Хәй Вахит.
Ахры, монда мәңге бетмәс моңнар.
Кайтара шул моңнар чакырып.
Әлдермешнең Әлмәндәре кебек
Аксакалы – Әнвәр Бакиров.
Бармагымны бөгә-бөгә саныйм
Бөекләрен туган ягымның.
Шушы якта тамырларын җәйгән
Шәҗәрәсе Рөстәм Яхинның.
Горурланып атыйм исемнәрен!
Гөнаһ түгел алу макташып.
Кем генә соң горурланмас иде
Сәйдәшевнең булса якташы?!
Безнең якны Казан арты, диләр,
Даны олы безнең якларның.
Еракларда йөри аның даны,
Даны булып йөри татарның!
Рафис КОРБАН
(1957)
 
 

Каурый канат


Бала чакта, каз көткәндә,
Парлы булсын диеп санап,
Уч тутырып җыя идем
Су буенда каурый канат.
Канатларны иңгә тезеп
Коштай очу – хыял иде,
Әни: «Үскәч, канатсыз да
Очарсың, хыялый», – диде.
Көзен, казлар йолкыганда,
Гел пар канат бирер иде,
«Кичерергә язсын, балам,
Парлы гомер», – дияр иде.
Каз шулпасы пешергәндә,
«Канат тиеш кызларга, – ди, –
Үсеп җиткәч, туган йорттан
Еракларга очарга», – ди.
Каз каурые коелгандай,
Оча торды айлар, еллар,
Кәләш, әни, әби булды
Туган йорттан очкан кызлар.
Инде бүген онык белән
Йөрим елга буйларында,
Көмеш сыман каурый канат
Оныгымның кулларында.
Фирая АБДУЛЛИНА
(1963)
 
 

Карт өянке


Авылымда үзем салган йортның
Капка төбен бизи бер агач.
Язлар җитсә, яшеллеккә күмелә,
Көзләр җитсә, кала ялангач.
Кочакларга аны колач җитми,
Буй да җитми, биек үскәнгә.
Ул истәлек булып һаман яши,
Кемнәр җиргә килеп китсә дә.
Галләм бабай төрткән тал чыбыктан
Мәгърур өянкегә әйләнгән.
Авылым тарихында урын алган
Хатирәләр белән бәйләнгән.
Сулар аккан, җил-давыллар узган,
Бирешмәгән һич тә өянке.
Галләм бабай күптән мәрхүм инде,
Башка һәйкәл аңа кирәкме?
Йорт салуны, агач утыртуны,
Бала үстерүне язсын ла,
Дөньялыкта без дә мәңге түгел,
Бездән соң да нидер калсын ла.
Өрәңгеләр саклап басып тора
Мулла бабай бакча тирәсен.
Истәлекләр белән тула күңел,
Яшьлек уза ахры, күрәсең.
Истәлекләр белән күңел тулсын,
Күз яшьләре белән тулмасын.
Гомер узды, әмма заяга дип,
Үкенерлек кенә булмасын.
Гомәр ГЫЙНИЯТОВ
(1954)
 
Дәвамын журналның ноябрь (№10, 2018) санында укый аласыз.

Комментарийлар