Алма кебек матур чагым,
Сиңа ни кирәк тагын?

Татар халык җыры

 

Кайчан да булса мондый бәлагә тарырмын дип, башына да китермәгәндер Мәрьям. Су салган чәйнеген янып торган газ плитәсенә куярга да өлгермәде – ишектә кыңгырау чылтырады. Кулындагы чәйнеге чайпалып китте, җиз капкачы шалтырап идәнгә барып төште. «Җүнлегә түгел бу!» Ул берөзлексез яңгыраган кыңгырау тавышыннан дер калтырады…
– Хту там?
– Ач әле, апай, ач! – Ишек артында олы хатын-кыз тавышы гөрелдәде.
– Кем суң син?
– Ач әле, без авылдан, – дип кушылды яшьрәге.
– Кайсы авылдан?
– Бәбидән.
– Андый авыл бармыни соң ул?
– Бәбидән без… Вилдан янына килдек… – Вилдан дигәннәре – Мәрьямнең улы. Моннан бер ай элек кенә аны әнә шул Бәби авылына (ул заводта, Макаронкада эшли) бәрәңге алырга җибәргәннәр иде.
Мәрьям акрын гына ишекне ачты. Каршысында алтын тешләрен ялтыратып, иңенә җылы мамык шәл бөркәнгән илле яшьләрдәге бер авыл хатыны, ә аның янында бер дәү батон кисәге кимереп торган ак чырайлы яшь кенә авырлы хатын-кыз басып тора иде. Ишек каршында ниндидер кәгазь тартмалар, чүпрәк төенчекләр өелгән. Мәрьям эх дип әйтергә дә өлгермәде, болар шушы әйберләрнең барсын да өйалдына кертеп тутырдылар.
– Сез кемнәр суң?
Хатын аның соравын җавапсыз калдырды. «Кагыл!» – дип җилкәсе белән Мәрьямне җиңелчә генә читкә этәрде дә, чит ил маркасы ябыштырылган зур тартманы ишек катыннан буш, иркен урынга күчереп куйды.
– Нәрсә соң бу! Кемнәр сез?
– Кем булыйм, Файзә булам мин! – дип күкрәк киерде апай. – Ә бу – кызым Мәйсәрә.
– Мәйсәрә?!
– Синең улың ни атлы? Вилданмы?
– Әйе, Вилдан.
– Ә минем кызым Мәйсәрә – Вилданның кәләше.
– Ничек?!
– Менә шулай, апаем, – дип астыртын гына елмайды хатын. – Улыгыз Вилдан безнең авылда бәрәңгедә булдымы?
– Нинди бәрәңгедә?
– Бәрәңгенең нәрсә икәнен дә оныта башладыңмыни инде, шәһәрдә яшәп?! – диде хатын һәм җиңелчә генә көйләп тә алды: «Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, и-и-их, бигрәк тәмле…» Нәстәле? Авылны оныткач, шулай була шул инде, апаем…
– Бәрәңге! – дип чәрелдәде апайның кызы.
– Туктагыз әле! – дип каршы төште Мәрьям. – Сез Вилданны ничек таптыгыз соң? Адресын ничек белдегез?
– Мин җиде бала анасы, мин, җаным, үземә кирәксә, кирәкле кешемне җиде кат җир астыннан да табам! – дип мактанды хатын. – Соравыма туры җавап бир: булдымы улың безнең авылда бәрәңгедә?
– Нинди авылда?
– Бәбидә.
– Булгандыр…
– «Дыр» түгел, апаем, булды. Әле алай гына да түгел…
– Ходаем, ни булды тагын?
– Кызымны яраткан.
– Соң?!
– Анысы әле бер нәрсә…
– Әйтегез, сузмагыз… Шулхәтле буталчык, серле итеп сөйлисез, ачыграк итеп аңлатсагызчы!
– Ә ничек итеп аңлатырга тиеш соң мин сиңа аны?
– Кыскарак тотсагыз…
– Ә-ә-ә! – дип үртәде хатын. – Кыскарак кирәкме! Кыскасы болай: синең улың Вилдан минем кызымны алдаган.
– Ә… ничек…
– Тагын да кыскарак кирәкме?! Кызым, сөекле кызым Мәйсәрә шул алдау нәтиҗәсендә балага узган.
– Кемнән?
– Кемнән булсын инде! Күршедән түгелдер – улыңнан.
– Бу-у-ул-мас!
– Булган шул, апаем, булдырганнар. – Әлеге яман хәбәр Мәрьямнең башына капты, кунак хатынга ни дип җавап бирергә дә белмичә телсез калды.
– Ә кая әле ул?
– Кем?
– Кызымның башына җиткән малай?
– Эштә, завудта.
– Завудта булгач кайтыр, чуртыма да китмәс, ә кызым, бәгырькәем, сездә калыр…
Хатын башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кинәт кычкырып еларга тотынды. Шуны гына көткәндәй, кызы да анасына кушылды…
– Берни дә аңламыйм, нәрсә соң бу?
