Логотип «Мәйдан» журналы

Бетә бит ир-аткайлар!..

И үзгәрде бу ир-ат заты, и мәзәкләнде.

Сизәсезме шуны, җаный-ахирәткәйләр? Менә соңгы вакытта сезнең игътибар иткәнегез бармы, ике хатын-кыз очрашса кемне, нәрсәне сөйли? Ир-ат сөйли алар. Ә биш хатын очрашса ни сөйлиләр икән дисезме? Биш хатын очрашса да, ун хатын очрашса да әнә шул ир-ат сөйли инде алар. Мактасалар да, хурласалар да, тиргәсәләр дә, хупласалар да менә шул ир-ат инде телләрендә.
Ә менә бик акыллы булгач, әйтегез әле миңа, ике ир-ат очрашса кемне сөйли икән? Кем утыра анда хатын-кыз сөйли дип? И, җаным, өметләнмә дә! Төш күкләрдән. Хәзерге заманда ике ир-ат очрашса да, биш ир-ат очрашса да,  ун ир-ат очрашса да бер генә әйбер турында – машина турында сөйли, җаным, машина. Кем нинди машина алган, кем нинди машина саткан, кем кайсы машина бәрдергән, кем кайсы машина ваткан...
Беркөнне шулай үзебезнең «Миләүшә» кибетеннән чыгып барам, ни күзләрем белән күрим, каршыма яшьлек мәхәббәтем – Хәлим очрады. Мине күрүгә, аның  күзләре янып, яшьлегенең якты истәлеге булып калган пеләше ялтырап китте. Димәк, онытмаган, һаман ярата.
– Исәнме, Хәлим җаным!
– О, Сәлимәкәй, нечкә бил. Хәтә, әллә ни нечкә җирең калмаган икән инде. Исәнлекме?
– Ни хәлләрең бар, Хәлим? Сөйләп җибәр.
– Малай, хәлләр шәп минем. Менә “десятка” алып кайтып киләм. Заводтан.
– И, бик яхшы булган, Хәлим, куанычы булсын. Я, сөйлә инде, гаиләң, балаларың ни хәлдә? Хатының ниндирәк кеше соң?
– Ну, малай, шәп булды. Ул артлары тоткан саен селкенеп тора, ул аллары шундый түгәрәк, шундый шома...
– Карале, Хәлим, син хатыныңны сөйлисеңме?
– Причем монда хатын. Машинаны мактыйм. Хатын да, балалар да кеше төсле инде. Мөгезләре юк. Син минем машинаны кара әле, машинаны. Тырыштым, тырмаштым, тәки алдым бит, малай. “Десятка” бит,  “десятка”!
– Булдыргансын, җаным. Карале, Хәлим, гомергә бер очрашканбыз икән, әйдәле бер Сабантуй аланын әйләнеп кайтабыз. Соң мәртәбә очрашкан урын бит ул безнең.
Хәлим машинасына карап бераз уйга калды, аннан саклык белән генә машинасын ачып, әйтеп куйды:
– Ярар, утыр инде, миннән булсын яхшылык. Бензин әзрәк тә әзен... Бензин кыйбат бит хәзер. Тик кара аны, аякларыңны сөртеп утыр. Менә шулай теләсә кемне утыртасың да машинаң пычрана. Юган саен яңармый бит ул, юешләнә, чери...
Кузгалып киттек. Хәлим юл буе миңа иске машинасын күпмегә сатканын, каян акча тапканын, яңасын күпмегә алганын, көненә күпме бензин салганын сөйләп барды. Сабантуй мәйданына килеп туктагач, ничә еллар җыелган хисләремә чумып, сорап куйдым:
– Хәтерлисеңме, Хәлим җаным, безнең тәүге тапкыр очрашуны. Мин авылга кайтырга дип тукталышта басып тора идем. Кул күтәрүгә, син килеп туктадың.
– Хәтерләмичә! Ул вакытта минем теге сары “Москвич” иде бит. Туктавым булды, кадак кереп, шарт – тәгәрмәч! Ни запаска юк. Вәт изаланып та куйган идем мин анда. Йөрдем инде гомергә кеше көе көйләп.
– Хәлим, ә хәтерлисеңме, син миңа һәрвакыт я кәнфит, я чикләвек ише тәм-том алып килә идең?
– И, әйтмә инде. Җүләр диген, тиле чаклар. Теләсә нинди чүп-чарга акча әрәм итмәсәмме... Шул вакытта ук “Жигули”да йөрисе малай идем бит мин.
– Хәлим, ә хәтерлисеңме, Сабан туе көнне син мине сорарга килергә тиеш идең. Нигә килмәдең?
– И...  син дә әллә  ниләр искә төшереп утырасың тагын. Ул көн искә төшсә, хәзер дә йөрәк әллә нишли. Ул вакытта теге кызыл «копейканы» алып кына кайткан идем бит мин. Сине сорарга дип капкадан чыгып киләм, каршыга каһәр суккан колхозның нәсел үгезе килеп чыкмасынмы! Кызыл күрсә, котыра бит ул нәгъләт. Шарт – бамперга, шарт – ишеккә. Көчкә кереп котылдым. Машинамны чыгып карасам... Лутчы үземне сөзгән булса... Өйләнү кайгысы калды ди сиңа. Пока рәтләткәнче, буятканчы чак кына инфаркт алмадым. Мин җитешеп барганда, син Казаныңа киткән идең инде.
– Ярый инде. Үткән эшкә салават. Миңа бик авыр булды шул чакта.
– Сиңа чурт авырлыгы булсын мени аның?! Синең машинаңны бәрмәделәр бит! – Хәлим сәгатенә карап алды. – Карале, бик озак утырылды бугай. Давай кузгалыйк әле без. Миңа караңгы төшкәнче авылга кайтып җитәргә кирәк бит. Ну малай, үтәм әле мин авыл урамыннан бер тузан туздырып “десяткада”. Бүреләре уласын әле кайберәүләрнең. Баҗай асылының бигрәк тә. Һаман шул “шестерка”сында бит әле ул. Әйтәм бит, котырачак әле ул.
Кайтырга кузгалдык. Хәлим юл буе миңа тагын бер кат машинасының бөтен җирен күрсәтеп, сөйләп,  мактап кайтты. Машина ишеге ябылуга, хушлашырга да онытып, зәңгәр төтен бөркеп кузгалып китте. Мин юл читенә басып, ни күлмәгемә тәгәрмәченнән чәчрәгән пычракны, ни күземнән атылып чыккан яшьләремне сөртергә белми, аптырап басып калдым.
И, үзгәрде ир-ат, и мәзәкләнде. Бетә бит бу ир-ат, җаный-ахирәтләр!..
 

Халидә ГАЛИМОВА

Фото: https://vk.com/

 

 

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.

 

Комментарийлар