Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхиллек

Кыш иртәләде быел.

Матур, җылы, аяз көзге көннәр капыл гына кышка әйләнде дә куйды. Ноябрь уртасыннан ук 25 әр градус суыклар башланды. Аның өстенә, җирне җылытырлык кары да юк бит әле аның. Көздән яңгыр күрмичә яргаланган җир авызын ачып җим көткән кош баласы кебек кар көтә. Иртән торуга, көмеш бөдрәләрен иеп бәс сарган агачлар каршы ала. Өй морҗалары күккә күксел баганалар чөя. Ындырларга тотылган тимерчыбык челтәрләр ак баллы кәрәз төсле күренә.
Кышкы табигать матур булса да ямансу, моңсу матурлык иде бу. Әнә кояштан алда югары очта берәүнең капкасы, төбеннән купкан аваз чыгарып, шатырдап ачылды. Түбән очка ишетелерлек итеп аяк астында кар шыгырдады. Гатаулла озын кышкы төнне көчкә этә-төртә үткәреп чыгып килә. Ялгызлыктан гаҗизләнеп, уйлар төенчеген бер сүтеп, бер кире урап, төн саен тормышын алдына җәеп сала да, иртәсен җыеп кире урынына куя. Бүген дә шулай уйланып ятканнан соң, ниһаять, ныклы фикергә килде ул. Бәхиллек алырга кирәк. Яше 90 га якынлашты, соңгы көрчектә. Бәхилләшмичә дөньядан китсәң, мөселманча булмас. Хәер, Гатаулла мөселманча яшәмәде дә инде ул.
Иң беренче үзенең төп нигезенә юл тотты карт. Тәрәзәсенә такта кадакланган кечкенә өй. Бу өй кырыеннан читкә карап, машинасының газына ныграк басып, выжлап, берни күрми үтеп китә торган иде ул. Әйе, йорт хуҗасы, беренче хатыны да гүр иясе инде. Гаҗәп, Гатаулла яшь хатынга чыгып киткәч, Фәтхия белән бер авылда кырык елдан артык гомер итеп, йөзгә-йөз, күзгә-күз очрашканнары булмады. Аны күрмәс өчен Фәтхия каян, нинди сукмак, юллар сайлап йөрде микән?
Үзенең бу өйдән чыгып киткән көне исенә төште. Гадәтенчә, Салисә янында төн кунып кайтты, эшкә чыгып китәргә җыена башлады. Бишектә ике айлык улы Фәһим елап җибәрде. Гатаулла кочагына утын төяп кереп килүче Фәтхиягә маңгай астыннан сөзеп карап, ямьсез итеп кычкырды:
– Нәрсә, бала елатып, олагып йөрисең?
– Нишләп олагыйм, үзең белән бутама. Синең дә балаң бит, тирбәтергә идең.
Фәтхия күтәргән утынын куярга мич алдына иелүгә, Гатаулла бар көченә күнитекле аягы белән хатынының артына китереп типте. Хатын утын өстенә ауды, агачлар дөбердәп ишелеп төште, Фәтхиянең күлмәгенә типкән урыннан саркып кан агып чыкты. Ул үксеп елап җибәрде. Комган тотып тыштан кереп килүче анасын ега язып, икесе ике җирдә елаган хатыны белән яшь баласын, йоклап яткан өч кызын калдырып, Гатаулла өен ташлап чыгып китте.
«Уйнаш уттан яман», диләр. Хактыр инде. Басынкы, чытлыклануны, кылану, канчыклануны белми торган Фәтхия кырыенда Салисә ут иде, ялкын иде. Шул ялкын аны биш ел чорнап йөртте, качып-посып ындырлап, малай-шалай кебек гыйшык-мыйшык уйнап йөрү туйдырды. Шул көннән Гатаулла өенә кайтмады, көпә-көндез Салисә өенә атлады...
– Әйе, – дип куйды Гатаулла. – Балалардан бәхиллек алу җиңел булмас.
