Исем. Гаҗәеп тенор. Арияләрне дә, халык җырларын да соклангыч бер талант белән башкара алу осталыгы. Туган төбәге Башкортостанда да, Татарстанда да үз тамашачысын тапкан, ике республиканың да атказанган артисты дигән мактаулы исеменә лаек булган җырчы… Башваткыч сораулары тезүем түгел. Әңгәмәдәшем – Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев белән кыскача гына таныштырырга теләвем иде.

Чакмагыш – табигате белән дә, талантлары, Рөстәм Нәбиев кебек көчле рухлы кешеләре белән дә дан тоткан төбәк. Һәр авылының горурланырлык шәхесләре бар, килешәсездер…

– Мин үзем Имәнлекул авылында тудым. «Имәннәр шаулый», «Төнбоек бүләк итмә» кебек җырлары белән танылган легендар композиторыбыз Тәлгать Шәриповның авылдашымын, шуның белән бик горурланам. «Туган авылым» дигән җырны беләсездер, Тәлгать абый аның текстын да үзе язган булган: «Имәнлекул минем туып-үскән авылым, шунда үтте яшьлек елларым… Күәш буе ямьле, суларың да тәмле…», – дип, конкрет исемнәр белән беренче варианты булган. Советлар вакытында нишләптер редакцияләгәннәр дә, исемнәрне алып ыргытканнар, Имәнлекулны туган авылым дип үзгәрткәннәр, Күәш урынына – инеш дигәннәр. Нәҗип Иделбай редакцияләгән дә текст аныкы булып китапларга кереп калган… Безнең Чакмагыштан артистлар күп чыккан. Зөлфия белән Җәвит Шакировларны белмәгән кеше юк. Зөлфия апай минем күрше авылдан гына, сәнгать буенча укырга китүемә аның йогынтысы зур булды, шуңа бик рәхмәтлемен. Концертлары белән безнең авылга килгән чакта тыңлап карады да: «Апаем, Уфага кит. Синең тавышың бар, укырга кирәк!» – диде. Сәнгать училищесына укырга керергә өндәде, үзе укыган педагогка – профессор Фәрзәнә Сәгыйтовага тәкъдим итте. Заманында бик популяр булган – мин инде аны гениаль җырчы дип тә саныйм – Илфак Смаков та безнең Чакмагыштан, Рапат авылында туып-үскән. Бәлки аны хәзер онытып та бетергәннәрдер, яшьләр белмидер дә… Гыйлемдар Рамазанов дигән шагыйрь дә безнең районнан. Саный китсәң, горурланырлык якташларым бик күп шул.

– «Мин җырларга тиеш!» дигән теләк кайчан, ни рәвешле туды сездә?

– Минем әти бик матур җырлый. Заманында үзебезнең районда, Уфа сәхнәләрендә дан тоткан җырчы Фәһим Вәлиев ул. Аның йогынтысы, аның тәрбиясе җырчы булып китәргә этәргеч булды да инде. Әти күп еллар колхоз председателе булып эшләде. Ул һәрвакыт колхозга артистларны концерт белән чакыра торган иде, айга бер-ике тапкыр киләләр, һәрвакыт безнең өйдә тукталалар, бездә ашыйлар, куналар. Бик якын күргән кешем Фән Вәлиәхмәтов бездә еш була иде, филармониядән легендар баянчы Халит Фатыйхов группасы белән килә торган иде, Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичевларга хәтле бездә булганы бар. Бәләкәй чактан ук шуларны тыңлап тәгәрәп үстем. Үсмер чакта аларның концертын үземнең магнитофонга яздырып, соңыннан тыңлап йөри торган идем. Мәктәптә укыганда ук сәхнәгә бастырдылар. Әтисе җырлагач, малае да җырларга тиеш дип уйлаганнардырмы… Минем Мәдинә нәнәем – әтинең әнисе дә бик матур җырлый иде. «Шахта» көйләрен җырлап җибәрә, үзләренчә, элеккечә белгән текст белән – шаккатмалы була иде. Әти яклап картәти бик оста гармунчы булган, гармуны әле дә исән, әти аңа реставрация ясатты… Җырчы булам дип тә түгел, күңел тартылганга җырлый идем мин. Аннан баянда, гармунда уйнарга өйрәндем. Без үскәндә үзешчән сәнгать көчле иде, бөтен концертларда баянчы, аккомпаниатор булып хорларны җырлатам, бию коллективларына уйныйм; үзем уйнап, үзем җырлыйм… Баянда шактый шома уйнарга өйрәндем, чөнки безнең районнан Илүс Низамов дигән профессиональ баянчы килә иде, аның янында утырып, кайда ничек басарга – бөтен техникасын өйрәнеп бардым, кул шомарды. Хәзер өчле-тугызлы баянчыларның дөрес басмаганын күрсәм, җенем котыра…

