Хаста булыр үзе.

Ә белдермәс.

Исән-сау мин, дияр хатында.

Кайт! дип язмас.

Үлемнәре сөйләр

озак авыруы хакында.

 

Азып-тузып кайтсаң –

сыендырыр.

Кеше итәр сине –

сер бирмәс.

Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –

беркайчан да,

туйдым, кит! димәс.

 

Бурычларың булса, и зимагур,

соңгы шәлен сатар түләргә.

Синең туган минутыңнан башлап

синең өчен әзер үләргә.

 

Үтә күрер сине.

Сүзсез аңлар.

Аның күңелен һични алдамас.

Нинди генә җинаятьләр кылма –

хөкем итәр,

ләкин каргамас!

 

Аның өчен син һәрвакыт кеше.

Мәңге шулай булып кала ул.

Аңлый алсаң,

бердәнберең синең

тик бер генә кеше –

ана ул!

1991

 

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №9, 2019 ел


Комментарий язарга