Логотип «Мәйдан» журналы

Без белмәгән Ленин

(Биографиясенең караңгы битләре)  1.Ульяновлар гаиләсе сере  Рус патшасы Александр III гүзәл затларга йөгәнсезлеге белән аерылып торган. Шуңа күрә никахтан тыш туган балаларының саны да төгәл билгеле...

(Биографиясенең караңгы битләре)


  1.Ульяновлар гаиләсе сере



  Рус патшасы Александр III гүзәл затларга йөгәнсезлеге белән аерылып торган. Шуңа күрә никахтан тыш туган балаларының саны да төгәл билгеле түгел. Патшаның никахсыз туган балалары арасында тарихка кереп калганнары да бар. Шундыйлардан Ленинның абыйсы Александр Ульяновны атарга була.

  Эш менә нәрсәдә. Ленинның анасы (чукындырылган бай яһүд Бланк кызы) Мария Александровна Александр III сараенда фрейлина (патшабикәне озатып йөрүче) ролен үтәгән. Менә шул чакта, әле Александр III бөек кенәз булып кына йөргәндә, аның күзе Мария Александровнага төшә һәм аның белән мәхәббәт бәйләнешенә керә. Әлеге мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе буларак, моңа кадәр гыйффәтле кыз булып йөргән Машеньканың ир баласы – Саша дөньяга килә.

  Әйтергә кирәк, дөнья тарихында, шул исәптән Россиядә дә, моңа охшаш мисаллар шактый күп. Башка илләрдә ничектер, тәгаен генә әйтүе кыен. Ә менә Россиядә патша һәм аның якыннарының «шаяртулары» аркасында туган балаларның язмышы бер дә кимсетүле булмаган. Киресенчә, алар төрле өстенлекләргә ия булган. Аларга кенәз титулы бирелгән, гвардия полкына теркәгәннәр һәм башка уңай шартлар тудырылган.

  Әйтик, Ломоносовның атасы Петр I икәнлеге мәгълүм. Императрицалар  Елизавета Петровнаның, Екатерина II нең никахтан тыш туган мәхәббәт җимешләре кенәзләр титулына ия булып, империядәге гаять зур вазифаларны биләп торулары билгеле. Һәм, әлбәттә, шундый ук бәхетле язмыш Сашага да әзерләнә. Әмма бөтен эшне Мария Александровна бозып ташлый: ул Саша артыннан бу юлы Александр III нең бернинди  катнашы булмаган тагын бер бала – кызы Аннаны дөньяга китерә. Сарайда ике балалы фрейлинаны тоту әдәпсезлек саналганга күрә, гауга куптармыйча гына, бу четерекле мәсьәләне хәл итүне охранкага (яшерен полициягә) тапшырырга карар кылына. Охранканың яшерен исемлегендә тыелган җенси мөнәсәбәтләргә һәвәс Илья Николаевич Ульянов дигән берәү теркәлгән була. Мария Александровнаны нормадан тайпылган шушы кешегә кияүгә бирәләр. Кияүгә кәләшнең бирнәсе итеп дворян титулы тапшырып һәм аны Сембер губерниясендә халык училищелары инспекторы вазифасына билгеләп, 1869 елда яшь парны шунда озаталар.

  Яңа урында Мария Александровнаның Петербургтагы мәхәббәт маҗаралары бәлки онытылган да булыр иде, тик гөнаһ шомлыгына каршы, ул монда да иске эзенә төшә. Гәрчә Илья Николаевичның әйтеп үтелгән җитешсезлеге аркасында, аларның уртак балалары булмаса да, шактый кыска арада гаиләдә билгесез аталардан тагын дүрт бала дөньяга килә. (1878 елда төпчек кызы Маша туганда Мария Александровнага инде кырык өч яшь тулган була).

  Сембер кебек кечкенә калада хәбәрләр тиз тарала. Шуңа күрә Ульяновлар гаиләсе гимназиядә төрле мыскыллаулар объектына әверелә. Ә бу исә гимназиядә укучы балаларда авыр эчке кичерешләр тууга сәбәп була. Яшьтәшләре тарафыннан даими кимсетелүгә дучар ителгән яшүсмер Ульяновларның психикасында тискәре үзгәрешләр барлыкка килеп, аларда барысыннан да үч алу теләге тудыра. Мисал өчен, Александр бик ачулы, атасына (ягъни Александр III гә) тизрәк үч кайтару теләге белән үсеп җитә, шушы ният белән ул укырга дип Петербургка чыгып китә (1883). Башкалада университетка укырга керә. Күп тә үтми, студент Ульянов «Народная воля» дигән террорчылар оешмасының иң актив әгъзаларының берсенә әверелә. Террорчылар патшаны үтерергә телиләр. Әмма бу операция охранка тарафыннан махсус оештырылган провокация булганга, уңышсызлыкка очрый, ә Александр фикердәшләре белән, дәүләт җинаятендә гаепләнеп, 1887 елның 1 мартында кулга алына.

  Мария Александровнага бу күңелсез хәбәр килеп ирешүгә, ул ашыгып Петербургка юлга чыга һәм тиздән патша хозурында була. Искитмәле: бер чыганак та провинциядән килгән гади йомышчы ханымның һич тоткарлыксыз патшаның кабул итү бүлмәсе бусагасын атлап керүенә гаҗәпләнү белдерми. (Хәер, тарихчылар Саша белән Аннаның туган көннәре Ульяновларның туйларына кадәр булуына да күз йома. Аннары тагын бер сәерлек: Кече совет энциклопедиясендә Саша белән Аннаның туган җире итеп Петербург урынына Түбән Новгород (!) күрсәтелә).

   ...Яшьли сөйгән яр онытылмый: Александр III Мария Александровнага ачык чырай күрсәтә, һәм алар бергәләп Шлиссельбург крепостендә тотылган Саша янына барып кайталар. Патша, Сашага князь титулы бирергә, гвардиягә кертергә сүз биреп, аның бөтен «гөнаһларын» гафу итә. Әмма Саша яхшылыкның кадерен белмәүче кире беткән бер шәхес булып чыга. Ул ата-анасына алар турында нәрсә уйлаганын бөтенесен әйтеп сала. Иреккә чыккач, аларның оятсыз кыланышларын фаш итәргә һәм, һичшиксез, әтисенә бомба ташларга вәгъдә бирә. Шуңа күрә Александр Ульяновны, билгеле инде, иреккә түгел, ә юләрләр йортына илтеп тыгалар. Калган гомерен ул юләрләр йортында үткәрә һәм шунда үз үлеме белән 1901 елда дөнья куя. (Мин фәкыйрегезгә 1980 елны Ленинградтан теплоходта туристлык объектына әверелгән Шлиссельбург крепостена сәяхәт кылырга насыйп булды. Экскурсовод бик мавыгып Александр Ульяновның крепостьта асып үтерелүе турында сөйләп бетергәч, мин аның кая күмелгәнен сораган идем. Ул кабере билгеле түгел дип җавап кайтарды).

  Ульяновлар гаиләсендә калган балаларга да бәхет елмаймый. Балалар үзенеке булмагач, гаилә башлыгы үзенең физиологик ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә аларны файдаланудан тартынып тормаган. Дөрес, патша малае булгангадыр, Сашага ул беркайчан да кагылмаган. Аның каравы, үги атасының бөтен «кайнар мәхәббәте» үзенә җәлеп итеп торган Володяга эләккән. Бичара Мария Александровна, ризасызлык белдереп, нихәтле улын яклап калырга тырышмасын, ул ирен туктата алмый, киресенчә, тегесе аның үзен әхлаксызлыкта гаепләргә тотына. Өйдә үги атасы тарафыннан җәберләүләргә, ә гимназиядә иптәшләренең мыскыллап көлүенә дучар булган Володя да абыйсы кебек бөтен дөньясына үчле булып үсеп җитә. Күп еллар үтеп, Октябрь түнтәрешеннән соң хакимиятне кулга төшергәч, ул гомер буе җыелып килгән ачуын, хәзер инде пролетар юлбашчысы сыйфатында, бернинди гаебе булмаган миллионнарча кешеләрне (аныңча «сыйнфый дошманнар»ны) җәзалап үтерү белән кайтара.

   Һичшиксез, укучыларда Ленин һәм аның гаиләсе турында әлеге шаккатыргыч мәгълүматлар кайдан алынды дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Кызыксынучыларга җавап мондый.

1970 елларда танылган совет язучысы Мариэтта Шагинян Ленин турында китап язарга керешә һәм материал җыяр өчен архивларда эзләнергә рөхсәт ала. Күрәсең, архив хезмәткәрләре җиде йозак астында нәрсә саклаганнарын үзләре дә белмәгәндер. Ни өчен дигәндә, Ленинга кагылышлы документлар белән танышып чыккач, язучы чын мәгънәсендә шок хәленә килә һәм үтә көчле дулкынлану тәэсирендә шәхсән Брежневның үзенә доклад язмасы әзерләп тапшыра.

   Леонид Ильич язма белән үз даирәсен дә таныштырып чыга. Мондый хәбәр үзләрен тугры ленинчылар дип күкрәк каккан Кремль картлачларына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Авыр кичерешләрдән «Соры кардинал» (КПСС ның баш идеологы) Сусловның кан басымы күтәрелеп, ул аяктан егыла – өч көн урында ята. Бераз терелгәч, Шагинянны ялган таратуда гаепләп, атып   үтерүләрен таләп итә.

   Әмма Брежнев бүтәнчә хәл кыла: ул үз янына Шагинянны чакырып ала һәм яшерен мәгълүматлар хакында беркемгә сөйләмәскә сүз бирсә, аңа Ленин турындагы китабы өчен (Әлбәттә, «дөрес» язылган очракта) дәүләт премиясе, фатир һәм башка өстенлекләр вәгъдә итә. Шагинян бу шартларны кабул иткән булса кирәк, чөнки чыннан да «Ленин янында дүрт сабак» («Четыре урока у Ленина») дигән китабы өчен Ленин премиясе ала, ә аның яшерен документлар рәтенә кертелгән доклад язмасы бүгенге көндә партиянең Үзәк комитеты архивында иң зур сер итеп саклана. («Обозреватель», 2009 ел).


  2. Югалган бала

  1873 елның 14 августында Сембер халкы сәер күренешнең шаһитына әверелә: шәһәр өстендә, барысын да шаккатырып, ике сәгать буена зәңгәр балкыш әйләнәсендә ялтыравык шар эленеп тора. (Бүгенгечә әйтсәк – оча торган тәлинкә – НЛО).

  Шул ук көнне тагын бер вакыйга теркәлеп калган: Ульяновалар йорты ишек алдыннан җиде яшьлек абыйсы Саша карамагында калдырылган Володя исемле өч яшьлек сабый юкка чыга. Абыйсы исә аның кайчан югалуын төгәл әйтә алмый.

  Бары тик ике атнадан соң гына әйләнә-тирәдәге бер авылның печәннән кайтучы крестьяннары шәһәрдән утыз чакрымнарда юл кырыенда утырып торучы малайны табып ала.

