Хәтерләрне яңартып, үтелгән гомер юлыбызның чишмә башына барып басыйк та бу якты дөньяга аваз салган көннәребезне, мәрхүм әти-әниләребезне искә алыйк. Бу истәлекләрем алар рухына балаларыннан изге дога булып барып ирешсен иде.

Истә, һаман да истә…
Мин Чистай районы Татар Сарсазы авылында 4нче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием мин туганга шатланса да, малай көткән. Шуңадырмы мине гел үз янында йөртә иде, кечкенәдән әти янында, ат җиккәндә дә, бакча сөргәндә-чәчкәндә дә, гел әти янәшәсендә булырга тырыша идем.
Гомер буе авыл фермасында сыер саудым, бозаулар карадым. Биш балам, унсигез оныгым бар.
…Без әби белән, әби догасы белән үскән балалар. Бабам Фәсхетдин Мифтахетдин улын хәтерләмим диярлек, чөнки миңа дүрт яшь чамасы вакытта бабам гүр иясе булган. Ачык йөзле, киң холыклы булган ул. Мин елак булганмын, шуңа бабам бишек бавына аягын куеп көннәр буе җырлый-җырлый мине бишектә тирбәткән.
Әбиебез Гыйльмиҗамал Нуретдин кызы тумышы белән күрше Иске Роман авылыннан. Бабам Фәсхетдин Мифтахетдин улына Татар Сарсазы авылына килен булып төшә.
Бабабыз беренче колхозга керүчеләрдән санала. Сарсаз авылының беренче колхозга керүчеләре: Өч бертуган: Мифтахетдинов Фәсхетдин (колхоз рәисе), Сираҗетдин (авыл советы башлыгы), Гиләҗетдин (полевод)
Әби бик укымышлы гаиләдән булган. Ике абыйсы Хәсән белән Хөсәен уйнаганда мәчет төзеп уйный торган булганнар. 1914 елда Мәккә шәһәренә барабыз дип чыгып китәләр дә югалалар. Әби гел аларны сөйли иде. Алтын-көмеш чулпыларым бар иде, күлмәкләрем дә унберәр бала итәкле иде, дип сөйләгәне хәтердә калган. Әбиебез безне тәрбияләшеп, безнең өчен җан атып яшәде. Туйларыбызда биеп, 96 яшендә, кинәт бакыйлыкка күчте. Намаз укып бетергәч «И, раббым, кеше кулларына калдырма, ансат үлем, пакъ әҗәл бир!», дип тели иде. Теләге кабул булды. Йөреп торганда, бик аз гына авырап алды да, тыныч кына китеп тә барды.
Уңган, чая, бик шаян, шуның өстенә искиткеч гыйлем иясе иде әби. Әби тагын бик күп дәвалау ысулларын белә һәм аның янына тирә-як авыллардан дәваланырга киләләр иде. Хәзер сөлек салулар ешайды, без бала чакта күрә идек, әбиебез, авырап ярдәм сорап килгән кешеләргә сөлек сала, кургаш коя, күзләрен дәвалый, төш куя иде. Ә сөлек элек аптекаларда юк, бакча артындагы елгага кер чайкарга төшкәндә, аякка ябышып менгән сөлекләрне чистартып судагы банкага салганы хәтеремдә калган. Әбием авыл ашханәсенә икмәк пешергән, аерым эшкә йөремәгән, гел өйдә булган, балалар караган. Күп вакыт сөлек салырга үзе белән мине дә ияртә, шуңа файдаланган сөлекләрне чистартып, инешнең икенче башына барып суга җибәргәнен беләм. Хәзер уйлап куям да тирә-якка бер авыл табибәсе булган бит минем әбием. Моның өстенә искиткеч уңган, аш-суга да бик булган хатын иде ул.
Безнең беркайчан да ертык кием (хәтта ул апа киеме булса да) кигәнебез булмады. Кайнана, ни яхшы булса да, кайнаналыгын иткәндер инде. Әни юып кибәргә элгән киемнәрне тешләп карый иде, янәсе, сабыны калмаганмы? Әгәр шикләнсә, кире мунчага чайкарга кертеп куя иде…
Әби безне һәрнәрсәгә, тормышта кирәк булган барлык һөнәргә өйрәтеп үстерде. Әти-әни эштә, без гел әби янәшәсендә булдык. Ә кичләрен йокларга яткач, әбием безгә күзебезне йомып йоклап киткәнче төрле догалар өйрәтә, аларны кат-кат әйттереп карый иде.
