Логотип «Мәйдан» журналы

«Без шундый халык»

Тол ирләрКаш җыерып, кырыс басып тораЯлгыз имән урман читендә.Кешеләргә түгел, агачка даБерүзенә яшәү читен лә.Яңгыр, бураннар да нык кагыла,Җилтерәтә җилләр давылда.Ялгыз имән кебек сагыш басканТол и...

Тол ирләр
Каш җыерып, кырыс басып тора
Ялгыз имән урман читендә.
Кешеләргә түгел, агачка да
Берүзенә яшәү читен лә.
Яңгыр, бураннар да нык кагыла,
Җилтерәтә җилләр давылда.
Ялгыз имән кебек сагыш баскан
Тол ирләр күп хәзер авылда.
Бәдәне нык, көче дә, рәте дә бар,
Ләкин мәхрүм сөю назыннан.
Яшьлек яры бакыйлыкка күчкән,
Аерылып тормыш таҗыннан.
Башны ташка орып булмаса да,
Кайчак ташлар ора башыңа.
Яшьләр сытылып чыга күзләреңнән,
Тып-тып тама салкын ашыңа.
Тик яшәргә кирәк. Имән кебек,
Давыл кубармаган, тамыр нык.
Ялгызлыкны Ходай күрсәтмәсен,
Тол ирләргә бирсен сабырлык.
 
Ятим авыл
Безнең белән син дә картайдың шул,
Ташландык өй хәзер аралаш.
Җаным елый, газиз авылкаем,
Иртән торып сиңа карагач.
Хәрәкәтсез, бәрәкәтсез калдың,
Мәрткә киткән ферма юлларың.
Әллә мәнсез, әллә гамьсез булды,
Җир тоткасын тотар улларың.
Чишмә юлларына төшкән кызлар,
Тальян уйнап узган егетләр.
Җырлар булып кына калды күптән,
Әби әкиятләре кебекләр.
– Бетмәс колхоз эше , – диләр иде,
Әллә булды Ходай каргышы.
Эшсез калды әзмәвердәй ирләр,
Тоташ томан авыл тормышы.
Дилбегәне чит-ятларга бирдек,
Авыл үксез бала күк ятим.
Тәрбиягә ала торган түгел,
И, авылым, ниләр эшләтим?
Кодрәтемнән килми бу хәлеңнән
Аралау һәм сине юату.
Татар милләтенә балта чабу
Авылларны болай югалту.
 
Без шундый халык
Без Тукайлы халык, «Шүрәлеле,
Туган телле» – татар телле без.
Милләт өчен маяк, өмет булган
Татарстан дигән илле без.
Без Сәйдәшле, Тинчуринлы халык,
«Зәңгәр шәлле» сәхнә түребез.
Әҗәлгә бил бирмәс Әлмәндәрне
Камал сәхнәсендә күрегез.
Без Җәлилле халык, каŸарманнар
Күпме батыр биргән татар без.
Болай гына без басынкы, сабыр,
Илгә дошман килсә – хәтәр без.
Без Камайлы, Акчуринлы халык,
Фән таулары безнең кыябыз.
Рәсәй генә түгел, дөнья өчен
Галимнәрне күпләп коябыз.
Без Илһамлы, үзгә моңлы халык,
Җырлап карурманнар кичкәнбез.
Татар булып калыр өчен күпме
Чит-ятлардан михнәт чиккәнбез.
Без Болгарлы һәм Казанлы татар,
Чал тарихта калган эзебез.
Алтын урда дигән зур дәүләтнең
Кыйпылчыгы безнең илебез.
Без иманлы халык, кирәк түгел
Кеше язган канлы «бөеклек»,
Безгә җитә хәләл хезмәт белән
Үз көчебез алган биеклек.
Без фидакарь, эш сөючән халык,
Җырлы, моңлы, батыр, иманлы.
Җибәрмәсен тарих кабатларга
Безгә кабат Явыз Иванны.
 
Җиңеллеккә җиңелдек
«Яшәү авыр» – дибез,
Бәхәсләшмим,
Кайчан булган яшәү җиңелдән?
Ләкин кеше авырлыкка түгел,
Җиңеллеккә күбрәк җиңелгән.
Нигә әле шулай уфтанабыз,
Ризык тулы өстәл-табыннар?
Азык эзләп түгел, хәмер эзләп
Күпме асыл затлар абынган.
Җиргә килер яңа буыныбыз
Сыра имеп ята карында.
Яшь егет-кыз «эш» дип исе китми,
Әби пенсиясе барында.
Сабыйлыктан әле чыкмаганнар
Урам чатларында тән сата.
Җайлы әмәл алкаш, ялкауларга
«Тормыш авыр» дигән сафсата.
Күңел ачу җаен карый яшьләр,
Дискотека, төнге клублар.
Бозыклыкка юллар авыр түгел,
Җиңеләйтә аны «наркотлар».
Күпләр өчен хәзер бала түгел,
Акча, байлык, ашау кадерле.
Замананы үзебез шулай кордык,
Казып куйдык алдан каберне.
Авырлыкны җиңеп үскән буын
Гел җиңеллек көтте тормыштан.
Оныкларга Ходай ниләр язган,
Зәгыйфь булып туа тумыштан.
Яшәү авырайды җиңеллектән,
Акыл җиңел, белем чамалы.
Рухи хәзинәбез кемгә калыр,
Кызыктырса бары җир малы?
 