Баланы караган табиб аның сәламәтлегендә нормадан тайпылыш тапмый. Димәк, ике атна югалып торуына карамастан, ул кайдадыр ашаган-эчкән, вакытында ял иткән булып чыга. Табиб шулай да баланың үз-үзен тотышында ниндидер сәерлек күреп ала, ул да булса аңа мөрәҗәгать итүчеләргә, хәтта әти-әнисенә дә тулысынча битараф булуы, сорауларга җавап бирмәве күзгә ташлана. Табиб мондый әлегә күрелмәгән очрак турында коллегасы белән уртаклашырга теләп, аңа хат җибәрә. Менә бу хаттан бер өзек: «...Малайны әти-әнисе белән өйләренә озатырга теләгәндә әлегә кадәр тыныч кына утырган бала көтмәгәндә телгә килде һәм җитди кыяфәт белән бик ачык итеп: «75 елдан соң Израиль дәүләте яңадан торгызылачак», – дип әйтеп куйды. (Һәм дөрестән дә, нәкъ  бала әйткәнчә, 75 елдан соң, 2000 ел элек борынгы римлеләр тарафыннан туздырылган яһүдләр дәүләте 1948 елда яңадан торгызыла. – Г.Г.). Бу сүзләрнең эчтәлегеннән бигрәк ниндидер куркыныч – шомлы тавыш белән әйтелүе җыелган халыкны ирексездән сискәндереп җибәрде. Аның үз-үзен балаларча тотмавы чыгырымнан шулкадәр чыгарды ки, хәтта табиб булуыма карамастан, бу җен баласын үз кулларым белән сугып үтерердәй булдым. Ләкин шул мизгелдә яңадан көтелмәгән хәл килеп чыкты. Малай кинәт йомылган күзләрен ачып җибәрде һәм, үз яшендәге балаларча елап, анасын чакыра башлады...»

  Әлеге материалны Ульяновск архивларыннан эзләп тапкан язучы һәм публицист Игорь Бунич, бу вакыйганы галәм корабы белән бәйләп, Ленинның гадәттән тыш сыйфатларга ия булуын аның балачакта НЛО пилотлары тарафыннан программалану ихтималы белән аңлата2.


  3. Яшьлек еллары

  Дөньяның астын өскә китергән Владимир Ульянов (Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 1887 елда Сембер гимназиясен тәмамлагач, ул кулына гимназия директоры Федор Керенский (1917 елда Вакытлы хөкүмәт рәисе Александр Федорович Керенскийның атасы) биргән уңай характеристикасын тотып, Казанга килә һәм университетның юридик факультетына укырга керә. (Шушы китүеннән Ульянов туган шәһәренә бүтән беркайчан әйләнеп кайтмый. Моңа яшь чагындагы күңелсез истәлекләр сәбәп булгандыр дип фаразларга кала). Володяның университетка керүендә әлеге характеристика нинди роль уйнагандыр, билгеле түгел. Ә менә Казан Дини академиясе һәм университет профессоры Н.И. Ильминскийның күрсәткән ярдәме булмаса, Володя, ай-һай, университетка керә алыр иде микән?

  Ә эш менә нәрсәдә.

   1886 елда Ильминскийның Сембердәге дусты Илья Николаевич үлеп китә. Тол калган Мария Александровна Казанга килә һәм, Ильминский белән очрашкач: «Николай Иванович, сезнең дустыгыз – минем ирем истәлегенә Володяны университетка урнаштыруыгызны үтенеп сорыйм», – дип мөрәҗәгать итә. Танылган шәхес буларак, Ильминский университет ректоры янына гына иркен кереп-чыгып йөрмәгән, ул шулай ук губернатор сараенда да үз кеше саналган. Ул хәтта император һәм аның даирәсе белән дә таныш булган. Шуңа күрә, әлбәттә инде, Ильминскийның Володяны яклап әйткән сүзе кире кагылмый һәм аны университетка кабул итәләр. Университетка урнашу бер хәл, Володя Ульянов хәтта берничә ай (гаиләсе Казанга күчеп килгәнчегә кадәр) Ильминский фатирында яши.

Гомумән алганда, Урта Идел буе халыкларына, шул исәптән безгә – татарларга да Н. И. Ильминский карагруһчы, рус булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәтенә «фәнни» нигез салучы һәм бу сәясәтне православ дин әһелләре белән берлектә гамәлгә ашыручы реакцион дин белгече буларак мәгълүм.

  1880–1890 елларда Россиягә Европадан марксизм тәгълиматы үтеп керә. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак завод-фабрикаларда, югары уку йортларында марксистик түгәрәкләр оеша башлый. Революция шаукымы Казан университетын да читләтеп узмый. 1887 елның 16 декабрендә уку йортындагы тәртипләрдән, гомумән, илдә хөкем сөргән режимнан канәгать булмаган студентлар сходкага җыела. Башлап йөрүчеләр арасында Володя Ульянов та булганга, аны кулга алып, Кокушкино авылына бабасы Бланк утарына сөргенгә җибәрәләр3. Калган катнашучылар да төрлесе-төрле якка сөрелә.

  Дингә ышанучылар гаиләсендә тәрбияләнгәнгә күрә, Володя унҗиде яшенә чаклы чиркәүгә йөри, гыйбадәт кыла, тәүбә итә, чиркәүдә кызыл аракы эчеп, гөнаһлардан арына һәм православ диненең башка йолаларын  үтәп килә. Үзе дә чукындырылган булганга, Кокушкинода торганда ул еш кына батюшка белән чиркәүдә крестьян балаларын чукындыруда катнаша. Әле үткән гасырның 70 нче елларында бу авылда «крестный отец Владимир» чукындырган кешеләрнең «крестник» нәселләрен табарга мөмкин булган4.

  Дөрес, күп тә үтми, ул чиркәүгә йөрүдән туктый, күлмәк эченнән кигән тәресен чыгарып ата, тәмәке тарта башлый. Тик анасы тәмәкенең гаиләгә бик кыйбатка төшүен әйткәч, тартуын ташлый.

  1888 елда Володя Ульяновка Казанга кайтырга рөхсәт итәләр. Ә 1889 елда Самарага күчеп китә. Монда ул дүрт ел яши һәм үзлегеннән укып университет программасын үзләштерә. Аннары 1891 елның яз һәм көз айларында Петербургка барып, андагы университетның юридик факультетында имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, юрист дипломы алып Самарага кайта һәм адвокат  ярдәмчесе булып эшкә керешә.

  1893 елның җәй ахырларында Ульянов Петербургка китә. Тиздән ул андагы марксистларның җитәкчесенә әверелә. 1895 елның декабрь башларында кулга алына һәм төрмәгә эләгә. 1897 елның февралендә аны төрмәдән азат итеп өч елга Көнчыгыш Себергә Шушенское авылына сөргенгә җибәрәләр.

  1900 елның җәендә, сөрген вакытын тутыргач, Ульянов чит илгә чыгып китә. Анда революцион «Искра» газетасын чыгаруны җайга сала.


  4. 1905 ел


  1905 елгы революция Ленинга (дистәдән артык уйдырма исем арасыннан Ульянов тарихка Ленин псевдонимы белән кереп кала) Россиягә кайтырга мөмкинлек бирә, һәм ул шушы елның ноябрь башларында Петербургка кайтып төшә.

  Ленин патша хөкүмәтенә каршы көрәштә иң төп чара итеп террор кулланырга чакыра һәм, аның ысулларын күрсәтеп, тулы бер террорчылык программасы төзи.

Ленинның экстремизм һәм террорчылык тарафдары булуына инану өчен, аның 1905 елның октябрь-ноябрь айларында дөнья күргән кайбер өндәмә-чакыруларына күз салу да җитә.

  «Валлаһи, мин шуңа гаҗәпләнәм: бомбалар турында ярты елдан артык такылдауга карамастан, бер генә бомба да ясый алмадык. Кичекмәстән бу хатаны төзәтергә кирәк... Хәзер үк кем ничек булдыра ала, шулай кораллансын: револьвермы, пычакмы, яки ут төртер өчен керосин белән чүпрәкме – барысы да ярый...

Берәүләр шундук шымчыны үтерсен, полиция бүлеген шартлатсын, башкалары акча табу өчен банкка һөҗүм итсен... Һәр төркем, һичьюгында берәр полицейскины үтереп, тәҗрибә тупласын: мөмкин булган корбаннар алар урынына килгән йөзләрчә яңа көрәшчеләр белән тулыланыр...

   Боевиклар хәтта коралсыз да өй түбәләренә, югары этажларга менеп гаскәрләр өстенә ташлар яудырып, кайнар су коеп, күп нәрсә эшли ала...

Шымчыларны, полицейскийларны, жандармнарны үтерү, полиция бүлекләрен шартлату, хөкүмәт акчаларын кулга төшерү... мондый гамәлләр инде байтак урыннарда алып барыла...»5

Мәгълүм булганча, революция җиңелү белән тәмамлана. Һәм Ленин 1907 елның декабрендә яңадан чит илгә, Швейцарияга чыгып китәргә мәҗбүр була.


  5. Эмиграциядә

  Революция җиңелгәч, хәрби дружиналар башбаштаклык юлына баса: хәзер банклар басып, бай сарайларны талап алынган акчалар, кыйммәтле әйберләр партия кассаларына түгел, ә хәмергә, әфьюнгә, гүзәл затлар белән күңел ачуга сарыф ителә башлый. Яңа шартларда эмиграциядәге Ленин һәм аның көрәштәшләре авыр хәлдә кала, чөнки чит илдә типтереп яшәү өчен (мәсәлән, Женева рестораннарында революционер Ленин бары тик кыйммәтле тоныкландырылган сыра гына эчәргә яраткан), шулай ук партия ихтыяҗларына зур акчалар таләп ителә. Аларны кайдан алырга? 1905 елга кадәр акчаларны Савва Морозов кебек эре буржуазия вәкилләре, сәүдәгәрләр һәм башка хәлле иганәчеләр биргән булса, революциядән соң ярдәм туктала. Чөнки боевикларның бер гаепсез кешеләрне кыйнауларын, ерткычларча үтерүләрен үз күзләре белән күргән һәм революциянең мәрхәмәтсезлегенә төшенгән иганәчеләр куркып кала һәм алга таба акча бирми башлый.

  Кирәк акчаларны гадел юл белән юнәтеп булмавын аңлаган Ленин Кобага (Сталинга) теләсә нинди юл белән булса да акча табу бурычын йөкли. Террорчылык «һөнәренә» маһир кавказлы, үзенең ярдәмчесе Камо (Симон Тер-Петросян) белән акча күчерүче транспортларга, банкларга, бай шәхси сарайларга һөҗүм итеп, акча табарга керешә. Ленин мондый юлбасарлыкны йомшак иттереп «экс» («экспроприация» сүзеннән) дип атый. Ә Кобага, шундый сизелерлек ярдәм өчен, «гүзәл грузин» кушаматын бирәләр, аны партиянең иң югары органнарына кертәләр. Камога килгәндә исә, 1922 елда инде генсек вазифасында Сталин элекке иптәшен күп белүче шаһит буларак, Тифлиста велосипедта барганда машинага бәрдереп үтертә.

  Бомбалар ясауны Ленин инженер Леонид Красинга йөкли. Ә моның өчен хәтсез акчалар таләп ителә. Красинда исә акча җитәрлек түгел. Аның бәхетенә күрәдер, нәкъ шул вакытта (1905 елның маенда) Швейцариянең Ницце шәһәренә дәваланырга дип эре промышленник, революционерларга күп ярдәм күрсәткән Савва Морозов килеп урнаша. Беркадәр вакыттан соң аның янына Красин килә. Сөйләшү барышында Красин Морозовка танылган актриса Мария Андреевнаны димләгән булса кирәк. Ни өчен дигәндә, Морозов һич көтмәгәндә аңа үзен һәм милкен страховкалау кәгазен (полис) васыять итә.