– Аңларсың, апай, аңларсың, бәгырькәччәеңне чит кешеләргә биреп калдырсаң, аңларсың, – дип тәкърарлады хатын, һәм шул сүзен раслагандай, батон кимерүдән туктаган мескен кызының башыннан сыйпап куйды.
– Алай бик жәлләгәч, балагызны монда калдырмагыз, – диде Мәрьям. Ул инде башка әйтер сүз тапмады.
– Калдырам, апай, калдырам, йөрәгемнән өзеп калдырам! Нишлим аның белән? Җиде кыз бит алар, каһәр суккырлары, хет берсеннән котылыр идем… Басып торма, кызым, утырып тор: аякларың талыр, йөрәгең бозылыр, – дип сөйләнде хатын һәм юанайган кызын көч-хәл белән кәгазь тартма өстенә күчерде. – Карагыз аны, кызымны җәберлисе булмагыз!
– Үзе җәберләмәсә…
– Хат языгыз, хат! Бәбигә! Кибетче Бибифайзә булам мин! Ә син?
– Мәрьям.
– Мине бөтен авыл белә. Бөтен алкаш. Бөтенесен эчертеп-исертеп бетердем, дөмеккерләре! Ярар, киттем!
– Китәсез?
– Китәм, мине аста машина көтеп тора!
– Туктагыз!
– Туктарга бер генә дә вакытым юк. Менә сезгә, кызым, күз нурым! Менә аның бирнәсе: байлыгы, чүпрәк-чапрагы… киттем…
– Китмәгез, зинһар…
– «Китәм инде, китәм туган якларга, сау бул, диеп калам якын дусларга», – дип кабат көйләде хатын. Аңларлык түгел иде аны: әллә көлә, әллә кылана?!
– Сөйләшик, аңлашыйк…
– И кодагый, күрешербез, сөйләшербез әле, бер күрешү – үзе бер гомер!
Кунак хатын булачак кодагыйның маңгаеннан «чуп» итеп бер үбеп алды да, лифт чакырырга да онытып, баскыч буйлап тырт-тырт атлап аска төшеп китте. Шуннан ул бүтән күренмәде…
Мәйсәрә белән Мәрьям, динозаврлар сыман, бер-берсенә карашып каттылар. Күрәселәре бар икән! Нишләп кенә ишекне ачты икән ул? Ачмаган булса, бәлкем, китеп тә барган булырлар иде. Нишләргә? Улы Вилдан эштә, ә Венгриягә киткән кызы Венера әле һаман да ерак сәфәрдән кайтмаган. Ошбу минутта аңа ярдәмгә килерлек бер генә ышанычлы кеше бар – ул да булса, күршеләре Фирганә. Мәрьям озак уйлап тормыйча, күршеләрнең ишеген какты. Ишекне озын сыйраклы, дәү борынлы ирдәүкә хатын ачты. Фирганә дигәннәре шушы иде инде. Артык озын буйлы булганга күрә, күрше-күлән, шаяртып, аңа Озын Бәдри дигән кушамат таккан иде. Бәдринең нурлы чыраен күргәчтен үк, хуҗа хатын бертуктаусыз балавыз сыкты, аннан барсын да түкми-чәчми сөйләп бирде…
– Борчылма, күрше! – дип күкрәген киерде Бәдри, сугышчан кыяфәт алып. – Коткарырмын мин сине!
Моңа хәтле тыйнак кына утырган Мәйсәрә, хуҗабикә чыгып киткәч, артыннан күзләрен уйнатып, авызларын чалшайтып үртәп калды. Куен кесәсеннән ялтыравыклы зәңгәр косметичкасын чыгарып, учка сыярлык түгәрәк көзгесеннән каранырга, кечкенә йомшак пумаласы белән ясанырга, бизәнергә тотынды. Радиодан күңелле көй яңгырагач, аякларын селкеткәләп, бию көенә тирбәнеп тә торды. Аннан ул машинага төяп алып килгән бирнәсен барлады: әле берсенә, әле икенчесенә үрелде. Аларны кайсын кая урнаштыру турында уйланды. Ә анда, баксаң, ни генә юк: яңа каз мамыгыннан тегелгән йомшак мендәрдән алып авылда өй белән бәдрәф арасында йөреп таушалган, баш-башлары тапталган иске башмакка хәтле бар иде…
Ишектә хәвефле аяк тавышларын ишеткәч, ул нуры югалган аксыл чыраена кабат мескен кыяфәт чыгарды. Якын күршеләр җыелышып кире кергәндә, кунак кызы күзләрен шарландырып, һаман да шул кәгазь тартма өстендә хәвеф-хәтәрсез генә утыра бирә иде. Фирганәне күргәч, ул бөтенләй сеңде: чырае исә, чыннан да, куркыныч иде бу апайның!
–Тә-ә-әк! Килдеңме?! – дип сөрән салды ул, күптәнге танышына эндәшкән сыман.
– Ки… и… л… дем…
– Килгәнең күренә. Исемең ничек?
– Мәйсәрә.
– Ишанның бишенче хатынымы?
– Ә?!