Күзләрен җиргә төбәп шактый гына басып торгач, күрше ихатага күз салды.  Анда мал-туар карап йөрүче элекке баҗасы күренде.
– Исәнме, Сабирҗан!
– Исәнлек-саулыкмы, Гатаулла? Нишләп монда торасың, әйдә үт безнең ишек алдына, өйгә керик, чәйләп алырбыз.
Уйларыннан бүлүче кеше табылуга бер сөенсә, Сабирҗан белән киңәшләшү мөмкинлеге чыгуга ул ике сөенде һәм ялындырмыйча гына өйгә узды.
– Ялгыз кешене үзең беләсең инде. Син дә ялгыз, мин дә парсыз, гаеп итмәссең, әйдә, уз, менә йомшакка утыр, өйгә бер дога кылып алыйк.
Яңадан бер-берсенең хәлләрен сорашып, ялгызлыкларыннан зарланып, икешәр тустаган чәйне каплап куйдылар. Шуннан соң гына Гатаулла бу тирәгә килеп чыгуның сәбәбе турында сүз башлады.
– Сабирҗан, син минем тормышны үзең беләсең инде. Яшь чакта уйланмый икән ул, менә хәзер намус бугаздан ала бит мине. Кызларымны күреп сөйләшәсе иде, бәхиллек аласы иде. Фәһим белән без еш булмаса да күрешкәләп торабыз, минем янда үскән балалар белән аралаша, анысында шик юк, аңлар. Кызлар мине өйләренә кертер микән, бәхиллек сорарга барсам, дим? Әллә үземнең өйгә чакырыйм микән? Син аларны үстерешкән, Фәтхиягә бик нык ярдәм иткән кеше. Кызлар миңа караганда сине – җизнәләрен ныграк якын итәләр. Син ничек уйлыйсың?
– Да, Марфа да утызда, диләр иде без яшь чакта. Бик катлаулы эш белән йөрисең икән әле. Ни генә дип әйтим инде, Гатаулла? Син Фәтхияне бик мыскыл иттең шул. Әмма ул балаларны, менә өстәлдә икмәк, сиңа каршы котыртмады. «Атагызны күрсәгез, исәнме, әткәй, дип китегез, ата хакы – Тәңре хакы, дип колакларына киртли иде. Без карчык белән аңа шакката идек. Үтә беркатлы, күндәм, эштән башын күтәрми торган хатын иде, мәрхүмә.
– Минем аңа алиментка бирүенә ачуым килде.
– Һе, ә ничек яшәсен орчык буе хатын дүрт ыштансыз бала белән! Олы кызыңа ун яшь, малаеңа ике ай! Хатының баладан да терелеп җитмәгән иде бит әле, син кыйнап чыгып киткәндә. Минем карчык мунчаларда сылап, чабып көчкә арулады. Җитмәсә, үз анаңны да аңа калдырып чыгып киттең.
–  Бер елдан мин аны үземә алып киттем.
– Урладым, диген. Өйдә ике кечкенә бала калгач, яшертен генә алып чыгып киттең. Әле судта анаң өчен унбиш сум түләргә ясамасалар, алмаган да булыр идең.
– Ала идем лә инде! Йортка кергән ирнең хәлен үзең беләсең, башта ук алып китеп булмады. Аннан соң ул елларда унбиш сум акча бик олы сумма иде. Яртылаш хезмәт көнем дә Фәтхиягә язылды.
– Фәтхиягә түгел, балаларга! Сиңа сулдан кергәне дә җитәрлек булды. Ул елларда шоферлар авыл саен бер генә иде. Юлда кеше утыртасың, колхоздан да чиртәсең.
– Ярар, Сабирҗан,чәпчемә әле. Мин әйткәләшергә килмәдем, киңәшкә килдем, ни әйтерсең?
– Ятып калганчы атып кал, диләр бит. Андый теләгең булгач , кәнишне, сөйләшеп кара. Ну синең өйгә килмәс алар. Иелгән башны кылыч кисми. Әле хәлең бар, йөреп торасың.