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сезнең концертта: «Илһам, синең исемең дә, фамилияң дә уңышлы», – дигән уенын-чынын кушып. Белүемчә, сезгә исем дә мәшһүр Илһам ага Шакиров хөрмәтенә кушылган.

– Илһам Шакировны минем әти Алла урынына күрә дисәм, гөнаһ булыр инде… Аның өчен Илһам абыйдан да яхшы җырчы юк. 75 нче елда Илһам абый безнең күрше авылга гастрольгә килә. Ул концертны әти кино сөйләгән кебек сөйли инде. Соңыннан артистларны сыйлап утырганда, әти Илһам абыйга: «Улым туса, сезнең хөрмәткә Илһам дип кушам», – дигән. Ә мин бүген-иртәгә туарга торганмын… Безнең өйдә гел яхшы җырчылар турында гына сүз барды: Илһам абый, Хәйдәр Бигичев, Мәгафүр Хисмәтуллин… «Менә шушыларны тыңла», – ди иде әти. Ул яшь чагында Илһам абыйның бик күп пластинкаларын җыйган, хәзер дә исән алар. Мунча түбәсендә тузан җыеп яталар иде, шуларны алып төшеп, төннәр буе кассетага яздырып утыра идем. Иртән торам – Илһам абыйның җырларын тыңлыйм, кич ятканда – аныкы. Менә шундый тәрбия булды безнең өйдә.

– Казан сәхнәсендә «Илһамнан – Илһамга» дигән мәртәбәле концерт оештыруыгызның сере дә Каф тавы артында түгел, димәк…

– Концертның төп максаты – әлбәттә, Илһам абыйны искә алу. Һәм аның җырлары, безнең җыр сәнгатендә калдырган эзе суынмасын, мирасы югалмасын, халык онытмасын, яшьләребез дә искә алып торсын – шулар күздә тотылды. Бәлки кайбер яшьләр ул җырларны беренче тапкыр ишетәдер. Мин үзем аның җырлау алымнарын яшьтән үк өйрәнеп киләм бит инде – тыңлаган саен яңа ачышлар килеп чыга. Күпләр әйтәдер, аны кабатларга, уздырырга тырышалар дип. Аны кабатлау мөмкин түгел, Илһам абый берәү генә ул җир йөзендә, андый җырчы башкача тумаячак. Гел әйтәм, җырчылар күп, шәбе, начарлары, моңлылары, моңсызлары. Тик Илһам Шакиров – ул барысыннан да өстен, ул – бердәнбер. Без аның дәвамчылары булырга тиешбез, кулыбыздан килгәнчә аның җырларын яңгыратып торырга, исемен искә алырга тиешбез. Әйтик, «Хушлашырга ашыкма» – Илһам Шакиров репертуарыннан дип җырласак, халык колагына керер, үзенең рухы шат булыр. Әлеге концерт менә шул максаттан эшләнде дә инде. Бик рәхмәтлемен Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттаховка, ул бик күп идеяләр тәкъдим итте, концертның проект авторы булды.

– Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясен тәмамлагач, гаҗәеп тавышыгыз, башкару осталыгы белән Уфа, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Казан сәхнәләрен яулаганыгыздан хәбәрдармын. Эшчәнлегегез Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем белән дә, «Алтын битлек» фестиваленең махсус бүләге белән дә бәяләнгән. Гап-гади бер авыл егетендә опера сәнгатенә мәхәббәт ни рәвешле пәйда булды икән?