  Әйтергә кирәк, Мария Андреевна актриса гына түгел, бер үк вакытта большевиклар Үзәк комитетының агенты да булып торган. Ә озакламыйча Морозовны йөрәгенә пуля тиеп үлгән килеш табалар. Атылып үлгәнме? Атып үтергәннәрме? Бәлки җавапны Красин белгәндер.

  Ә күренекле байның күчемсез милке, акчалары, кыйммәтле банк кәгазьләре – һәммәсе большевикларга эләгә.

  Әмма кеше мөлкәтен үзләштерү Морозов мирасы белән генә чикләнми, ә төрле астыртын хәйләләр кулланып, алга таба да дәвам итә.

  Морозовның бертуган кардәшенең улы Николай Шмидт өй җиһазлары фабрикасының хуҗасы һәм большевиклар партиясенең яшерен әгъзасы була. Ул, үз фабрикасында баш күтәрү оештыргач, төрмәгә эләгә һәм 1907 елда тоткынлыкта үлә. Аны үз-үзенә кул салган дисәләр дә, үлеме күп сораулар тудыра. Мәрхүм фабрикантның акчаларына да большевиклар ия була. Ничек дисезме? Әлеге дә баягы, шул ук Красин катнашында. Ул, яшертен эш йөртү максатын күздә тотып, Шмидт кызы Елизавета янына яшь большевик Лозинскийны җибәрә. Тегесе, яшь туташның башын әйләндереп, аның белән җенси бәйләнешкә керә һәм судта кызның большевиклар файдасына җавап тотуын тәэмин итә. Лозинскийдан Ленин бик канәгать кала: «Таратута (Лозинскийның партия кушаматы) бер нәрсә алдында да туктап калмаячак, шуңа күрә ул мактауга гына лаек», – дип, юлбашчы үзенең соклануын белдерә.

  Шмидт мирасы буенча, суд большевиклар файдасына тәмамлана. (Дәгъвачы як булып Елизаветаның апасы Екатерина катнаша). Большевиклар исә тагын гаять зур суммага ия була.

Әлбәттә, Ленин суд процессын күзәтеп баргандыр һәм юрист буларак үз киңәшләрен дә биргәндер, дип фаразлый алабыз.

Морозов белән Шмидт акчаларына партия кассасы шактый тулылана, ә Красинга яшерен мастерскойларда киң күләмдә бомбалар ясау мөмкинлеге тудырыла. Бу шартлаткыч җайланмалар ярдәмендә террорчы боевиклар 1905 елда 223 кешенең гомерен өзсә, 1907 елда корбаннар саны инде 1231 гә җиткән6.

  ...Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Ленин Россиядә патша хөкүмәтен бәреп төшерүне иң якындагы бурычлар рәтенә куя һәм аның шул мәсьәләгә багышланган берничә мәкаләсе дөнья күрә. 1914 елның көзендә басылып чыккан «Европа Кушма Штатлары шигаре турында» дигән мәкаләсендә ул үзенчәлекле минимум программа игълан итә. Аның асылы болай: әгәр дә Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә, Маркс белән Энгельс өйрәткәнчә, дөньякүләм инкыйлаб барып чыкмый икән, ул чакта һичьюгында берәр кисәк өзеп алсаң да ярый, ягъни мәсәлән, бер илдәге инкыйлаб белән канәгатьләнергә дә була. Кайсы илдә булуы әллә ни мөһим түгел. Башта бер илне кулга төшерү, аннары аны яңа Бөтендөнья сугышы башлау һәм инкыйлабны бүтән илләргә җәелдерү өчен, җирлек буларак файдалану фарыз. Калган илләрдә фетнә-чуалышлар, баш күтәрүләр оештырып, «бу илнең җиңеп чыккан пролетариаты бөтен Җир шары илләренә каршы тора яисә корал көче белән турыдан-туры аларга һөҗүм итә». Алга куйган бурычны җиңеләйтү өчен пролетариат юлбашчысы: «...Капиталистик дәүләтләр арасындагы аермалардан һәм каршылыклардан файдаланып, аларны бер-берсенә каршы котыртырга кирәк», – дип өйрәтә7.

  Соңыннан Сталин белән Молотов Икенче Бөтендөнья сугышына һәм аның төп өлеше – Бөек Ватан сугышына әзерләнгәндә остазларының шушы күрсәтмәләренә таянып эш итә.

1915 елның 26 июлендә чыккан «Үз хөкүмәтеңнең җиңелүе турында»гы мәкаләсендә Ленин большевиклардан империалистик сугышны гражданнар сугышына әверелдерүне, шулай ук: «Рус хөкүмәтенә һәм рус буржуазиясенә нәфрәт тудырып, Россиянең сугышта җиңелүенә ярдәм итәргә», – дигән таләп куя8.

Нәкъ шул вакытларда большевиклар партиясенең бетмәс-төкәнмәс ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә әлегә кадәр кулланылган акча табуның шикле алымнарын кабатламый торган ышанычлы чыганак барлыкка килә. Русларның: «Балыкчы балыкчыны ерактан күреп ала», – дигән әйтемен раслагандай, Ленин әсәрләре белән танышкач, аны Швейцариядә марксист-социалист, 1905 елгы революциядә катнашкан өчен Россиядән сөрелгән, бу чакта инде эре эшмәкәр генә түгел, ә күренекле халыкара авантюрист булып та танылган Парвус исемле сәясәтче эзләп таба. Ул беренче очрашуда ук Ленинның рәхимсезлеген, килешмәүчәнлеген, үҗәтлеген, мәкерлеген күреп ала һәм, аның бу сыйфатлары күңеленә хуш килгәнгә, аннары максатлары да бер булганга (Россиядә патшаны бәреп төшереп, хакимиятне тартып алу), теләктәшенә акчалата гына түгел, башка ярдәм дә күрсәтә башлый. Авантюрист хезмәтеннән файдаланган өчен, тәнкыйтьләүчеләргә Ленин: «Файдага булса, кирәк акчаларны иблистән алырга да чирканмаячакмын», – дип кырт кисеп җавап кайтарган9.

  Шулай да, герман хөкүмәте белән хезмәттәшлек барысыннан да ышанычлырак, кыйммәтлерәк булгандыр. Бу хезмәттәшлек менә ничек башланып китә.

  1916 елның 30 сентябрендә яшерен хезмәтләр герман кайзеры Вильгельмны Ленин программасы белән таныштыра. Программада:  «Хакимияткә килгәч, большевиклар Германиягә солых тәкъдим итә»; «Россиядә монархия урынына республика урнаштыра»; «рус армиясен демобилизацияли» дигән пунктлар була. Аларны гамәлгә ашыру өчен, Ленинга һәртөрле ярдәм күрсәтү зарурлыгы әйтелә, программаның иң зур сер итеп сакланырга тиешлеге искәртелә.

  Әлбәттә инде, кайзер яшерен хезмәтләрнең тәкъдимен кабул итә, тиешле күрсәтмәләрне бирә.

  Менә шуннан соң инде, кайзер боерыкларын үтәп, герман хөкүмәте Ленин исеменә акча күчерә башлый! Бу инде финанс мәсьәләсен, ниһаять, хәл итүне аңлата.

Акчалар иң әүвәл гаять зур чыгымнар таләп иткән «Правда» газетасын нәшер итүгә, партиянең яшерен хәрби оешмасы тарафыннан хакимиятне тартып алу өчен төзелгән күпсанлы кызыл гвардия төркемнәрен коралландыруга, сугыштагы армиядә солдатлар арасында агитация-пропаганда эшләре алып баруга тотыла.

  Ленинның дошман дәүләтенең хәрби разведкасы белән элемтәдә торуын бу оешманың башлыгы Николай: «Мин Россия турында мөһим мәгълүматлар тапшыра торган революционер Ульянов (Ленин) белән таныш идем», – дип язып калдырган. Ленинга Россиягә зыян китерүе турында әйтсәләр, ул: «Төкерәм мин Россиягә, чөнки мин большевик, батенька!» – дип җавап кайтарырга яраткан.

1917 елның 27 февралендә Петроградта буржуаз-демократик революция була һәм хакимияткә демократик Вакытлы хөкүмәт килә. Шул уңайдан Ленин Россиядәге большевикларга: «Хакимиятне үз кулына алган яңа хөкүмәт Германияне җиңү тарафдарларыннан тора. Яңа хөкүмәткә бернинди ярдәм күрсәтмәскә!» – дигән чакыру белән хат юллый. Ленинның бу сүзләре герман хөкүмәтенә хисап биргән кебек кабул ителә һәм немецларның «Халык хокукы» дигән газетасында басылып чыга10.


  6. Россиягә кайту

  1917 елгы буржуаз-демократик революциядән соң алга табан эмиграциядә яшеренеп ятуның мәгънәсе бетә, һәм Ленин Россиягә кайтырга карар кыла. Һәркая өлгерүче Парвус, герман хөкүмәтендәге танышларын эшкә җигеп һәм бер үк вакытта арадашчы ролен үтәп, Ленинга герман Генераль штабының мөмкин кадәр тиз арада рус армиясен сугыштан чыгару бурычын йөкләп, эмигрантларның Петроградка кайтуын оештыра.

  ...Көннәрдән бер көнне Швейцариядән бөтен Германия аша Гамбург вокзалына дипломатик почта вагоны тагылган бер поезд килеп туктый. Мондый вагоннарга пломба салынганга күрә, андагы пассажирларга тышкы якка хәтта борыннарын да чыгарырга ярамаган. Менә шундый вагонда яшерен рәвештә Петроградка кайтучы егерме тугыз революционер була. (Кайбер чыганакларда – утыз ике).

  Гамбургта аларны, пароходка утыртып, Стокгольмга җибәрәләр. Шәһәр банкларында  большевикларга, сугышка каршы пропаганда алып бару шарты куеп, аларга ай саен алтын белән өч миллион марка акча алыр өчен яшерен счет ачалар. (Большевиклар бурычларын хәтта арттырып үти: армия таркатыла, гаять зур Көнчыгыш фронтта сугыш хәрәкәтләре туктатыла).

Соңыннан немецларның Көнчыгыш фронты штаб башлыгы генерал Макс Гофман: «Күңелдә бу эмигрантларны рус армиясенең рухын тагын да тизрәк төшерү өчен файдалану фикере туды», – дип язып калдыра.

  Ә генерал Людендорф үзенең хатирәләрендә: «Бу сәфәр хәрби күзлектән караганда үзен бик шәп аклады», – дип билгеләп үтә.

Чигенеш ясап, вагонда эмигрантлар арасында килеп туган бер аңлашылмаучанлыкка тукталыйк.

  Поезд сугыш аркасында ачлы-туклы яшәгән Германия аша бара. Хәлбуки, рус эмигрантларын кайзерның шәхси күрсәтмәсен үтәп, яхшы гына түгел, хәтта ки нәзакәтле ашамлыклар белән туендыралар. Тик үзләрен һәрьяклап түгәрәк хис итү өчен аларга бер нәрсә җитми: ул да булса, станцияләрдә вагоннан чыгу катгый тыелганга күрә, ә вагонда бер генә бәдрәф булу сәбәпле, табигый йомышны үтәү кыенлыгы.

  Кемнеңдер бәдрәфтә озак утыруы аркасында, вагон буена сузылган чират хасил була. Тыгызлыктан, авыр истән кешеләрнең кәефе кырыла: ызгыш-талаш китә. Мондый күңелсез хәлләрдән Ленин читтә кала алмый. Ул, тәртип урнаштыру максатында, иптәшләренә, бәдрәфкә керү вакытын һәм озаклыгын күрсәтеп, үзе кул куйган талоннар өләшеп чыга. Талоннарны алмашу мөмкинлеге дә булган.

