«Күчмә байрак»

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.

– Хәзер, әби, хәзер тораа…а…– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.

– Тор инде, бала, иии Аллам. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам:

– Торам, әби, торам, инде торып бар…а…м, – каһәр суккан йокы тагын соңгы авазларымны урлый.

Шулвакыт бар куәтенә ачып куйган радиодан (мин аны әлегәчә ишетмәгәнмен дә!) 7 сәгать 53 минутта башлана торган тапшыру тотына:

– Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар!

Бу тавышны, бу сүзләрне минем җенем сөйми. Юк, алып баручы апаның тавышы ягымлы, сүзләре дә матур кебек. Ләкин бу – минем йокыдан уянып бетүемә сәбәпче вакыт. 7 дә 53! Тагын җиде минуттан дәресләр башлана.

Көн дә шулай кабатлана. Күзем ачылмаган да килеш, кармаланып, мәктәп чалбарын эзләп табам да егыла-тора киеп куям. Өстәл өстендәге сөтне бер-ике йотым йотам да, ипи йә күмәчен кесәгә шудырам. Узып барышлый гына юынгычтан битемә берничә тамчы су тидереп алам. Кулына минем «крокодил» тиреле сумкамны (анда берничә дәфтәрдән башка берни дә юк-югын) тотып басып торган мәрхәмәтле әбиемә авыз эченнән генә рәхмәтемне әйтәм. Бугай. Һәрхәлдә әйткәнмендер кебек.

Мин ничек кенә тиз йөгермим, әлбәттә инде, дәресләр күптән башланган. Башланган гына түгел, беренче дәреснең яртысы узып та киткән була. Юк, дәрескә соңга калудан әллә ни курыкмыйм мин. Укытучылар инде минем бу гадәтемә күнектеләр булса кирәк, күп вакытта бәйләнеп тә тормыйлар. Хәтер әйбәт минем, ни генә сорасалар да, җавап биргәнне белә алар.

Иң хәтәре – линейкага соңга калу. Кайбер көнне, линейка буласы истә чакта, мин әлбәттә, мәктәп тәрәзәсеннән күз салам да, башкалар дәресләргә таралышканчы, сабыр гына черем итеп торам. Анысын миңа гына куш. Аягүрә дә өзелеп калган төшне күреп бетерә алам, күземне генә йомыйм.

Ә менә линейка барган вакытка килеп керсәң…

Син табан астыннан ут чыгарып мәктәп ишеген тутырып ачып килеп керәсең һәм …зур бер тамашага килеп эләгәсең!

Мәктәп директорыбыз Миңназыйм абый – НВП укытучысы. Капитан! Линейканы да ул формадан алып бара.

Минем зур куәткә чабып килеп, линейканың нәкъ уртасында калган мәлем.

– Смирно! – Миңназыйм абыйның тәрәзә пыялалары зеңләп куярлык тавышыннан аякларым идәнгә берегеп кала. Башлана!

Директорыбыз строевой адымнар белән минем каршыма килә дә честь бирә:

– Иптәш Мусин! Олег Кошевой исемендәге мәктәп ике йөз дә сиксән сигез кеше санынча линейкага тезелде һәм сезнең боерыкны тыңларга әзер!

Мин каш астыннан гына линейкага тезелеп баскан сыйныфларга күз салам. Әнә абый ачулы гына карап тора. Минем аркада тагын эләккән бугай. Кайткач, янә «ипи шүрлегеңә менеп төшәм бит, малай» диеп куып йөриячәк инде. Сеңелкәшнең еламсыраган йөзе күренеп китә. Классташ малайлар ерылырга торган авызларын җыялмыйча азапланалар. Көләргә ярамый! Көлеп кара! Яше алтмышларга якынлашып килгән чал чәчле Миңназыйм Касыймовичның йөзендә бер генә мускул да селкенми. Аның ачуын чыгармавың хәерлерәк.

«Вольно!» диген» дип пышылдый ул минем күзләргә туп-туры карап. Директор абыйның кырыс күз карашыннан идән ярыгына кереп китәрдәй булам:

– Вольно, – дигән карлыккан сүз чыга авызымнан.

– Кычкырып әйт! – ди ул.

Мин бар көчемне җыеп:

– Вольно! – дип кычкырам.

Бу әле тамашаның башы гына. Кизү торучы класс атна буена җыелган тәртип бозуларны барлый башлый. Башта дәрескә соңга калучылар чыгарыла. Аларны минем янга тезеп бастыралар.

