Логотип «Мәйдан» журналы

Беркем...

Беркем... Синең кебек мине беркем көтми,Беркем алай өзелеп сагынмый.Назлы кулы белән синең кебекЧәчләремә беркем кагылмый. Беркем синең кебек йөгереп чыкмый,Сарылып еламый иңемә...«Бәбекәем, күз...

Беркем...
Синең кебек мине беркем көтми,
Беркем алай өзелеп сагынмый.
Назлы кулы белән синең кебек
Чәчләремә беркем кагылмый.
 
Беркем синең кебек йөгереп чыкмый,
Сарылып еламый иңемә...
«Бәбекәем, күз нуркаем...» – диеп,
Сөеп әйтә идең син генә.
 
Бәлешләрне, токмачлы ашларны
Беркем синең кебек пешерми...
«Кайтыр...» – диеп беркем өзелеп көтми,
Беркем сагынып искә төшерми.
 
Авызыннан өзеп, соң тәгамен
Бирәм диеп тормый беркем дә...
Гомеремнең һәр мизгеле саен
Син төшәсең, әнкәй, исемә.
 
«Бер күрергә зар булырсыз әле,
Сагынырсыз...» – дия идең лә...
Кабереңә башым куям, әнкәй,
Синең җан җылысы сизелә...

Комментарийлар