Бүгенге көндә дә әбием догалары тормышымда зур терәк булып тора. Ул көйгә салып мөнәҗәтләр, бәетләр укый иде. Республика конкурсларында шул әбием өйрәткән мөнәҗәтләр белән катнашып лауреат исемнәре алдым. Ходайның рәхмәте, алтыдагы-алтмышта, диләр, онытылмый икән.
Исемдә, әби намаз укыганда як ягына борылып «Әссәләмегаләйкүм Рәхмәтулла!» дип дога кыла иде. Без әбинең шулай укыганын ишетәбез дә: «Әби, нигә бер дә Хәертдин дип әйтмисең? Әти дә синең малаең бит!?», — дибез. Хәзер шуларны искә төшереп көлешәбез. Ул намаздан соң сәлам догасы икәнен аңлыйбыз да бит, ә ул вакытта күршебездә генә әбинең дүртенче улы Рахматулла тора. Без инде гел аны гына ярата дип уйлаганбыз.
Кыш буена үзе эрләп, бик күп итеп сарык йоныннан оекбаш-бияләйләр бәйли. Аннан соң аларны юып-киптереп келәткә элеп куя. Ул эрләгән җеп төерсез, нәфис булыр иде. Бияләй-окбашларны иң акларын, иң матурларын безгә бәйләп кигезә. Әби, без, кызларны да чиста-пөхтә, матур йөрергә өйрәтте. Авылда чүпрәк-чапрак җыеп урамнарда «товарчы» (без аны тәвәрче дип йөри идек) йөри иде. Бервакыт тәвәрче килгән, ә акча юк. Без энем белән келәттәге оекбашларны бирдек тә, үзебезгә төрле уенчыклар, сагыз алдык. Әби күрде дә, икенче урамнан тәвәрче бабайны эзләп табып, оекбашларны алып кайтты. Безне орышты инде, шуңа хәтердә калган. Шуннан соң сорамыйча әйберләргә тимәдек.
Кичләрен әби янына яту өчен энем белән «сугышабыз». Әмма энем кечкенәрәк булгач әби янына ята, ләкин тиз йокыга китә. Аннан соң аны икенче урынга күчереп куябыз да мин әби янына ятам. Иртән энем шул хәлне күреп: бүген кичкә йокламыйм, әби янына үзем ятам, дисә дә, янә шул ук хәл кабатлана иде.
Яз аеның беренче көннәре, кояш галәмәт кыздыра. Бакчалар яңа кардан ачылып килә, анда-санда әле кар да бетмәгән. Әби яңа гына чираттагы кунактан, кызларыннан, шәһәрдән кайтты. Миңа өр-яңа итек һәм кул сәгате алып кайткан. Элек бит уенчыклар юк иде, кибет-кибет уйнар өчен кая җитте шуннан чашка ватыклары эзләп йөрибез. Минзифа апа белән арт бакчага чыктык та, кая ялтырый шунда чаба йөреп уенчык эзлибез. Анда бер, монда бер кызыктыргыч чашка ватыклары килеп чыга торгач, үзебез дә сизми бакча уртасына ук кергәнбез. Аякларны алып булмый башлагач, икәүләп еларга тотындык. Әмма безне беркем дә ишетми. Күпме тырышсак та аякларны балчыктан алып булмый, әллә тамырланып каткан. Адәм баласы эштә, кем безне бакча артыннан карап йөрсен, итекләр дә калды. Елыйбыз. Нихаять, бакча буйлап бер апа килеп безне күрде, такталар сузып коткардылар. Минем елавыма чама юк, яңа итек тә бакча уртасында калды, сәгать тә табылмады. Әби, мәрхүмкәем, бакча башыннан безне карап торган: «Елама, кызым, иртәгә тагын да матурракны алып кайтам», — ди.
8нче сыйныфны бетергәч, 9-10га Каргалы мәктәбенә йөреп, фатирда торып укыдык. Анда да әби биргән 15-20 тиен акча зур ярдәм була иде. Әни ипи пешереп, сөтен-каймагын, бәрәңгесен җибәрә. Шимбә көнне ике көнгә ялга, авылга кайтабыз. 10 сыйныфны тәмамлагач Казан шәһәренә барып укырга кердем. Әби җибәрмәскә теләп, “кышын боз өстеннән ничек йөрергә кирәк? Суга батырсың инде…”, — дип гел елады. Ул чакта Кама елгасы аша күпер юк иде әле. Шулай итеп, әби теләмәгәч, укырга керсәм дә, барырга күңелем тартмады.
