Логотип «Мәйдан» журналы

«Безне, дускай, дөнья һаман сыный»

БерәүМин дә берәү, мәхәббәт тә берәү,Кеше гомере – шул берәүне эзләү,Насыйбыңны табып булмаса да,Күңелләргә кирәк була терәү.Күңелләргә терәү салып яшәү,Гаилә кору, аннан балалар дип,Менә шулай үтә-ки...

Берәү
Мин дә берәү, мәхәббәт тә берәү,
Кеше гомере – шул берәүне эзләү,
Насыйбыңны табып булмаса да,
Күңелләргә кирәк була терәү.
Күңелләргә терәү салып яшәү,
Гаилә кору, аннан балалар дип,
Менә шулай үтә-китә гомер,
Синең янәшәңдә берәү түгел.
Ярар дисең, АллаҺ карар дисең,
Ул беләдер дисең миннән күпне,
Әдәп-әхлак саклап, сүздән куркып,
Үтерәсең җанда бар өметне.
Дөнья үзгәрештә, бары уйда
Җан җиләкне берне генә биргән,
Мәхәббәт ул гүзәл Таҗ Мәхәлме,
Картинамы диварларга элгән?
Мин дә берәү, гомерләр дә берәү,
Бәхет берәү, кыйбла тарафында,
Ул берәүнең генә йөрәк тавышын
Ишетә алу меңнәр арасында.
Әгәр тапмасак та шул берәүне,
Безне хыяллану яшәтә бит,
Хур кызларны картайтмыйча тота,
Тере суы кебек яшәтә бит.
Шулай кирәк, Ходай шулай язган,
Ярый әле җирдә Ходай бар,
Шулдыр безгә Берәү, Ул алынса,
Күңел якларын да уңайлар.
 

Чамаларбыз әле


Шигырьләргә тулып атлап киләм,
Зәңгәр чыршы килә минем эздән,
Һәм үзенең җырга әйләнгәнен
Чыршы белми әле, ә мин беләм.
Тулып-ташып, шашып атлап киләм,
Бер чибәр кыз оча минем күздән.
Ул оялып күзен читкә бора
Һәм атлап та китми минем эздән.
Ул ояла белгән өчен керә
Һәм бармаган өчен минем эздән,
Ул гүзәлнең бөек шигырь булып
Яшәп калачагын инде күрәм.
Шул чибәркәй оялады җанга,
Яшәүләре аның әллә кайда,
Сандугачлы талга яшь түгәрмен,
Яшем талларыма булыр файда.
Ак яулыклы апа утыргычка
Бисмилласын әйтеп утырды,
Һәм шигырьгә керде, ул үзе дә
Шигъри сүрә, Коръән укыды.
Шигырьләрдән тулып, ташып киләм,
Дөнья үзе атлый минем белән
Кертәсеңме диеп шигырьгә,
Чамаларбыз әле. Кем белә?..
 

Йөри болыт


Йөри болыт йөрәкләргә сызып,
Түгел болыт тургай моңы кебек,
Йөрәкләрне киптерә бу болыт,
Җанны телеп, күзне күккә элеп.
Хет бер явып үтсә нәрсә булган,
Болыт икән булсын ява торган,
Җан Сахара кебек коргаксыган,
Синдәй болыт, юк, кирәкми, туган.
Корый иген, яңгыр кала соңга,
Ярыкларга инде дөнья сыя,
Тамырларны чытырдатып өзә,
Олая да бу ярыклар көн дә.
Ил ташламас анысы, сатып бирер,
Ятлар кыерчыгын атып бирер,
Безгә кирәк үзебезнең икмәк,
Күкләр нәрсә язган, нихәл итмәк?!
Йөри болыт йөрәкләргә сызып,
Кояш булса инде аңлар идең,
Болыт яву өчен яратылган,
Хет басуны төшеп карар идең.
Йөри болыт йөрәкләргә сызып,
Сыгарлыклар булам кулны сузып,
Кулларымны яшен кисәр кебек,
ГөнаҺ зурдыр, аннан булмый узып.
 