– Карагыз һәм истә калдырыгыз! – ди Миңназыйм Касыймович.

Аннары «ике»ле алучыларга чират җитә. Кич белән клубка чыгучылар.   Тәмәке тартучылар…

Мин һәр исемлектә дә бар.

– Кил, наный, менә болар янында басып тор әле син.

– Кил, Мусин, бу төркемгә!

– Күч, Мусин, болар да сине көтә…

Шул рәвешле директор абый демонстратив рәвештә мине һәр төркем тәртип бозучылар янында бастырып чыга. Күчмә байрак сыман бер төркемнән икенче төркемгә күчә торам. Сабак алыр, оялыр дигәндер инде бахыр. Оялуын оялдым да мин…Тик һәр иртә йокы мине янә җиңә килде.

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит, абыең да, сеңелең дә әллә кайчан китте! – Йокы аралаш әбинең гасаби тавышы ишетелә.

– Хәзер, әби, хәзер тораа..а.. – Мин сүземне дә әйтеп бетерәлмичә, тагын йокыга китәм.

– Тор инде, бала, тор инде. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам:

– Торам, әби, торам, хәзер, инде торып бар…а…м, – каһәр төшкән йокы тагын соңгы авазларымны урлый.

Шулвакыт бар куәтенә ачып куйган радио (ә мин аны нигәдер шул минуткача ишетмим дә!) 7 сәгать 53 минут икәнлеген хәбәр бирә:

– Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар!..

 

«Хаста»

Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында, «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апаларыбыз курка калды. Әгәр аппендицит булса!? Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк, көндез авылдан килеп йөрүче фельдшер апабыз да инде кайтып киткән.

Урман эчендәге лагерьдан авылга чаклы алты-җиде чакрым бар. Нишләргә? Олыраклар үзара киңәште дә, Фаязны өйләренә кайтарырга дигән карар чыгарды. Бәладән баш-аяк, төнлә ниләр булмас.

Тик ничек кайтарырга? Лагерьда безнең кебек ыбыр-чыбыр гына. Иң зурлары без – алтынчылар. Алтынчыда укучы малайларның буыннары катмаган, буе кыскарак чак бит инде. Тазараклардан мин дә, күрше Азат кына. Апаларыбыз гәүдәгә шәбрәк булган Рәсимә белән Асияне безгә ярдәмгә билгеләделәр дә, хастаны күтәреп барыр өчен носилка әзерли башладык.

– Ике колгага одеал бәйлибез дә, бетте инде! – диде Азат төксе генә.

Дискәтүк урынына, «йөк» күтәреп авылга китү идеясе бөтен кәефен кырган иде аның. Бүген иртәдән бирле параллель сыйныф кызы Гөлүсәне биергә чакыру планы иде аның башында.

– Карагыз аны, кайтарып, әниләренә тапшыру белән, кире әйләнеп киләсе! – дип, кат-кат кисәтте вожатый апалар.

Үзләре генә озата барырлар иде, башкаларны калдырып китә алмыйлар. Гөнаһ шомлыгына, лагерь җитәкчебез Фәрит абый ул көнне өенә кайтып киткән иде. Физкультура укытучыбыз Нәсим абыйның күрше авылга кызлар янына киткән чагы булган, диделәр. Туры килә бит ул шулай, сиңа язганны син генә үтисең. Мең дә бер сәбәп табыла.

Көне буе әрле-бирле чабып та арымаган аякларга гер асып куйганнар диярсең. Башка вакытта гел авылга таба тарталар иде югыйсә.

Эчен тотып, бөкшәеп утырган Фаязны ипләп кенә носилкабызга яткырдылар да кузгалдык. Башта дүртәүләп күтәреп киттек. Дүртебез дүрт төрле атлыйбыз: беребез озын итеп, икенчебез ул арада икене атлап теркелди, носилкабыз җайсыз гына чайкалып куя.

– Булмый болай, – дип куйды Рәсимә. Староста ул безнең. Тик мәктәптә генә староста икәнлеген онытып җибәрә торган гадәте бар шул, гел өйрәтеп торырга ярата.

– Әйдәгез, алмаш-тилмәш күтәрәбез, болай кайтып та җитәлмәбез, – диде ул, сулышын тигезләп.