Әби үзенең кызларына кунакка-фәлән барганда да гел мине ияртә иде. Берничә тапкыр Перьм шәһәрендә яшәүче Фәрхетдин абыйларга да алып барды. Су юлы белән теплоходта барганыбыз нык истә калган.
Телебездә, уебызда әти-әни белән янәшә, газиз әбиебезне истә тотабыз. Мәктәптән тәмле ашлар пешереп каршы алучы, әти-әни эштә чакта юатучы, киемнәребезне барлап, ямап, үзебезне яклап торучы әбиебез! Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын!
Әтием Мифтахетдинов Хәертдин Фәсхетдин улы 1919 елның 17 октябрендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Тугыз балалы гаиләдә гармунда, саратов гармунында уйнавы белән аерылып торган бу егет 7 классны тәмамлагач, комбайнга утыра. Гармунчы егеткә күп кызлар гыйшык тотып йөри әлбәттә, әмма әтием күрше Каргалы авылыннан апаларына кунакка килеп йөрүче әнием Рәшидә Заһир кызына гашыйк була. Озак та үтми никах укытып, өйләнешеп тә куялар. Әниемә яңа 17 тулган була. Өйләнешеп, җиде көн генә яшәп кала алар, 1939 елда әтиемә Армия хезмәтенә чакыру (повестка) килә. Әтием Фин сугышында да катнаша, 1941дә, инде кайтам, дип торганда Бөек Ватан сугышы башлана. Гомере бетмәгәндер инде, әтием җиде елдан соң исән-имин туган якка әйләнеп кайта. Мин әтинең беркайчан да без, балаларына кычкырганын, орышканын хәтерләмим. Бигрәк изге кеше булган бит ул, безнең әти.

Ачуланмадың да, оршмадың да,
Тәрбияңә әти зур рәхмәт.
Тәмуг уты сиңа харам булсын,
Насыйп булсын сиңа гел җәннәт.

Әнием Рәшидә Заһир кызы 1921 елның 22 апрелендә Каргалы авылында туа. «Ак алъяпкычларымны бәйләп суга барганда гел артымнан карап кала иде…», — дип сөйли иде әни. Әнием бу вакытта шул авылда тракторда эшли, комбайн ярдәмчесе була. Җиде ел әтине көтеп алып, кайнана йортында барлык каен сеңелләрен тормышка бирешеп яши. Әти сугыштан кайткач, яңадан тормышларын бергә дәвам итәләр. Алты бала — олы апам Раушания (1947 елгы), Хамдия апам (1949 елгы), Минзифа апам (1955 елгы) аннары мин туганбыз. Миннән соң ике энем Фәрид (1960 елгы) һәм төпчек энем Мидхат (1962 елгы). Хамдия апа белән Минзифа апа арасында Рафаил абый булган, ул 7 яшендә авырап үлеп киткән.
Әниебезнең кулыннан килмәгән бер эш тә юк иде. Урагын да урган, печәнен дә чапты, утынын да яра иде. Әле дә исемдә, без йокларга ятканда әни тегү машинасы янына утырып кала, ә иртән торуыбызга дүртебезгә дә Сабан туена кияргә күлмәкләр әзер. Гаҗәп бит! Без мәктәптән кайтканчы өй юу, иртән көтү сөреп кайтканда гына!, (туган апасының бакчасында да) бәрәңге өю, ярты бакча бәрәңге казып бәрү дисеңме! 42 ел кайнана белән яшәп, бер зарланмады әни. Әтинең әнисе, безнең яраткан әбиебезнең урыны түрдә булды. Әби белән киңәшмичә бер эшкә тотынмас иде.
И, әни! Үзең өчен бер дә яшәмәдең, һәрберебезгә ничек тә ярдәм итәргә тырыштың.