Ана телем
Әби-бабайлы телем,
Әткәй-әнкәйле телем,
Туган нигезле телем,
Бишек-силәле телем.
Тукайлы туган телем,
Олы мираслы телем.
Дәрдемәндле, дәртле телем,
Илле-олысы телем.
Олпат көрәшче телем,
Җәлилле батыр телем.
Гармунлы, җырлы, моңлы,
Гөлләрдәй матур телем,
Сабантуйлы шат телем.
Милләте татар атлы
Чәчәкле, тәмле телем.
Кайда торса да затлы,
Анам теле, атам теле,
Зиннәтле тел, туган тел.
Байлыгы, зурлыгы белән
Көнләштерә торган тел.
 
Түбәтәй
Ельцинга да түбәтәй,
Путинга да түбәтәй.
Ләкин татар түбәтәен
Санламый шул «дәү әтәй».
Алар өчен түбәтәй –
Бер сувенир, бер тәтәй.
Аңа кирәк безнең баш,
Безнең халык тапкан аш.
Колачлы суверенлык
Калмады бер тотамлык.
Берсе бирде, берсе алды,
Акыл артта – татарлык.
Без толерант, без сабыр,
Тик сабыр төбе такыр.
Бәһасы аның – алтын,
Һичкем түләми хакын.
Без ике телле халык,
Ана телсез дә калып,
Ике башлы бөркеткә
Бирдек йөрәкне ярып.
...Энҗе-мәрҗән тезелгән,
Милли бизәк чигелгән.
Безгә газиз түбәтәй
Ятка сувенир, тәтәй.
 
Кайда ул урталык
Уңда оҗмах, ә сул якта тәмуг,
Урталай бүленгән бакыйлык.
Дөньяның кайда соң уртасы
Уңнанмы, сулданмы үтәсе.
Юллар күп,
Чатлары бихисап,
Адашып бетәсең, тайпылсаң.
Кыйбласыз, имансыз калырсың
Бер ялгыш сукмакка тартылсаң.
Туктасаң, юлыңда сагалый
Торгынлык, максатсыз күгәрү.
Ник кирәк яшәүне иҗатсыз,
Файдасыз уздырып җибәрү.
Шагыйрьгә дөньяда урта юк
Оҗмахын, тәмугын күрә ул
Коралы – каләмен ала да
Утка да, суга да керә ул.
Кемнедер аралый бәладән,
Кемгәдер бәрелә катырак.
Көрәшә, әрләшә, тәнкыйтьли,
Иртәгә булсын дип яктырак.
Шуңа да чыныга каләме,
Утлардан суларга төшкәндә.
Үзен кем җылытыр туңганда
Кем жәлләр утларда пешкәндә.
 
Ашыкмагыз әле
Замандашлар китә, замандашлар,
Иртәрәк бит әле димичә.
Рәхәтләнеп онык сөймичә,
Лаек ял рәхәте күрмичә.
Без бит сугыш чоры балалары
Һәр авылда әз-мәз, санаулы.
Ярым-ятим безнең күпләребез,
Шуңа авыз-борын канаулы.
Алабута, әрем ачысыннан
Ашказаны телеп киселгән.
Ә бәйрәмнең умач, талканнары,
Әле һаман китми исемнән.
Тел ачылган, безнең беренче җыр:
«Рәхмәт сиңа, иптәш Сталин».
Нәрсә өчен сабый рәхмәт укый,
Буп-буш булгач табын-өстәлең.
Тәпи атлап, бусаганы чыккач,
Тирес калыбына җигелдек.
Әйе, сугыштан соң заманалар
Булмады шул безгә җиңелдән.
Бик күпләргә уку эләкмәде,
Хәерчелек тотты бугаздан.
Башны иеп, җиргә тир агыздык,
Рәтләнер, дип, дөнья бераздан.
Инде менә тормыш төзәлгәндә,
Ник китәсез ташлап дөньяны.
Күрик әле хезмәт куанычын,
Ярты гасыр көттек без аны.
Ашыкмагыз әле, замандашлар,
Картлыкның да тәмен татыгыз.
Киткәннәргә бездән хәер-дога,
Оҗмах түрләрендә ятыгыз.
 
Тормыш шулай төзелгән
Биләүләре ак кына,
Күңелкәе пакъ кына
«Күкрәк сөтем хәләл булсын», –
Дип сөярлек чак кына.
Балакаем теземдә,
Күзкәйләре күземдә.
Күгәрчен шикелле гөрли
Тансык һәрбер сүзе дә.
Тормыш шулай төзелгән,
Балам төште теземнән
Хәер-фатихамны алып,
Читкә китте үземнән.
Юллары гел ак булсын,
Күңеле гел пакъ булсын.
Үзенә тиң аккошына
Балакаем тап булсын.
 
Җәннәт исе
Оныгым туды, оныгым,
Иянсәрем, җан алмам.
Аннан да тәмле җимешне
Эзләсәм дә табалмам.
Җәннәт җимешенең тәме
Шундый буладыр төсле.
Юкка әйтмиләр: «Сабыйдан
Килә, – дип, – җәннәт исе».
Төшкәндер минем оныгым
Фәрештә канатыннан.
Сөйкемле сөяктән генә,
Сөяргә яратылган.
Миндә генә андый онык,
Түп-түгәрәк багалма.
Атасына-анасына
Булыр алтын багана.
Дүрт саны да төгәл булсын,
Акылы булсын камил.
Әбисенең догалары
Я, Раббым, булсын кабул.
 
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарийлар