Бөек Ватан сугышында татар халкы вәкилләре искиткеч батырлыклар күрсәтә.

Милләтнең иң кыю ул-кызларыннан 200гә якынына Советлар Союзы Герое исеме бирелүе дә дәлилли моны. Шунысын да искәртү мөһим: әлеге күрсәткеч буенча татарлар бары тик руслар, украиннар һәм белоруслардан гына калыша, ә һәр йөз мең кешегә бүлеп исәпләгәндә безгә тиңнәр юк. Әлбәттә, Герой исемен биргәндә гаделлек сакланса, бу санның күпкә югарырак буласы шикләндерми. Мәсәлән, сугыш башланган елда ук күкрәге белән фашист амбуразурасын каплаган Нух Идрисовка, легендар «Катюша»лар дивизионы командиры полковник Бари Йосыповка, 96 нчы укчы корпус командиры генерал-лейтенант Якуб Чанышевка, Чехословакиянең милли герое комбриг Даян Мурзинга, Берлин рейхстагына беренче булып кызыл байрак элгән Гази Заһитовка, Муса Җәлил белән бергә гильотинада башлары чабылган татар батырларына һәм тагын дистәләрчә милләт каһарманнарына олуг исем бирелмич кала. Герой-шагыйрьнең үзен дә илнең иң югары бҮлге белән бүләкләүне 1956 елга кадәр сузалар, ә аның көрәштәш дусларына хакимияткә фәкать Михаил Горбачев килгәч кенә орденнар тапшыру белән чикләнәләр.

    Татар халкының тагын бер каһарман улы Петр Михайлович Гавриловның язмышы да гаять гыйбрәтле. Сугышның дәһшәтле беренче аенда Брест крепостен саклауны оста итеп, белеп оештырган полк командирының шәхси батырлыгы хәтта гитлерчыларны да таң калдыра. Дошман әсирлегенә эләккән майор Гавриловка Алтын Йолдызны җентекләп тикшерүләр үткәннән соң, 1957 елда гына бирәләр. Ә аңарчы күпме кагылу-сугылулар һәм кимсетелүләр аша үтәргә туры килә ут-су кичкән батырга?!

   Чаллы каласында әлеге Геройны якыннан белгән якташым Хәниф Әгълам улы Әхкәмов яши. Хәниф дусның легендар милләттәшебез хакындагы истәлекләре шактый ук гыйбрәтле һәм алар Петр Михайловичның тормыш юлындагы кайбер сәхифәләрне ачыкларга ярдәм итми калмас. Яшь аермасына карамастан, милләт улларының очрашуын һәм дуслашып китүен, тәгаен, Хәнифнең нәсел тамырларыннан эзләү дөрес булыр.

   Башкортстаннан, халкыбызның каһарман улы Батырша туып-үскән Балтач якларыннан ул. Миллилеге исә ерак геннардан килә, шуңа да кечкенәдән татарның үткәне, күренекле шәхесләре белән кызыксынып үсә. Аның: «Безнең төбәк елъязмаларга татар-башкорт халыкларының азатлык šчен көрәш үзәге буларак кереп калган. Ул көрәш – безнең йөрәкләрдә», – дигәне нәкъ шуны раслый.

   Кечкенәдән күңеле хәрби хезмәткә тартыла Хәнифнең: 10 классны тәмамлау турындагы аттестатын кулына алуга, документларын Омск каласындагы югары хәрби авиация училищесына илтеп тапшыра. Белеме, зиһене булгач, татар авылында туган телендә укуы комачауламый үзенә. Имтиханнарын гел «яхшы» билгеләренә генә тапшырып, зәңгәр погонлы кительләрдә йөрүче курсантлар сафына кушыла. Ә инде тәртипле булуы, тырышып укуы белән сабакташларын гына түгел, бәлки погоннарында өчәр зур йолдыз йөртүче мөгаллимнәрен дә хәйран калдыра.

   Хәниф училище диварларына эленгән Советлар Союзы Геройлары сурәтләрен сәгатьләр буе карый, җентекләп татар фамилияләре йөртүчеләрне эзли. Тик менә йөзләрчә портрет арасыннан бары тик ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Әхмәтхан Солтан фамилиясенә генә юлыгуы бик нык кәефен кыра яшь курсантның. Мондый гаделсезлекнең тәмам аптырашта калдыруы табигый. Чөнки ул татарлар арасында геройлар күп булуын яхшы белә. Генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, хәрби очучылар Мәгубә Сыртланаова белән Ольга (Ләйлә) Санфирова шикелле Алтын Йолдыз ияләре хакында мәктәптә укыганда ук хәбәрдар була, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов турында да ишетеп үсә.