– Син, кызыкай, ялгышмадың микән? Может тебе этажом не выше, а ниже надо! – дип урысчалатып җиффәрде Бәдри.
Кыз, билгеле, аны аңламаганга сабышты.
– Кызым, син курыкма, бу безнең күршебез Фирганә… – дип тынычландырмакчы булды аны Мәрьям.
– Җитте! Миңа тылмачлар кирәкми! – дип бүлде аны Бәдри. – Халык җыйналды, судны башларга вакыт. Судны үзем алып барам, хөкүм итүчесе дә үзем булырмын…
Суд эшләрен яхшы белә иде ул. Бертуган абыйсы аны судка биргәч, ул бер ел мәхкәмә юлын таптады. Туганнар һаман да фатир бүләлмиләр. Фирганә яшәгән фатирда бертуган абыйсының да өлеше бар. Судта ярсып алып, ул чак кына абыйсын яклаган хөкемдар ханымның чәчен йолкып атмады. Монда да ул нәкъ шуны куды.
– Подсудимая, встать! – Урыныннан тиз генә сикереп торырга ниятләгән Мәйсәрә, җайсыз хәрәкәт ясап, тартма эченә убылды. Тартмадан – башы гына чыгып калды. – Ярар, тормасаң да ярый. Сиңа бер генә соравым бар: пострадавший белән кайчан таныштың?
– Кем белән?
– Вилдан белән кайчан таныштың?
– Синтәбердә.
– Синтәбердә. Яхшы. Ә хәзер ноябрь… «Зима во дворе, и крестиянин торжествуя…» – дип тезеп китте Бәдри. – Ничәсендә?
– Хәтерләмим…
– Ярар, суд барышында ачыкларбыз. Әле синең төрмә шулпасын ашап караганың юк, ә аңа инде күп калмады…
– Син, күрше, бик куәт тотындың әле! – дип хафаланды Мәрьям.
– Нервных прошу удалить!!!
– Фирганәм… Бохарам…
– Прошу!
– Бетте, бетте, дәшмим! – Мәрьям читкә кагылды.
– Тәк… – Сорау алырга оста инде Бәдри, аны өйрәтәсе юк. Ул ике катлы бала итәген күтәреп, диван башына менеп кунаклады. Ошбу минутта ул халык хөкемдарына охшап калды. Мәрьям, олы адымнарын тигезләп, песи сыман йомшак кына йөреп китте, куркудан өнсез калган Мәйсәрә чытырдатып күзләрен йомды…
– Син үзеңә яхшылап карале! – дип сүзен дәвам итте Бәдри. – Корсагың ишелергә тора, иманым камил, гыйнвар ахырларында табарсың…
– Каян беләсез?
– Әйтте диярсең, Фирганә апаң унсигез ел сәламәтлек сагында тора, йөзләгән пачут грамытысы бар, егерме икенче участокта шәфкать туташы булып эшли…
– Рәхмәт, апай, бик шатмын, – дип елмайды кыз, – берәр нәрсә була калса, сезгә мөрәҗәгать итәрмен.
– Итәрсең, җаный, итәрсең, – дип үртәде Бәдри. – Тик син миңа шуны әйт: сентябрь аенда ясалган бала ничек итеп гыйнвар ахырында дөньяга килсен ди?!
– Мин берни дә белмим, апай, миннән сорамагыз!
– Беләсең! Бала табар өчен тугыз ай вакыт кирәк.
– Фирганә, ярар инде! – дип кабат арага керде Мәрьям. Ул кызны чын күңелдән кызгана башлаган иде инде. Бигрәкләр дә нечкә күңелле кеше иде шул хуҗабикә!
– Ә син, күрше, җебегән, мәми! Үзең дә, малаең да! – дип үкерде Бәдри.
– Бала Вилданнан… ышаныгыз! – дип еламсырады кыз. Яклаучысы табылганына ул инде сөенә дә башлаган иде.
– Ялган! – дип җикеренде Фирганә. – Син әле, җанкай, әйбәт кешеләр кулына килеп эләктең, миңа кергән булсаң, мин сине шундук, артыңа тибеп, сигезенче ятаждан төшереп җибәргән булыр идем!
Тавыш кызганнан кызды. Ярсудан Бәдринең авызыннан ак күбекләр атылды, тавышы карлыкты, акыра-бакыра торгач, телсез кала язды. Мәрьям исә, күршесенә үч иткәндәй, булачак киленен күңеленнән якын итеп, кисәк кенә Озын Бәдригә каршы сөйли башлады. Бу тавыш-гауга, бәлкем, шактый озакка да сузылган булыр иде, әгәр дә шулвакыт гаепле кеше үзе – Мәрьямнең улы Вилдан кайтып кермәсә! «В.И.Ленинга дан» исемен йөрткән бу егет төскә-биткә әллә ни чибәр түгел, шәхес буларак та әллә кем түгел: ул һаман да бертөрле. Тормыштан әллә ни зур дивидентлар көтмәгән, дан-шөһрәткә дәгъва итмәгән, банкротка чыгарга торган борынгы заводта эленке-салынкы эшләп йөргән егет җан -җанашын күрүгә үк, шагыйребез Дәрдемәндчә әйтсәк, «бер кызарды, бер бузарды». Күрше хатыны авыз ачарга да өлгермәде, Мәйсәрә, тиз генә урыныннан кубып, сөеклесенең муенына сарылды. Егет тә аны кочагыннан ычкындырырга ашыкмады. Бу хәлдән тәмам күңеле булган ана, Бәдринең безелдәвенә дә карамастан, бертуктаусыз:
– Нишләмәк кирәк, күрше, инде бер нишләп тә булмый хәзер, яшәсеннәр, бер-берсен яраткач! – дип сөйләнде. Килен тантана итте!
Тик хужа хатын:
– Вакыты җиткәч белербез, билгеле булыр: безнекеме ул туасы бала, читнекеме? – дип төрттереп әйтеп куйгач, булачак киленнең бәхетле елмайган күзләреннән гаҗәеп усал очкыннар чәчрәде…
Гөрләтеп туй да иттеләр.
Бәдри, уйнашчы киленгә тагын нинди туйлар ясап торасың дип, күршесен үгетләп, хурландырырга тырышып караса да, ана кеше аны тыңламады: балаларын кеше алдында ким-хур итмәс өчен, өч көн рәттән туй ясады. Туй барган арада киленнең тагын бер яшертен ягы ачылды – ул Вилданнан биш яшькә олы булып чыкты. Казан каласында югары уку йортында лаборант булып эшләгән, тулай торакта яшәгән, ә Вилдан белән туган авылына кунакка кайткач танышкан. Хезмәт хакын бик аз ала, өсте-башы да әллә ни мактанырлык түгел. Гаиләләре дә ишле булып чыкты: җәмгысы тугыз җан икән. Шуларны яхшы истә тоткан Мәрьям, туйлар узгач, киленен киендерергә тотынды. Барлы-юклы акчаларын җыйнаштырып, өр-яңа тун, затлы кием-салымнар алып бирде. Өйдәгеләр бу хәлгә артык гаҗәпләнмәде, бары тик күршеләре Фирганә генә җанына тыңгылык таба алмады. Ниндидер бер килмешәк кызның ялган юллар белән яхшы, тәртипле гаиләгә эләгеп, дөньяның артына тибеп яши башлавы аның эчен бик пошырды. «Бигрәк бәхетле килен булып чыкты әле бу!» – дип гасабиланды ул. Бала, нәкъ Бәдри әйткәнчә, гыйнвар ахырында туды. Кыз бала. Туган көннән үк авыру булды. Мәрьям бертуктаусыз шифаханә юлын таптады. Килен исә диванда бот күтәреп ятты. Мәрьям килен, ә Мәйсәрә каенана ролен үтәде. Аларның якты иртәләре менә шулайрак башлана торган иде: каенана балконда бала керләре элеп йөри, ә килен әле йокыдан уянып кына килә. Гадәттәгечә, кычкырып яшь бала елый башлый…
– Ой, туйдым шушы бала тәресеннән, тәмам җелеккә төште, – дип зарлана башлый килен һәм киерелеп көзге каршына килеп баса. – Үземне карарга да вакыт юк… Ах! Җыерчык өстәлгән димме?! Сручны косметический салунга барырга кирәк…
Ә бала елый да елый. Ул күкрәк сөте сорый.
– Әней!!! – Мәрьям керләрен ташлап, зал ягына йөгереп керә.
– Әү, килен?!
– Бала елый… ишетмисең мәллә?
– Елый шул… ни… ими кирәктер аңа…
– Ә нигә бирмисең?
– Нәрсәне?
– Ә! – дип кул селти Мәйсәрә. – Имисез генә булмыймы? Бәлкем, сөт биреп караргадыр, кибет сөте?!
– Коры сөттән эче кипмәс микән? Ана сөтенә ни җитә.
– Ана сөте дефицит ул хәзер, яхшы аналар да шулай ук. Бала имезәм дип, фигурамны бозар хәлем юк. – Фигура болай да юк инде үзендә. Такта дисәң дә такта. Бала тагын елый, үрсәләнә. – Уф! Чат Вилдан тавышы! Шулхәтле охшаса да охшар икән атасына!
– Килен!
– Әней! Ташлап тор инде шул чүпрәк-чапракларыңны, кара инде баланы!
– Ә син нишлисең?
– Бүген бассейнга барасым бар. Кияүгә чыккач, тәмам ямьсезләндем, игътибар итми башладылар.
– Кая? Кемнәр?
– Трамвайда.
– Ә…
– Нидер җитми… Шарм… Сручны чәчне ясатырга кирәк. Бу юлы акка буятам. Гардероб та искерде… модадан калышырга ярамый…
Мәйсәрәнең соңгы сүзләре артык тупас булып яңгырды. Хәтта сабырларның сабыры Мәрьям дә түзмәде, бу юлы акырды:
– Суң… килен! Алла хакы өчен булса да, имезеп кит инде балаңны, тилмертмә, зинһар!