Әлбәттә инде, озакламый Ленин талоннар системасын бөтен Россиягә җәелдерер дип ул чакта беркемнең уена да килмәгән11.

  Бер дә гаҗәп түгел, 1917 елның 3 апрелендә туган туфрагына аяк баскан Ленинның беренче сүзләре: «Ә мине Петроградта кулга алмаслар микән?» – дигән сорау була. Чөнки ул герман акчасына инде телгә алынган программаны гамәлгә ашыру өчен кайта. Әмма аны Финляндия вокзалында каршы алган большевиклар: «Юк, Владимир Ильич, бернинди куркыныч юк», – дип ышандыра.

Гәрчә Ленинның Петроградка кайтуы шунда ук билгеле булса да, фаш итү материалларын җыярга керешкән Вакытлы хөкүмәт аны күпмедер вакытка тынычлыкта калдыра.

Шуннан файдаланып, 4 июльдә большевиклар, дәүләт түнтәреше ясап, хакимиятне тартып алу нияте белән, эшчеләр һәм баштанаяк коралланган Балтыйк матрослары катнашында гаять зур демонстрация оештыра. Әмма беренче омтылыш уңышсызлык белән тәмамлана. Хөкүмәт тарафыннан фронттан чакырылган хәрби частьлар берничә көнгә сузылган рөхсәтсез уздырылган демонстрацияне куып тарата. Ә бу чакта Вакытлы хөкүмәт Ленинның эмиграциядәге эшчәнлеген тикшерүне тәмамлый. Һәм шунда аның Вакытлы хөкүмәткә, гомумән, Россиягә каршы хыянәтчел эшләр алып баруы ачыклана. Ленин агентларының Европа илләрендә Парвус һәм герман акчаларына, Россиянең сугышта җиңелүен өндәп, өем-өем газета-листовкалар бастыруы, бу агитация материалларын даими төстә ватаннарына җибәреп торуы мәгълүм була. Әлеге хәбәрләрдән соң хәрби контрразведка Ленин артыннан күзәтү оештыра, чит илдән большевикларның зур суммаларда акчалар алып торуын раслаган телеграммаларны кулга төшерә.

  Шушы кире каккысыз дәлилләр нигезендә юстиция министры Ленинны, шулай ук большевикларның калган җитәкчеләрен дәүләт хыянәтчеләре дип игълан итә, ә Вакытлы хөкүмәт рәисе Керенский аларны кулга алу һәм хөкем итү турындагы указга кул куя. Указ исемлегенә эләккәннәрнең барысы да диярлек кулга алына, ә Ленин, гадәттәгечә, тугры ярдәмчесе Зиновьев белән качып котыла. Качкыннар көзгә чаклы Сестроецк шәһәре тирәсендәге печәнлектәге шалашта яшеренеп ята. Көзге яңгырлар башлангач, «гүзәл грузин» Коба (Сталин), ЦК кушуы буенча, остазын ышанычлырак урынга, Финляндиягә озатып җибәрә. Ленин, беркем танымасын өчен, дәүләт чиген парикта, сакал-мыегын кырган килеш, бүтән исемдә паровоз будкасында кочегар сыйфатында үтеп чыга12.


  7. Октябрь түнтәрелеше

  Сентябрьдән башлап, Петроградта большевиклар агитациясе нәтиҗәсендә вәзгыять көннән-көн катлаулана. Вакытлы хөкүмәт вакыйгаларны тагын да куертмау максатында сәяси тоткыннарны төрмәләрдән чыгарырга мәҗбүр була.

  10 октябрьдә барлык партия җитәкчеләре катнашында мөһим утырыш уза. Утырышта әле генә Финляндиядән кайткан Ленин белән аның шалашташ иптәше Зиновьев та катнаша. (Алар әле һаман яшеренеп яшәргә мәҗбүр булганлыктан, гримнарын салмаган). Утырышта Ленин агымдагы хәлләр турында чыгыш ясый. «Кораллы восстание котылгысыз, аның вакыты инде килеп җитте», – дип тәмамлый ул чыгышын. Утырышта, восстание белән идарә итәр өчен, Политбюро төзелә.

Большевиклар бәхетенә күрә, нәкъ шушы көннәрдә немец агенты Мор герман хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән айлык өч миллион марка «хезмәт хакы» алып килә. Әлеге акчаларга Политбюро төрмәдән чыккан Троцкийга восстание күтәрү бурычын йөкли. Восстаниегә әзерлек барышында ул немец әсирләрен дә җәлеп итә, хәрби мундирларын салдырып, граждан киемнәренә алыштыра һәм, кулларына мылтык тоттырып, Кызыл гвардия отрядларына кушып, Кышкы сарайны алырга җибәрә. Әсирләр баш тарта алмый, чөнки, корал өләшкәндә, аларга большевикларга ярдәм итәргә бурычлы булулары турында кайзер Вильгельм боерыгын җиткерәләр.

  25 октябрьдә Троцкий Вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелүе һәм министрларның кулга алынуы турында хәбәр итә. Озакламый кайбер яшерен нәрсәләр дә билгеле була. Мәсәлән, Англия парламентында Черчилль Кышкы сарайны алганда, кораллы төркемнәр белән немец офицерлары җитәкчелек итүе хакында белдерү ясый13.

Гәрчә чолганышка алынган сарайны алу вакыты иртә якка билгеләнгән булса да, һөҗүм гел кичектереп киленгән. Иртән тотынмагач, төш вакытына, аннары кичке алтыга күчерелгән. Ә аннан соң, гомумән, вакытны күрсәтми башлаганнар.

  Сәгать кичке алтылар тирәсендә сарайга илтүче юллар ябыла, ә сарайны саклаучылар, бихисап коралланган төркемнәрне күреп, урыннарын ташлап китә башлый. Антларына тугры рәвештә хатын-кызлар батальоны белән бер кечкенә юнкерлар отряды гына кала. Шуннан соң гына, инде төн урталары якынлашканда, һөҗүм башлана һәм күп тә үтми, сарай кызылгвардиячеләр кулына күчә. Җиңүчеләр, патшаның зиннәтле зур бүлмәләренең астын-өскә китереп, гасырлар буена тупланган кыйммәтле әйберләрен талап чыгалар. Аннары ишек алдында эзләнеп йөргәндә, алар шәраб подвалына тап булалар. Мәйданга шәраб мичкәләрен тәгәрәтеп чыгарып, подвалдагы ыслап һәм каклап хәзерләнгән дуңгыз, бозау ботларын да кыстырып, бәйрәм итәргә тотыналар. Төн буена дәвам иткән күңел ачулардан мәйданда гомергә күрелмәгән мәхшәр хөкем сөрә.

  Саклаучы хатын-кызларны коралсызландырып, торган урыннарына кайтарып җибәрәләр. Әмма, ни кызганыч, әгәр бәрелеш вакытында араларыннан берсе генә һәлак булса, күбесе кайтып барышлый исерек солдат, матрослар кулына эләгеп, мәсхәрәләп үтерелә. Беришләрен казармаларына алып кайтып, шулай ук мыскыллап-көчләп, югары этажлардан урамга чыгарып ташлыйлар.

Кулга алынган министрларны сарайны җылытыр өчен әзерләнгән һәм баррикада итеп файдаланылган утын өемнәре яныннан Петропавел крепостенә алып китәләр. (Гаҗәп түгелме: XX гасырда патша сарае утын ягып җылытылган. Пар белән җылыту системасы империягә әле килеп җитмәгән булган, күрәсең).14

  Немец әсирләре Мәскәү вакыйгаларында да катнаша. Язучы И. Бунич: «Большевикларга ярдәмгә килгән әсирләр Вакытлы хөкүмәткә тугры калган юнкерларны, дөресрәге, япь-яшь малайларны, штыклар белән чәнчеп үтереп бетерә, пушкалардан атып Кремльгә шактый зур зыян сала», – дип язып чыга.


  8. Яңа хуҗалар

  Тартып алынган хакимиятне кулларында озак тоту ышанычы булмау сәбәпле, үзенә Халык комиссарлары советы (хөкүмәт) рәисе вазифасын алган Ленин иң әүвәл кара көнгә әзерләнү чарасын күрә башлый. Һәм яңа билгеләнгән финанс халык комиссары Менжинскийга, Дәүләт банкына барып, фәлән миллион акча алып кайту бурычын йөкли. Менжинский кызылгвардиячеләр төркеме озатуында банкка килгәч, яңа хөкүмәтне танырга теләмичә баш күтәргән банк хезмәткәрләре наркомга акча бирү түгел, сейфлар янына да кертергә теләми. Каракларча сейфларны ватып кына, Ленин таләп иткән миллионнарны машинага төяп алып китәләр.

  Бу вакыйгадан соң күп тә үтми, Швейцария банкында яңа акча салучылар исеменә счетлар ачыла. Аерым алганда, Ленинга – 75 млн. франк, Дзержинскийга – 85 млн., Зиновьевка – 80 млн., Ганецкийга (Ленинның яшерен кассиры) – 60 млн. франк һәм 10 млн. америка доллары, Троцкийга – 90 млн. франк һәм 11 млн. америка доллары суммасына кертемнәр салына.15

  1919–1920 елларда Ленин күрсәтмәсен үтәп, большевиклар тарафыннан барлык гыйбадәтханәләрдән (чиркәүләр, мәчетләр, синагогалар), патша, кенәз, дворян, алпавытларның күпсанлы бай сарайларыннан һәм утарларыннан, музейлардан, шулай ук банкларда, сейфларда эре промышленник белән сәүдәгәрләрнең миллионнары, хезмәт ияләре белән вак чиновникларның бөртекләп җыелган акчалары, төрле катлау кешеләренең сакларга куелган кыйммәтле металлардан ясалган сәнгать әйберләре – һәммәсе тартып алына. Шулай итеп, Россиядә гасырлар буена җыелып килгән гомумбайлык большевиклар партиясе милкенә әверелә. Хәзер инде партиянең югары җитәкчеләренә Россиядә дә мал туплау мөмкинлеге ачыла, һәм алар моннан бик оста файдалана.

Мисал өчен, 1919 елның кышында ВЦИК рәисе (хәзерге президент вазифасы) Яков Свердлов билгесез сәбәпләр аркасында үлеп китә. Рәиснең вафатыннан соң күпмедер вакыт узгач, аның Кремльдәге фатирында шәхси сейфын ачалар һәм ни күрсеннәр! Дәүләт кәгазьләре урынына тимер әрҗә шыплап алтын тәңкәләр һәм ялган паспорт бланклары белән тутырылган. Соңыннан әлеге сейфның фатир хуҗасы белән Ленин үзе генә белгән яшерен касса булуы ачыклана. Ленин вафатыннан соң, Сталин Свердловның тол калган хатыны Клавдия Новгородцевага сейфны саклау белән беррәттән «хакимиятне югалту очрагы»на запас туплауны (яшерен фонд) дәвам иттерү бурычын йөкли. Нәтиҗәдә, тора-бара хуҗабикәнең сандыгы, комодының барлык тартмалары тартып алынган бриллиантлар белән шыгрым тула. Әлеге бриллиантлар арасында 1918 елда Ленинның яшерен боерыгы буенча атып үтерелгән патша гаиләсе зиннәтләре, шул исәптән үлгән патшабикәдән салдырып алынган тиңе булмаган энҗе муенса да сакланган. Әйберләр арасында шулай ук патшабикәнең кеш тиресеннән тегелгән туны белән Әби патшаның (Екатерина II) тәхет таҗы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Тунны Свердлов урынына калган Михаил Калинин хатыны үзләштерсә, таҗга исә Молотов хатыны хуҗа була. Соңыннан, 1933 елда АКШ белән  дипломатик мөнәсәбәтләр төзелгәч, ул аны Америка илчесе хатынына бүләк итә.