– Ә син үзең миңа бәхиллек бирәсеңме? Мин синең алда да гаепле кеше. Минем балалар синең тәрбиядә яшәде бит.
– Үземнең балалар булмагач, мин шуларны канат астына алдым инде.
Абзар-кура төзәтергә, чаңгы көйләргә, тегермән тартырга – һи, бетәмени өй тирәсендә ир-ат эше. Киңәш-табышка да миңа йөгереп керделәр. Аллага шөкер, хәзер дә ташламыйлар, күчтәнәчен җибәрәләр, кайтып хәлне беләләр . Ә бәхиллекне дөньяда һәркемнән алып китсәк тә комачауламас. Бәхиллим мин сине, Гатаулла, яшәгән хәтле яшәмәбез, бәхилләшеп дөнья  куйыйк.
– Рәхмәт, Сабирҗан! Рәхмәт сиңа!
Гатаулланың күзенә яшь тулды. Аның елавы да бик сәер: уң күзеннән генә яшь ага, ә сул күзе сукыр булгангамы, коп-коры иде.
 
***
Шул көннән Гатаулла балаларын  йөреп чыгу нияте белән янып яши башлады. Кыш көне юл йөрү җиңел түгел, шуңа күрә иң элек якыннан башларга уйлады. Фәһим район  үзәгендә генә яши, авылдан көн саен машиналар йөреп кенә тора, утыр да кит. Карт төннәр буе план кора, әйтәсе сүзләрен барлый, күрмәгән-белмәгән оныкларына нинди күчтәнәч алып барырга дип баш вата. Аннан чутлап карый: иң кече оныгына да егерме яшь чамасы килеп чыга.
Фәһим белән очрашу нәкъ ул уйлаганча булды. Үзе гомер буе аракы белән дус булмаса да, Фәһимнең дә шешә белән чуалмаганын белсә дә, бер акбашны кесәсенә тыгып барды. Улы белән уртак тел табу авыр булмады. Фәһим берсүзсез бәхиллек биреп, бик җылы итеп сөйләшеп, машинасы белән авылга кадәр илтеп куйды.
Чират кызларга калды. Кайсына беренче барырга? Олы кызы Фаягөл, атасы ташлап чыгып киткәч, Алабугага китеп китапханәче булырга укыды. Анысы Гатаулланың үзенә охшаган, төсе-кыяфәте дә, холкы-фигыле дә, усаллыгы да. Ә Фирая белән Фәрхәнә икенчерәк, уй-фикерләре эчтәрәк, серлерәк. Алар мәктәптән әбиләре янына кергәндә дә карчыкның өйдә ялгыз икәнен белсәләр генә керәләр, әбиләрен җитәкләп алып китәләр, атналар буе җибәрмиләр, бигрәк яраталар иде. Әбиләре үзе дә аларны нык  яратуын яшерми:
– Бу балаларың бөтенесе Салисәгә охшаган, миңа бала төсле дә түгел, Фәтхиянекеләргә – үземнекеләргә җитәме соң, – дип Гатаулланың ачуын китерә.
Шулай кайсына барырга белмичә йөргәндә, ул кече кызының Сабирҗан янына, җизнәсен 23 февраль белән котларга кайтканын ишетте. Җай чыкканга сөенеп, кызы янына юл тотты. Ул ишектән килеп керүгә Фәрхәнәнең битләре кызарып  чыкты.
– Исәнме, әткәй, әйдә түрдән уз, – дип урын бирде.
Гатаулла йомышын  әйкәч:
– Ярар, әткәй, үткән эшкә салават. Апамнар өчен җавап бирә алмыйм, мин сине бәхиллим,  – диде.
Олы кызы Фаягөлнең өенә  – Чаллыга барды Гатаулла. Ишектән атасы килеп керүгә ифрат нык гаҗәпләнүе йөзенә чыкты кызының. Ул каядыр бик ашыга иде. «Ярар, йомышың шул гына булса, бәхиллегеңне тот та, әнә бара юлың», – дигән кебегрәк килеп чыкты очрашулары. Бәхиллек алдым, дип куанырлык та, иңнән йөк төште, дип сөенерлек тә булмады.