– Авылда сыерлар өч-дүрт айдан ташлаталар! – дип мыгырданган булды килен. – Үзенә тавыш күтәргәннәрен өнәми иде ул.
– Суң бит ул сыер бозавы түгел, ул бала! Җитәр, көлмә миннән, имез!
– Ярар, әнкәй, синең өчен генә, сине хөрмәт иткән өчен генә! – дип сайрады Мәйсәрә, ә үзе исә эчтән зәһәр елан сыман ысылдады: – Ка-а-далып кит!

Беркөнне Фирганә бәреп керде. Ул кешечә генә керә белми инде, шулай бәреп керергә ярата. Мәйсәрәне яратмавы хак: ул уйнаштан туган баланы анасы-ние белән бергә авылга озату ягында. Гаҗәп: (моңа бер Бәдри генә түгел, өйдәгеләрнең барсы да игътибар иттеләр шикелле!) баланың бер генә җире дә атасына охшамаган иде. Вилдан кара тутлы, кара кашлы, ә бу бала ниндидер җирән чәчле, шуның өстенә сипкелле һәм кәкре аяклы иде. Мәрьямнең алдагы шикләнүләре чынга аша башлады. Бәдри, бу хәлдән тиз генә файдаланырга теләп, кергән саен, күршесен Мәйсәрәгә каршы котыртты…
– Кая?
– Кем?
– Кем булсын инде, безнең башка сөйләр кешебез юк ләбаса!
– Бала имезә…
– Изге эштә икән.
– Күңеле бер дә балада түгел киленнең, гел каядыр таярга гына тора. Йә бассейн, йә салон…
– Йә чәчтараш, шулай бит! – дип эләктереп алды Бәдри. – Син генә аздырдың аны, син генә бәхетле иттең. Әйе, киленең бәхетле. Шул авыл себеркесе, калага килеп, ниләр кыландырып ята бит, әй! Үләрсең, валлаһи, хурланып! Ичмасам, шул бассейнында батып та үлми!
– Алла диген! Ире бар, баласы…
– И-и! – Фирганә кул гына селтәде. – Күрдем инде ул балагызны, энә аркылы җеп үткәргәндәй тикшереп чыктым. Бала, иманым камил, сезнеке тү-ү-гел!
– Вилдан…
– Юк, җаный, Вилданга охшамаган ул. Синең Вилданың натуральный уҗым бозавы – башын иеп, гел аска карап йөри. Ә бу бала, үч иткәндәй, елмаеп гел күзгә карап тора. Аннан баланың башы булмавы да бик интерес… кечкенә… касә баш… Юк, охшамаган ул Вилданыңа, җир йотсын, охшамаган…
– Ә бәлкем, тора-бара… охшар…
– Кай җире охшаган суң инде аның Вилданга?
– Борыны.
– Каян килеп! Вилданның борыны туп-туры, әйтик, Мәскәү юлы кебек, ә баланыкы кып-кыек, авыш, Кавказ тавы кебек.
– Аягы…
– Аягы кәкре, кәп-кәкре… виләсәпид көпчәге кебек.
– Минем үземнең дә аяклар кәкре ансы…
– Сезнең аяклар болайга кәкре, – диде Бәдри аякларын чалыштырып. – Ә баланың тегеләйгә…
– Белмим инде… охшаган да кебек… әзрәк…
– Юк, күрше, бу бала Вилданнан түгел. Әгәр шикләнсәң, әйдә, медицина аша тикшертәбез…
– Алай да белеп була димени аны?
– Була шул. Академик Павлов кешеләрне генә түгел, этләрне дә тикшергән. Тик шунысы интерес: үзе өйдә эт белән мәче тотмаган. Ә син өеңдә алдакчы хатын белән уйнаштан туган бала асрыйсың.
– Җә, ярар, күрше, кызма инде! – дип, бер якка салырга тырышты Мәрьям. – Әйт, ничек тикшертеп була суң аны?
– Лаборатория аша, – дип пышылдады Бәдри. – Күрше бүлмәдә сак тынлык урнашты, киленнең тыңлап торуын алар теләмиләр иде, билгеле. – Минем белгән кешеләрем бар, хәзер ясап бирәләр.
– Аны шулай да белеп буламы?
– Була икән шул. Кан аша. Әгәр дә балада Вилданның каны, ягъни храмасумалары табылмаса, бала аныкы булмаячак, аңладыңмы?
– Аңладым… аңлавын…
– Соң?
– Бик тә мәшәкатьле эш бу, аннан акча ягы да такырланды.
– Акчасы өчен борчылма, үзем түләрмен, әйдә, бирик анализга!
– Килен ни уйлар?
– Әй Ходаем! Нинди кеше соң син, ә?! – дип тиргәде аны Бәдри. – Шул килен, килен дип, тәмам мәми авызга әйләнеп беттең бит инде!
