Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңгедән пицца әзерли беләсезме?

Ул бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга.Нигез өчен: 450 грамм әрчелгән бәрәңге, бер йомырка, бер кашык он, бер калак киптерелгән сарымсак, бер калак кипкән аш тәмләткеч үләннәр, тәменчә тоз һәм борыч.Эчл...


Ул бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга.




Нигез өчен: 450 грамм әрчелгән бәрәңге, бер йомырка, бер кашык он, бер калак киптерелгән сарымсак, бер калак кипкән аш тәмләткеч үләннәр, тәменчә тоз һәм борыч.

Эчлек өчен: 80 грамм колбаса яисә пешкән ит, 1-2 помидор, ярты суган, 10 зәйтүн җимеше (оливки), 150 грамм сыр, 2 кашык кетчуп, бер бүлем сарымсак.

Кыргычтан чыгырган бәрәңгене сөзгечкә салып, салкын су белән чайкыйбыз, артык сутын сыгып алабыз. Йомырка, тоз, он, тәмләткечләр кушып, яхшылап төябез.

26 сантиметр диаметрлы кызган табага май сөртәбез һәм бәрәңгене кашык белән тигез итеп салабыз. Көчле утта 2 минут кыздыргач, капкач каплыйбыз һәм, утны киметеп, тагын биш минут пешерәбез. Шуннан бәрәңге “коймагын” әйләндерәбез һәм тагын шулай кыздырабыз.

Бәрәңгеле "нигез" өстенә кетчуп белән буталган вакланган сарымсак ягабыз. Өстенә сырның өчтән ике өлешен сибәбез. Хәзер ярымтүгәрәк итеп киселгән суган, колбаса һәм зәйтүн җимешләрен тезеп чыгабыз һәм иң өскә калган сырны сибәбез.

Бәрәңге пиццасын 210 градус эсселектә 15 минут пешерәбез.

Пиццаның эчлеген үзегез теләгәнчә, башка төрле дә эшли аласыз.



Комментарийлар