Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңге чәчәге

Бакчада бәрәңге чәчәк атты...

Бихисап гөлләргә, төрле төстәге чәчәкләргә хозурланып, аларның сокландыргыч гүзәллегенә таң калган бар.
Әмма һәр күзәнәге, бар барлыгы белән сандугач илендә яралган авыл баласы кая гына китмәсен, кайда гына гомер сөрмәсен, соңгы йөрәк тибешенә кадәр ата-бабалар сала дип атаган нәни Ватанда кала.
Әнә, Табигать-Ананың таулы-урманлы яшел бишегенә чумган Наратлыны кыл урталай бүлеп, үткәннәрне исәннәргә җиткерергә теләгәндәй, нидер көйли-көйли аккан Каратай елгасы. Шифалы-дымсу су буендагы талларга, әнисенә сарылган сабый сыман, бакчада, таң йокылы күзен ачуга, гаҗәеп илаһи бер могҗиза шәйләнде... Төннәрне яктыртып, күк гөмбәзенә эленгән кояшлы көннәрне нурлап, әйтерсең лә, кемдер бу адәм баласы матурлыкны читтән эзләп азапланмасын дигәндәй, һәр бәрәңге төбе саен ап-ак чәчәкләр утыртып чыккан. Җиргә якынаюга, иелә төшүгә карышмаган билеңне турайтып аласың да, кендек каны тамган газиз җиреңнең ни кадәрле алыштыргысыз, ни кадәрле газиз икәнлегенә төшенәсең.
Үзәк шома юлдан баручы яңа гына савып алынган сөт төсендәге машина, Наратлыга илтә торган чатка җиткәч туктады. Аннан җитез хәрәкәт белән башына аксыл яулык бәйләгән, күрер күзгә сиксән яшьләр тирәсендәге әби төшеп калды. Тирә-якка мәрхәмәтле караш ташлап алгач, бисмилласын укып, парлап бәйләгән төенчеген ипләп кенә уң як җилкәсенә шудырып, ышанычлы адымнар белән җәяү теркелдәде. Ак әби (без әлеге мөлаем татар карчыгын шулай дип атыйк) гел шулай итә – май башыннан алып кара көзгә кадәр туып үскән авылы Наратлыга таяксыз-нисез тәпи-тәпи кайта. Шәһәрдәге таш фатирында, хаста сәбәпле торып йөри алмаса да, аның ир канаты Гарифы, гаилә корып башка чыккан кызы белән малае, кода-кодагыйлары, балдан татлы оныклары да бар, шөкер. Тик аны моннан илле ел элек чыгып киткән, йөз алтмыш морҗасыннан яшәү пары бөркелгән бәрәңге бакчалы балалык еллары, өрфия яшьлеге, әти-әнисе нигезе калган авылы тарта. Байтак язларны каршылаган, күпме көзләрне бергә озаткан өй дә юк инде. Хан заманындагы иске сарай, җимерелеп бетә язган таш келәт кенә монда кайчандыр тормыш кайнаганын хәтерләтә төсле.
Гомер учагыннан калган хәтер генә пыскып ята... Шундый искиткеч җылы, җәйге кичләрнең берсендә су буендагы кичке уенда танышкан иде ул Гариф атлы егет солтаны белән. Читәнгә сөялеп сөйләшеп торганда, Гарифның үткен күзләре бакча эчендәге чәчәкләрне күреп алды. Ә дигәнче, егет ап-ак ымсындыргыч бәрәңге чәчәген Кәримәсенә сузды. Чын, ихлас мәхәббәт утында янган гашыйклар, әти-әниләре фатихасын алып, күркәм генә гаилә корып җибәрделәр. Көч-куәте ташып торган егерме ике яшьлек көрәшче, балта остасы Гариф, бер ел дигәндә, заманына күрә әйбәт кенә алты почмаклы йорт җиткерде. Гаилә алмагачына куаныч өстәп, алиһәдәй кыз, бөркеттәй малай туды. Кулы-кулга йокмас Кәримә йорт өстенә тузан кундырмады, кергән кешегә ачык чырай күрсәтте, тәмле чәй, пешкән ризыклар белән сыйлап чыгарды. Шатлык белән кайгы янәшәдән атлый дип юкка гына әйтмиләр икән. Хәсрәт, фаҗига көтмәгәндә, уйламаганда ишек шакыды.