Алдын-артын карап йөрергә өйрәнгән Мәйсәрә күрше бүлмәдә бала имезеп кенә утырмады, билгеле. Ике хатынның нәрсә сөйләшкәннәрен колак салып тыңлап утырды. Ул барсын да яхшы аңлады. Бу күрше хатыны беркайчан да аны эзәрлекләүдән туктамаячак, ахырга хәтле көрәшәчәк, чөнки бу капма-каршы бәхәстә аның җене берлән мин-минлеге дә кузгалды. «Берлинны алмыйча тынычланмаячак бу стерва!» – дип сызланды килен. Моңа каршы торуның бер генә ысулы бар: дошманың аңга килгәнче, алдан үзең һөҗүмне башлау мәгъкуль. Һәм ул шулай итте дә…
Фирганә, Бохара,
Без үткән ара, их!
Фрунзе безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда…
Җырлый-җырлый чыкты Мәйсәрә күрше бүлмәдән. Фирганә сикереп үк торды. Сугышчан кыяфәт алды. Сизде Бәдри, ошбу минутта «кан» коелачагын яхшы сизде.
– Эһем! Эһем! – «Беренче театр»дагы Биби репликасыннан да көчлерәк яңгырады бу. Мәйсәрә аны белеп әйтте.
– Нәрсә эһелдисең?! – дип җикеренде Бәдри. – Булатың кайтты мәллә?
– Әй, Фирганә апай, – дип сайрады килен, юмаланып, – шундый да инсафлы, шундый да акыллы кешедә кияүдә булганда, ниемә кирәк миңа ул ниндидер Булатлар, Фуатлар?!
– Сезне белмәссең! Сез яшьләр…
– Без яшьләр шундый инде… Ә мин менә сезгә карап сокланам!
– Миңа?!
– Әйе, сезгә, Фирганә апай! Мин сезнең турыда шундый сүзләр ишеттем, шундый сүзләр…
– Гавари, не таи! – Бәдри ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Дөресен әйткәндә, ул Мәйсәрәнең ихласлыгына ышанып бетми иде. Кешеләрнең гел начар ягын гына күрергә өйрәнгән хатын, «җә, җә, син сөйләп кара, ә без тыңлыйк!», дигәндәй, дошманы каршында күкрәген киереп басты.
– Матур сүзләр, ягымлы сүзләр, – дип безелдәде Мәйсәрә (кеше юкка гына төчеләнми, билгеле!), – сез шундый акыллы, инсафлы һәм дә гүзәл шәхес икәнсез…
– Соң, соң! – дип түтелдәде Фирганә (кем генә мактаганны яратмый). – Билгеле инде!
– Ә сезнең улыгыз…
– Ә ни булган минем улыма? – Бәдри, корт чаккандай, бер урында сикереп куйды. Тагын нәрсә майтарырга җыена икән инде бу җүнсез кыз?!
– Улыгыз, мәйтәм, бер дә үзегезгә охшамаган.
– Ничек охшамаган?!
– Хәер, аның сезгә охшамавы кечкенә нәрсә. Мин сезнең батырлыгыгызга, фидакарьлегегезгә сокланам, Фирганә апай. Сезгә һәйкәл куярга, сезгә орден бирергә кирәк!
– Һәйкәл? Ниемә? Мин бит әле үлмәгән!
– Детдомнан бала алып үстергәнегез өчен!
– Кем әйтте?!
– Тикшерттем…
– Кайчан? Кая?
– Сихерче әбидән.
– Ну, и?! – Бәдринең тыны кысылды. Ул су күп эчеп кабарган бака сыман, шартлардай булып бик нык бүртенде, тулышты. Аңа бик тә читен иде.
– Нәтиҗә уңай.
– Ничек?
– Улыгыз сезнең чын улыгыз түгел. Детдомнан… Сезнең алдыгызда баш иям! – Һәм ул, бөтен шартын китереп, аристократ хатыннары сыман кулларын җилпеп, книксен ясады, ягъни җиңелчә генә баш иде.
– Тукта! Нәрсә соң бу?! Минем улым нишләп минеке булмасын ди?! Әллә саташам инде… Тукта… Нәрсә соң бу?! – Берни дә аңламаган хатын, алпан-тилпән килеп фатир борынча йөрергә тотынды. Бертуктаусыз үз-үзе белән сөйләште, хәтта янында басып торган Мәрьямне дә күрмәде. Күршесе аңа нидер әйтергә теләгән иде, тик ул аны да ишетмәде, каударланып бер ноктага текәлде. Шулвакыт Мәйсәрә хихылдап көлеп җибәрде. Шунда гына аңлады Бәдри: бу җүнсез нәмәстә моңардан көлергә уйлаган ич!
– Син нәрсә, миннән көлергә уйладың мәллә! – дип чәчрәде Бәдри. – Йолкыш! Килмешәк! Көненә утыз укол кадап, реанимациядә тончыктырасы нәрсә! Мин синеме! Мин сине…
Шулчак мәхшәр купты: Бәдри Мәйсәрәгә ташланды. Каршында очраган урындыкларны, чаттагы гөлләрне, гөлләрнең асларын аударып, Бәдри киленне куып китте. Арага кергән Мәрьям дә бер якка очты. Әгәр дә шулчак Вилдан кайтып кермәгән булса (соңыннан билгеле булды: заводны япканнар икән!), Мәйсәрәне ул, һичшиксез, изеп ата иде. Хатын иренең муенына килеп сарылды, ә Вилдан, явыз бүредән сарык бәрәнен яшергән сыман, аны сырты белән каплап өлгерде.
