Язгы өзеклектә Сәрбиҗамал урамның ындыр арты ягындагы Майбәдәрдән бер чиләк бәрәңге алып торган иде. Тегесе, шаярган булып:
— Биреп торам, Сәрбиҗамал, тик көзен ике чиләк итеп түләрсең, — диде.image

— Түләрмен, түләрмен. Моңарчы алган әйберне бирми калганым юк әле, үзең бик яхшы беләсең.
Ашка салырга гына тотып, шул бер чиләк бәрәңгене байтакка җиткерде Сәрбиҗамал.
Орлыкка аннан-моннан җыештырып байтак бәрәңге утырта алдылар. Бригадир булып эшләүче кызы Гайшә, калхуз прсидәтеле белән сөйләшеп, буш яткан Шаһи бакчасына да бераз утырта алды. Сентябрь аенда, Ходайга шөкер, мул гына бәрәңгеле булды болар. Өй асты базы да тулды, кыш чыгарга чокырга да, аслы-өсле салам белән төреп, байтак бәрәңге салдылар. Мондый муллыкта бәрәңге әҗәтен түләү нәрсә ул: Сәрбиҗамал, су чиләген алып, аңа бәрәңгеләрнең бик һәйбәтләрен сайлап тутырды. Урамның каршы ягындагы Майбәдәргә бәрәңге тутырган чиләкне көчкә күтәреп кереп китте.
Майбәдәр ишек алдында тавыклары белән әвәрә килә иде. Капкадан бәрәңге күтәреп килеп керүче Сәрбиҗамалны күргәч, йөзенә канәгатьлек билгеләре чыгарды.
— И-и-и, ала каргадан аласың булсын, диләр, язгы йомыш көзгә көмеш булып әйләнеп кайта түгелме?
— Менә, күрше, теге чакта сүземне кире какмадың. Рәхмәт.
Сәрбиҗамал чиләкне баскыч төбенә китереп утыртты.

— Моны кая салыйм? Чиләге кирәгие.
— Менә шушы яшниккә аудар, күрше. Аерым торсын. Сезнең бәрәңге әйбәт бит ул, орлыкка куярбыз, сал шунда.
Алар, бер-беренә рәхмәтле күз белән карап, шушы бер чиләк бәрәңгене аудару белән мәш килделәр. Шулай да Сәрвиҗамал Майбәдәрнең карашында ниндидер шелтәләү дигән нәрсәнең дә барлыгын сизеп калды. Теге чакта уены-чыны белән әйтсә дә, бу күрше дигәнең бер чиләк белән генә риза булмады түгелме? Урам аркылы чыгып, үз турларына җиткәч, ул моның шулай икәнлеген бик яхшы төшенгән иде. Ярый, аныңча булсын, бер очтан тагын бер чиләк кертеп аударырга да күңелдәге юшкынны бетерергә. Ул яңадан шул ук чиләккә бәрәңге тутыра башлады…
Чыннан да, Майбәдәрнең кәефе киткән иде. Теге чакта, уйнап әйткән булып кыланса да, уйлаганы чын иде бит аның. Кирәк чакта икене кайтару шарты белән берне алу дөньяда булмаган нәрсә түгел. Дөрес, сентябрь байлыгында аларның үзләренең дә бәрәңгеләре бар. Алай кирәктән дә түгел, аның өчен бүген үз сүзен сүз итү кирәк иде. Әмма аңа өметсезләнеп кулын селтәргә генә калды.
— Алырсың ул кысмырлардан бер урынына икене, алырсың, бар…
Шулвакыт тагын капка ачылды, аннан, бер чиләк бәрәңге күтәреп, янә «кысмыр» Сәрбиҗамал кереп килә иде.
Майбәдәрнең йөзенә шатлык билгеләре җәелде.
— Хәтерем ялгышмаса, күрше, син бер чиләк кенә алып торганиең?
— Көз көне бернең ике булуына аптырарга кирәкмидер. Менә киләсе язда син ике чиләк белән керсәң, мин дә дүрт чиләк итеп түләрсең дип әйтермен. Бер дә аптырама, күрше. Дөнья бу, бар да була.
Бу сүзләр Сәрбиҗамал авызыннан шактый җиңел генә, шаяру төсмере белән чыкса да, Майбәдәр аларның әйтелешендәге яшерен кинаяне, тел төбендәге инәләрне аңламаслык дәрәҗәдәге ахмак түгел иде. Хәзер инде аңа бу икенче чиләк бәрәңгенең кирәге калмаган иде. Әлеге эре, сары бәрәңгеләрнең һәрберсеннән мыскыллау тавышлары чыккан кебек тоелды. Алар Майбәдәр күзенә утлы күмер булып күренде. Юк, аларны бушаттырырга ярамый, карчыкның кулына тоттырып, капкадан чыгарып җибәрергә кирәк.
— Их, син, кулак тәресе. Рвәлүтсегә кадәрге малларың төшеңә керә башладымы әллә? Күпме керсә дә, алар төш кенә шул инде, кире кайтарып ала алмассың. Ачка үлсәм дә синең бусагаңа барып ялынасым юк. Дүрт чиләк итеп бирерсең, имеш. Кара син аны, сәвит заманында да баюның юлын тапкан. Безнең Кыямнар бөтен байлыгыгызны алып чыгып бетерсәләр дә, күңелеңдәге нәпсегезне йолкып ташлый алмаганнар икән әле.
— Әйе шул, калхуз төзибез дигән булып, синең ирең Кыям кебекләр безнең ише маңгай тире белән арурак көн күрүчеләрнең бал кашыкларына кадәр талап алганнар иде дә бит, бер дә кеше малы белән мантый алмадыгыз әле. һаман да шул кыйшык өйдә, сыер урынына кәҗә савасыз. Кеше бете кешедә тормый ул. Мә, тыгыл, бер урынына ике чиләк керттем, ач тәре. Барыбер тамагың туймас.
Сәрбиҗамал чиләктәге бәрәңгесен Майбәдәрнең аяк астына чәчеп җибәрде, кинәт кенә борылып, капкадан җилт-җилт атлап чыгып та китте.
Күршесенең бу эше Майбәдәрнең канын хәтәр кыздырып җибәрде. Эскәмия өстендә торучы, кояшта суы җылына торсын дип куелган чиләкне тибеп аударды. Җиргә чәчелгән бәрәңгеләрне тиз-тиз генә шул чиләккә җыя башлады. Тутырып бетергәч, чиләкне кызулык белән җиңел генә күтәреп, урамга чыкты.
— Кара син аны, кулак калдыгы. Безнең кебек чисный калхузчыларны мыскыл итәргә юл куймабыз. Кыям гына кайтсын, Шаһи бакчасыннан казып алган бәрәңгегезне калхуз малларына алып төшеп ташлаттырмасам, исемем Майбәдәр булмасын!
Ул шулай кычкырына-кычкырына Сәрвиҗамаллар капка төбенә килеп җитте. Капка эчтән бикле булып чыкты. Майбәдәр аптырап калды, әмма бу озакка бармады, ул чиләген капка төбенә аударды.
— Шаһабиның байлыкларын сагынгансыңдыр шул. Унар-унбишәр ат белән сәүдә итеп йөргән заманнарыгыз бар иде барын. Үтүт инде алар. Бер дә кайтмаска артта калдылар.
Майбәдәрнең тавышы тавыш кына идеме. Бу әче тавыш бөтен авылга данлыклы. Шуңа күрә, моны ишетеп, бөтен тирә-юнь урамга чыкты. Сәрвиҗамал да өенә кереп китмәгән, капкасының эчке ягында тыңлап тора иде. Майбәдәр үз капкасына кереп югалуга, ул урамга чыкты, яңадан бәрәңгене җыеп, усал күршеләренең капка төбенә илтеп чәчте. Үз капка төпләренә кайтуга, Сәрвиҗамал янына күрше ахирәтләре Гөлҗамалтәй белән Миңсылуттәй килделәр. Сәрбиҗамал аларга эшнең төбен аңлатты. Тегеләре, Майбәдәрләр ягына карап, тел шартлаттылар. Моны капкасы ярыгыннан Майбәдәр дә карап торды. Бу карчыклар барында яңадан гауганы дәвам иттерергә базмады. Ниһаять, урам бушауга, зәһәрләнеп чыкты да бәрәңгеләрне җыйды. Ул арада борынына көйгән сөт исе килеп керде. Плитәгә кәҗә сөте белән ботка пешерергә куйган иде, югыйсә. Харап булган икән. Ире Кыям кайтса, тагын тавыш чыгара инде.
Майбәдәр Кыямның икенче хатыны иде. Беренчесе Майсүфә, иренең җәберләвенә түзә алмыйча, кышкы көннәрнең берсендә Сәрбиҗамаллар коесына төшеп үлгән иде. Яшь хатын Майбәдәр түземле булып чыкты. Ире кул күтәрсә, дөнья бетереп тавыш чыгарды, шуның белән ирен җиңә килде.
Кыям, әбәдкә кайтышлый, тимерчелеккә сугылды. Сугышка кадәр бу алачыкны Сәрвиҗамалларның кияве салган иде. Аның кулы белән ясаган күрекләрне, башка кирәк-яракларны файдаланып, хәзерге тимерче Вәли авылның тимер эшенә кагылышлы бөтен йомышларын башкарып килә. Әмма шунысы гаҗәп, Кыям ничә генә мөрәҗәгать итсә дә, аның йомышын йомышларга Вәлинең йә тимере булмый, йә кургашы беткән була, бер дә булмаса күмере чи була. Кыскасы, Кыямга килеп терәлгәч, юмарт Вәлинең мөмкинлекләре чикләнә. Әле бүген дә ул абзар ишегенең күгәнен күтәреп төшкән иде. Шуның кыйшайган үзәген турайтып кына куясы. Вәли күгәнне әйләндереп-әйләндереп карады да, хәзер мондый четерекле эшне эшләп булмый, калып торсын, үз вакытым белән ясармын, диде. Беләм мин аны, алачык почмагына ташлый да, берәр ай яткыргач, булмый бит, малай, дип кире бирә. Тагын бер сынап карыйм дип кенә алып төшкән иде. Булмый инде булмагач, Өшенбаш Чтапанына илтеп ясатыр әле.
Шундый уйлар белән җенләнеп кайтып килгәндә, үзләренең капка төбендә бер чиләк бәрәңгегә тап булды ул. Абайламыйча шул чиләккә абынып чат егылмады, чиләкне тибеп очырды.
— Әй, нәгаләт, нәгаләт. Кайсы әрәм тамагы куйды бу бәрәңгене?
Ул арада капкадан каушап калган Майбәдәр килеп чыкты. Ул нәрсәдер Сәрбиҗамал дип чәрелдәп авыз гына ачкан иде, Кыям аңа кулындагы күгәнен томырды, ул Мәйбәдәрнең аягына килеп төште.
— Каравыл, үтерде, үтерде, — дип, Майбәдәр бөтен урамга сөрән салды. Кыям аны төрткәләп капкадан кертеп җибәрде. Чәчелгән бәрәңгеләр капка төбендә калды.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга