Логотип «Мәйдан» журналы

Безнең «Мәйдан» журналында яңа баш мөхәррир!

Журналның баш мөхәррире итеп әдәбият дөньясында таныш шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахова билгеләнде!Журналның баш мөхәррире итеп әдәбият дөньясында таныш шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахо...

Журналның баш мөхәррире итеп әдәбият дөньясында таныш шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахова билгеләнде!
Журналның баш мөхәррире итеп әдәбият дөньясында таныш шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахова билгеләнде!
Моңарчы "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газеталарында тәҗрибә туплаган, әдәби иҗатта үз йөзе, үз сүзе булган Лилия Рәфхәт кызы Фәттахованы бай тарихлы журналыбызның мөхәррире итеп, бик шатланып, тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар! Төкле аягың белән, Лилия ханым! Хәерле сәгатьтә!
 
Лилия Фәттахова Татарстанның Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә татар теле, татар әдәбияты һәм тарих укыта, район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли. «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы», «Педагог-остаз» грантлары иясе.
2017 елдан Чаллыда яши. 2017-2018 елларда "Шәһри Чаллы", 2019-2021 елларда «Көмеш кыңгырау» газетасында эшли.
Шигырь һәм мәкаләләре, хикәяләре «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит», «Көмеш кыңгырау», «Яңарыш» газеталарында (Удмуртия), «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә», «Идел», «Тулпар» (Башкортостан), «Ялкын», «Сабантуй» журналларында, күмәк җыентыкларда басылып чыкты.
«Танырсыңмы?» (2015), «Ишет мине!..» (2019) шигырь китаплары, «Карурман миләүшәсе» (2019) хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. 2019 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. 

Комментарийлар