– Әле сине якларга ирең бар, ирең! Бүтән мин сезнең өегезгә аяк та басмаячакмын!
Вакытлыча чигенергә мәҗбүр булган Бәдри, ишекне каты бәреп, фатирдан чыгып китте. Мәйсәрә шаркылдып көлде:
– Ха-ха-ха! Салдык утлы табага!
Ләкин аның бу сөенечле шатлыгын каенанасы уртаклаша алмады. Хәер, нинди каенана килененең үлчәүсез ирек алуына сөенә алсын ди!
– Артыгын кыланасың бугай, – диде ул, башын чайкап, – килен булсаң, тыйнак булыр идең әзрәк.
– Әни! – дип каршы төште Вилдан. Ниһаять, «бозау» да уянды. Ярсыды, хуҗасын «сөзәргә» итте. – Нишләп син һаман минем хатынга бәйләнәсең, ә?
– Яраткан хатыныңа, шулай бит? – дип тә өстәде Мәйсәрә.
Менә шулчак каенана килененә бер хикмәтле сүз әйтте, һәм шул сүз, ихтыярсыздан, ошбу хикәянең дәвамына сәбәпче булды.
– Килен, әле син безгә сер, – диде Мәрьям, – әлегә күп нәрсәләр ачыкланмаган. Мин үзем, гомумән, яшьләр белән бергә яшәргә өйрәнмәгән, шуңа күрә мин сезгә, яшь гаилә буларак, башка җирдән, башка урын эзләргә киңәш итәр идем…
– Нәрсә булган бу әнигә? – диде Вилдан, әнисе өйдән чыгып киткәч. – Үпкәләттең мәллә?
Мәйсәрә, Вилданның кочагыннан ычкынып, өстәл янына килде. Өстәл өстендә яткан бер плитка әче шоколадны чатыннан сындырып, авызына капты…
– Ярар, әнкәй, бу сүзләрең өчен сиңа әле үкенергә туры килмәсен! Карарбыз – кем кемнән котылыр…
Бу мәкерле сүзләрне Мәйсәрә кычкырып әйтмәде, үзалдына гына әйтте. Чөнки ул кеше алдында, бигрәк тә ире янында әйтелә торган сүз түгел иде.

* * *
Тормыш үз агымы белән ага торды.
Мәрьям эшеннән бушаган арада бала карады, килен каенанасы акчасына, фигура саклыйм дип, бассейнга су коенырга йөрде. Өч бүлмәле фатирның зур ягын яшьләргә бирделәр. Өр-яңа төсле телевизор, шуңа өстәп яхшы келәм һәм тузан суырткыч алып куйдылар. Мәйсәрә авылны да онытмады: төяп-төяп, кеше аркылы авылдагыларга күчтәнәчләр җибәреп торды. Анасын кызгана иде ул. Аңардан башка тагын алты кызын урнаштырып бетерәсе бар бит әле аның. Ходай аңа сабырлык, исәнлек бирсен!
Каенана да бик үзгәрде. Холкы гына түгел, кыяфәте дә. Нигәдер ул күзгә күренеп кипшенә, ябыга башлады. Яман авыру була күрмәсен дип, Мәрьямне бер шифаханәдән икенчесенә йөрттеләр. Тикшерелмәгән җире калмады. Тик аңарда бернинди дә авыру тапмадылар. Мәрьям шәм кебек сызды. Кызы Венера да, анасы авыргач, чит илләргә йөрүдән туктады. Эшмәкәрлеген ташлады. Кайчандыр чын бәла булып төшкән зәхмәтле, ягъни «бәхетле килен»не чын күңелдән күрә алмаган Венера, килен эше түгел микән бу, анасына берәр сихер-михер ясап ятмый микән, дип Мәйсәрәгә карата шик белдерде. Моны инде, билгеле ки, иң беренчеләрдән булып, күршеләре Озын Бәдри эләктереп алды.
– Сихер! Бары тик сихер генә монда! – дип Венераның фикерен куәтләде. – Сез ул әшәкенең күзләренә генә карагыз, чын сихерчегә охшаган бит ул!
– Нишләргә соң, күрше апа, без бит киленне өйдән куып чыгара алмыйбыз! – дип зарланды Венера.
– Әниеңне өшкертергә кирәк, шуннаң соң киленне дә куарбыз!
– Ничек?
– Минем бер таныш карчыгым бар, бөтен авыру шуңа йөри. Барыйк шуның янына!
