Бездә ирләр ат өйрәтә иде,

Җәй көнендә җигеп чанага:

Кара җирдән чана өстерәгән

Тайның хәлен үзең чамала…

Нинди хөрлек калсын ул атларда,

Телләре юк – ничек сөйләсен?

Каян белсен ирләр шундый хәлнең

Үз башына беркөн киләсен.

Ни таксалар, шуны өстерәргә

Атлар түгел, без дә өйрәндек;

Тышаулап та җибәргәләделәр –

Ис китмәде, булса чирәмлек.

Ашатсалар әгәр, эчертсәләр,

Бу дөньяда тагын ни кирәк? –

Тибүләрең, җиргә килүләрең

Шуңа идемени, их, Йөрәк!

Синең мескенлектән бабаңнарның

Изге рухы сыкрап яткандыр…

Тышау чишәр ирләр калган икән –

Атларыңа сикереп атлан бер,

Ыргыл бәйгеләргә,

Ирексезләп

Җәй көнендә чана җиккәнче!

Туктый күрмә, халкың көтеп торган

Мәйданнарга барып җиткәнче…

…Атымны мин еллар буе эзлим,

Нинди ир ул – аты булмаган?!

Атсыз-нисез, исе китми генә

Яши алыр – ояты булмаган.

Йөрәкләргә кереп ятар чакта

Колын гына иде ул атлар;

Югалтканың инде – аргамактыр,

Кем кичерер сине, кем аклар?

Ир-ат исемен йөрткәннәргә бүген

Атларының җанын тояр чак:

Атың синең ат шикелле икән –

Киртәләрен бәреп ватачак!

…Ирләр йөрәгендә иярләнгән

Атлар ятыр… – Кая атыгыз?

Йөрәктән дә кирәклерәк чагы –

Атыгызны алып кайтыгыз!..

 

Харрас ӘЮП

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №6, 2020 ел.


Комментарий язарга