– Операга тартылу, дөресен әйткәндә, очраклы булды. Сәнгать училищесын тәмамлап, сәнгать академиясенә укырга кергәндә, рус, итальян телләрендә җырлау сәер тоела иде. Авылда баян уйнап, эстрада җырлары җырлап йөр дә… Нәрсәгә кирәк инде бу, мин татарча, башкортча җырлый беләм, дип уйлыйм. Укый башлагач, күңел классикага тартыла бит! Җырлап карыйм – килеп чыккан кебек, укытучылар да мактый башлады, билгеләр дә яхшы. Академиядә безне опера классы буенча укыткан режиссер театрда да эшли, шул беркөнне килде дә: «Кустым, син бит халык җырларын беләсең. «Эскадрон»ны беләсеңме?» – ди. «Беләм канишны», – дим. «Слушай, әйдә театрга кил әле», – ди. Хикмәт шунда: театрда Заһир Исмәгыйлевның «Каһым түрә» дигән операсын куярга җыеналар, 1812 елдагы сугышта Наполеонга каршы сугышкан башкорт полководецы Каһым түрә турында. Анда бер персонаж бар, часовой, башкорт егете, ул вышкада постта саклап тора, солдатлар йоклый. Күңеле тулып китә дә «Эскадрон»ны җырлый, бер генә куплет. Ул вакытта опера театрында нишләптер халык җырларын белүчеләр юк, ә рус теллесе «Эскадрон»ны үтерсәң дә җырлый алмый бит инде. Шуңа күрә монда проблема туган… Анда режиссер Питердан, Мариинский театрдан килгән Иркен Габитов иде, аның каршына бастырып җырлаттылар да, «Менә, все, кич репетициягә килерсең», – дип җибәрделәр. Килдем, киендерделәр, һәм мин сәхнәдә басып торам часовой булып. Сәхнәгә борылып, матур итеп җырлап җибәрерсең, диләр. Җырлыйм, җырлыйм – үземнең күңел тула, серле бер дөньяга килеп эләкккән кебек булдым. Андагы матурлык, андагы музыка, андагы декорацияләр… Спектакльдән соң аңладым: юкка гына булмаган минем «Эскадрон»ны җырлый белүем дә, шушы спектакльгә эләгүем дә, болар барысы да үзенә күрә бер билге шикелле… Һәм үземне мотлак шушы опера сәнгатенә багышларга уйладым. Студент вакытта ук мине штатка алдылар. Аннан зуррак спектакльләрдә җырлый башладым.

– Тупасрак сорау кебек тоелыр… Сер түгел, безнең күпчелек тамашачы опера җырчыларын, аларның башкару осталыгын тиешенчә бәяләргә әзер түгел. Сезнеңчә, сәбәп нәрсәдә? Ни өчен тамашачы үзенә каптырылган очсыз, зәвыксыз, мәгънәсез, зыянлы «азык»ка ныграк тартыла? Зәвыкны тәрбияләп буламы? Булса, сез нинди юллар тәкъдим итәр идегез?