– Әйдә соң, – дидек без дә. Бу юлы аның белән бәхәсләшеп торуны артык санадык. Карап торышка бездән әллә ни аерылып тормаса да, бу Фаяз шактый авыр булып чыкты бит әле, малай!

Аны җайлап кына җиргә куйдык та кызларга ял бирдек. Ипләп куйган кебек булсак та, хастабыз ыңгырашып куйды.

– Авыру дигәч тә…

– Фаяз, катырак авырта мәллә? – дип куркуга калды кызлар.

– Кантар өстенә куйгач, авырта инде, – дип мыгырданды Фаяз.

Авыр иде ул. Ике генә кулга калгач, тагын да авырая төшкән кебек булды. Тик кызлардан ничек сынатасың. Шулай берничә метр саен авыруыбызны җиргә куеп ял итә-итә, әле без, әле кызлар күтәрә-күтәрә авылга кайтып җиткәндә, төн урталары узган иде.

Азат инде үзенең ачуы килгәндә яратып кабатлый торган «Бәхетеңне сыер сөзсә…» дигән сүзләрен дә әйтми башлады. Болай унлап кына әйтеп туктамый иде ул башка вакытта, аруы җитте бугай.

Взвейтесь кострами, синие ночи!

Мы, пионеры, дети рабочих.

Близится эра светлых годов,

Клич пионера – всегда будь готов!..

Соңгы тапкыр җырлаган рәвеше китерделәр дә кызлар да тынды. Тынарсың да. Колгага одеял бәйләп корыштырган носилкабызның төбе инде барган саен җиргә якыная төшә, җиргә тиеп алган саен Фаязыбыз «ай» дип аваз биреп ала.

– Авылның бу очында гына торсалар ни була инде, име? – дип сүзгә кушылды Асия дә.

Без кап-караңгы, шомлы (!) урман юлыннан кайтып, кап-караңгы булса да, сирәк-мирәк өргәләп куйган этләре, кайдадыр ишетелеп киткән гармун тавышлары, капка төбен саклаучы «мәхәббәт төенчекләре» (аларын күрмәсәк тә, барлыкларын беләбез бит!) белән якын һәм куркынычсыз булган авылыбызга кердек.

Әйе, дөрес төземәгәннәр Фаязлар йортларын. Алар авылның нәкъ икенче башында иде. Ә безнең авылның икенче башына кадәр тагын берәр чакрым ара…

Шулай да, ничек итсәк-иттек, уч төпләребез кабарып чыкса чыкты –хастабызны капка төпләренә кадәр илтеп җиткердек. Бурыч үтәлде.

– Фаяз, тораласыңмы?

Фаязыбыз:

– Әйе, – диде дә, торып өйләренә кереп тә китте.

Без аптырашып, бер-беребезгә карашып, капка төбендә бераз таптанып тордык та кире урманга таба атладык.

– Әниләренә кереп әйтәсе иде.

– Үзе аңлаткандыр инде.

– Әгәр ул өенә кереп җитәлмичә егылган булса?

– Апаларга нәрсә дип әйтәбез?

Юл буе шул турыда баш ваттык.

…Ун елдан соң сыйныфташлар очрашуына килгәч, сүз ничектер шул хәлгә барып тоташты.

– Лагерьдан кузгалып китүгә, эч авыртуым беткән иде минем, әйтергә курыктым, – диде Фаяз шулвакыт елмаеп.

Бик озак көлештек. Кулдагы сөялләр дә, арыганлык та онытылган иде инде. Вакытында әйтмичә дөрес эшләгәнсең, дидек. Ух, кирәген биргән булыр идек без аның ул чагында…

 

«Ленин туган шәһәрдә»

Бала чакта курку хисе бигрәк тонык икән ул. Исереккә диңгез тубыктан булган кебек, бала-чагага күк баш очында гына кебек икән. Бала-чагага хәтта егерме икенче каттагы янәшә балконнар аша кереп-чыгып йөрүнең бер куркынычы юк икән. Чын.

Миңа ул вакытта унбер яшьләр чамасы. Гадәттәгечә, ел саен яхшы укучы актив пионерларны берәр шәһәргә экскурсиягә алып бара иделәр. Ул елны безне Ленин бабабызның туган шәһәре – Ульяновскига алып киттеләр.

Минем әле авылдан зур шәһәргә беренче тапкыр чыгу дисәң дә була.  Бар да кызык. Әле пионерга кабул ителгән чак кына. Өстәвенә – «октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы!» Ә мин – октябрьдә туганмын. Ленин бабам туган шәһәрдә йөрибез бит. Авыз ачык, авыз ерык!..