   Училищены тәмамлап, хәрби заводта эшли башлагач та, милләтнең күренекле шәхесләре  белән кызыксынуын туктатмый: күп укый, даими эзләнә, тарих битләреннән «алтын бөртекләр» чүпли. Шулай төпченә торгач, Брест крепостен саклауны оештыручы татар егете Петр Гаврилов турында мәгълүматка юлыга. Тәмам төн йокысын качыра бу табышы. Фидакарь җан түзеп тора димени! Чираттагы ялын ала да Белоруссия тарафларына юл тота. Ачык чырай белән каршылыйлар үзен белорус җирендә, Герой булган урыннарда йөртәләр, Брест крепостена алып баралар. Күпсанлы очрашулар вакытында Петр Михайловичның Краснодар каласында яшәве ачыклана. Ике уйлап тормый Хәниф, тота да илнең көньягына оча.

   Беренче мәртәбә аяк баскан Краснодар каласындагы Светлый урамында урнашкан биш катлы йортны озак эзләп изаланмый – тиз таба. Ерактан килгән кунакны ишек ачып геройның хәләл җефете Мария апа каршылый, якты йөз күрсәтеп фатирга дәшә. Хәниф тормышындагы иң истәлекле көннәренең берсе – 1976 елның 21 мае була бу. 76 яшьлек Петр Михайлович якташын аягүрә каршылый, кунакның да хәрби кеше икәнлеген белүгә, тиз генә кителен киеп куя. Ә инде каршында милләттәше торуын абайлауга, якын туганын күргәндәй шатлана, тәмам ачылып китә. Шул мизгел эчендә Хәниф гаиләнең якын дустына әйләнә дә куя. Мария Григорьевна да – үтә итагатьле, җиңел аралашучан ханым, кунакны якын күрүен, үз итүен яшерми. Сөйләшер сүз бетәмени, фикерләр уртак булгач, атнага якын вакытның үткәне сизмелми дә кала. Петр Михайлович рәхәтләнеп эч серләрен бушата, үткән гомер йомгагын сүтә. Сугыш михнәтеннн соң тыныч тормыш авырлыкларын да бердәй кичергән ветеранның Үткәннәре исә, чынлап та, бик җиңелдән булмый. Күңеле йомшарып, кагылган, сугылган, нахакка рәнҗетелгән чакларын бәян итүдән дә тыелып калалмый гәпләшеп утырган кичләрнең берсендә.

   1918 елдан Кызыл армия сафларында хәрби хезмәттә була ярлы игенче малае. Гади солдаттан алып полк командирына кадәр катлаулы юл үтә. М. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаганнан соң, майор Гаврилов финнарга каршы сугышучы 44 нче укчы полк белән командалык итә. 1940 елның язында Финляндия белән солых төзелгәч, полкны Брест крепостена күчерәләр. Бөек Ватан сугышы башланырга нибары елдан аз гына вакыт калып барганын беркем дә белми әле ул чакта. Хәрби күнегүләр вакытында Гаврилов полкы гел генә алдынгы урыннар яулый. Мәгәр тыштан бик үк сиздермәскә тырышсалар да, дөньялар тыныч тормавы хәрбиләрнең күңелләренә шом салып, сагайтып тора. Чик буендагы киеренкелек тә артканнан-арта, Мәскәүдән исә «Коткыга бирелмәскә!», «Дошманга җавап уты ачмаска!» дигән берсеннән-берсе кырысрак, мма сәер боерыклар ява. Тик Гаврилов катгый таләпләргә игътибар итмәскә һәм үз полкын сугышчан әзерлек хәлендә тотарга тырыша. Бу адымы белән үзенең гомерен куркыныч астына куюын да аңлый, югыйсә. Әнә ич, НКВД хезмәткәрләре ничек иснәнә! Юкка түгеллеге дә тиз ачыклана: үзсүзле командирның, катгый тыюларга карамастан, ачыктан-ачык дип әйтерлек дошман һөҗүмен кире кагарга әзерләнүе чекистлар игътибарын җәлеп итми каламы соң инде? Шикаятьләре дә Үзәккә бик тиз барып ирешә, ә аннан: «Майор Гавриловны 22 июнь көнне ашыгыч рәвештә Мәскәүгә озатырга!» – дигән күрсәтмә килә. Моның ни белән тәмамланасын фаразлап торасы түгел: әнә, ике атна элек кенә, шулай ук вакытлы һәм кыю чаралар күргәне өчен, дивизия командиры Лазаревны Мәскәүгә чакыртып алып, төрмәгә ябып куялар. Петр Михайловичны да шундый язмыш көтә, әмма чекистлар аның бугазыннан эләктереп алырга өлгерми кала – сугыш башлана.

