Логотип «Мәйдан» журналы

Безнең авыл

Сагынуларым минем сары сагыш –Ярларымда чак-чак тотып торам.Таң тудымы, туган якта җилләр,Атларны да, кайтыгыз, дип борам. Җил ватансыз, диләр, шулай микән?Безнең якта искән җилләр дә бит,Алманта...

Сагынуларым минем сары сагыш –
Ярларымда чак-чак тотып торам.
Таң тудымы, туган якта җилләр,
Атларны да, кайтыгыз, дип борам.
 
Җил ватансыз, диләр, шулай микән?
Безнең якта искән җилләр дә бит,
Алмантайның җир җиләге исе,
Ипи исе безнең өйләрдән тик.
 
Безнең якның җиле кагылганда,
Казан каеннары ни пышылдый?
Арча, Өнсә, Күн авылы түгел —
Безнең авыл көе бит шушындый.
 
Бездән килгән давыл да китәлми —
Һәрбер җанда давыл оясы бар.
Бу дөньяда «Безнең авыл» дигән
Мәңгелеккә һәйкәл куясы бар!
 

Нәҗибә САФИНА


Фото: ok.ru


«Мәйдан» журналы архивыннан (№3, 2004 ел)
 
 
 

Комментарийлар