Инеш


Тугарылып көлеп ага инеш,
Болын бишегендә яткан килеш,
Күңел, шундый гүзәллеккә иреш,
Туган җирдә шулай яшәү тиеш.
Мине монда көчекләр дә белә,
Өреп азапланмый, үбеп китә,
Мине монда, хәтта, кычыткан да
Мәңге онытмаслык итеп өтә.
Үпкәләмим, ташлап китмәсен, ди,
Чит-ят җирдә искә төшсенгәдер,
Өемне дә буран күмеп китә,
Өем кышны җылы үтсенгәдер.
Авыл урамнары йөрәгеңә
Гөл бәйләме булып урала,
Гөл бәйрәме кебек авылыңда
Сагыш, хәсрәт, кайгы югала.
Тугарылып көлеп ята инеш,
Авыл көлеп ята инеш булып,
Тоя белгәннәргә бу инеш тә
Яши җанда алтын, көмеш булып.
 

Авылым


Һәр көн кош моңына, таң чыгына
Манып ашый авыл икмәген,
Аңа догалары, йолалары,
Маңгай тире бирә көткәнен.
Их, авылым, йөгерек урамнарың,
Җылы борылышлы чатларың.
Көтү көткән чакта кызлар исемен
Таң чыгына язган чакларым.
Авыл-илкәемнең чик сызыгы,
Ватан табынының икмәге,
Ил йөрәген, илнең ана телен
Саклап яшәтүче күкрәге.
Илнең таңы авылыннан ата,
Илнең саулыгы да – авылы,
Ватан әлифбасы әүвәлгедән
Авыллары белән язылды.
Иң беренче авыллары янды,
Ил чигеннән ятлар кергәндә,
Иң беренче авыллары бетә
Бөек державалар үлгәндә.
Илнең ныклыгы да шул авылдыр,
Илнең капкасы да – авылы,
Әләме дә, тугра, кыйбласы да,
Кабер тактасы да – авылы...
 

Кайту


Тынлык кисте өметемнең таҗын,
Кылыч кыйган сыман чәчкәне,
Каеннарны кочып өзгәләндем,
Каеннарым бер сүз дәшмәде.
Туган нигез – кычытканлы диңгез,
Дулкыннары чага хәтерне.
Алыштырдым шәҺәр шау-шуына
Чишмәләрне, әни, әтине.
Каеннардан сыдырылып төштем,
Тамчы юды каен кайрысын,
Кем каргады мине, авылкаем,
Кабатладык Сак-Сок язмышын.
Ә мәңгелек яшәү монда икән,
Без юлаучы чит-ят җирләрдә,
Кайда өзелсәк тә... яшәүләрдән,
Җаннарыбыз кайта... илләргә.
Кайттым... Соңарганмын... Туган җирдән
Китеп булмый икән... карыш та,
Ирешелгән дәрәҗәгә, малга,
Тик төзәлмәс яра... намуста.
Дисбеләрдән кышлар, язлар аккан,
Сирәк-мирәк хатлар яшьнәгән.
Әткәй-әнкәй гомере – тәрәзә Һәм...
Капка төбе... шулай яшәлгән.
Туган җиргә кайттым... соңарганмын...
Авыл кадәр яра... бәгырьдә,
Вулканнардан кайнар йөрәккәем
Салкын каберләргә бәрелә...
 

Кыя


Океан уртасында кыя тора,
Кеше төзеп куйган капка кебек,
Котырына диңгез, дулкын саен
Серле шәҺәр өскә калка кебек.
Үтеп йөри океан бу капкадан,
Үтә гасыр, үтә заманалар,
Давыл мең-мең тапкыр талпынса да,
Исән әле, исән баганалар.
Менә ныклык, үрнәк Һәм дә кыйбла,
Кеше өчен гыйбрәт алыр кыя,
Юк сатмаган телен, динен, илен,
Яшәсә дә яшен коя-коя.
Ул яшәмәс мәңге, инде шактый
Ашаган су, суык, кояш, җилләр.
Шушы кыя булса безнең ирләр,
Исән калыр иде туган илләр.
Тора кыя, безгә, ир-атларга
Бигрәкләр дә гыйбрәт алырлык.
Тора кыя. Умырып алырлык та
Татар йөрәгенә салырлык...
 