   Менә шул чакта сизгерлекнең, куркынычны алдан күрә белүнең файдасы тия дә инде: полк дошманга көтелмәгән каршылык күрсәтә һәм үз участогында гитлерчыларның һөҗүмнәрен тоткарлауга ирешә. Камалган крепостьтә атышлар бик озак тынып тормый, майор Гаврилов исә 32 көн буена кулыннан коралын төшерми. Каршылык күрсәтүче соңгы яугир атыш вакытында яраланып аңын югалткан көе әсирлеккә эләгә. Татар офицерының батырлыгы хәтта гитлерчыларны да шаккатыра һәм алар аны атып үтәрәсе урынга лазаретка озаталар. Язмышына шулай язылгандыр, дүрт ел буена алманнарның төрле концлагерьларында иза чигәргә туры килә аңа. Шул кара көннәрдә Хаммельсбург лагеренда икенче бер татар каһарманы, хәрби фәннәр докторы генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев белән очрашу аның рухын күтәреп җибәрә, җиңүгә ышанычын ныгыта. Дошман каршында тез чүкмәгән якташыбызны сирлектән сугыш тәмамланганда совет гаскәрләре коткара. Чекистларның җиз иләкләрендә иләнгәннән соң, майор званиесен кайтаралар һәм 1946 елда япон әсирләре тотылучы хәрби лагерның коменданты итеп билгелиләр. Әсирләргә карата гадел, кешелекле була белә майор Гаврилов, юкка-барга җәза бирми, җәберләми, кимсетми һәм шул сыйфатлары белән японнар арасында ихтирам казана.

   Гәрчә үзебездәге репрессив аппарат һаман дошман эзләүдән туктамый, сугыш шаукымы бераз басыла төшүгә, кабат армияне «шикле элементлар»дан чистартуга җиң сызганып керешеп китәләр. Ышанычсызлар исемлегенә Петр Михайлович та эләгә һәм шул ук елны запаска җибәрелә. Бу инде, кара тамга белән, кимсетелеп яшәү дигән сүзне аңлата. Хәтта әле туган авылында да көн күрсәтми якташлары, «сатлык» ярлыгы да тагалар, «алман шпионы» дип тә хурлыйлар. Атна саен район үзәгенә чакыртып сорау алулары – үзе мең газап. Болай да тормыш тарафыннан аз кыйналмаган майор Гаврилов мондый җәбер-газапларга ике ел түзә. Әмма түземлекнең дә бер чиге булмый калмый: тәкате тәмам төкәнгәч, туган  төбәген калдырып, Краснодар якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Бары бер генә хыялы яшәү көче бирә. Бу – сугыш аерган гаиләсен табу өмете. Казаклар яшәгән Дон буйларына юл тотуының сере дә бар: 30 нчы елларда шушы якта хезмәт иткәндә Катя атлы кызга өйләнгән була ул. Биредә малайлары Николай туа. 1941 елның 22 июнендә гаилә Брестта бүленеп кала һәм шуннан бирле хәбәрләре булмый.

   Килеп урнашу белән гаиләсен эзләргә керешә. Краснодар белән генә чикләнеп калмыйча, илнең күп төбәкләренә хатлар юллый. Әмма беркайдан да уңай җавап килми. Өмете тәмам өзелгәч, ире сугышта үлеп калган Мария Красновага өйләнә. Баштагы елларны җиргә казып эшләнгән землянкада яшиләр. Ярый әле, Сталин вафатыннан соң, илленче еллар уртасыннан соң илдә хәлләр уңай якка үзгәрә башлый. Бу әсирлектә булган хәрбиләргә карата мөнәсәбәттә дә чагылыш таба. Нахакка рәнҗетелгәннәрне аклауда аерата язучыларның роле зур булуын искәртү мөһим. 1956 елда язучы Сергей Смирнов тырышлыгы белән Брест крепостен саклауда батырлыклар кылучыларны барлыйлар. Нәтиҗәдә, майор Гавриловның да фидакарьлеге киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. Беренче эш итеп, ул яңадан партия сафларына алына. Аннары инде бар да көйләнә: бер елдан соң берьюлы ике Ленин ордены тапшыралар һәм Алтын Йолдыз белән бүләклиләр. Шуннан соң тормышы тагын да яхшыра: ветераннар белән аралаша башлый һәм бик теләп төрле очрашуларга йөри, сугышка багышланган чараларда катнаша. Кыскасы, башы-аягы белән актив җәмәгатьчелек эшенә чума.