...Наратлылар Сабан туена әзерләнә. Сөлгеләр җыелган, малайлар җыйган йомырка чиләкләргә тутырып куелган.
Кыз-кыркын чиккән кулъяулык, апа-җиңги биргән чүпрәк-чапрак, күлмәкләр озын колгада лаеклы урын алган. Чабышта катнашасы атларга тиешле солы бирелгән, чи йомырка эчерелгән байталларның дәртле кешнәүләре дә тиздән олы тамаша икәнлеген искәртә. Соңгы елларда баш батыр исеменә, Әхмәди малае Солтан дип табылып, симез-симез тәкәләр аның киң җилкәсенә менеп кунаклады. Күрәсезме, халык боҗра ясап, кайсы басып, кайсы чүгәләп көрәш узачак мәйданга җыелган.
Иң түрдә заманында шактый батырларның сыртын җиргә тидергән, алтмышы тулса да, әле гайрәте саекмаган Әхмәди утыра. Тирәсенә әзмәвердәй дүрт улы урнашкан. Милли бәйрәмнең иң хәлиткеч мизгеле якынлашты – мәйдан уртасына көндәшләрен егып җиңү яулаган Гариф белән Солтан гына калды. Пәһлевандай егетләр башта көч сынашып, төрле алым-ыргымнар ясап карадылар. Икесе дә көчле, таза, куәтле. Батырлар таптавыннан бәрхеттәй яшел үлән җир төсенә керде. Кинәттән халыкның, көрәш яратучыларның бердәм: «Ах!» – дигән авазы җир тетрәүне хәтерләтте... Гариф быел да үзенең баш батыр каласына тамчы да шикләнмәгән Солтанның биленнән суырып алып, киң күкрәгенә кысты да аны һаваларда әйләндереп чиста итеп аркасына салды. Әхмәди карт малае җиңелү хурлыгына түзә алмыйча, түгәрәктән чыгып китте. Ә Сабантуйдан кайтканда, карт көрәшче һәм аның малайлары Гарифны аулакта саклап торып кыйнадылар... Умыртка сөяге имгәнгән Гариф башка үз аяклары белән йөри алмас хәлгә килеп калган язмышын ятак белән бәйләде. Табыш-киңәш итеп, авылда көн итү кыенга туры килгәнен аңлап, йортны сатып шәһәргә барып урнаштылар.
Якында гына чыжылдап туктаган машина Кәримә әбине истәлекләреннән арындырды. Егерме яшьләрдәге егет тәрәзәдән башын тыгып: «Әйдә, әби, сызгыртып кына чит ил машинасында алып кайтыйм әле!» – диде. «Аллаһының рәхмәте яусын, игелекле бала. Кайтып җитәргә ун-унбиш минутлык юл калды. Моннан авыл уч төбендәгедәй күренә, рәхәтләнеп җәяү кайтам», – дип замана арбасына утырудан баш тартты.
...Ак әби Наратлыдан арып-талып кайтса да, үзе әйтмешли, илле ел гомер иткән «таш читлегенең» ишеген күтәренке кәеф белән ачып керде. Хәләлен ничек кенә булса да утырган килеш каршы алырга тырышкан Гарифка серле караш ташлап, аңа туган җир төсе иңгән, аклык белән каймаланган, яшьлек төсе аңкыган, ике язмышны мәңгелеккә бергә бәйләгән ак бәрәңге чәчәге сузды.

 

Таһир ШӘМСУАРОВ

Комментарийлар