  Моннан тыш, Ленинның Ганецкий дигән ышанычлы кешесе фатирында энҗе-мәрҗәннән, алтын кысаларга кыйммәтле ташлар куеп ясалган сәнгать әсәрләреннән торган тагын бер искиткеч бай яшерен касса булуы ачыклана. Ленин, хакимиятен ныгыткач, бу асылташларны һәм башка затлы әйберләрне валютага әйләндереп, Европа илләрендәге коммунистик партияләрне финанслауга, Германиядә восстание оештыруга тота16.


  9. Брест-Литовск килешүе

  Билгеле булганча, һәрнәрсә өчен түләргә кирәк: сыр тычкан тәбәсендә генә бушлай. Шуңа күрә, тиздән немецлар большевикларга солых төзү бурычын исләренә төшерәләр.

Немецлар тәкъдиме белән сөйләшүләр Брест-Литовск шәһәрендә алып барыла. Иң әүвәл, 1917 елның 15 декабрендә, сугышны туктату турында вакытлы килешүгә кул куела. Ә инде солых төзү хакында сөйләшүләр 22 декабрьдә башлана. Сөйләшүләр шактый озакка сузыла һәм бик авыр бара. Ниһаять, 1918 елның 18 гыйнварында герман делегациясе солых шартларын игълан итә. Әлеге документ нигезендә Германия белән Австро-Венгрия кул астында Польша, Литва, Украина белән Белоруссиянең, Эстония белән Литваның шактый өлешләре калырга тиеш була. Мондый шартлар белән килешмәгән совет делегациясе башлыгы Троцкий, сөйләшүләрне өзеп, 11 февральдә Петроградка кайтып китә.

  Сөйләшүләр туктатылу сәбәпле, 18 февральдә герман гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Совет пропагандасы бу вакыйганы менә ничек тасвирлый:  «...Троцкийның сөйләшүләрне өзүеннән файдаланып (ә делегация башлыгының Ленин белән бер сүздә  булуы бернинди бәхәс тудырырга тиеш түгел. – Г.Г.), Германия Советлар Россиясе өстенә утыз дивизия ташлый, Украинаның зур өлешен, Псков белән Нарваны басып ала, Петроградка куркыныч тудыра...» Баксаң, бу сүзләр чын-чынлап уйдырма икән! Бәйсез чыганаклар бу раслауларны тәмам юкка чыгара. Асылда исә вакыйгалар менә ничек барган.

  Большевиклар агитациясе нәтиҗәсендә позицияләрен ташлап, оешмаган гавамга әверелгән исерек солдатлар, офицерларын үтереп, бәрелешкә кермичә артка гына тәгәри.

«Ә макталган Кызыл гвардия кайда?» – диярсез. Бу хәсрәт «сугышчылар»ның коралсыз эшчеләр демонстрациясенә атудан (Учредительное собраниене яклап демонстрациягә чыккан эшчеләрне алар кан коеп тарата) һәм гимназисткалар белән чуалышудан кала «һөнәрләре» булмый. Кыскасы, әгәр Псков немецларга кызылгвардиячеләр «бүләге» булса, Нарва исә дошманга тапшырган Балтыйк матрослары «күчтәнәче».

  Бу вакыйгаларга җентекләбрәк тукталыйк.

  Бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчкән немец гаскәрләре инде февральнең егермеләрендә үк төньяк юнәлештә пәйда була һәм хәрби милек, азык-төлек, корал складлары тупланган, Төньяк флот штабы урнашкан Псковка таба юнәлә. Дошман шәһәргә килеп җитәргә ун-унбиш чакрым калгач кына, большевиклар Псковны камалышта дип белдерә (23 февраль).

Ләкин шәһәр өчен сугыш булмый. Дошман белән беренче очрашуда ук кызылгвардиячеләр үзләренең чын йөзен күрсәтә: алар шыр җибәреп, яу кырын ташлап кача. 24 февральдә нибары ике йөз кешелек немец отряды яклаучысыз калган шәһәргә килеп керә.

  Ә Нарва тирәсендә ни булган?

  Немец гаскәрләренең, имештер, Петроградны басып алырга теләүләре большевикларны башкаланы сакларга иң яхшы дип саналган хәрби частьләрне җибәрергә мәҗбүр итә. Диңгез эшләре буенча нарком Дыбенко шәхсән үзе дошман каршысына Балтыйк флоты диңгезчеләрен алып килергә тиеш була.

  28 февральдә Петроградта шактый гына кәеф-сафа корып алган һәм үзләре белән кайдадыр тартып алынган өч мичкә спирт эләктергән «революцион матрослар» куркудан һәм суыктан катып калган Нарвага 1 мартта килеп керә. Нарком, шәһәргә гомумхалык хезмәт йөкләмәсе һәм кызыл террор игълан итеп, спирт бүләргә керешә, братва исә нарвалыларны урамга кар көртләрен көрәргә куып чыгара, бер үк вакытта «буржуйлар»га ау оештыра. Спирт тиз бетә һәм 3 мартта кичкә таба Дыбенко, үзе белән шәһәрдәге телефон һәм телеграф аппаратларын эләктереп, штабы белән Нарваны ташлап китә. Аның китүе чигенү сигналы булып кабул ителә. Бөтен сугышны портта утырып үткәргән, большевикларның иң ышанычлы таянычы булган матрослар беренче бәрелешләрдә үк куркып табан ялтырата. Ямбургтан (1922 елдан Кингиссепп) Гатчинога кадәр 120 чакрым араны тирән кар ерып җәяү элдертсәләр, Гатчинода бер эшелонны кулга төшереп, качуларын Самарага кадәр поездда дәвам итәләр.

  ...Нарваны 4 мартта бер тапкыр да мылтыктан атмыйча кечкенә бер немец отряды ала һәм бу «күчтәнәчкә» бик гаҗәпләнгәндер, мөгаен.

Псков тирәсендәге хурлыклы вакыйгалар уңаеннан 25 февральдә «Правда» газетасының кичке чыгарылышында Ленинның «Авыр, әмма кирәкле сабак» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Мәкаләнең исеме үк 1918 елның 23-24 февраль көннәрендәге «бөек җиңүләр» турындагы Сталин уйдырмасын юкка чыгара.

  «Бу атнада партия һәм барлык совет халкы өчен ачы, аяныч, авыр, әмма файдалы һәм шифалы сабак булды... – дип яза Ленин, булдыксыз һәм кәпрәюче кызыл командирларны гаепләп. – ...Полкларның сакларга тиешле урыннарын ташлап китүе, хәтта Нарва сызыгын сакларга теләмәве, чигенгәндә барлык нәрсәне юк итү турындагы боерыкны үтәмәве, таралып качу, булдыксызлык, вакыйгаларга тиешле бәһа бирә алмау һәм гомуми тәртипсезлек... Мондый хурлыклы-газаплы хәбәрләр ишетергә уйламаган идек», – дип, үзенең авыр кичерешләрен белдерә юлбашчы.

Әмма ничек кенә сәер тоелмасын, коммунистлар заманында «Совет армиясе һәм флоты көне» дип, ә бүгенге Россиядә «Ватанны саклаучылар көне» исеме астында 23 февраль көнен бәйрәм итүне туктатырга уйламыйлар да.

  Немецларга килгәндә, алар, хәтта хәрби тәртипкә дә җәелмичә, поездларда гармунга кушылып җырлап, юлларында очраган һәр торак пунктны, станцияне бернинди каршылыксыз алып, алга хәрәкәт итә.

  Ә бит көчләре дә ташка үлчим генә, ягъни егерме мең чамасы (бер дивизия бик мөһим булмаган частьләр) гына тәшкил иткән. Ә сугышка сәләтлеләре көнбатыш фронтка күчерелә. Чөнки анда союздашларга ярдәмгә менә-менә америка гаскәрләре килеп җитәргә тиеш була. Псков белән Нарваны алгач, немецлар алдан сөйләшенгән бер сызыкка килеп җитү белән хәрәкәтне туктата. Генералларга әлеге сызыкны узып китү катгый тыелган. Чөнки Берлиндагы идарәче даирәләрнең максаты, Петроградны алып, большевикларны куып тарату түгел, киресенчә, хакимияттә үзләренең түләүле агентларын калдыру бурычы торган. Шуңа күрә немецларның һөҗүме, Брест-Литовскидагы сөйләшүләрдә большевикларны Германия таләп иткән шартларны тизрәк кабул иттерер өчен, махсус оештырылган куркыту чарасы гына була.

  1918 елның 19 февралендә Ленин радиодан Берлинга карата солых шартларын кабул итүен белдерә һәм шуннан соң озак та үтми, 3 мартта совет делегациясе Брест-Литовск сепарат килешүенә кул куя.

  Солых шартлары буенча Россия илле алты миллион кеше яшәгән (империя халкының якынча өчтән бер өлеше) 780 мең кв. км мәйданын, барлык завод-фабрикаларның өчтән берен, рудник-шахталарның якынча биштән дүрт өлешен югалта. Германия союздашы Төркия файдасына Кавказ артындагы Карс, Батум һәм Ардаган калалары тартып алына. Россия кичекмәстән армияне таратырга, ә хәрби флотны Германиягә тапшырырга тиеш була. Моннан тыш, Россия Германия белән Австро-Венгриянең ике миллион әсирен азат итәргә һәм, ниһаять, акчалата алты миллиард марка (ягъни 2200 тонна алтын) контрибуция түләргә мәҗбүр була.

  Килешүгә өстәмә итеп яшерен протокол да кабул ителә. Протоколда күрсәтелгәнчә, немецлар үз өсләренә бар көч белән Ленинга ярдәм күрсәтү бурычы ала, ә инде аның режимына куркыныч янаган очракта, кайзер гаскәрләре Мәскәү белән Петроградны алырга тиеш була.

  Германиянең большевикларга биргән әҗере Совет хөкүмәте тарафыннан менә шулай кайтарыла17.

  1918 елның 23 апрелендә Ленин хәзер инде союздашына әверелгән кайзерга: «Россия большевиклар тарафыннан яулап алынды», – дип хәбәр итә. Моны хисап ясау кебек кабул иткән Вильгельм үзенең Россиядәге илчесе Мирбах аша Ленин режимын яклап даими рәвештә диярлек Мәскәүгә финанс ярдәме күрсәтеп тора. Аерым алганда, 1918 елның җәендә гражданнар сугышы фронтларында большевикларның хәле мөшкелләнгәч, аларны хакимияттә саклап калу өчен, герман хөкүмәте февральдә Брест сөйләшүләре вакытында туктатылып торган түләүләрне яңадан башлап җибәрә: Мирбах Совет хөкүмәтенә июнь-август айларында алтын белән өчәр миллион марка тапшыра.


  10. Хакимлек итү ысуллары

  Ленинның искиткеч кешелексез сыйфатларын аның үз даирәсендәге иптәшләренә, фикердәшләренә әйткән тәкъдимнәре, урыннардагы җитәкчеләргә юллаган телеграммалары фаш итә.

Менә аның хезмәтләреннән алынган кайбер дәлилләр.

  «Пролетариат диктатурасы бернинди законнар белән бәйләнмәгән хакимият ул».

  «Беркемне аямыйча һәр җирдә мөмкин кадәр күбрәк кешене атып үтерегез!» («миңа ун миллион халык җитә...»)