Алда очрашуларның иң авыры көтә иде. Июнь башында, күрше егетен  яллап, зәңгәр «Җигули»да Фирая яшәгән авылга юл тотты. Фираяның ире дә шофер булып эшләп пенсиягә чыкты, аны Гатаулла яхшы белә. «Исәнме, бабай», – дип гел эндәшеп йөри иде. Ә менә кызы торган йортка бабай булып, кызы туена килеп йөргән кеше түгел ул. Йортны кешедән сорап таптылар. Бик матур итеп яңа йорт җиткергәннәр икән. Фәһим апасын чирли, дигән иде, ни хәлләрдә икән?
Гатаулла машинадан төшүгә, ике кулына буш чиләкләр тотып, яшь егет килеп чыкты. Ят кешеләрне күреп читенсенеп китте һәм буш чиләкләрен капка артына яшерде.
– Исәнмесез, – дип ишекне ачып өйгә чакырды.
Өйдә аларны тәрәзәдән күреп алган Фирая каршылады. Ябыккан, авыруы йөзенә чыккан.
– Исәнме, әткәй, әйдә түрдән уз, – дип килеп күреште.
Ул арада  инде баш төзәтеп алырга да өлгергән кияү кеше Илһам да килеп керде.
– Әйдәле, бабай, залга керик, менә яңа өйне күрсәтим үзеңә, – дип култыклап ук алды.
– Өй-җирләрегез бик матур, бик олы икән, куанып яшәргә язсын инде.
– Амин, шулай булсын. Син минем урыннарга карап торма, мин шулай яталы-торалы йөрим инде. Өй дә зур, һәрнәрсә бар, саулык кына юк.
– Иншалла, тазарырсың әле. Сезгә яшисе дә яшисе, менә безнең вакыт үтте.
– Әле син, бабай, билләһи, миннән яшь күренәсең.
– Алай ук түгел дә, моңа кадәр сәламәтлеккә зарланмадым, менә сул күзем генә сукырайды, картайгач бер җир зәгыйфьләнмичә калмый инде. Менә сезгә килүем дә, үлеп китсәм, сезне күрми үләрмен дип уйлап йөрүдән иде. Бәхилләшәсе иде бит, Фирая кызым, син ничек уйлыйсың? Син мине кичереп, бәхиллек бирерсең микән?
Фирая аны тыңлап баш иеп утырган арада Илһам кулын болгый-болгый:
– Кичерә, бабай, бәхилли, ник бәхилләмәсен, – дип сүз башлаган иде, Фирая аны  кырт өзде:
– Илһам, син минем өчен сөйләшмә. Бар әле, өстәл әзерли тор. Мин үз җавабымны үзем бирермен.
Ата белән кыз залда күзгә-күз икесе генә калдылар. Фирая авыр итеп, әллә ничек газаплы итеп тын алды.
– Их, әткәй, син бераз кичектең бит, син бәхиллекне әнкәйдән сорарга тиеш идең, ә син бездән сорап йөрисең, – диде ул һәр сүзен иҗекләп диярлек. – Син ике ел элек әнкәй исән чакта кайда идең? Салисәң дә үлгән иде бит инде. Үзеңә дә үлем килер дип уйламадыңмыни?
Аның һәр сүзе Гатаулланың йөрәгенә утлы күмер булып төште, керфекләре өстәлгә терәлгән кебек тоелды.
– Дөресен генә әйт әле, инде син карт, әнкәй вафат, мин дә чал чәчле әби кеше, мин аңлармын, әйт әле, син безне ник ташладың? Синең каршыңда әнкәйнең ни гаебе булды? Сине сугыштан дүрт ел көтеп алган хатының берәр гөнаһ кылган идеме? Әйт әле, зинһар.