– Халыкны опера сәнгатенә кызыксындыру бүгенге көндә бик авыр хәл. Татарстанда да, Башкортостанда да, бөтен дөньяда, хәзер, русчалап әйтсәк, нашествие попсовой дешевой эстрады. Текстлар да, көйләр дә бик гади, кайберсе бөтенләй дә рус көйләренә ошый башлады. Нәрсә генә шатландыра – ярый инде, үзебезнең татар телендә җырлыйлар бит, үзебезнең башкорт телендә, дип сөенәсең. Ә сыйфаты бик начар. Җыр җырлау модада түгел хәзер, иң мөһиме – шоу, яхшы аранжировка, эффектлар булсын – менә шул кирәк халыкка. Йокы бүлмәсе, кухня, бәлеш пешкән, чәй кайнаган, чүп үскән, чүп утаган – шундый примитив көнкүреш текстларга кереп бетте җыр сүзләре. Ул мәхәббәт турында бер җырда йөз тапкыр «яратам» дип кычкыралар. Минемчә, чын ярату булса, алай кычкырып әйтмиләр. Элекке җырларны тыңлап карыйм – аларда турыдан-туры мин сине яратам дигән сүз гомумән юк. Шул ук әниләр турындагы җырларда да… «Әниемә хат», «Кичер мине, әнкәй» дигән җырларны карагыз да бүгенге текстларны: әнкәй, менә мин кайтып киләм, кибеткә кереп кәнфит алдым; ачуланма инде, әнкәй, без чүп утарга кайталмадык, гафу ит, пажалысты… Һәм шушы «сәнгать»не бик хуплап, көне-төне телевизордан, радиодан мигә сеңдерәләр, наркотик кебек кешегә даими биреп торалар, кеше шуңа күнегә. Мин нәрсәгә аптырыйм – унбиш-егерме ел эчендә халык ничек үзгәрде! Шул ук Илһам абыйга табынган тамашачы бүгенге көндә бер тавышсыз, гомумән җырлый белмәгән кешеләргә аягүрә басып кул чаба! Хәзер концерт тыңлауның да культурасы бетте. Концертка сыра күтәреп керәләр, сызгыру, кычкыру… Төнге клубка килгәннәр диярсең. Куркыныч хәл. Урам ни, сәхнә ни – бернинди аермасы калмады. Ә бит сәхнә югарырак тора! Без кулдан килгәнчә ниндидер тәрбия бирергә тиешбез, кеше уйлана белергә дә тиеш. Поп-культураны бетерергә кирәк димим, алтын урталыкны табарга кирәк. «Хәзер сәхнә каравылчысыз калган уҗым басуына әйләде, нинди генә мал юк анда», – дигән иде Мөфтәдин Гыйләҗев, бик хак сүзләр. Кәҗәсе дә, тупас итеп әйткәндә, нәсел айгыры да, дворняшкасы да шунда, породистыйлары да…

Теләгәндә, зәвыклы сәнгатьне дә шул ук юллар белән халыкка җиткереп булыр иде. Булыр-булмас җырларын акча түләп ротациягә биргәннәр өчен вакытны кыскартырга мөмкин. Нишләп без Илһам абыйга ротация эшләмибез? – Кызганыч, моның белән шөгыльләнгән кеше юк… Бервакыт Болгарга сәяхәт вакытында Илһам абый белән бик озак бергә йөрдек. Ул сорый инде: «Улым, син театрда эшлисең бит, ничек анда хәлләр? – ди. – Менә мин заманында Салават Юлаевның бер ариясен җырлаган идем кирәк булгач. Акыллы башлар тиз табылды, безнең татарга опера сәнгате нигә кирәк, ул читтән кергән дип сүз чыгардылар. Бу бик зур хата, ахмак кеше сүзе. Нишләп без дөньякүләм танылган сәнгатьне – опера сәнгатен читкә тибәрергә тиеш, без башка милләттән нәрсәбез белән ким? Үзебенең композиторларыбыз бар, язучыларыбыз, шәп оркестрларыбыз, җырчыларыбыз бар. Татар классик әсәрләрен үстерергә, аларны дөньяга танытуда эш алып барырга тиешбез. Түгел аны нигә кирәк дип тальян гармун белән генә чикләргә…» Бик килешәм аның сүзләре белән. Чыннан да, без нәрсәбез белән ким европа халкыннан? Сәйдәш, Яхин кебек көчле композиторларыбыз бар, Альбина Шаһиморатова кебек дөнья күләмендә танылган җырчыларыбыз бар. Менә мин үзем татар телендә дә, башкорт телендә дә опералар башкарам, итальяннарныкына караганда, безнең кайбер әсәрләребез көчлерәк тә. Чөнки безнең моңыбыз бар. Хәйдәр Бигичевны гына алыйк. Ул шулкадәр уникаль җырчы иде. Классик манерада үзебезнең моңыбызны беркайчан да төшереп калдырмады. Зилә Сөнгатуллинаны карагыз! Татар операларында ничек җырлый – искитмәле бит. Телевидение, радио, газета-журналларыбыз, «менә шундый сәнгатебез бар, аны югалтмыйк әле» дип борчуда булырга тиеш, аны пропагандалауда зур эш башкарырга тиеш. Шушы фикерне халыкка җиткерә белү кирәк. Соңгы вакытта Екатеринбург, Уфа залларында игътибар итәм – яшьләребез опера спектакльләренә йөри башлады, аларның күп булуы шатландыра. Син спектакльне җырлап чыгу белән алар инде аккаунтыңны табалар, рәхмәт әйтәләр. Концертларыгыз, спектакльләрегез тагын кайчан була дип сорап торалар, башка шәһәрдә чыгыш ясасам, автобуста, поездда килеп, чыгышларымны караган тамашачылар бар. Алар чәчәкләр, бүләкләр күтәреп киләләр, йомшак уенчыклар белән өй тулды инде. Екатеринбургка барсам, бөтенләй чәчәккә күмәләр. Анда үземнең фан-клуб бар дисәм дә була. Шундый яшьләр барлыгын күргәч, җанга рәхәт булып китә.