Ә лифтта чып-чын негр күргәч, авыз гына түгел, күзләр дә шар булып ачылды булса кирәк. Негр егете безгә карап елмаеп куйды: ул инде андый гаҗәпләнүләргә ияләнеп беткән булгандыр. Ә мине курку катыш кызыксыну һаман шул негрга карата гына бит. Янәшәмдә торган Ләйлә сиздермәскә тырышып чеметеп алгач кына, алай туры карарга ярамаганы башка барып җитте. Кызарып, аска карадым. Ә анда – кап-кара кулларда агарып торган тырнаклар. Җете кара негр иде ул. Чем-кара!

Егерменче катларда негрыбыз төшеп калды, ә без «Венец» кунакханәсенең иң өске катына мендек. Ни өчен башкалардан аерылыбрак киткән булганбыздыр, хәтерләмим. Экскурсияләр арасындагы ял вакыты иде бугай.

Күрше бүлмәдә малайлар. Алар бездән югарырак сыйныфта укый. Көн эссе. Җәй челләсе. Балконга чыгып, алар белән сөйләшәбез:

– Сезнең бүлмәдә телевизор бармы?

– Бар, кәнишне.

– Бездә дә бар.

– Бөтен бүлмәләр бертөрле инде, – ди Илшат, белдеклеләнеп. Ул барыбыздан да зуррак. – Су эчәсегез килсә, анда газлы сулар да бар, сифоннар дип атала, күрдегезме?

– Юуук, кайда? – дибез Ләйлә белән бер авыздан. Телләр аңкауга ябышкан.

– Хәзер, күрсәтәм, ишегегез ачыкмы?

– Ачык инде.

Илшатка ияреп, тагын берничә малай килеп керде. Кулларында – газлы сифон. Аның кирәкле төймәсенә басулары булды, газлы су фонтан булып сиптерә башламасынмы?! Малайлардан мондый этлек көтмәгән идек – китте чыр-чу, китте чыр-чу. Өсләребез дә, урын-җир дә лычма булды. Без дә үзебезнең сифоннарга ябыштык. Тик ул арада малайлар көлешә-көлешә чыгып та сыздылар.

Безнең кулда әле яртылаш та бушамаган савытлар.

Алар бит яртылаш сулы!

Һәм малайлар безне су белән коендырды, ә без – юк!

Сифоннарны күтәреп, малайлар бүлмәсенә барып килдек, ишек бикле.

Авылда чакта агач башыннан, киртә-коймадан төшмәгән бер акыллысы (ул мин булам инде!) гениаль фикер әйтте:

– Әйдә, балкон аша керәбез!

– Юк, син нәрсә?!

– Әй, нәрсәсе бар инде аның. Мин бая карадым, анда рәхәтләнеп тегеләр ягына чыгып була.

– Мин куркам.

– Хи! Мин чыгам, син сифонны бирерсең.

Әйткән сүз – эшләнгән эш! Һәм мин– унбер яшьлек сәмәтә – үзебезнең бүлмә балконыннан икенче якка – малайлар ягына чыгып киттем. Кая анда курку?! Ул турыда уйлап торган да юк. Ләйлә миңа сифонны сузды. И ул малайлар көтмәгәндә килеп кереп су белән коендыруның кызыклыгы! Ух, шәп!

Хәзер ул кунакханәнең биеклеген күз алдына китереп, шул тиле-миле кызчыкның юләрлеге турында уйласам да, йөрәк жу итеп китә. Ярый әле, укытучылар белми калган бу хәлләрне. Ярый әле, әниләр белми калган…Ходай саклаган.

«Флаг» операциясе

Төнлә безнең флагны урлаганнар. Күз алдына китерәсезме: лагерьның үзәк баганасында көне-төне җилфердәп торган кызыл флагыбыздан җилләр искән! Лагерь җитәкчебез Әмир абый барыбызны җыеп бер генә сүз әйтте:

– Табыгыз!

Без инде ул сүзне көтеп тә тормый, тикшеренүне күптән башлап җибәргән идек. Кем нәрсә күргән, нәрсә белә – бөтен белгәнне бер капчыкка җыеп салгач, капчыгыбыз төбенә ике генә яңалык ябышып калды. Алсуга Саматлар янына килгән кунак малае бик шикле тоелган… Рәсим, төнге йомышына торгач, урман эченә кереп киткән икәүне күргән…

– Менә-менә! Күрше авыл малайлары эше бу. Урмандагы лагерьга барырга кирәк!