– Юк иде, – дип сүзләрен көчкә кысып чыгарды ата.
– Алайса безнең – тезелеп торган  дүрт нарасыйның нинди гаебе булды?
– Юк иде, кызым.
– Ник ташладың син безне? Син бит чыгып кына китмәдең, син безне әнкәйгә ташлап чыгып киттең!
– Җүләрлек булган инде.
– Юктыр, ышанмыйм! Син бит авылда иң уңган, иң акыллы кеше идең. Хәтереңдәме, син безне, мәктәп балаларын, җәйге каникулда экскурсиягә алып бара идең.
– Әйе, кузовка эскәмия ясап, тезеп утырта торган идек сезне.
– Син әйбәт шофер булганга, безне сиңа ышанып тапшыралар иде. Мин шундый горурлана идем! Бер тапкыр Әлмәткә, бер тапкыр Октябрьскига алып бардың. Ул вакытта повидлолы пирожки дүрт тиен, итлесе алты-җиде тиен тора иде. Син шунда дүрт тиенлек бер пирожки да алып бирми идең. Баштан сыйпап: «Акчаң бармы?» – дип тә сорамый идең. Минем кесәдә Сабирҗан җизнәй биргән ике-өч сум акча була иде. Сетка тутырып мин апаемнарга, әнкәйгә күчтәнәчкә пирожкилар белән лимонад алып кайта идем.
– Кем уйлаган ул чакта, менә бит бала күңеле ни көткән.
– Ул гына түгел, бала күңеле пирожки гына түгеп, синнән әз генә булса да ата назы, җылылык, ярдәм көткән. Хәтереңдәме, син безгә ел саен бер машина утын кертә идең?
– Әйе, хәтердә.
– Үз теләгең белән түгел, суд карары буенча. Ике машина тиеш булсаң да, син бер генә машина китерә идең. Һәм һәрвакыт кеше күрмәгәндә, без йоклагач аударып чыгып китә  идең син аны. Ә көндез кертеп, өйгә кереп, безне сөеп чыгып китсәң, без сөенечтән һавага сикерер идек. Әнкәйгә эндәшмәс идең, безнең белән генә сөйләшер идең.
– Уйланылмаган инде.
– Уйларга теләнмәгән, диген. Ул агачлар юри сайланган кебек юан һәм ботаклы булыр иде. Әнкәй мескен эштән кайтып керми, өй салкын, ягарга кирәк. Сеңелем белән укудан кайткач, кичкә кадәр көчкә бер-ике бүкән кисәбез. Елый-елый, күшеккән кулларны  бот арасына, йә чәч арасына тыгып җылытабыз. Ул бүкәннәрне чөйләр кыстырып ярабыз. Чи утынны яндыра алмыйча бәгырьләр корый иде. Безне шулай интегәләрдер, дип бер дә уйламадыңмыни соң?
Гатауллага инде үлеп, Аллаһ каршында җавап тоткан кебек тоела башлады.
– Безнең йөрәкләргә җитәрлек кан сауды, юкка гына илле яшьтән чиргә олгашынмагандыр. Менә шулай, әткәй, мин сиңа әнкәйдән башка бәхиллек бирә алмыйм. Мин аны ике ел урын өстендә карап бакыйлыкка озаттым. Синең өчен бәхиллек сорарга башыма килмәде, сүзем шул: әнкәй бәхил булса, мин дә бәхил.
Гатаулла кияве әзерләгән чәйне мәҗбүриләп кенә эчте дә, саубуллашып кайтып китте. Ул киткәч, төнлә  Фирая төш күрде. Имеш, анасы үзенең кара шивиот кәчтүмен киеп аларның түрендә утыра. Күңеле шат, көлә имеш. Үзе Фираяга: «Рәхмәт, кызым, атаң минем янга килде бит», – ди.
Ике көн үткәч, энесе шалтыратып, аталарының үлгәнен, кичә күмгәннәрен  хәбәр итте.
 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

 

 

 

Комментарийлар