   Адәм баласын язмышы ничек кенә сынамый бу дөньяда! Петр Гаврилов Брест крепостен саклаучылар форумына баргач гаиләсен таба һәм беренче хатынын инвалидлар йортыннан үзләренә алып кайта. Иренең бу изге адымына Мария Григорьевна да каршы килми. Үкенечкә каршы, полк командиры хатыны буларак, алманнар тарафыннан кулга алынган һәм концлагерьларда кичергән авырлыклардан сәламәтлеге нык какшаган Екатерина Григорьевна үзен сыендырган гаиләдә нибары 4 кенә ай яшәп кала. Уллары Николай исә, әтисе табылгач, хәрби хезмәтен тутырып кайтуга Краснодарга килеп урнаша, рәссам булып эшли.

   Боларның барысын да Петр Михайлович Хәнифкә беренче очрашкан елда ук бәйнә-бәйнә бәян итә. Ихтимал, күңелен башкаларга ул кадәр Үк бушатмагандыр да әле. Хәниф тагын өч ел рәттән чираттагы ялын Кранодарда үткәрә, герой хакындагы мәгълүматларын тулыландыра. Бер Үк вакытта аның картлар өчен олы юаныч булуы да шикләндерми. Майор Гавриловның вафатыннан соң да Мария Краснова белән арасын өзми – гел генә хат аша аралашып, хәлен белешеп тора. Үзе шушы тыйнак, тату гаилә белән дуслашкан елларындагы сәхифәләрен сәгатьләр буена сөйләргә әзер. Алар турында теркәп барган язмаларын да кадерләп саклый. Бигрәк тә Петр Гавриловның татарлыгы белән горурланып яшәве сокландыра аны. Хәер, Петр Михайлович бу хакта үзенең Краснодарда басылган «Көрәшүче крепость» («Сражается крепость». Краснодарское книжное издательство. 1980) исемле китабында да бик җылы итеп язып калдырган:

   «Казаннан 48 чакрым ераклыкта, язларын ташу сулар баса торган болынлыклар уртасында, хуш исле нарат урманнарына сыенып, Әлбәдән исемле татар авылы урнашкан… Мин кыйшаеп беткән кечкенә бер иске йортта 1900 елның 30 июнендә дөньяга килгәнмен. Шул елны, салкын тидереп, әтием Михаил Гаврилович Гаврилов вафат булган. Кырыс һәм бер үк вакытта назлы да була белгән әнием Александра Ефимовна тәрбияләп үстерде мине. Ул чакта авылдашларымның ничек яшәүләре турында әйтеп, аңлатып кына бетерерлек идемени? Әнием гомере буе алпавыт һәм кулак хуҗалыкларында ялланып эшләде: хуҗаларның керләрен юуды, аларга ипи пешерде. Ә без чукрак һәм телсез абыем Сергей белән күрше авыллардан хәер эстәп йөрдек.

   Сигез яшем тулып килгәндә мине чиркәү каршындагы мәхәллә-мәктәпкә укырга бирделәр. Дүрт кыш белем алып калдым. Аеруча арифметика белән географияне үз итүем хәтердә. Мәсьәләләр чишәргә һәм төрле илләр буйлап «сәяхәт» кылырга ярата идем. Иң авыр предмет – дин дәресе булды. Һәр дәрес саен поп җәза бирми калмый: йә ул мине бер-ике сәгатькә почмакка борчакка тезләндерә, йә аркама һәм башыма линейка белән суга.

   …Кайберәүләрне, исем-фамилиям русча булып та, милләтемне «татар» дип язуым гаҗәпләндерә. Эш менә нәрсәдә. Без – Гавриловлар – Казан татарларыннан. XVI гасырда, Явыз Иван патшалык иткән заманнарда, безнең бабаларыбызны көчләп чукындырганнар. Дин белән безгә рус исем-фамилияләре кергән. Гәрчә тел һәм татарларга хас гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калганбыз».

   Менә шундый олы җанлы кеше була милләтебезнең асыл затларыннан берсе Петр Михайлович Гаврилов. Хәниф күңеленә дә ул гадел, туры сүзле һәм нык рухлы фидакарь җан булып кереп калган. Сер түгел, милләттәшләребез дә аны шул күркәм сыйфатлары өчен үз итә, хөрмәтли. Хакыйкать бер генә: фәкать халкына, Ватанына тугрылык саклаган ир-атлар гына күрә андый ихтирам-хөрмәтне.

edab5e545cc8cf6a49faaa8a9ea6a3d0_XL


Комментарий язарга