Караеп кысылган офыклар

Карашы күңлемә кагыла.

Камалып куылган болытлар

Кыйналып каядыр агыла…

 

Йотыла кылычлы ялгышлар, –

Канаты кыелган язмышлар, –

Вакытның кабыксыз төшендә.

…Сәмави сәгадәт сурәтен,

Эзләдем гасырның төшендә…

 

Йөрәге какмаган чишмәләр –

Кайгымның кургашлы төере.

Камыллар канында кайнаша

Кыйбласыз – саранча өере.

 

Күкләрдә кисәтү күкрәсә:

Уяныр, уйланыр кем генә?

Бездән соң – чүл калыр, юлыксак

Канунсыз комсызлык өненә.

 

Кешелек карышып катканмы

Калкансыз кызганыч көненә?

Карганып кычкырган козгыннар

Кайсыбыз күзенә күренә?

 

Куркынып калтырый кулларда

Туфракка төшмәгән орлыклар.

Кытлыктан кимсенеп көрсенә

Караеп кысылган офыклар..

 

Акланып булмастыр, башларны

Кызганмый ташка да орыплар.

…Корытсак киләчәк тамырын

Бездән соң ни табар оныклар?..

 

Айрат СУФИЯНОВ

Фото: vk.com

«Мәйдан» №11, 2020 ел

 


Комментарий язарга