  «Атып үтерү өчен безгә закон да, сорау алулар да, бернинди шик-шөбһә дә кирәкми», – дип өйрәтә Ленин үз режимының баш җәллады – ЧК рәисе Дзержинскийны.

  «Аяусызлыкта үрнәк булыгыз! Озакка сузмыйча, беркемнән тартынмыйча, атып үтерегез!»18


  Интеллигентларны атып үтерергә!

  «Байларга, тәлинкә ялаучыларга, буржуаз интеллигентларга рәхимсез сугыш игълан итәргә... Алар тарафыннан бераз гына тәртип бозу очрагы булса да, җәзасыз калдырмаска... Кайдадыр төрмәгә утыртырга... Икенче җирдә – ирексезләп бәдрәф чистартырга кушарга. Өченчесендә – карцердан чыкканнан соң сары билет тоттырырга... Дүртенчесендә – торган урында атып үтерергә... Ни хәтле төрлерәк булса, шул чаклы яхшырак, шул тикле күбрәк гомуми тәҗрибә тупланачак...»

  Ленин. «Ярышны ничек оештырырга?» 24-27 декабрь, 1917 ел.

  (Атып үтерер алдыннан ялангач калганчы чишендергәннәр. Аннары пөхтә иттереп эчке ыштаннарын, тышкы киемнәрен аерым-аерым төреп куйганнар. Баштарак җәзага тартылганнарның исемлеге игълан ителгән. Хәлбуки, кешенең нәкъ менә эзсез-хәбәрсез югалуы аның туганнарын, күршеләрен күбрәк куркуга салуын күргәч, корбаннар турында бернинди мәгълүмат бирмичә, мәетләрне яшерен күмә башлаганнар. Һәм бу тәртип СССР җимерелгәнче гамәлдә булды).


  Кулакларга үлем!

  «...Бу канэчкечләр алпавыт җирләрен тартып алдылар һәм алуларын дәвам итәләр. Алар янә һәм янә ярлы крестьяннарны коллыкка төшерә. Бу кулакларга каршы аяусыз сугыш! Үлем аларга!»

Ленин. 1918 ел, 6 август.

  (Бу өндәү-чакыру Ленин үзе игълан иткән: «Җир – крестьяннарга!» – дигән декретка ышанып, крестьяннарның алпавыт җирләрен тартып ала башлауларына җавап).


  Дин әһелләренә каршы рәхимсез террор!

  «Пенза Губисполкомына.

  «...кулакларга, руханиларга һәм акъгвардиячеләргә каршы массакүләм террор үткәрергә; шиклеләрне шәһәрдән читтә концлагерьга ябып куярга».

  Ленин. 9 август, 1918 ел.

  (Концлагерьларга килгәндә, алар большевиклар Россиясендә фашистик Германиядәгегә караганда унбиш елга элегрәк төзелә. Һәрьяктан чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур ачык мәйданда бернинди яшәү шартлары булмаганга күрә, кешеләр күпләп үлә. («Буржуйлар» үзләре ачтан, суыктан кырылганда, нигә әле патроннар әрәм итәргә?).


 Гыйбрәт алырлык итеп асып үтерергә һәм барлык икмәкне тартып алырга!

  «Пензага. 11 август, 1918 ел.

  Кураев, Бош, Минкин иптәшләргә һәм Пензаның башка коммунистларына!

  Иптәшләр! Биш волостьта кулаклар өере күтәргән восстание рәхимсезлек белән бастырылырга тиеш. Моны бөтен революциянең ихтыяҗы таләп итә, чөнки хәзер кулак белән «соңгы хәлиткеч сугыш» бара. Өлге бирергә кирәк.

  100 дән дә кимрәк булмаган һәркемгә билгеле кулакны, байгураны, канэчкечне асып үтерергә (халык күрсен өчен һичшиксез асарга).

Һәркайсының исемен игълан итәргә.

  Аларның бөтен икмәген тартып алырга.

  Кичәге телеграммада каралганча, әманәтләр (заложниклар) билгеләргә.

  Канэчкеч кулакларга юл куелмаячагын, аларның көне бетәчәген йөзәр чакрымдагы әйләнә-тирә халкы күреп, белеп, кычкырып, куркудан калтырап торырлык итеп эшләргә кирәк.

  Алуыгыз һәм үтәвегез турында телеграф белән хәбәр итегез.

  Сезнең Ленин».

  (Асып үтерү турындагы әлеге телеграмма матбугатта беренче мәртәбә 1991 елның ноябрендә басылып чыга).

  Искәрмә. Россиянең Европа өлешендә большевикларның канлы режимына каршы крестьян чуалышлары 1918 елның маеннан ук башланып китә. Әйтик, 1918–1919 елларда унбиш ай эчендә генә 344 восстание теркәлә һәм моның белән генә чикләнми. Ленин һәр баш күтәрүне бәреп төшерелгән патшаның төшенә дә кермәгән явызлык белән бастырып килә. Кремль өчен аеруча куркыныч булган Антонов җитәкчелегендә крестьяннар сугышын атарга кирәктер. Өч иң эре Тамбов, Воронеж, Саратов губернияләренә җәелгән халык хәрәкәте бер ел дәвамында (1920–1921 еллар) Кремль хуҗаларының һушын алып тора. Бары тик Врангельга каршы сугышкан Көньяк фронты гаскәрләре бушагач кына, аларның бөтен авыр техникасын (аэропланнар, танклар, артиллерия) кулланып, тыелган агулы газлар белән агулап кына, губернияләрнең ярты халкын диярлек кырып бетереп, восстание, ниһаять, бастырыла, ә Ленин иркен сулыш ала.

Иң гаҗәбе шунда: бу Пугачев восстаниесенә тиң баш күтәрү турында совет энциклопедиясендә ләм-мим мәгълүмат юк. Сәбәбе аңлашыла булса кирәк.


  Беркемнән сорамыйча атып үтерергә!

  «Саратов [Азык-төлек халык комиссариаты (Наркомпрод) вәкиле] Пайкеска.

  ...башлыкларны үзеңә билгеләп куярга һәм заговорчыларны, шикләнүчеләрне беркемнән сорамыйча атып үтерергә киңәш итәм».

 Ленин. 22 август, 1918 ел.


  Казанны кызганмаска һәм рәхимсез рәвештә юк итәргә!

  «Свияжск, Троцкийга.

  Миңа хәбәр итүләр дөрес булса, сезнең дошманны артиллерия белән юк итәр өчен бөтен мөмкинлегегез бар. Шуңа күрә, Казанга каршы операцияне кичектергән өчен, гаҗәпләнәм һәм борчылам. Минемчә, шәһәрне кызганырга һәм озакка сузарга ярамый, чөнки аны рәхимсез рәвештә юк итәргә кирәк...»

  Ленин. 10 сентябрь, 1918 ел.

 (Ленин Казанны җимерттерергә теләвенең җинаять икәнен аңлаган, әлбәттә. Шуңа күрә ул эзен яшерү өчен телеграммага: «Яшерен. Шифр белән (оригиналны миңа кайтарыгыз). (Шифр копиясен җибәрегез»), – дигән өстәмәләр керткән.


  Крестьяннар – дәүләт җинаятьчеләре

  «...Крестьяннарның әле шактый өлеше икмәк белән ирекле сәүдә итүнең дәүләт җинаяте икәнен аңламый. «Мин җитештергән икмәк минем үземнең продукция һәм аның белән сату итәргә минем тулы хакым бар», – дип крестьян борынгы гадәт буенча уйлый. Без исә моны дәүләт җинаяте дибез».

  Ленин. 19 ноябрь, 1919 ел.

  (Ленинның бу сүзләре 1861 елда бетерелгән крепостное правоны аның тагын да катырак төре белән кире кайтаруны аңлата).


  Гомумкешелек өчен уртак булган әхлакны кире кагабыз!

  «Буржуазия тарафыннан Аллага ышануга нигезләнеп уйлап чыгарылган әхлакны без инкарь итәбез. Кешегә хас булмаган, сыйныфлыктан башка төшенчәдән алынган һәртөрле мондый әхлакны без кире кагабыз. Без моны ялган, алдау һәм кешенең башын катыру гына дибез...»

  Ленин. 2 октябрь, 1920 ел.

  («Яшьләр союзы бурычлары». Комсомолның III съездында ясаган чыгышыннан. Юлбашчының әлеге белдерүе Гитлерның: «Мин сезне вөҗдан газабыннан азат итәм», – дигән вәгъдәсеннән нәрсәсе белән аерыла?)


  Театрларның урыны – табутта.

  «Иптәш Луначарскийга.

  Барлык театрларны табутка салырга тәкъдим итәм. Мәгариф халык комиссары театр белән түгел, ә укырга-язарга өйрәтү белән шөгыльләнергә тиеш».

  Ленин. 26 август 1921 ел.


  Дин әһелләрен һәм буржуазияне ни хәтле күбрәк атып үтерсәк, шулкадәр яхшырак булачак!

  «Үтә яшерен.

  Политбюро әгъзасының һәркайсына (иптәш Калининга да) фикерләрен документның үзендә язып калдырырга, күчермәләр алу тыела.

  ...Әгәр дә билгеле сәяси максатларны үтәү өчен каты мөгамәләгә барырга кирәк икән, чараларны гайрәтле итеп һәм иң кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга кирәк, чөнки озакка сузылган рәхимсезлеккә халык массалары түзә алмаячак.

  ...Моннан тыш, әгәр без нәкъ хәзерге мизгелдә, нәкъ менә ачлык уңаеннан, иң зур тизлек һәм аяусызлык белән реакцион дин әһелләренең каршылыгын бастырсак, чит илдәге рус эмигрантларының төп өлешенә, ягъни эсерлар һәм Милюков тарафдарларына безгә каршы көрәш кыенлашачак.

  Шуңа күрә, нәкъ менә хәзер карагруһчы руханиларга каршы иң хәлиткеч һәм аяусыз сугыш ачарга һәм аларның каршылыгын дистәләгән еллар дәвамында онытылмаслык итеп рәхимсезлек белән бастырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләм. Бу уңайдан реакцион дин әһелләрен һәм реакцион буржуазия вәкилләрен нихәтле күбрәк атып үтерсәк, шулкадәр яхшырак булачак».

  Ленин. 19 март, 1922 ел.

  (Хатның эчтәлеге җәмәгатьчелектән 1990 елга кадәр яшерелеп килде. Ленин үткәргән дәүләт террорчылыгы аркасында 1919 елдан алып 1922 елга кадәр тулы булмаган мәгълүматларга караганда кырык меңләп дин әһеле атып үтерелә).


  Террорчылар хөкеме!

  «Юстиция халык комиссары Курскийга.

  Суд террорны юк итәргә тиеш түгел; моны вәгъдә итү үз-үзеңне алдау яки ялгыш юлга кереп китү булыр иде. Террорны принципиаль рәвештә, ачык итеп, алдашмыйча һәм арттырмыйча дәлилләргә һәм закон көченә кертү кирәк».

  Ленин. 17 май, 1922 ел.


  Интеллигенциянең тамырына балта чабу

  1922 елның көзендә, бернинди хөкемсез һәм тикшерү үткәрмичә, пароходта чит илгә Россия интеллигенциясенең иң яхшы, сайланган өлешен тәшкил иткән йөз алтмыш бер кеше сөргенгә җибәрелә. (Бу вакыйга тарихка «философлар пароходы» дигән атама белән кереп кала).