– Сезнең репертуарда – затлы опералар, романслар, классик әсәрләр. Монда табигый талант белән бергә, остазларның да роле зурдыр.

– Фәрзәнә Фәтхулловна Сәгыйтова мине училищеда да, академиядә дә вокал буенча укытты. Бик хөрмәт итәм аны. Тавышымны ача белде, вокал ягыннан гына түгел, яшәргә дә өйрәтте. Җырчы булу белән генә түгел бит әле, характерга ия булу да мөһим. Бозау булсаң, таптап китәләр. Кирәк урында үз сүзеңне әйтә, дипломат була белергә кирәк – тормышның шул якларына да төшендерде. Операда оста вокалист булу гына җитми, монда рольне тоя, кешегә җиткерә белү осталыгы таләп ителә – бу өлкәдә миңа Марат Мәгафурович Хисмәтуллин – легендар җырчыбызның улы бик ярдәм итте. Беренче башлаган эшебез – Салават Юлаев образын тудыруда, аннан башка эшләрдә дә күп көч салды, үз улы кебек якын күрде. Минем бөтен спектакльләрне карый иде, аннан төннәр буе телефоннан сөйләшеп, бөтен ваклыкларына тукталып, тикшереп чыга идек. Көчле укытуларымның берсе, аңа да бик рәхмәтлемен, мөмкинлекләремне күрә белде, миңа ышанды.

Екатеринбург сәхнәсендә «Кармен» спектаклендә яралануыгыз турында матбугат шактый күп «сөйләде сөйләвен»… Шулай да үз авызыгыздан ишетәсе килгән иде.

– Яралану көтмәгән хәл булды инде ул. Андагы трюкларны, сугыш хәрәкәтләрен кул сугышы буенча спорт мастеры куйган иде. Спектакльдә битемә пистолетның тоткасы кобурасы белән бергә ялгыш килеп бәрелде. Башта мин аны уйламадым да, янә сугыша киттем, аннан хор йөгереп чыкты. Барысы да миңа шаккатып карыйлар. Телем белән иренгә тигереп караган идем – кан тәме сизелә. Сыдырылганмындыр, дидем дә ялап кына куйдым. Идәнгә карасам, тамчы-тамчы кан тамып тора икән, бөтен өстем канга баткан, искә дә алмаганмын. Тәнәфескә кадәр уйнадым, барысы да шокта. Ярый спектакльдә дежур табиб бар иде, фониатр, ул тиз генә беренче ярдәм күрсәтте. Аскы ирен дә, өске ирен дә нык ертылган, аскысы кырыйдан эләгеп тора иде. Тәнәфестә канны туктаттык, аптечкада боксерларга куя торган препаратлары бар иде. Пластилин кебек әйбер, шуның өстеннән лейкопластырь ябыштырып, грим белән буяп куйдык. Әле ярты спектакль җырлыйсы бар бит, спектакльнең иң кульминацион күренешләре. Эмоция, бик күп көч кирәк. Кан югалтудан микән, баш әйләнеп китә. Бер җиң эченә нашатырька кыстырып чыктым, икенчесенә – салфетка, канап китсә, тиз генә сөртеп алырмын дим. Нашатырь исни-исни спектакльне җырлап чыктым. Кайбер тамашачылардан комментарийлар да ишеттек: спектакль «круто» куелган: чын кан шикелле махсус эффектлар…

