Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетле булырга хакым бар!..

***Бәхетле булырга хакым бар –Минем дә, синең дә… һәркемнең!Сөенеп, сөелеп яшәгез!Ләззәтен татыгыз һәр көннең. Гомерләр бер генә, бер генә!Булсын ул шатлыклы, гөл генә!Килмәсен кайгылар, борчулар...

***


Бәхетле булырга хакым бар –
Минем дә, синең дә… һәркемнең!
Сөенеп, сөелеп яшәгез!
Ләззәтен татыгыз һәр көннең.
 
Гомерләр бер генә, бер генә!
Булсын ул шатлыклы, гөл генә!
Килмәсен кайгылар, борчулар,
Күз яше таммасын гел генә.
 
Яшәүнең кадерен белегез!
Һәркөнне игелек кылыгыз.
Булмагыз битараф һәм явыз,
Юмарт һәм сөйкемле булыгыз!
 
Бәхетле булырга хакы бар
Бу җирдә һәркемнең, һәр җанның.
Тоегыз рәхәтен һәр кичнең,
Куаныч-шатлыгын һәр таңның!
 
 

Актаныш икмәге


Балачактан тәме авызымда,
Әллә инде бармы хикмәте?
Синең кебек ризык юктыр җирдә,
Актанышның тәмле икмәге!
 
Тургайларның моңы сеңгән сиңа,
Ал таңнарның сеңгән аһәңе.
И ипикәй, синдә генә бит ул
Туган җирнең яме һәм тәме.
 
Кайткан саен алам күчтәнәчкә
Балаларга, туган, якташка.
Актанышның йомры ипекәен
Ошатам мин якты кояшка.
 
Рәхмәт сиңа, тырыш игенче дус,
Бу хезмәтне изге күрүче,
Табын күрке – син үстергән икмәк –
Көч һәм гайрәт безгә бирүче!
 
Ипиләр күп, әммә Актанышның
Ипекәе үзгә, хикмәтле.
Яшә, гөрләп туган Актанышым,
Син матурсың һәм дә икмәкле!
 
 

***


Роберт абый Миңнуллин истәлегенә


Сөн буенда таллар елый,
Җилләр елый үзәндә.
Ак каеннар бу кайгыга
Белми ничек түзәргә!
 
Китте Сөннең моңлы улы,
Сандугачы, былбылы.
Китте ерак, китте елап,
Мәңгелеккә бу юлы.
 
Ул бит Сөндә канат какты,
Сөнне генә яратты.
Туган җирнең матурлыгын
Бар дөньяга таратты.
 
Ил күгендә сайрады ул,
Моң өләште халкына.
Аның үлмәс шул җырлары
Һәрбер җанда талпына.
 
Ихлас булды, янды-көйде,
Йөрәгендә нур иде.
Хыяллары кояш кебек
Якты иде, зур иде.
 
Бакыйлыкка күчте шагыйрь,
Ә учагы яначак.
Аның моңы Сөн буенда
Гөлләр булып атачак.
 
Сөн үзе бүген кайгыда,
Актарыла, ташый ул.
Елый таллар, елый таңнар:
– Ятим калдык, бәхил бул!
 
 

                ***


Туган җиргә кайтыгыз сез,
Кайтыр кеше булганда.
Урап булса да китегез,
Күңелегез тулганда.
 
Әткәй дә юк, әңкәй дә юк...
Туганнарга кайтыгыз.
Ялланнарга чыгыгыз да,
Күккә карап ятыгыз.
 
Әгәр булмаса туганнар,
Күршеләргә кайтыгыз.
Сагынудан мөлдерәмә
Йөрәкне юатыгыз.
 
Кайтыгыз сез, калмаса да
Туган нигез, туган йорт.
Суын эчеп чишмәләрнең
Бетмәсә дә җанда ут.
 
Кайтыгыз сез, вакыт табып,
Сагышлар бәлкем тынар...
Анда сездән дога көтә,
Зияратта якыннар...
 

Мирһади РАЗОВ


Фото: https://intertat-ru.livejournal.com/49798.html?mode=reply

 
Шагыйрьнең башка шигырьләрене журналыбызның октябрь (№10, 2020 ел) санында укый аласыз.

Комментарийлар