  Мәҗбүри эмигрантлар арасында танылган сәясәтчеләр, әдипләр, фән ияләре, фәлсәфә һәм сәнгать белгечләре, журналистлар, композиторлар, инженерлар һ.б. гыйлем әһелләре була. Аларның һәркайсыннан беркайчан да кире кайтмау турында язма рәвештә йөкләмә алалар. Бу шартны бозып ватаннарына әйләнеп кайткан очракта, «гаеплеләргә» үлем куркынычы янаган.

Гомумән әйткәндә, Ленинның укымышлы кешеләргә карата нәфрәте шаккатыра. Интеллигентлар гаиләсендә туып тәрбияләнсә дә, нәтиҗәдә : «Интеллигенция милләтнең каймагы түгел, ә нәҗесе ул», – дигән йомгак ясый. (Моңа Ульяновлар гаиләсендә хөкем сөргән тәртипләр дә сәбәпче булуы ихтимал).

  Ленин шулай ук университетларны, андагы укытучы-профессорлар составын да күрә алмый. 1921 елда Казан университетының математика профессорлары ачтан үлә дигән хәбәр алгач, ул: «Советлар миләре кипкән буржуаз профессорларсыз да тора ала», – дип җавап кайтара.

1921 елда зур кыенлыклар белән Ленин янына элеккеге дусты язучы Максим Горькийны кертәләр. Ул ачтан кырылучы иҗат әһелләренә ярдәм күрсәтүне сорагач, юлбашчы: «Безнең ачтан интегүчеләргә ярдәм итәрлек акчабыз юк», – дип алдалап, аны кабул итү бүлмәсеннән озатып кала.

  Революция хәбәрчесе дигән исем белән дан казанган пролетар язучысы Горькийның үз язмышы да кызыгырлык булмый. Ленин аны комачаулап йөрмәсен дип: «Кадерле Алексей Максимович, Сезгә дәваланырга кирәк, батенька», – дигән уңайлы сылтау табып, чит илгә чыгарып җибәрә, ягъни «философлар пароходы»ндагылар кебек ул да илдән куыла. Нәтиҗәдә, бөтен дөньяга танылган әдип гомеренең җиде елын (1921–1928 еллар) Италиядә, башта Капри утравында, ә 1924 елдан Соррентода сөргенче сыйфатында үткәрергә мәҗбүр була.

Ленин режимының тагын бер корбаны турында. 1921 елда ачтан Пушкинның кызы Мария Александровна вафат була. Атасының ядкарьләрен икмәккә алмаштырып бетергәч, ул берничә мәртәбә, азык-төлек карточкасына өмет итеп, Луначарский җитәкләгән комиссариатка бара. Ләкин анда «тере тарихны» – шагыйрьнең бик картайган кызын гаҗәпләнеп тамаша кылганнан соң, аның дворянка булуын (димәк «буржуй»), шунлыктан карточкага бернинди хокукы булмавын бернәрсә аңламаган карчыкка кат-кат кабатлап, коры кул белән кире борып җибәрәләр. Шулай итеп, тулы бер империянең байлыгына хуҗа булган большевикларның сиксән тугыз  яшьлек карчыкка ачтан үлмәслек икмәкләре табылмаган.


  11. Кемгә ачлык – кемгә типтереп яшәү

  Мәгълүм булганча, 1921–1922 елларда Россиянең Идел буе, Кама-Урал төбәкләрендә биш миллионлап кешенең гомерен алып киткән коточкыч ачлык хөкем сөргән. Бу афәтне совет пропагандасы бары тик табигать бәла-казасына, ягъни мәсәлән, корылыкка гына сылтап аңлата иде. Әмма соңгы дистә елларда матбугат битләрендә бу ачлык турында бик күп яңа мәгълүматлар дөнья күрде һәм коммунистлар алга сөргән рәсми карашларны тамырдан үзгәртте.

  Әйе, шик тә юк, корылык булган һәм ул үзенең куркыныч йөзен күрсәткән. Ләкин шулай да Ленин башлап җибәргән гражданнар сугышы һәм аның фаҗигале нәтиҗәләре (халык хуҗалыгын җимерү, продразверстка һәм шуңа бәйле хезмәт йөкләмәләре, урыннардагы партия-совет хезмәткәрләре тарафыннан коралланган активистларны, хәрби отрядларны җәлеп итеп, крестьяннарның соңгы ризык запасларын, хәтта чәчүлеккә дип калдырылган орлыкларын да тартып алып, язгы чәчүне өзүләре һәм башка шундый башбаштаклыклар) булмаса, һичшиксез, ачлык корбаннары да миллионнар белән исәпләнмәс иде.

  Корылык фаҗигаләрен кискенләштерүдә Ленинның аграр сәясәте сәбәпче була. Бу аның 1920 елның көзендә үткәрелгән комсомолның III съездында делегатларның сорауларына биргән җавапларында ачык чагыла. Менә, мәсәлән, кайбер сорауларга ул ничек җавап бирә: «Надо, чтобы ни одного лишнего пуда хлеба не было ни у одной крестьянской семьи», «чтобы излишки хлеба были полностью отданы государству рабочих...»

  Россиядәге ачлык хәбәре дөнья җәмәгатьчелегенә дә барып җитә. Америкада һәм башка капиталистик илләрдә башлыча җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан ачлыктан интегүчеләргә азык-төлек продуктлары җыелып, Мәскәүгә озатыла. Әмма, килеп җиткән хәйрия ярдәме дә, Лениннан үрнәк алган эре түрәләрнең халык язмышына ваемсызлыгы аркасында складларда озак вакыт әрәм-шәрәм ителеп, бозылып ята.

  Ленинның миллионнарча кешенең үлеменә искиткеч битарафлык күрсәтүе шаккаттыра. Менә бер мисал.

Америкада «Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү җәмгыяте» турындагы законга ул өлкәннәрне тукландыруны тыярга, ә ярдәм бары тик балаларга гына рөхсәт ителергә тиеш дигән төзәтмә кертә. Аның фикеренчә, балалар «империалистик йогынты»га олылар кебек тиз бирешми. «Икмәк тә – корал», – дип саный ул19.

Россиядә шундый катлаулы вәзгыять булганда укучыда: «Мондый шартларда Кремль хуҗалары үзләре ничегрәк яшәде икән?» – дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Әлеге четерекле сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.

  Россия халкы өчен иң авыр елларның берсендә, 1922 елда, сәнәктән көрәк булган җитәкчеләр үзләре өчен чит илдә алтын белән ике йөз мең сумга иң яхшы азык-төлек продуктлары сатып алалар. Үзләре керткән тәртип буенча, алар төшке ашны Кремльдә Совнарком ашханәсендә ашаганнар. Хәер, ашханәгә йөрмәскә дә мөмкин булган. Мондый очракта ашау-эчүне хезмәтче хатын-кыз фатирга китереп биргән. Калган ризыкны складтан алганнар. Төшке аш рационына хайван һәм киек кош итләре, балык, шул исәптән сардин балыгы, атлан май, сыр, ветчина, казылык, бөртекле кара уылдык, йомырка кебек затлы ризыклар кергән.

  Шундый бай ашау-эчүгә карамастан, җитәкчеләр арасында алдау-хәрәмләү очраклары булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Мисал өчен, 1921 елның февралендә Муранов җитәкчелегендә үткәрелгән тикшерү комиссиясе Совнарком ашханәсендә шактый күп күңелсез хәлләрне ачыклый. Ул да булса, байтак җитәкчеләрнең гаиләләре ашханәдән даими рәвештә берничә порция аш ташыган. Ике-өч порция алып китүчеләр бер читтә торсын, чөнки бишәр яки җидешәр порция алып чыгучылар булган. Әгәр Калинин, Троцкий, Томский, Каменев, Рыков һ.б. җитәкчеләренең туймас гаиләләре бишәр порциягә күнеккән булса, мәгариф халык комиссары Луначарский белән совет пропагандасы такылдавынча, «халыкны туендыручы, ә үзе ачтан һушы китеп егылучы» азык-төлек халык комиссары Цюрупа гаиләләре (әлбәттә инде, бу югары дәрәҗәдә гаилә башлыклары рөхсәте белән) хәтта җидешәр (!) порция алып чыгарга да тайчанмаган.

Иртәнге һәм кичке аш өчен азык-төлек әйберләрен складтан алырга тиеш булганнар. Мисал өчен, Ленинның 1920 елның ноябрь ае өчен алган ризыклар исемлеген китерәбез. Биш бүлмәле фатирда өч кеше яшәгән гаиләгә (Ленин үзе, хатыны Крупская һәм хезмәтче хатын-кыз) ноябрьдә ВЦИК складыннан 24,5 кг ит, 60 йомырка, 7,2 кг сыр, 1,5 кг чамасы атланмай, 2 кг бөртекле уылдык, 4 кг кыяр, 30 кг нан артык он һәм ярма, 5 кг шикәр һәм 1,2 кг монпасье, 1 кг сало һәм хәтта 100 данә папирос та җибәрелгән.

Моннан тыш, Кремль хуҗалары карамагында аларны даими рәвештә яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итеп торучы «Урман аланы» дигән махсус совхоз булуын да әйтеп үтәргә кирәктер.

Кыскасы, Кремль хуҗаларының илдә үзләре китереп чыгарган гомуми ачлык, җимереклек, эпидемияләр һ.б. бәла-казалар шартларында шулай типтереп яшәүләрен Пушкин сүзләренчә: «Пир во время чумы», – димичә, тагын ни әйтәсең инде20.


  12. Юлбашчының авыруы һәм үлүе

  1921 ел буена Ленин бик каты баш авырту һәм неврастения белән җәфалана. Бер үк вакытта аны һаман саен ешрак кабатлана торган һушы китү, күңел болгану, йокысызлык очраклары интектерә.

Юлбашчы хәзер Кремльдә сирәк була, күбрәк вакытын Мәскәү тирәсендәге Горкида – серле рәвештә һәлак булган Савва Морозов утарында үткәрә. Һәм әйтергә кирәк, хуҗаларыннан тартып алынган Морозов утары аңа бәхет китерми.

  Сәламәтлеген тикшерү өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә карар кылына. Әмма нишләргә? Ленин большевик табибларга ышанмый. Ничектер ул Горькийга: «Совет табиблары – 100 дән 99 очракта – ишәкләр», – дип язган. Элеккеге, үзе җимергән Россиядә иң яхшы табиблар дип немецлар саналганга күрә, Германиядән бер төркем медицина профессорларын чакырталар. Юлбашчыны караган белгечләр әллә ни куркыныч нәрсә юк, кәефсезлек көчле булмаган неврастения нәтиҗәсе генә дигән диагноз куялар.

Ләкин диагноз расланмый: 1921 елның 26 маенда Ленинны тулы булмаган паралич (парез) суга, аның уң аяк-куллары эшләми башлый, сөйләме бозыла. Ә бер елдан, 1922 елның маенда булган баш миенә кан йөгерү аның хәлен тагын да катлауландыра.

  1922 елның көзендә Ленин күпсанлы табиблар тырышлыгы белән эшкә чыга алса да, шул ук елның декабрендә бер-бер артлы килгән ике өянәк аны тагын урынга ега. Ә 1923 елның 10 мартында авыруның көчәюе юлбашчыны инде укудан да, язудан да, сөйләшүдән дә мәхрүм итә.

