Логотип «Мәйдан» журналы

«Бетсәң бет, әмма тәңгәлләш!..»

* * *«Бетсәң бет, әмма тәңгәлләш!Сула минемчә генә!Юкса, тәрәзәңдә булыррәшәткә белән келә!Үз өеңдә дә йөрерсеңбилдән иелеп кенә!..» Импер-интер кыланыштанКүктәге Кояш көлә:«Кеше иреген тыеп булм...

* * *


«Бетсәң бет, әмма тәңгәлләш!
Сула минемчә генә!
Юкса, тәрәзәңдә булыр
рәшәткә белән келә!
Үз өеңдә дә йөрерсең
билдән иелеп кенә!..»
 
Импер-интер кыланыштан
Күктәге Кояш көлә:
«Кеше иреген тыеп булмый,
ул – Табигатьтән килә!
Ул – Илаһ көчтән килә!»
Җир кирегә әйләнә алмый,
Пигмейлар әйтеп кенә…
 
…Тәңгәлләшеп буладыр ул
тик Мәхәббәттә генә!
Анда да әле азга гына –
назлы рәхәттә генә!
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар