Логотип «Мәйдан» журналы

Безнең нәсел ядкаре ("Чормада сакланган ядкарь" бәйгесенә)

Мин һәр елны җәйге каникулны дәү әнием янында, авылда уздырам. Авылда бик рәхәт, әмма сүзем ул хакта түгел.Дәү әниемнең чормасында чәчәкле төргәк бар. Ул аны беркайчан да урыныннан кузгатмый, ачып кар...

Мин һәр елны җәйге каникулны дәү әнием янында, авылда уздырам. Авылда бик рәхәт, әмма сүзем ул хакта түгел.
Дәү әниемнең чормасында чәчәкле төргәк бар. Ул аны беркайчан да урыныннан кузгатмый, ачып карамый, безгә дә рөхсәт итми. Минем ул төргәк эчендә ни барын беләсем килә.
galieva-edile
Дәү әнием генә ашыкмый, миңа: “Менә унсигез яшең тулгач күрсәтермен. Тәртибең яхшы булса, үзеңә бүләк итәрмен”, – дигәч, мин инде ул төргәк хакында оныта да башлаган идем. Әле ул көннәргә биш ел вакыт бар бит!
Ә беркөнне “Чормада сакланган ядкарь” бәйгесен оештыруыгызны белгәч, әти-әнием белән тиз генә җыендык та авылга кайтып киттек. Дәү әнием дә каршы килеп тормады, чормадан серле төргәген алып төште. Чәчәкле төргәкне кулыма тоткач дулкынлануымны белсәгез!.. Анда юкә кабыгыннан эшләнгән бала бишеге икән бит!
Бу бишектә дәү әниемнең 1928 елда туган әтисе Габдрахман, аның өч энесе, дәү әниемнең әбисе Галиян бишек җырын тыңлап, тәгәрәшеп үскәннәр.
“Үс-үс, үс, әйдә,
Тәпилә син бу җәйдә.
Үсеп җитеп буй җиткергәч,
Юлларыңа ак җәймә!”

Әллә бишек җыры теләп китергәнме, юкә кабыгыннан әтиләре Галимҗан ясап биргән бишек җылысында үскән егетләрнең дүртесе дә Урал, Магнитогорск, Бурятия якларында зур төзелешләрдә катнашып дан казанганнар. Урыннары оҗмахта булсын, алар хәзер мәрхүмнәр инде.
Еллар узган, Габдрахман исемле егет Рәйсә исемле бик чибәр кызга өйләнгән. Аларның җиде кызы, шул исәптән минем дәү әнием дә бу бишекнең җылысында изрәп йоклап үскәннәр. Бишектә тирбәлгән бала тыныч йоклаган, өстенә чыбылдык япкач, ана куены кебек җылы булган бишек эче. Озын гомерле бишекнең җылысы әниемә дә калган әле!
Ни кызганыч, бишек модадан чыккан, миңа коляскада үсәргә насыйп булган. Бишекнең кирәге беткәч, Дәү әнием аны чәчәкле ситсага төреп чормага менгереп куйган. Ә бишек, үзен кайчан да булса бер искә төшерүләрен өмет итеп, сабыр гына көткән... Һәм менә ул көн килеп җитте!
Сихерле, серле, нәсел истәлекләрен, буыннар арасындагы хатирәләрне, тарихи эзләрне саклый торган изге урын икән бит ул чорма! Минем кулымда нәкъ шул – юкә кабыгыннан ясалган, быел 90 елын тутырган, Дәү әнием белән әнием тәгәрәшеп үскән бишек. Безнең нәсел ядкаре.


Галиева Әдилә Мөнир кызы
Биектау

Комментарийлар