Урал икән


Әүвәлгедән эш сөйгәнне кактык,
Әйбәт эшләгәннәр булды кулак,
Умырып алып, гаиләләре белән,
Олактырдык илдән ераграк.
Татар пычкы себер тайгасында,
Татар терәү күмер шахтасында,
Шпал булып калды тимер юлда –
Бар да туган җиргә кайтмасынга.
Державаны төзеп көрәк белән,
Шахталарны терәп күкрәк белән,
Алтын, Алмаз юды, кала салды,
Салды туң эретеп йөрәк белән.
Мин Себергә поезд белән барсам,
Тайга түгел, кешеләрне күрәм,
Карурманга әверелгәннәр икән
Меңләп-меңләп сөрелгәннәр илдән.
Поезд белән Себерләргә барсам,
Күлләр, елга, сазлыкларны күрәм,
Алар мәңге килмәс, мөлдерәмә
Корбан булганнарның яше белән.
Шуңа Себер елгалары гайрәт,
Ярларыннан тулып, ташып тора,
Һава җитми, аксап куя йөрәк,
Чөнки җанга Себер басып тора.
Халыкларны түшәп сазлыкларга,
Монда түмгәк саен кешеләрдер,
Нигезенә мәет түшәгән ил,
Алар каргышыннан ишелгәндер.
Хет бер Һәйкәл, хет бер изге дога
Юк аларга, илнең теле корган,
Шуңа чит-ятларга китә Себер,
Җинаятьләр өчен Алла орган.
Шуңа ярты Себер кысык күзле,
Бөек Кытай стенасы күчкән,
Сакэ биреп, үтерәләр илне,
Ә стена хәзер – Урал икән.
 

Саубуллашыйк


Безне, дускай, дөнья Һаман сыный,
Бер кат битен, ун кат артын ачып,
Көн дә юлда, ярлар кырыенда,
Белеп булмый, әйдә, саубуллашыйк.
Кыя очларына менгәнем бар,
Яшәп булмый язмышыңнан качып,
Гомер юлы упкын кырыенда,
Белеп булмый, әйдә, саубуллашыйк.
Мариан иңкүлеге сайлыйк кына,
Без йөзмәдек чоңгыллардан качып,
Кайчак бәхет тик бер айлык кына,
Белеп булмый, дускай, саубуллашыйк.
Яна дөнья, кайчак көл дә калмый,
Китә державалар күккә ашып,
Илләр түгел бит без, кеше генә,
Белеп булмый, дускай, саубуллашыйк.
Бар да киткән: ханнар Һәм тираннар,
Калса алар калыр иде качып,
Хәзер Һәркем юлда, дөньясы да,
Белеп булмый, дускай, саубуллашыйк...
 

Мине җибәрер


Сукмаклардан узам, өрәңгеләр
Җемелдәтә яшел яфрагын,
Йөрәгемә җыеп алып кайтам
Сандугачның сөю аҺларын.
Сукмак абына да тамырларга
Дертләп чәчрәп китә, уяна.
Чәчәкләрдә җанын кабыза да
Еракларга китеп югала.
Моннан кемнәр генә узмагандыр,
Күзләреннән сибеп яктылык,
Шул яктылык сукмак булып яна,
Яши алсу таңнар аттырып.
Бу сукмактан китсәң комлы үрләр,
Серле күлләр каршы алырлар,
Әгәр су коенсаң сурәтеңне
Камышлары күккә язырлар.
Шул сурәтне фәрештәләр күргәч
Сукмагыңа мине җибәрер,
Алар пар канатның берсен сиңа,
Икенчесен миңа биргәндер.
 