Әйткән сүз – аткан ук! Отряд командирыбыз Даниялның авызыннан тәкъдим чыгып та өлгермәде, без инде урмандагы лагерьга ничек бару планын әзерли дә башладык. Әлеге җаваплы эшкә алынырга бөтен отрядыбыз (хәтта  кызлар да!) кузгалырга әзер булса да, ахыр чиктә берничә кешене генә җибәрү уена килдек. Без бит инде партизаннар турындагы киноларны йотылып караучылар – мондый эштә шау-шау булмаска тиеш икәнлеген яхшы беләбез. Җирәбә буенча кичен лагерьга Даниял белән миңа барырга чыкты.

Бу турыда лагерьда беркем дә белергә тиеш түгел дип сөйләштек. Вожатыйларыбыздан Сәлимә апага гына әйттек. Аңа да әйтмәскә иде дә исәп, тик бар да йокларга ятып беткәнне көтә-көтә изрәп кителгән дә, Даниялның төрткәләп уятуына ачу килеп:

– Ычкын моннан! – дип тибеп җибәргәнмен.

Ә Даниял күрше палата янына килеп төшкән. Ә анда Сәлимә апаның палатасы һәм тапталган аяк яраткан апабызныкы иде. Ничарадан бичара дигәндәй, үзе дә әле унынчы класста гына укучы вожатый апабызга да серебезне әйтергә туры килде.

Урманга алты чакрымлап ара бар. Без барып җиткәнче, инде төн урталары да булды. Матур гына бер аланда күрше авыл балаларының лагере иде. Көндезләрен матур булса да, төнлә шактый шомлы тирәлек иде бу. Ара-тирә кошлар тавыш биреп алуын исәпкә алмаганда, тирә-юньдә ниндидер куркыныч тынлык хөкем сөрә. Йөрәк табан астына төште, малай. Даниял белән генә булсак, бәлки, кире сыпырткан да булыр идек. Юк, аларда түгел, дияр идек әле. Сәлимә апа да безнең белән булгач, ничек сер бирәсең! Авызларга су каптык: ара-тирә генә пышылдап берәр сүз әйтеп куябыз.

– Уңгарак.

– Мәйдан тегендә.

– Тссс!

– Флаг өстә.

– Тот!

Колгадагы флагны кулга төшерүе әллә ни кыен булмады. Шатлыктан, саклану чаралары турында онытып җибәргәнбез: килгәндәге кебек акрын гына китмичә, бар куәткә йөгерә дә башладык. Тик үз лагеребызның һәр карыш җирен биш бармагыбыз кебек белсәк тә, чит территория чит территория шул – Сәлимә апа нәрсәгәдер абынып, җиргә килеп төште.

– Ай!

Кызларның шул булыр инде!

– Сәлимә апа, әкрен!

– Туктале, Даниял, эләктем бит.

Без әвәрә килгән арада әлегәчә тып-тын торган лагерьда кыштыр-кыштыр, быды-быды килгән авазлар ишетелә башлады. Аксап-туксап барган Сәлимә апаны култыклап алдык та кайтыр юлга сөйрәдек. Лагерьда чынлап торып уянып өлгергәнче без инде ерак идек.

…Иртәбез линейкадан башланды. Әмир абый янәшәсендә урман лагереның җитәкчесе Суфиянов абыйны күргәч, йөрәкләр жу итеп киткән иде, юкка булмаган икән.

– Сәлимә, Даниял!

Без – «төнге операция» төркеме – ялт итеп бер-беребезгә карашып алдык.

– Сәлимә, Даниял! Чыгыгыз бирегә. Сез бүген төнлә кайда идегез?

Болай да алсу йөзле вожатыебыз, колга очында җилфердәгән флаг шикелле, комач-кызыл булды. Әлбәттә, күршеләр үз флагларын алып киттеләр.

… «Флаг» операциясе шулай тәмамланды. Соңыннан билгеле булганча, үзебезнең флагны тәртипсезлеге сәбәпле өенә озатылган бер малаебыз эләктереп киткән булып чыкты.

 

Лилия ФӘТТАХОВА

Фото: ачык чыганакларщдан

 


Комментарий язарга