Җиде ел сугышта булуы эзсез генә үтмәгән, әти бик еш авырый, шуңа йорттагы ир-ат эшли торган бөтен авыр эшләр әни җилкәсенә төшә иде. Тегермәнгә ярма тарттырырга да, ир-атлар белән бертигез капчык ташырга әни бара. Кулында һәрвакыт ат булыр. Бричкегә (көл ташый торган тактадан ясаган ат арбасы) утыртып безне мәктәпкә илтү дисеңме. Кырга тракторларга, ашханәгә су ташый иде. Әти бер гомердә көнләшеп, әнигә авыр сүз әйтмәде. 63 ел иңгә-иң куеп тату-тигез гомер кичерделәр. Әтием аннары совхозда бригадир, мастерскойда автомеханик булып эшләде. Без балаларына да, авылдашларга да үрнәк гаилә, авылның мөхтәрәм затлары булып матур яшәделәр. Авылда туган көннәр, бәйрәмнәр әти белән әнидән башка үтми иде. Әти уйный, әни өздереп җырлый. Олыгайгач, әтигә 80не тулган чакта да Казанда уза торган «Уйнагыз, гармуннар» фестивальләрендә катнашып дипломнар алып кайттылар әле. Әтидәге матур гадәт, ике энемә дә күчкән. Ике энем дә гармунда, баянда уйныйлар. Без кызлар әнигә ошаган, җырлыйбыз…
Вакыты-вакыты белән төп йортка әти-әни янына 31әү җыела идек. Ял көннәрен мунчага дип кенә киләбез дә куна калабыз. Җырлап-биеп, күңелле итеп яшәдек. Әти-әни йорты бала-чага тавышыннан гөр килеп тора иде. «Эх, бер генә көнгә әти-әниле, әбиле балачакка кайтып булса!». Юк шул, сулар үргә акмаган кебек кирегә дә юл юк.
Хәтеремдә, без үскән дәвердә өч мунчабыз булды. Иң беренчесе елга буендагы “кара мунча”. Аның эчендә тау өеме хәтле таш мич. Янында су җылыту җайланмасы. Ул бер казаннан гыйбәрәт иде. Яга башлау белән мунча эчендә торырлык булмый, аның бөтен төтене эчкә чыга бит. Ул урамга бер мунча иде, бөтен урам кешесе яга, шунда юына иде. Җәен елгадан, кышын бәкедән су ташып керәбез. Аның бит су ташу дигәне дә, мич өстенә куелган бер казанга инде. Мунча керүче үзе юынып беткәч, казанга су өстәп калдыра. Икенче пар килгәнче су җылынып чыга. Хәзер генә ул 200 литрлы баклар куеп мунча ягалар. Әбинең: “Суны исраф итәргә ярамый, гөнаһ була!” — дип әйткәне хәзер дә колагымда яңгырап тора. Комганыма су салганда да артыгын түкмәскә тырышам…
Без бер көтү баланы әби юындыра. Керүгә башка катык сылап куя. Аннан ләүкәгә салып каен себеркесе белән чаба, юкә мунчаласы белән тәнеңдә сызыклар калганчы ышкып-ышкып юындыра… Хәтеремдә әле, аякларыбызны мич алдына коелган көл белән ышкый иде. Урыны җәннәттә булсын! Аннан башыңны эссе су белән юып, төрле догалар укып коендырып чыгарып җибәрә. Хәзерге кебек мунча өй эчендә түгел, юынып чыккач өйгә хәтле байтак ара йөгерә-йөгерә кайтабыз. Ходайның рәхмәте суык та тими, авырамый да идек.
Мунча көне зур бәйрәм. Башта су ташыйсың, аннары төн буе мунча керәсең. Берсе китә, берсе кайта… Күңеле иркен булгандыр әни, мәрхүмәкәемнең, үзебез якканда да бөтен тирә-күршегә әйтә торган иде. Ә бит 7-8әр балалы гаиләләрнең дә мунчасы юклары бар иде. Кичтән кереп: “Иртәгә мунчагыз буш булса, без ягыйк әле?” Икенче көнне иртән бик зур әзерлек белән башта утын алып килеп ягалар, аннан бала-чагасы белән зур бәйрәмгә барган кебек мунча керәләр иде. Атна буе мунча буш тормый. Шимбә көнне генә үзебез ягабыз.
Хәзер генә бит ул йорт саен мунча, өй эчендә! Ишекне генә ачасың да, күрше бүлмәгә кергән кебек мунчага кереп китәсең. Ниндиләре генә юк, бассейнлысы дисеңме, сауналысымы? Ә элек шул бер казан су җитә иде. Тик элеккеге әнә шул елга буендагы исле дә, хикмәтле дә, сихәтле дә мунчага җитми инде.
