* * *
Безнең гомер дә бит кояш кебек:
Чыга, калка, китә баерга.
Кояш кабатлана, ә гомер – юк,
Шунда гына бөтен аерма.

Seen on allwallpapersfree.blogspot.com

Кояш мәңгелек шул, гомер – көнлек,
Теләмибез шуны аңларга.
Пыскып кына узган гомерләр жәл,
Янарга да юкса янарга!

* * *
Урамнарда ап-ак карлар ява,
Бураннарын бигрәк яратам…
Шул бураннар җанга яз китерә,
Шул бураннар назлар тарата…

Бураннарга кереп югалам мин,
Очратырмын кебек үзеңне.
Бөтерелеп карлар дулаганда,
Бик бәхетле сизәм үземне.

Ак күбеккә баткан бөтен дөнья,
Тормыш чаба кышкы буранда.
Ак бураннар белән бөтереләм,
Ак хыялга чумам урамда.

Ак күбеккә баткан бөтен дөнья,
Ак бураннар уйный урамда.
Ак хыяллар төяп йөрәгемә,
Яннарыңа барам буранда.

Ак бураннар уйный, ак бураннар,
Төшләремнән татлы бураннар…
Кеше күзләренә күрсәтмичә,
Икебезне саклый урамнар.

 

Сарман таулары

Кайтып киләм Сарман буйларына,
Шау томанга чумган талларым.
Томаннардан өскә күтәрелеп
Сәлам бирә киртләч тауларым.

Туган илгә афәт килгән чакта,
Ябырылганда дошман яулары,
Бөркетләрен сугыш кырларына
Озатып калган Сарман таулары.

Үлгәннәре өчен иңри-иңри,
Каршы алган исән-сауларын.
Әкиятләрдә түгел, чынбарлыкта
Җырга иңгән Сарман таулары.

Чал башларын иеп түргә дәшә,
Эремәсен ничек җаннарың…
Еракларда шуңа төшкә кереп,
Сагындыра Сарман таулары.

…Кайтып киләм Сарман буйларына,
Шау томанга чумган талларым.
Томаннардан өскә баш калкытып,
Сәлам бирә зәңгәр тауларым.

 

* * *
Аяз көннәр
Күгемдә аз.
Ярый әле
Күңелдә яз.
Уйный җанда
Мөкатдәс саз,
Шат авазлар
Анда да аз…
Былбыл дисәм,
Кычкыра каз.
Кая киткән
Җирдәге наз?
Ярый әле
Күңелдә яз…

 

* * *
Таң ата. Кояш нурлардан
Келәмнәр тукый сыман.
Җилләргә ятып болытлар
Төш күреп йоклый сыман.

Томанга чумган басулар
Тын ала тирән-тирән.
Киерелеп кенә болытлар
Уяна берәм-берәм.

Күзәтеп торам аларның
Сәфәргә китүләрен.
Озатып кала аларны
Авылның көтүләре.

 

* * *
Йөрәгем – кара савыты,
Карасы– кызыл каным.
Бертуктамый язып тору –
Минем иң кызыкканым.

Тормыш дигәнең туктата,
Туктата язуымнан.
Тамак артыннан йөримен,
Үләрсең ачуыңнан.

Кыен хәлләргә калганда,
Ярый ла халкым яклый.
Йөрәгемне чайпалдырмый,
Язу карамны саклый.

Соңгы тамчысы беткәнче
Язарга әле исәп.
Йөрәгем – кара савытым,
Ватыла күрмә кисәк…

Өч мең еллыкка чыккач та,
Тормышлар бар бит әле…
Тукайлар әйтми калганны
Әйтәсе бар бит әле.

 

Мин һаман да элеккеге кебек

Мин һаман да элеккеге кебек,
Мин һаман да сабый баламын.
Кайсы кеше нинди карашының
Балкышыннан таный аламын.

Авыл этләренең «кешелеген»
Өрүеннән таный аламын.
Аларга да һаман бу дөньяда
Чын дуслары – сабый баламын.

Сандугачлар моңын мин гомерлек
Юлдашым дип саный аламын.
Картлыкта да дөнья матурлыгын
Тоя белгән сабый баламын.

Әнкәемнең җылы куенымыни –
Чирәмнәргә башны саламын.
Үзем китсәм, сезгә җилләр аша
Килеп торыр яшьле сәламем.

Мин һаман да элеккеге кебек,
Мин һаман да сабый баламын.
Халкым йөрәгеннән ут алганга,
Мин һаман да сүнми янамын.

 

* * *
Салмак кына оча кыр казлары,
Әллә инде бераз арганнар.
Бер ияреп китәр кебек булам…
Юк, киталмыйм икән Сарманнан.

Еракларга ага агымсулар,
Текә-текә ярлар ярганнар.
Иярердәй булып ашкынсам да,
Юк, киталмыйм икән Сарманнан.

Ак каеннар көзгә кереп бара,
Яфраклары җиргә сарганнар.
Шул каеннар монда булган чакта,
Юк, киталмыйм инде Сарманнан.