Май аенда Ленинны Мәскәүдән Горкига китерәләр. Машинадан аны носилкага салып чыгалар. Ахмакларча бернәрсә аңламыйча елмаючы юлбашчыга каравы авыр була. Сталин кушуы буенча Ленинның шул вакытын фотога төшерәләр һәм, соңгы портретын ясар өчен, художник чакыралар. Сталин моны юлбашчының соңгы вакытта акылга зәгыйфь булуын күрсәтер өчен махсус эшләргә тели. Шул чакта аның соңгы мәкаләләренә дә ахмаклык җимеше дип кенә бәһа биреп булыр иде. Сталинның бу тырышлыгы Ленинның 1923 елда дөнья күргән «Как нам реорганизовать Рабкрин?» – дигән мәкаләсенә бәйле. Юлбашчы анда Сталин җитәкләгән эшче-крестьян инспекция оешмасын тәнкыйтьләп чыккан була. Мәгәр Крупская Ленинның баланыкын хәтерләткән чыраен ясарга рөхсәт бирми.

  Октябрь аеннан Ленин зур тизлек белән гомеренең азагына якынлаша һәм күп тә үтми, каты газапланудан соң, 1924 елның 21 гыйнварында дөнья куя.

Юлбашчының үлеменә ул чакта Горкида дәваланган Бухарин шаһит була: «Мин Ильич бүлмәсенә йөгереп кергәндә... ул соңгы сулышын ала иде. Аның бите артка ташланды, куркыныч булып агарынды, гыжлаган тавыш ишетелде, куллары салынып төште», – дип язып калдырган ул. (Бухарин – ул чактагы «Правда» газетасының баш мөхәррире).

Юлбашчының җәсәден икенче көнне поезд белән Мәскәүгә алып кайталар һәм, вакытлыча бәлзәмләп, халыкка хушлашу мөмкинлеге бирер өчен, Союзлар йортына куялар.

Соңыннан мәетне ярып карагач, аның баш миенең сул ярымшары сифилис белән зарарланган булуы ачыклана. Ул чирдән Әстерхан чикләвеге хәтле генә калып бөрешкән, олтан кебек каткан аңлаешсыз бернәрсәгә әверелгән була.

  Димәк, соңгы ике-өч елда, Ленинның хроник авыруы кискенләшкән дәвердә, Россия белән гакылы бигүк камил булмаган кеше идарә иткән!

Хәер, Тютчев әйткәнчә: «Россию умом не понять...»21


  13. Мумиянең Себергә сәяхәте

  1941 елда Мәскәү сугыш хәлендә була. Немец бомбардировщикларының һаман саен ешая барган һава һөҗүмнәре Совет хөкүмәтен башкаладан аеруча әһәмиятле архивларны, музей экспонатларын, мәдәни ядкарьләрне эвакуацияләргә мәҗбүр итә. Әлбәттә инде, кичектерүсез алып китәргә тиешле иң кадерле объект булып, Ленин мумиясе саналган. Мумияне немец самолетлары очып җитә алмаслык ераклыкка, Себердәге аулак почмак Төмән шәһәренә күчерергә карар кылына.  Моның өчен өч махсус поезд билгеләнә. Алар станцияләрдән бер аралык калдырып хәрәкәт итәргә тиеш була. Беренче поездда – күпсанлы сакчылар, икенче поездда – агач әрҗәдәге саркофагта Ленин җәсәде, өченчесендә тагын сакчылар бара. Махсус составлар килер алдыннан бөтен станцияләр бушап кала. Соңгы Свердловск белән Төмән арасындагы өч йөз илле чакрым участокны моның кемгә һәм нигә кирәклеген аңламаган тимер юл эшчеләре җентекләп тикшерә, дрезинада берничә мәртәбә әйләнеп чыга.

  Төмәндә шундый кыйммәтле йөк төялгән поездның килүен беркем белми. Хәтта урындагы башлыкларга махсус состав перрон янына килеп туктагач кына хәбәр итәләр. Җәсәдне шәһәр үзәгендә биек койма белән әйләндереп алынган ике этажлы техникум бинасында сакларга карар кылына. Икенче этаж тәрәзәләрен кирпеч белән томалап саркофагны (таш табут)ны шунда куялар. Беренче этажда вакытлыча мавзолейның коменданты, профессор Збарский җитәкчелегендә хезмәт күрсәтүче персонал һәм сак төркеме урнаша.

Збарский һәр ун көн саен  телефоннан Сталинга мумиянең торышы һәм шул вакыт эчендә булган барлык «гадәттән тыш хәлләр» (ЧП) турында доклад ясап тора. Һәр нәрсә, хәтта бина яныннан узып баручы малайның тәрәзәгә тигән кар кисәге дә ЧП булып санала.

  Ул чакта Төмәндә бернинди яшерен хәрби яки сәнәгать объектлары булмый. Шуңа күрә элеккеге техникум бинасын гадәти булмаган катылык белән саклау халык арасында бик күп имеш-мимешләр тудыра. Хәлбуки, ярты елдан соң бөтен Төмәнгә әлеге бинада Ленин мумиясе саклануы мәгълүм була. Объект үзенең серлелеген Збарский тарафыннан ательега мумия өчен 20 нче еллар стилендәге яңа костюм тегәргә заказ биргәч югалта. Шуннан соң Збарский Сталиннан җирле халыкны мумия янына кертү хакында рөхсәт сорый, әмма тегесе мондый мөмкинлекне бирми.

   Төмәндә мумияне бозылудан саклау шартлары җитәрлек булмаганга күрә, Збарский аны Мәскәүгә алып кайту зарурлыгын искәртеп тора. Ниһаять, рөхсәт алына, 1945 елның 29 мартында мумияне кире кайтару турында боерык чыга, һәм 1945 елның апрелендә мумияне Мәскәүгә алып кайталар. 1945 елның 12 сентябрендә Сталин мавзолейны ачу турындагы карарга кул куя, ә 16 сентябрьдә мавзолейның ишекләре янә ачыла. Ә почет каравылына килгәндә, алар мавзолей буш вакытта да 1 нче номерлы постны ташламаган. Почет каравылы 1993 елда бетерелә)22.


  14. Мавзолей серләре

  Ленин мумиясен кешегә күрсәтерлек хәлдә тоту өчен, «Мавзолей төркеме» дигән исем астында унике биомедицина галимен берләштергән махсус группа эшли. Галимнәр  атнага ике мәртәбә Ленин тәнен бәлзәмле состав белән сөртеп чыгалар. Моннан тыш, алар һәр ельярым-ике ел саен «косметик ремонт» ясыйлар. Мумияне Биомедицина технологияләре үзәгенә алып барып, катлаулырак процедура үткәрәләр: күпмедер вакытка бәлзәм эремәсе салынган ваннада тоталар.

  Ленин мумиясен бозылмыйча саклау буенча төп фәнни тикшеренү эшләре аның белән бер вакытта үлгән ике тәҗрибә мәетендә алып барыла (берсенең тән тиресе Ленинныкына охшаган икән). Алар хәзер дә Мәскәүнең Садовое кольцо районында җир астында урнашкан икенче мавзолейда яталар.

  Ленинның баш мие Ми институтында, йөрәге – Ленин үзәк музеенда саклана. Ә эчке органнарының кайда икәнлеге билгесез. Бәлки күмеп куйганнардыр. Корсак куышлыгы бәлзәмләнгән тукыма кисәкләре белән тутырылган.

  Ленинның баш мие Октябрь түнтәрелешеннән бик күп алдан зарарланган булуы ачыклана. Күпчелек табиблар юлбашчының фанатиклыгын, рәхимсезлеген, идеягә шашканча бирелгәнлеген, аннары аның һаман саен ешрак кабатланып, якыннарын һәм хезмәттәшләрен дер селкетеп торган котырыну өянәкләрен нәкъ менә баш миенең җитди зарарлануы белән аңлата.

Ленинның соңгы елларына караган «Телец» дигән кинофильмда аның өянәген күрсәткән бер эпизод бар. Тетрәндергеч кадрлар: кешелек сыйфатларын югалткан юлбашчы якыннарына таягы белән кизәнә, аннары, шушы таягы белән сугып, люстраны, шкафтагы кенәзләр йортыннан алып килгән кыйммәтле фарфор һәм бәллүр вазаларны челпәрәмә китерә. Өстенә ташланган апасы, хатыны, хезмәтче хатын-кыз, аннары ярдәмгә бер санитар йөгереп килеп, җәймәгә төргәч кенә көчкә тынычландыралар үзен.

  Бүгенге көндә Ленин мумиясе белән нишләргә дигән сорау Россия җәмгыятен икегә бүлде: берәүләр аны мәңгегә Мавзолейда калдыру ягында булса, икенчеләре аны әллә кайчан алырга, ә мавзолейны юк итәргә кирәк иде дигән фикердә. Беренчеләр сафын илбашы үзе җитәкли. Ул, мәсәлән: «Православ чиркәвенең үзенең изге мәет калдыклары бар, безгә дә Ленин кирәк, шуңа күрә ул да Мавзолейда калсын», – дип белдерә.

  Ә мумияне Мавзолейдан чыгару тарафдарларын (ә соңгы вакытта сорашу нәтиҗәләренә караганда, алар 80 проценттан артык тавыш җыйган) үз артыннан мәдәният министры ияртә.

2012 елның июнь аендагы «Пусть говорят» тапшыруында: «Ленинның апасы, энесе, хатыны аны Мавзолейга куюга катгый рәвештә каршы булган. Алар юлбашчыны анасы янәшәсендә Петроград зиратында җирләргә тәкъдим иткән. Тик коммунистлар аны яңа Христоска әйләндерергә теләгән.  Мондый мәгънәсезлеккә чик куярга вакыт», – диделәр.

Әлбәттә, Ленин калдыгын күмсәң ни – күммәсәң ни, моңардан гына халык тормышы барыбер яхшырмаячак.

Хәлбуки, хакимият башында торучыларның да максаты билгеле: илдә социаль-сәяси вәзгыять катлауланган очракта, алар шушы чәйнәлеп беткән Ленин темасын күтәреп, җәмәгатьчелек фикерен читкә юнәлтергә тырышачаклар23.


Файдаланылган әдәбият.

1. «Звезда Поволжья», 25 декабрь, 2010 ел.

2. Владимир Толстой («АиФ – Ульяновск»).

3. «АиФ», № 16, 2011 ел (Регион).

4. Шунда ук.

5. «Аргументы недели», 17 февраль, 2011 ел.

6. Эдвард Радзинский. Сталин. – Б. 87-89.

7. «Новая газета». Спецвыпуск «Правда Гулага», октябрь, 2011.

8. Шунда ук.

9. «Аргументы недели», Логика Парвуса. 30 октябрь, 2008 ел.

10. «Н.Г.», Спецвыпуск «Правда Гулага». Октябрь, 2011 ел.

11. «З.П.», 15-21 гыйнвар, 2009 ел.

12. Эдвард Радзинский. Сталин. – Б. 114.

13. «Н.Г.», Спецвыпуск «Правда Гулага». Октябрь, 2011 ел.

14. Эдвард Радзинский. Сталин. – Б. 128-129.

15. Д. Волкогонов. Ленин.

16. Шунда ук.

17. М. Веллер. Гражданская  история безумной войны. «Совершенно секретно», № 7, 1998.  – Б. 137.

18. Игорь Бунич. Золото партии.

19. «З.П.», 15-21 гыйнвар, 2009 ел.

20. «Новая газета», 16 апрель, 2010 ел; «АиФ», 14-20 ноябрь, 2012 ел; «АиФ», № 3, 2014 ел.

21. Эдвард Радзинский. Сталин, Б. 218-224; «Честное слово», март-апрель, 2014 ел, № 3; «АиФ», № 4, 2014 ел.

22. «Тайны XX века», № 42, октябрь, К Карелов.

23. «Аргументы недели», 17 февраль, 2011 ел.

Комментарийлар