Күрше малае, инде хәзер үзе дә 60ын тутырган олы агай искә алып сөйли: “Әнинең мунча ягарга сөйләшеп кайтканын ишеткән идем, сезнең мунча дип белеп, киемнәремне алып мунчага йөгереп килсәм, анда, ләүкәдә, 3-4 кыз баланы әбиегез юындырып тора. Чишенеп мин дә мунчага кердем. Шунда әбиегез: “И, улым, сезнекеләр бит башка күршенең мунчасын яктылар, анда бар!”, — диеп, мине киендереп чыгарып җибәрде, ди.
Мунча дигәннән, 1 апрель алдакай көн бит. Һәр елны күршебездә яшәүче Дөләфкәр әбине алдап, мунчага дәшәм. Әлбәттә мунча якмаган була. Күрше әби, киемнәрен, комганын тотып мунчага килә. Үзе туктаусыз теләк тели: И, рәхмәт төшкере бала! Бәхетле-тәүфыйклы бул кызым!”. Ә мунчаның суык икәнен күреп: “И, бу бала-чаганың шуклыклары!” — дип, сыкрана-сыкрана, комганын тотып кире кайтып китә. Искә алуларым рухларына дога булып ирешсен иде!
Икенче мунча янә шул ук урында, елга буенда иде. Тик инде еллар үтеп, илгә-көнгә ак мунчалар чыккач, безнең дә кара мунчабыз “агарды”. Мунча эченә мич чыгардылар, аны әни ап-акка буяп куйды. Һәрхәлдә монысының төтене эчкә түгел, ә морҗадан урамга чыга. Хәзер инде мунчадан корымга буялып кайтмыйсың.
Олы апаның яңа гына кияүгә киткән чагы. Беркөнне апаларны мунчага чакырдык. Мунча елга буенда, ә буадан яшьләр клубка бара. Зуррак егетләр апа белән җизнинең мунчада икәнен белеп шаярырга уйлаганнар. Киләләр дә ишеккә элгән чылбырдан тарталар, киләләр дә шакылдаталар икән. Нәкъ шул чакта әни мине апаларга сөлге илтергә җибәрде. Өстемә әтинең фуфайкасын, бүреген элдем дә, куеныма сөлгене тыгып мунчага киттем. Урамда караңгы, үзе арт бакча янында минем кайтканны көтеп басып калды. Ә бу вакытта җизни теге ишек шакучыларны ничек тә куып җибәрә алмаган икән. Мин килеп әкерен генә чылбырны шалтыратуым булды, җизни ишекне ачты да: “Булды бу, берсен эләктердем!”, — дип мине изүемнән тотып күтәреп тә алды. Мин: “Җи.. җи… сөл… сөл!”, — дип елап та җибәрдем. Җизни сөлге китердем димәкче булам, куркудан сүзләр чыкмый. Шул чак апа чыгып: “Бу бит минем сеңелем, Сания! Җибәр тиз бул!” – димәсә… Мунчадан кире әйләнеп кайткач та озак еладым әле мин.
И, әйтерең бармы!? Безнең урамда иң беренче булып Дамир абый белән Мөршидә апалар телевизор алдылар. Өйләре бик зур иде аларның. Бәлки без үзебез кечкенә булганбыздыр инде. Клубка барган кебек, кичен әниләр белән Дамир абыйларга фигуралы шуу, хоккей, татарча театр карарга бара идек. Өй тулы бала-чага, ник бер тавыш булсын. Ничек кереп идәнгә тезелешеп утырабыз, шулай тыныч карап кайтып китә идек. Ә үзебезгә телевизор алганнарын бүгенгедәй хәтерлим. Әти аны алып кайтты да стенага бөркетеп элеп куйды. Бала-чага күп, бәрелеп ватырлар дигәндер инде, мәрхүмкәем! Кабызуга “Аеврик” дигән кино караганыбыз исемдә. Эт баласы кебек өйдә үстергән бүре баласы турында иде ул. Бездән дә бәхетле кеше булмагандыр ул чакта. Әле бит аның уты да сәгать 10га хәтле генә яна. Аннан соң бөтен авылда ут сүнә. Йә кино карыйсың, йә дәрес карыйсың инде. Көндезен дәресләрне карап куярга тырыша идек. Кинолар карыйсы килә бит.