Зәңгәр таулар ята йокымсырап,
Туган җиргә башын салганнар.
Тауга карап бер тау булыйм әле,
Юк, киталмыйм мин дә Сарманнан.

* * *
Яз дигәнең бигрәк матур инде,
Чәчәкләрен әнә өз дә ал.
Ак яулыклы шомырт, алмагачлар
Дәшә кебек ихлас: бездә кал!

Калып буламыни, җәй чакыра,
Җиләкләрен әнә өз дә ал.
Буй җиткергән арыш, бодайлары
Дәшә кебек ихлас: бездә кал.

Калып була диме, көз чакыра,
Җимешләре әнә, өз дә ал.
Йөз яшәгән имән карты әйтә:
«Кыш чыгарбыз бергә, бездә кал».

Кышы да бит бигрәк матур аның,
Көмеш карын тот та эзгә сал!
Әй, гомерем, язың, җәең белән,
Көзең, Кышың белән истә кал!

* * *
Акылдан язган дөньяда
Акылдан язмый кара!
Илдәге этлек хакында
Яз дисәң, язмый кара.

Хурлыгын язу карасы
Күтәрми торган заман.
Кешене яхшы булырга
Этәрми торган заман.

Бөтенләй азган тормышта,
Әй, туган, азмый кара.
Акылдан язган дөньяда
Акылдан язмый кара!

* * *
Сабый чакны сугыш утка тотты,
Фронтка дип китте олаулар.
Почта апа кайтып төшкән саен,
Бар урамны басты елаулар.

Бик күп иде хәер сорашучы,
Бөтенесе һаман истә лә.
Шәһәр тулы хәзер хәерчеләр,
Җанга һаман яра өстәлә.

Яңа гасыр туды, гаҗәбе шул –
Котырына Һаман сугышлар.
Сабый чактан менә бүгенгәчә
Гел кысыла бара сулышлар.

* * *
Инде үзебез бабайлар,
Сөттән ак чәчләребез.
Йөзгә таба ава-түнә
Йөгерә яшьләребез.

Төшемә керә шулай да
Бәләкәй, сабый чагым.
Әтием белән әнкәйне
Төшемдә күрдем тагын.

Әтием чөя һавага –
Кошмыни – очам гына.
Килеп төшәмен аннан соң
Әнием кочагына.

Әнкәйдән күчәм әтигә –
Шаярам, уйныйм, көләм.
Абыйларымнан күрмәкче
Сугышам җилләр белән.

Апамнар килә яныма
Йөгереп каршы таудан.
Сеңлемнең теле ачылган:
Туктамый бытылдаудан.

Нур гына бөтен дөньясы,
Кояш елмая күктән.
Уянам, төштә күргәннәр
Еракта калган күптән.

Әти дә, инде әнкәй дә
Күптән гүр ияләре.
Авылда инде калмаган
Аларның оялары…

Урамга чыгам, коела
Яфраклар өер-өер.
Күземә яшьләр кунаклый,
Тамакта сәер төер…

* * *
Түзмәдем, барып күрдем мин
Иске Күрдем авылын.
Аңладым Әнгам Атнабай
Күңеленең давылын.

Анда татарны кәгазьгә
«Башкорт» дип тутырганнар.
Кычытмаганны кашыйлар
Җеннәре котырганнар.

Шагыйрь күңеле давылсыз
Тормаган шуңа күрә.
Ул әйткәндәй, эш башында
Утыра «кәгазь түрә».

Дөрес сүзгә җавап юктыр,
Мин сүземне бетерәм.
Тик шагыйрьнең бер шигырен
Сезгә яттан китерәм:

«Татар-башкорт мәсьәләсе
Каяндыр килә һаман –
Бетми торган чир шикелле,
Теңкәгә тия һаман.

«Ник татарса һөйләшәһең,
Башкортса һөйләш, имеш.
Был Һөйләшең меңән һиңә
Казанга китеү тейеш!»

Нишләп Казанга китим ди,
Шушында туып үскәч?
Яфрак ярып, чәчкә атып,
Җимеше булып пешкәч?

Нишләп Казанга китим ди,
Шушында атым-зарым –
Минем сөйләшне аңлаучы
Миллионнан артык халкым.

Нишләп Казанга китим ди?
Шушында минем Уфам.
Казанда яшәп Уфаны
Сагына иде Туфан…

Моннан ары, «Һин татар» дип,
Җаныма тимә давай.
Җанга тиеп җан ачуын
Чыгара күрмә, малай!»

 

* * *
Дәлияләр үсә бакчабызда,
Бәйләм-бәйләм алар үзләре.
Алардан тыш, билләҺи дип әйтәм,
Матур булмас иде көзләре.

Аклары бар, кызыл, сарысы бар,
Нинди матур алар, карале.
Шулар белән бергә бик күп көзләр
Каршы аласылар бар әле…

 

* * *
Йөрәгемдә тулпар аткай чаба,
Тояк тавышларын ишетәм.
Чапсын әйдә, берүк егылмасын,
Шуны уйлап җанны өшетәм…

Ул егылса, мин дә егылырмын,
Шагыйрьме мин, шуны белмәсәм.
Йөрәк туктар минем,
Йөрәк туктар,
Тояк тавышлары килмәсә…

 

Тарихыбыз шаһиты

Әти утырткан топольләр
Калган авыл кырында.
Көне-төне сөйләшәләр,
Белмим, нәрсә турында.