– Бу урында сүз агышын бераз борып, гаиләгез, хатыныгыз хакында сорыйсы килә. Балаларыгызның исемнәре дә тора-салып кына кушылганга охшамаган…

– Без Ләйсән белән мәктәптә укыганда таныштык. Үзешчән сәнгать концертларында Ләйсән бию ансамблендә бии иде, мин – баянчы-аккомпаниатор. Ул безнең авылга килеп укый иде, өч чакрым безнең ара. Репетицияләр беткәч, егетләр белән күрше авылга кызларны озатып куябыз дип китәбез. Тальян гармуннар белән озатышкан чаклар да бар иде. Бик матур, бик озак йөрдек, мин армиядән кайткач өйләнештек. Сәнгать кешесе белән яшәү, тоеп торам, бик җиңел түгел. Без театр кешесе, гомеребез театрда, юлда, башка шәһәрләрдә үтә. Бала-чага өчен дә авыр инде алар үскән чакта. Ләйсән үзенең акыллы, зирәк булуы белән безнең гаиләне ныклы терәктә тота да инде. Өч балабыз бар. Иң зурысы – Зөһрә, ул опера театрында хорда эшли, сәнгать училищесын, сәнгать академиясен бетерде. Хәйдәр – Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә, хор-дирижер бүлегендә укый. Искәндәр – бишенче сыйныфта, ул да абыйсы эзеннән бара, Уфа телевидениесе каршындагы балалар студиясенә йөри. Исем кушу очраклы түгел, балалар туганчы ук аларга исем уйлаган идек. Әле Хәйдәр абый, Зөһрә апалар безнең авылларга концерт белән килеп йөргәндә үк ничектер башыбызга шундый уй кергән иде. Юкса, әле өйләнешмәгән дә идек… Исәкндәргә исә беркемгә дә атап кушмадык, үзенән-үзе Искәндәр булды да куйды. Минем сеңелкәш Әлфия исемле, әти аңа Әлфия Афзалова хөрмәтенә кушкан. Ире Рафак – Актаныш ягыннан, ул да музыка буенча укыган. Энекәшем Илдус – бик оста конферансье. Аңа исемне кем хөрмәтенә кушканнардыр, белмим.

Ленский (П.И. Чайковский, «Евгений Онегин»), Пинкертон (Дж. Пуччини, «Мадам Баттерфляй»), Герцог Мантуанский (Дж. Верди, «Риголетто»), Берендей патша (Н.А. Римский-Корсаков «Кар кызы»), Альфред Жермон (Дж. Верди «Травиата»), Рудольф (Дж. Пуччини, «Богема»), Дон Жуан (В.-А. Моцарт, «Дон Жуан»), Баян (М.И. Глинка «Руслан һәм Людмила»), Владимир Игоревич (А.П. Бородин, «Князь Игорь») һ.б. һ.б. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырткан шикелле, рольләр дә бердәй буламы ул?

– Кайсы роль дә күңелгә якын инде. Барысын да йөрәк аша үткәрәсең бит. Соңгы елларда сизәм, рольгә шулхәтле кереп кителә, аннан чыга алмый йөрисең. Бер халәттә йөрисең, уйландыра, йоклап китеп булмый… Яшьрәк чакта җиңелрәк, тизрәк чыга идем. Рольләрнең төрлесе бар, күбрәге, әлбәттә, «герой-любовник», чөнки бөтен партияләрдә диярлек шул мәхәббәт темасы. Әйтик, «Травиата»да – синең кулыңда сөйгәнең үлеп китә, ул фаҗигане кичерүе авыр. Спектакль бетә, ә син шул халәттә каласың. Марат Хисмәтуллин гел әйтә иде: сәхнәдә уйнарга түгел, яшәргә кирәк, ди иде. Син анда Рудольф икән – ике-өч сәгать дәвамында үзеңнең Илһам Вәлиев икәнеңне онытырга тиешсең. Персонаж тормышы белән яшисең, көләсең, яратасың, үләсең. Шул чагында гына тамашачы сине кабул итә.