Дәрес тә карыйсы бар, кино да карыйсы килә. Кызлар урамга уйнарга да дәшәләр. Качышлы, сугышлы уеннары, таудан чана шуулар бар иде. Бервакыт безнең урам һәм күрше урам кызлары-малайлары җыелдык та качышлы уйнарга булдык. Башта без аларны эзләдек. Таптык. Аннан соң алар безне эзләргә тиеш бит инде.

“Әлчи-бәлчи, әни миңа күлмәк үлчи.
Анда чыпчык, монда чыпчык,
тәрәзәдән очып чык!”

Без йөгерешеп чишмә эченә качтык… Озак кайтмагач безне әниләр эзләп чыккан. Ә без уенга тугры калып һаман безне тапмыйлар дип, өсте ябулы чишмә эчендә катып-туңып беткәнебез хәтердә.
Хәзер кышын да, җәен дә урамда балалар күрмисең. Алар бар да компьютерда утыра, телефон-смартфонда башын, исәнлеген бетерә. Саф һава сулап урамда уйнауга ни җитә!? Ул бит сәләмәтлеккә дә файдалы булган. Ял көннәрендә лыжалар белән кырларда йөреп кайта идек. Бит урталары кызыл алма кебек була!
Балачак! Онытып кара син!? Буламы соң? Җәй җитсә урам тутырып тирестән кирпеч салабыз. Кыш буена җыелган тиресне әти ат белән үзләнгәнче таптата, аннары станокларга төяп, шудырма такта өстеннән шудырып алабыз да, махсус урыннарга илтеп төзәбез. Көннәр буе әйләндерә-әйләндерә, башта өчәрләп җиргә бастырабыз, аннары арасыннан җил йөрерлек итеп зуррак өемнәр ясап киптерәбез. Инде тәмам кибеп беткәч аны штабельләп өеп куялар иде әниләр. Әле бездә ат бар, ә кемнең аты юк, аяклары белән таптый. Бөтен урам балалары шунда җыела идек. Аяклар тирестәге саламга киселеп сыр-сыр булып сыдырылып канап бетә. Үзебезгә генә түгел, кем чакыра шунда барып булыша идек. Рәт-рәт булып басасың да, әйдә генә! Нишлисең, күмәк эш! Хуҗалар булышкан өчен 10-15 тиен акча бирәләр иде. Югары очтан Хәерлебанат әби, (ул аннары безнең кодагый әби булды), 1әр сум тимер акча өләшә иде, без аны Сабан туена саклыйбыз.
И, балачак! Шук та идек инде. Бер вакыт кич клубтан кайтабыз, йә кино килгән булгандыр инде, юкса, тиккә генә әни клубка аяк та бастырмый. Ай яктысы су кебек! Шулай урамнан кайтып барабыз, урам башында Гатиятулла (Гатият абзый) бабайлар каршында баскан, кипкән кирпечләр өймәгән килеш ята. Аларның балалары юк иде. Кипкән, эше беткән, дип матур түгәрәк ясап өеп куйдык та: “Шайтан эше”, дип язып калдырдык. Иртә белән әти иртәнге нәрәдтән кайткач: Кәлимуллаларның кирпечләрен төнлә кемнәрдер өеп киткәннәр. “Кемнәр икәнен белсәм конфет алып өләшер идем, дип нәрәдкә килгән”, ди. Менә сиңа мә! Без бит аны Гатият бабабайларныкы дип белдек. Икенче көнне кирпечләрне елгага кадәр туздырып, сукмак ясап куйдык.
Клубка чыкмасак та тирә-күрше кызлар-малайлар таң атканчы турыда утыра идек. “Йокларга бирмисез, таралыгыз!” дип кат-кат чыгып кисәтсәләр дә, турыда утырырга рөхсәт бар иде.
Бер түгәрәк, ике түгәрәк дип саный-саный балчык баса идек. Ат тизәген конюшнядан, ә ак балчыкны әтиләр әллә кайдан, ерактан алып кайталар. Монысы мунчаның бүрәнәләре арасын кышлыкка тазартыр өчен. Без басабыз, әни сылый, олы апалар кершән кебек ясап агартып куялар иде. Аннары урам апалары бер-берсе белән:
-Күр әле, канатым, мунчасының аклыгын!
-Балчыгын каян алды икән, акшарын каян тапкан?, — дип бер-берсен макташып алалар иде.