Ни турында сөйләшмәсләр,
Алар тарих шаһиты.
Әгәр аңласак аларны,
Йөрәк китәр жу итеп.

Үткәннәрне күргән алар,
Күргән бөтенесен дә.
Авылның гөрләп үсүе
Һаман алар исендә…

Мәчетле Һәм мәдрәсәле
Авыл булган ул элек.
Кибетләре, ак йортлары
Дөньяга торган көлеп.

Ак калайлы манарасы
Иманны саклап торган.
Эшчән халкы, тап төшерми,
ҖиҺанны яклап торган.

Зилзиләләр булып үткән,
Заманалар үзгәргән.
Дөнья күпләрне авылдан
Куып Себер җибәргән.

Мәчетнең манарасы да
Киселеп җиргә ауган.
Кешеләрнең күз яшьләре
Яңгырдай җиргә яуган.

Менә боларның барсын да
Топольләр күргән инде.
Күргән дә үз кәүсәсенә
Сыр итеп төргән инде.

Ул сырлар кабык эчендә
Безгә сер булып кала.
Шуңадыр алар шавы да
Моңлы җыр булып кала.

Шул топольләр аңлый төсле
Эчләрең сызлаганын;
Аңлый төсле авылымның
Тарихны бозмаганын.

«Сталиннарны яңадан
Үстерергә кирәкми!»
Шулай диеп алар сөйли,
Тетрәндереп йөрәкне.

…Әти утырткан топольләр
Моңнарын тыңлаган бар.
Ялгызым гына төбенә
Утырып елаган бар…

 

* * *
Сабый чак – сугыш вакыты
Әз генә истә минем.
Ничек бар, шулай сөйлимен,
Берни дә өстәмимен.

Хәтердә әнкәй, апалар
АҺ килеп сулаганы.
Бөтен авылга кушылып
Гармуннар елаганы.

Тәрәзәләр хат ташучы
Апаны көтә иде.
Авылның көне сугыштан
Хат көтеп үтә иде.

Истә: апалар конвертка
Бәрәңге сылаганы.
Кулъяулык чигеп, сугышка
Салалар иде аны…

Җаннарга үткән авылның
АҺ килеп сулаганы.
Кичен урамнар буенча
Гармуннар елаганы.

Кара әле бу дөньяны,
Кара әле бу дөньяны –
Бөтенесе илаһи.
Беренче кат күрәм бугай
Мин аларны, билләһи.

Нинди матур болыннары,
Нинди матур гөлләре.
Ничек әле күрмәгәнмен
Бу сандугач илләрен.

Кызларын күр, кызларын күр,
Йотарлык ич суырып.
Күзләре ут, «аһ» дигәнче
Ашарлар күк куырып.

Ул болытлар агыладыр,
Кагыладыр җаннарга.
Шул болытлар илтер сыман
Артта калган таңнарга…

Яшь чагында бу тормышның
Күрмәгәнбез назларын.
Белмәгәнбез, сизмәгәнбез
Салкын кышта яз барын.

Картайгач кына күренә
Икән бит матурлыклар.
Урамдагы сазлыкта да
Гаҗәеп матурлык бар!

Яланаяк йөгереп үскән
Болыннар келәммени!..
Әйтерсең җиргә беренче
Мәртәбә киләммени…

Кара син бөдрә талларны,
Кул изәп чакыралар.
Шайтан таяклары да бит
Җир ямен арттыралар…

Ах, таныш капка төпләре,
Барсы да кичә кебек…
Үткәннәр хәтер түренә
Моң булып күчә кебек.

Менә бу чишмә юлында
Серләшкән көннәр истә.
Яшьлеккә кайттыммы соң мин –
Айныйсы килми һич тә.

Кара инде бу дөньяны,
Монда һәрни илаһи.
Яшьлектә күрмәгәннәрне
Картлык күрә, билләһи.

Исәнме-саумы, яшьлек, дип,
Үткәнгә кулны сузам.
Ә гомер, гомер дигәнең
Язгы кар кебек сыза…

 

* * *
Оныклар кайткан иде дә
Өй тулып чапкан иде.
Нур бөркеп өйгә әйтерсең
Кинәт ямь капкан иде.

Ник әле моңсуландык соң,
Бөтен ямь беткән кебек.
Кабасы килми, чәйдән дә
Гүя тәм киткән кебек…

Шул орчык кадәр оныклар
Киткәнгә шулаймы соң?
Өй ямен алып киткәннәр –
Ничекләр еламыйсың…

Кайтыгыз, тагын кайтыгыз,
Кайтыгыз, оныкларым!
Ялгагыз әле, ялгагыз
Күңелнең сыныкларын…

Нур бөркеп торсын өебез,
Елмайсын тирә-юньнәр;
Гөр килик әле шатлыктан,
Төш кебек булсын өннәр!


Комментарий язарга