Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңгедән... пицца!

Бу камырсыз пицца бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга.Нигез өчен 450 грамм чистартылган бәрәңге, бер йомырка, бер кашык он, бер калак киптерелгән сарымсак, бер калак кипкән аштәмләткеч үләннәр, тәменчә...

Бу камырсыз пицца бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга.

Нигез өчен 450 грамм чистартылган бәрәңге, бер йомырка, бер кашык он, бер калак киптерелгән сарымсак, бер калак кипкән аштәмләткеч үләннәр, тәменчә тоз һәм борыч алына.
Эчлек өчен 80 грамм колбаса яисә пешкән ит, 1-2 помидор, ярты суган, 10 зәйтүн җимеше (оливки), 150 грамм сыр, 2 кашык кетчуп, бер тырнак сарымсак кирәк булыр.
Кыргычтан чыгарган бәрәңгене сөзгечкә салып, салкын су белән чайкыйбыз, артык сутын сыгып алабыз. Йомырка, тоз, он, тәмләткечләр кушып, яхшылап бутыйбыз.
26 сантиметр диаметрлы кызган табага май сөртәбез һәм бәрәңгене кашык белән тигез итеп салабыз. Көчле утта 2 минут кыздыргач, капкач каплыйбыз һәм, утны киметеп, тагын биш минут пешерәбез. Шуннан бәрәңге “коймагын” әйләндерәбез һәм тагын шулай кыздырабыз.
Бәрәңгеле нигез өстенә кетчуп белән буталган вакланган сарымсак ягабыз. Өстенә сырның өчтән ике өлешен сибәбез. Хәзер ярымтүгәрәк итеп киселгән суган, колбаса, помидор һәм зәйтүн җимешләрен тезеп чыгабыз һәм иң өскә калган сырны сибәбез.
Бәрәңгеле пиццаны 210 градус эсселектә 15 минут мичтә пешерәбез.
Пиццаның эчлеген үзегез теләгәнчә башка төрле дә эшли аласыз.
 
Фото: RussianFood.com

«Кызыл таң»

Комментарийлар