Логотип «Мәйдан» журналы

«Безнең тарих озын, үскән кызым...»

*  *  *Безнең тарих озын, үскән кызым,Борыла-борыла аккан сулар кебек,Һәр борылышта берәр бабаң торган,Бу камышлар шаулый шулар кебек.Бу басуда әбиең урак урган,Бу болында бабаң печән чапкан,Бу урманн...

*  *  *


Безнең тарих озын, үскән кызым,
Борыла-борыла аккан сулар кебек,
Һәр борылышта берәр бабаң торган,
Бу камышлар шаулый шулар кебек.
Бу басуда әбиең урак урган,
Бу болында бабаң печән чапкан,
Бу урманнар һаман шаулап торган,
Борылып-борылып сулар аккан.
Сандугачлар сайрый сиңа карап,
Ай елмаеп тора зәңгәр кичен,
Җилләр исә чәчләреңне тарап,
Ак болытлар ага синең өчен.
Безнең гомер озын, үскән улым,
Урман буйларында күксел рәшә,
Әнә сиңа мең чәчәкле болын,
Һәр бөҗәккә абый булып яшә!
Башларыннан сыйпа арышларны,
Башларыннан сыйпа куакларны,
Кабатлама безнең ялгышларны,
Кабатлама безнең гөнаһларны!
 
 

 *  *  *


Бу – Ватан,
Бу – безнең туган җир,
Йортлары, ташлары бик иске,
Чәчләрне тузгытып җил исте.
 
Бу – Ватан,
Бу – безнең туган җир,
Тир сеңгән, кан сеңгән җир өсте...
Гөлләре хуш исле.
 
Бу – Ватан,
Бу – безнең туган җир,
Изге җир, ятсаң да, торсаң да.
Җаныңның яртысын ярып бир
Чәчәкләр чайкалган һәр таңга!
 
 
Фото: https://pixabay.com/
 
«Мәйдан» №7, 2019

Комментарийлар