Мәктәпкә укырга кергәч иң беренче октябрятка алалар. Күкрәкләрдә Ленин бабай башы төшкән биш почмаклы кызыл йолдыз балкый. Октябрятлар тырышлар, уңганнар, яхшы укучылар, дигәч, без бик тырышып укырга, тәртипле булырга тиеш. Шул кануннарны саклап укыдык та. Дүртенче сыйныфта укыганда пионерга кабул иттеләр. Муеннарыбызга байрак төсендә кызыл галстук. Без бәхетле илнең, бәхетле балалары!
7-8 сыйныфта безне комсомол сафларына алдылар. Күкрәктә значок, кулларда комсомол билеты. 2 тиен взнос та җыялар иде әле. Шуңа тәртип бозулар да булмагандыр дип уйлыйм. Кем инде комсомол башы белән тәртипсезләнеп йөрсен!? Өстә мәктәп формасы. Көндәлеккә кара алъяпкыч, ә бәйрәм, линейка көннәрендә ак алъяпкычлар киябез. Ул мәктәп формасын беренче сыйныфка барганда берне, дүртне бетереп бишкә күчкәндә тагын яңаны ала иделәр. Утыра-утыра арты шомарып бетә, аннары әни аның артын алга алъяпкыч астына калдырып күчереп тегә торган иде. Без дүрт кыз алын-артлы тугынбыз, шуңа үскәндә киемне дә беребездән-беребезгә калдырып кия идек. Төсе уңып, өшәнеп бетсә дә, ападан калган булса да, кием иде әле ул. Укытучы апалар да тишек һәм пычрак кына булмасын дия иделәр. Ул чакта бит аның алырга акчасы, акчасы булса да кибетендә ситсысы юк. Йорт саен 5-6шар бала. Матур яшәдек. Хәзер дә матур. Балалар бакчадан алып башка бит хәзер. Компьютерда да беләләр, әле ике яше тулмаган, телефонны мәш китерә. Каян гына беләләрдер. Җен башка, пәри башка дигән кебек, заман башка, балалар да башка хәзер. Инәдән җептән киенгән, берсеннән берсе матурлар. Ата-ана баласы өчен берни кызганмый. Чәчәк кебек киендереп йөртәләр.
Чәчләребез ике якка ике бантик куеп матур тарап үрелгән булыр иде. Әбиебез, җилдә тузмасын дип, бәлешләп, вак чәчләрне дә эләктереп, тарттырып үреп җибәрә. И, ул әбинең куллары!
Гомер үтә, без бер-бер артлы үсеп җиттек. Әни әйтә: «Озак йөрмәгез, кызым, бер генә күзем йоклый бит, сезнең өчен борчылып…!» — ди. Дүртебез бер-бер артлы кияүгә киттек. «Ике күзең дә йоклыймы инде?», — дип әнидән сорыйм: «Юк инде, кызым, берсе йокласа, берсе йокламый инде. Ике малай өчен борчылам, кеше баласын рәнҗетмәсләрме, начар иптәшләргә иярмәсләрме, дип йөклый алмый ятам», — ди. Ике энем дә өйләнеп, гаиләле булдылар. Мин тагын: «Әни, инде йоклыйсыңмы?», — дип сорыйм. «Юк, бәбкәм, инде икесенең берсе дә йокламый. Ничек яшиләр, акчалары, ашарларына бармы икән, дип һәрберегезне уйлап ятам», — ди.
Әни, без, балаларын һәрвакыт барлап, әнә шулай кайгыртып яшәде. Әти белән икесе арасында булган җылылык, без балаларына да күчкәндер. Шундый матур яшәделәр, бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Аерым гына мунчага да бармыйлар иде алар. Әти эштән кайтмыйча табынга утырмый идек. Табында тыныч кына ашап, бисмилләләребезне әйтеп торып китә идек.
Әнием 86 яшендә каты авырудан соң, әтием 92 яшендә бик аз гына авырап ятып бакыйлыкка күчтеләр. «Мин үләм» димәде, «Мин китәм!» диде әти, һәм тыныч кына күзләрен йомды.
Хуш, бәхил булыгыз кадерлеләребез! Сезнең тәрбия, биргән киңәшләрегез тормыш юлыбызда якты маяк булыр. Әти, әни! Сез бит, без, балаларыгызга, иптәш тә, дус та, сердәш тә булдыгыз. Гомерем буе сезнең белән горурланып яшим! «Безнең әти!, Безнең әни!,» — дип авыз тутырып әйтерлегебез бар, Аллага шөкер!

Галимова Сания Хәертдин кызы
Чистай районы Иске Роман авылы


Комментарий язарга