Репертуарыгызда затлы-затлы халык җырлары да күп. Беркадәр вакыт узар. Ул чакта безгә үлемсез тоелган халык җырларының бәһасе калырмы, ничек уйлыйсыз? Аларны тыңлаучы, аңлаучы, тыңлап күңеле тибрәнердәй буын калырмы?

– Совет чорын сүккән булабыз, ул чакта кирәкле инструментлар да булган бит. Менә хәзер цензура юк. Болай барсак, чын сәнгатьне югалтуыбыз да бар. Халык җырларының бәясе калыр анысы. Татарстанда Ваһапов фестивале, Башкортостанда «Идел» фестивале кебек чаралар, конкурслар булып торганда өмет бар. Бик оста итеп халык җырларын җырлаучы яшьләр күренә. Тик бер ягы бар: күп яшьләр, халык җырына яңалык кертәм, заманчалаштырам дип, формасын югалта. Минем өчен халык җырларын эталон башкаручылар – Илһам, Хәйдәр абыйлар, Фәридә Кудашева… Хәзер исә, менә мин моңлырак та җырлыйм дигәндәй, май өстенә май яккандай, артык мелизмнар, бормалар кертеп, җырны танымаслык итеп бөгәрли-бөгәрли яздырып та куялар, шул җырны радиодан әйләндерә дә башлыйлар. Тыңлаучы колагына ул, әһә, бу җыр шулай булырга тиеш икән дип сеңеп кала… Моңа юл куймаска иде, бөек җырчылардан калган вариант саклансын иде.

– Һәр кеше җиргә вакытлыча килә. Иртәме-соңмы, китәсен дә белә. Бу – аяусыз ачы хакыйкать. Җирдә яшәгәндә ниләргә өлгерергә дип омтылырга?

– Яшьрәк чакта, профессия ягыннан карасак, күп җырлар яздырып каласы килгәндер. Хәзер башкачарак. Сәхнәгә чыккач, халыкның күңелен чистарта алсам иде, шушы чыгышым белән кешегә нәрсә дә булса аңлата алсам иде дигән уйлар күбрәк килә. Кайда гына эшләсәк тә, үз эшебезнең профессионаллары булсак иде. Бөтен кешене дә бертөсле яратмыйлар, бөтен кеше сокланып та карамас. Зәвык турында бәхәсләшмиләр. Иң мөһиме – артыңнан төкеренеп, булдыра алмады дип әйтмәсеннәр. Балаларга да шулай дим, үз эшегезнең чын остасы булыгыз дип тәрбиялим.

Тормыш үзе җырдай матур булса да, көе тигез генә бармый шул… Быел бу көй бигрәк тә бозылды, коронавирус дигән афәт олы сынау булып төште.

– Коронваирус дөнья күләмендә бик хәвефле хәл булды. Кем уйлаган, бүгенге көндә алга киткән медицина шартларында шулай килеп чыгар дип. Март аенда гөрләп эшләгән вакыт иде, кинәт бөтен дөнья туктады. Минем өчен катастрофа булды, бик борчылдым. Чабыштагы атны чабып барган җиреннән атып еккан кебек булды. Болай да, отпуск вакыты җитсә дә, кыбырсына башлыйм, чөнки озын ялда дөнья туктаган шикелле тоела. Миңа бер ун көн ял итсәм, шул җитә. Аннан эшләргә, эшләргә… Сәхнәсез тормышны күзалдына да китерә алмыйм. Кирәксез булуыңны тою – трагедия кебек. Ярый әле өем, гаиләм – һәрчак зур терәк. Аллага шөкер, хәзер театр заллары эшли башлады. Димәк, эшлибез, җырлыйбыз!

 

Әңгәмәдәш – Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

«Мәйдан» №2, 2021 ел.


Комментарий язарга