Логотип «Мәйдан» журналы

Без кайданмы? Сарманнан!

Камал театрында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 75 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе (1 ноябрь, 2003 ел) бара. Драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча ку...

Камал театрында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 75 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе (1 ноябрь, 2003 ел) бара.
Драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча куелган спектакль тәмам. Сәхнәгә бөек талантыбызны котларга Президентыбыз Минтимер Шәймиев күтәрелә. Юбилярга Илбашының искиткеч матур, гаять зур букеты.
– Ике ай инде Шәүкәт Биктимеровка нәрсә бүләк итик икән, дип баш ваттык. Уйладык-уйладык та шундый карарга килдек: шәҺәрнең үзең теләгән җиреннән фатир сайлап ал! Үтенечемне дә әйтим. Аның адресын, зинҺар, Әҗәл – Равил Шәрәфиев белә күрмәсен, – дип шаярта Президент.
Зал да аның белән теләктәш, гөр килеп кул чаба.
Зур бүләкнең икенчесен «Нур-1» юл төзү җәмгыяте җитәкчесе, Биектау районының Әлдермеш авылы егете Мәннаф Сәгъдиев тапшыра.
– Рәхмәт, Әлмәндәр карт – Шәүкәт абый, авылыбызны бөтен дөньяга таныттың. Спектакльдә Хәмдебану апага өйләнеп өлгерә алмадың. Утыртып алып кайтырга машинаң булмады бугай. Мә, ал, ачкычын үзем бүләк итәм.
Бу минутларда залның гөрләвен күрсәгез иде!
Мин чын тормышта Әлдермеш геройларының бер-берләрен коткарып калган очракларны да беләм. Әйтик, Шәүкәт Биктимеровның Равил Шәрәфиевны Ташкентта «зур бәладән» йолып алуын. Егерменче гасырның җитмешенче еллары уртасында менә болай була бу хәл.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының Үзбәкстандагы гастрольләре тәмам­лана. Безнең театр труппасы Ташкенттан Бакуга очарга тиеш. Артист­лар аэропортка килә. Самолетка утыр­ганчы байтак вакыт бар икән. Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов Һәм Шамкай күлмәкләрен салып куялар, чалбарларын тезгә хәтле сызганалар да аэропорт тирәсендәге арыкларда су ерып йөриләр. Чәчләре дә кырып китәрелгән боларның. Үзләренең авыз колакта. Милиционерларга шикле кешеләр шикелле тоела татар артистлары: берәр төрмәдән качмаганнармы?
Аэропорттагы милиция бүлмәсенә алып керәләр. Комиклар Һаман көлә дә көлә, үзләрен милиционерларның күңелен ачарга алып кергәннәр, дип уйлыйлар. Тегеләр исә чын-чынлап, җитди рәвештә сорау ала башлый:
– Сез кайдан? Кайсы төрмәдән качтыгыз?
Равил Һаман шаярталар дип белә әле. Уйлап-нитеп тормый.
– Без кайданмы? Кайдан булыйк, Сарманнан, – ди.
Милиционерлар төрмәләр урнашкан шәҺәрләрнең исемлегеннән эзлиләр Сарманны. Юк!
– Шаяртмагыз, дөресен әйтегез, документларыгыз кайда?
Равилнең күзләре сәгатенә төшә. Инде самолет очар вакыт җитеп килә.
– Без татар артистлары, җибәрегез, самолетка соңга калабыз, – дип ялварырга тотыналар.
Тегеләр селкенми дә. Шулчак ишектән Шәүкәт Биктимеров керә. Кулында – артистларның паспортлары.
– Уяулыгыбыз өчен бүгенгә гафу итегез. Башка җирдә җитдирәк булыгыз. Югыйсә, бүтән чакта өегезгә кайтып җитә алмавыгыз мөмкин. Хәерле юл, уңышлы гастрольләр сезгә, артист дуслар, – дип озатып кала Ташкент милиционерлары «Сарман артистларын».
 

Сөяксез тел ни әйтмәс!


Латыйф Җәләй атлы мәшҺүр галим бар иде. Эченнән дә, тышыннан да зур гыйлемле профессор, татар теле белгече. Ул, филология фәннәре докторы, гомерен татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә, педагогика эшенә багышлады. Казан дәүләт педагогия институтында Һәм университетында укыта. Тел белеме Һәм әдәбият өлкәсендә күп кенә галимнәр, язучыларыбыз аннан укып чыкты. Минем олы апам Зәйтүнә дә аның студенты иде.
Профессор Җәләйнең исеме җисеменә туры килеп тора: Латыйф – гарәпчәдән ачык күңелле кеше дигәнне аңлата. Сәер гадәтләре дә бар иде аның. Радиода эшләгәндә, мин профессор Җәләйдән ике интервью алган идем. Һәр сүзендә тел галиме икәне сизелеп тора, талканны коры тота бу. Сүз белән сөзәргә, тел белән теләргә дә күп сорамый. Шулай тел белән чумар ишүче түрәләр турында сөйләшеп киттек. Латыйф ага фикерләрен шагыйрь Зыя Мансур юллары белән көчәйтә:
Бар шундый мөдирләр –
Телгә бик шома алар!
Коры мунчала белән
Аркаңны юа алар.
Латыйф Җәләй педагогия институты студентларыннан имтихан ала, ди. Бер кызның теле телгә йокмый. Профессор туктата моны.
– Синең тел тегермәнең тарта тартуын, әмма оны чыкмый. Күп сөйлисең, кыскарт телеңне, – ди бу студент кызга.
Тегесе дә үткен. Бөрмә җиңеннән шпаргалкасын тартып чыгарып тагын да җәҺәтрәк укый:
– Болар бит Сезнең сүзләр, Латыйф агай!..
– Соң, кызыкай, сөяксез тел ни әйтмәс. Мин ни сөйләмәм ул. Ә син миңа дөресен генә сөйлә, дөресен!..
Профессорның болай диюенең хикмәте булган шул. 1964 елның октябрь ахырында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущевны эшеннән алдылар. Аның урынына Леонид Ильич Брежнев утырды. Латыйф Җәләй лекциясен сентябрь аенда укыган. Җөмлә саен Хрущев та Хрущев. Кыз шпаргалкасына шул лекцияне күчереп язган булган.
 