Бару-кайту мәсьәләсе бик тиз хәл ителде. Мәрьям хәзер башы-кулы белән Бәдри кулында, нәрсә әйтсәң, шуңа риза иде. Карчыкны җиңел тапсалар да, аңа керүе ай-һай кыен булды! Ул хәтта Бәдрине дә санга сукмады. Ниндидер зур кеше (министрмы шунда?!) аркылы эш йөрткәч кенә, ул авыру хатынны чиратсыз кабул итте. Мәрьямне Бәдри үзе озатты. Ләкин карчык Бәдрине якын да китертмәде, аның үзен генә кабул итте. Шактый ямьсез, гамьсез, кырыс чырайлы бу карчык тышы тузган бер калын китап ачты һәм бер ярты сәгатьләр чамасы авыру белән бернинди дә мөгамәләгә кермәде. Көтә-көтә көт булды ул, түземлеген югалтып, хәлсезләнеп, чак кына сөялгән җиреннән егылып төшмәде…
– Өеңә шайтаннар оялаган, – диде, ниһаять, карчык, китаптан күзләрен алып. – Кыяфәтенә караганда, ялган булмасын, килгән кеше, килмешәк булырга тиеш…
– Килгән кеше бездә бер генә, ул да булса, килен генә, – дип җавап бирде хатын.
– Ниндидер кыек сүз өчен шул килмешәк сиңа сихер керткән, шайтан коткысы җибәргән, тәнең вә рухың бозган…
– Ул безгә корсаклы килеш килеп керде… Баласы турында начар сүз ычкындырган идем, бәлкем, шуның өчен үч аладыр миннән?
– Нәрсә өчен үч алганы минем өчен мөһим түгел, барсы да Аллаһы Тагәлә кулында, – диде карчык һәм башын иеп, фал китабының икенче бер битен ачты.
Кабат тынлык урнашты. Бу юлы ярты сәгать түгел, биш-ун гына минут вакыт узды. Мәрьямнең (бүлмәдә эссе, кызу!) авызы кипте, күңеле болганды…
– Сиңа, сеңлем, мин бер генә киңәш бирә алам, – дип телгә килде карчык, – киленең белән бергә ашама, бергә эчмә, кулыннан ризык алма…
Аннан ул китабын ябып, Мәрьямгә, китәргә ярый, дип, ишарә ясады.
– Мин сезгә күпме тиеш? –дип сорады хатын, көч-хәл белән урыныннан кузгалып.
– Аякка басканчы, бер тиен дә алмыйм. Иртәгәдән дәвалый башларбыз…
– Нәрсә, өшкерәсезме?!
– Юк. Сихерне куар өчен, сиңа рәттән биш тапкыр мунча чабынырга кирәк…
Бәдри күршесен өенә кайтарып куйды. Ул бик сөенде, чөнки барсы да ул уйлаганча бара иде.
– Хәзер үк киленеңне өеңнән куып чыгар! – диде ул күршесенә. – Хәзер үк!
– Алай эшләү бер дә ярамас, бәлкем, карчык ялгыша торгандыр, ашыкмыйк әле! – диде хатын. Кирелек җитәрлек иде шул аңарда.
– Җебегән! Ахмак син! – дип җикеренде Бәдри, гарьлеген авырлык белән басып. – Гүргә кертәчәк әле ул сине, кертәчәк, менә әйтте диярсең!
Ләкин Мәрьям бу юлы да ашыкмады: киленен тагын бер кат тикшереп, сынап карарга булды.

* * *
Нәрсә, нәрсә, ләкин Мәйсәрәнең хәлләре бер дә мактанырлык түгел шул. Аңа каршы төрле яклап һөҗүм бара, һәм ничек тә шуңа каршы торырлык көч табарга кирәк иде. Уй-гамәлләре зурдан иде аның: каенанадан котылырга, аны фатирдан сөреп чыгарырга,Фирганәнең юлын кисәргә, башка аны бу фатирга кереп йөрмәслек итәргә, ә уҗым бозавын (сүз Вилдан турында бара) тулысынча кулга төшереп, фәкать үз кубызында гына биетергә. Әгәр дә ул шушы максатына ирешә алса, бу дөньяда аңардан да бәхетле кеше, аңардан да бәхетле килен була алмас. Ә бәхетне көтеп ятарга кирәкми, аны яулап алырга кирәк.
Әнә өстәлдә каенананың көн дә чәй эчә торган чәшкәсе тора. Өйдә беркем дә юк, форсаттан файдаланып калсаң ярый. Мәйсәрә халат кесәсеннән кечкенә генә бер пыяла шешә тартып чыгарды, һәм андагы яшькелт сыекчаны шул савытка тамызды. Бер, ике, өч… биш… ун… уналты…
Тагын бала еларга тотынды. Мәйсәрә, сүгенеп, йокы бүлмәсенә йөгерде. Чәшкә онытылды, савыт өстәл өстендә калды…

Менә шушы урында (детектив жанры буенча!) кемдер пәйда булырга тиеш сыман. Дөрес уйлыйсыз! Рәхим ит, укучым, сәхнәдә – Апуш!..

 

Ахырын журналның февраль (№2, 2018) санында укый аласыз.


Комментарий язарга