Нидер ява


Күктән күңелемә нидер ява,
Нәрсә булып туар тамчысы,
Кемдер күктә сарык йоны ала –
Ялтыр-йолтыр килә кайчысы.
Зәңгәр гөмбәзләрне кемдер сүтә,
Җимерелә нидер дөбердәп,
Мең-мең Һәлакәтне күргән дөнья
Чык тамса да тора дерелдәп.
Агач үсә мәңгелеккә таба,
Елтыр очы үрли гарешкә,
Изге күккә аша кеше җаны,
Әгәр насыйпласа фәрештә.
Яшәү-үлү күчеш кенә бит ул
Комнан пыялага, я җырга,
Секундлардан башлап киткән гомер
Дәгъва итә инде гасырга.
Юньле дөнья сөю белән яши,
Яратудан гына таң ата,
Кояш яна-яна яшәп ята,
Янып үлә, димәк, ярата.
Бөек мисал безгә яшәү өчен,
Кояш булып янып карагыз,
Сез бит уянмаган. Сөю белән
Миллион чакрым әле арагыз.
Күктән йөрәгемә нидер ява,
Фәрештәләр, ахры, гөл өзә,
Сөю тарафыннан килә дөнья,
Ул мәхәббәт гөле үзе дә.
 

Күл


Күл. Камышлар. Юаш, якты комлык.
Суга әверелгән таң җиле.
Ә наратлар таңны таганында
Тирбәтүче куе керфеге.
Яза нарат очы зәңгәрлеккә
Мәхәббәтнең изге сурәсен,
Оча бу күл... ныклабрак баксаң,
Ул очышны син дә күрәсең.
Күкләр җанның зәңгәр күлләредер,
Мәңге мәхәббәткә талпынган,
Изге бөеклеккә ашкынганга
Җирдән очкан, күккә атылган.
Төпсез илаҺилык, төсле балкыш
Күтәрелә төптән, түбәннән.
Таң кояшы ап-ак байталларын
Гүя балык итеп җибәргән.
Бу күл – хатын-кызның тетрәнүдән
Ачылган да киткән изүе,
Изүеннән ташыган да чыккан
Мөлдерәгән ап-ак таң җиле.
 

Әткәй


Язмыш буйлап шактый узылган шул,
Маңгайларга сырлар сызылган.
Дөньялыкка тәпиләткән ишек
Әткәй булган икән, ул булган.
Синең чүкеч, пычкы, балтаң белән
Яшәешкә тәрәз уелган.
Җанны җиденче кат күккә чөйгән
Әткәй аты булган, ул булган.
Дөнья җилкендереп сөйде баштан,
Күпме сынау аша узылган,
Шул кытыршы куллы кырыс дөнья
Әткәй булган икән, ул булган.
Өстәлләрдә тора галәм үзе –
Бөтен икмәк, нурдан коелган,
Табыннарга дәшкән шушы икмәк
Әткәй булган икән, ул булган.
Әткәемнең тормыш корабында
Күпме давыл аша узылган,
Тулы айлы балкып торган бәхет
Әткәй булган икән, ул булган.
Таулар дәшми, ярылганда гына,
Янса гына сүзе ычкынган,
Җир кадагы – таулар, ил тоткасы –
Әткәй булган икән, ул булган.
 

Изге җир


Татарстан гүзәле Мамадыш,
Чәчәкле болын син, урман син,
Бабайлар керфектә тибрәтеп
Мул иген үстергән кырлар син.
Кушымта:
Дан сиңа, сөекле туган җир!
Ходайдан сорыйм мин мең кабат:
Ак булсын бәхетең, Мамадыш,
Мамадыш, мең яшә, чәчәк ат!
Нократең – энҗеле билбавың,
Бәйҗан тау биленә уралган,
Туган як шикелле изге җир
Булмас та, булмады, булмаган.
Кушымта.
Яшик без бу изге туфракта
Мәңгегә игеннәр үстереп,
Мамадыш җиренең кадерен
Буыннан-буынга күчереп.
Кушымта.

Комментарийлар