Сөярбез авыл белән!


Зәки Нури дигән мәшҺүр исемле, затлы, зыялы, күркәм шәхес, кыскасы, чын мәгънәсендә асыл егет бар иде. Үзе шагыйрь, үзе нәчәлник: Татарстан Язучылар союзы секретаре Һәм аннан рәисе, «Казан утлары» журналының баш редакторы. Үзе юморист, үзе уенчак, үзе шук-шаян, үзе бик тә кешелекле. Гап-гади сүзләрдән мәзәкләр ясый, эчең катканчы көлдерә, кәефләреңне күтәрә. Аның белән гәпләшеп утыру – рух җәннәте, үзе кебек сүз уйнату ягын карыйсың.
Марсель Галиевның «Казан утлары» журналында повесте басылып ята икән. Зәки Нуриның баш редактор чагы, үзенә дәшә тегене.
– Ни әйтерсез, шеф? – ди Марсель һаваланып.
– Зурдан кубып әллә ни әйтер сүз юк-югын, даһием. Менә бу җирдә миңа бер нәрсә бик үк аңлашылып җитми: «...көлеп җибәрде», – дигәнсең. Ничек була инде ул: үзе көлә, үзе җибәрә?
Марсель бер мәл телсез кала, нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап тора.
– Соң, Зәки абый, көлеп куя, дип төзәтик.
– Һе, үзе көлә, үзе куямыни инде?..
Менә шулай гади Зәки утырып кала, даһи Марсель чыгып тая.
Икенче бер мәзәкчән язучыбыз Гариф Ахунов җитәкчелек эшендә Зәки Нури артыннан йөри. Баш редактор итеп тә, союзга рәис итеп тә Зәки Нуридан соң куела. Өлкән каләмдәшләре шаяртырга ярата.
– Гариф, кайда эшлисең, кем булып? – диләр.
Теге дә үткен. Җавабы һаман бер­төрле.
– Кем булып булсын, Зәки Нури булып эшлим, – дип көлдерә тегеләрне, үзеннән алдагы җитәкчене олылап һәм хөрмәтләп.
– Гариф, син ник гел бер сүзне кабатлыйсың?
– Егет сүзе бер булыр, – ди көлемсерәп Ахунов.
Безнең Шәледәге колхоз председателе Фәйзи Сафин обком больницасында Зәки Нури белән бер палатада ята. Болар – күптәнге дуслар. Бер көнне Фәйзи абыйга Шәледән сыер савучыларның хәл белергә киләсен хәбәр итәләр. Дәваларны күп ала торган көнгә туры килгән.
– Вакытлы-вакытсыз йөриләр, чән­челеп киткерләре, тапканнар көнен, – ди бу кәефсезләнеп.
Зәки Нури тәрәзә каршына килеп баса. Көйли башлый:
Унбиш чибәр очып килә
Җил белән, давыл белән,
Кайгырма, Фәйзи, нишлим, дип,
Сөярбез авыл белән!
– Син бүген «Сөярбез этаж белән яисә булнис белән» дип кенә җырла!
Фәйзи абый Зәки Нуриның бу җырын Шәледә дә озак еллар сузып йөрде. Хәзер дә искә ала.
Зәки абый озын буйлы, шәм кебек гәүдәсен солдатларча төз тотып, матур итеп йөри. Астма чире белән җәфа­лана иде. Шундый авыр чакларда бик тә затлы әрмән коньягы тотып куя. Берсендә «Казан» ресторанының астагы буфетында очраштык. Ашыга бу.
– Кая болай җәһәтләнү? – дим.
– Обкомга барыш.
– Коньяк кабыпмы? Исе килер бит, Зәки абый.
– Мин – биек Һәм бөек кеше. Обком­да эшләүчеләр иң башымнан гына. Сөй­­­­ләш­кәндә башны тагын да күтәреп җи­бә­рәм. Ис югарыга китә.
Безнең Матбугат йортында (ул елларда Бауман урамындагы 19 нчы йорт) дядя Миша дигән швейцар бар иде. Әдәпле, тәртип ярата торган, культуралы карт. Кием-салымы да аристократларча. Һәркайсыбызның исем-фамилиясен белә, иртән эшкә килгәндә мыек астын­нан гына көлемсерәп каршылый. Зәки абыйга карата аеруча ихтирамлы, җылы мөнәсәбәттә ул.
– Зәкине күргәч, утырып тора алмыйм. Сакта торган часовой кебек үрә катып честь бирәм. Ул минем алдыма килеп туктый: «Вольно, сам рядовой!» – дип кулымны кыса. Зәкинең ташып торган шифалы энергиясе миңа күчә. Зәкидән соң ишектән кергән кешеләрнең һәр­кайсына тагын берәр сәгать шулай честь биреп калам.
 

Комментарийлар