…Җаныңны изгәндә үксезлек,
Бер уч моң калыр күк барсыннан.

Латыйфи_Нач

Хәтер авазы

Офыктан ашыпмы бер аваз
Чакыра монда дип үткәнең.
Бәпкәле чирәмең, тирәгең,
Калган дип балачак эзләрең.
Әрнүле үткәнгә кайтмыйм да,
Сибелгән эзләрдән үрелеп,
Югалган төшемне эзләрмен.

Йолдыздай нурланып күңелдә,
Төшемдә авылны күрәмен,
Сагынам камышлы күлләрең.
Чишмәдә чайкыймчы йөзләрем.
Әнкәмнең йомшак сүзләрен
Бер моңга төрим дә, кадерләп,
Балачак көйләрен көйләрмен.

Кемнәргә сөйләрмен төшләрем,
Күңелгә тулышкан серләрем.
Белмисең алда ни күрәсен,
Язмышың нинди юл үтәсен.
Үгилек чорында уралып
Калганда юлымда үткәнем,
Җылыныр учаклар эзләдем.

Авылым кичләрен, иртәсен
Бүгендәй хәтердә күрәмен.
Язмышым гөлләрен үрәмен
Җанымда, сагыну сүзләрем,
Эзләдем яшьлекнең эзләрен.
Сәламнәр әйтим дә илләргә,
Сагышым җилләргә сөйләрмен.

Мин әле үлмәдем…

1949 елның ачы көзендә (миңа

7 ай чагында) 24 яшендә фаҗигале

рәвештә дөньядан киткән әнием

Хаммануллина Мофазага багышлыйм.

Гомерләр бик озын – бик кыска,
Мәңгелек бер төнгә сыйган ул.
Бу дөнья кайгысын кара төн,
Әйтерсең, үзенә җыйган ул.

Уйларны ап-акка төрсәм дә,
Чәчемә ак тасма үрмәдем.
Хисләргә бирелеп өннәрдә,
Җилләргә сөйләдем серләрем.

Яшәргә бирелгән көннәрне
Яшәргә иде лә кадерләп.
Хәрәм сүз – агуга төрелгән, –
Чәйниләр бәгырьне җәберләп.

Дөньялар бик кырыс, көнчел сүз
Тоз сала күңелгә, ярага.
Ваклыктан коткарчы, и Аллам,
Мин «Әни» үсәчәк балама.

Яшәргә теләгән теләкләр,
Бәхетләр, өметләр өзелә.
Нигә соң, ник шулай бик иртә
Күренә көзләрем күземә?

Ишекне кем кага, кем шакый?
Җиткәнме вакытлар чигенә.
Вакытсыз сулышым киселә,
Язмышым киселә икегә.

И Ходам, ярлыка җанымны,
Шушыдыр иң соңгы теләгем.
Мин калам мәңгелек каршында,
Мин әле үлмәдем, үлмәдем…

Урамда җил дулый, котыра,
Ник кага түбәнең тактасын?
Елый күк бар дөнья тезләнеп,
Бәргәләп ихата капкасын.

Таң алды, котсыз төн, сукыр төн,
Җил өстен карага буяган.
Сәкедә яшь хатын гәүдәсе,
Җәсәден кәфенлек ураган.

Догалар кылынгач, барсы да
Бәхилләп калырга ашыга.
Аралар бик ерак, и бала,
Ни таптың чит якта башыңа?

Чайкала кабыгы иңнәрдә,
Гәүдәсе ап-акка төрелгән.
Чорналып-уралып җил елый,
Гомерләр өзелгән-өзелгән.

Офык та, таулар да, урманнар
Кәфендәй томанга уралган.
Кем табар язмышың эзләрен?
Эзләре томанда югалган.

Бу гомер бик озын, бик кыска –
Мәңгелек бер төнгә сыйган ул.
Кәфенгә төрелгән яшь хатын
Ул минем әнием булган шул.

Кызарып бик озак таң ата,
Гүя ул бер гомер арасы.
Томаннар артыннан кычкыра,
Саташып, ябалак баласы.

Ап-акка төрелгән җаныңның
Кош булып очканын күрмәдем.
Күкләрдән ишетелә бер аваз:
«Мин әле үлмәдем, үлмәдем…»

Бәләкәй авылның зур кайгысы

Күчәргә дип өстән фәрман килде,
Ниләр эшлик икән, балаларым.
Ул сәвитләр оятыннан качкан,
Ясин чыгар тотып аналарын.

Ата коммунистлар бик хәтәр, ди,
Каршы тора алмам мин аларга.
Вак авыллар имеш кирәкми, ди,
Ракеталар очкан бу заманда.

Динсез калган шушы заманада
Авылсыз да инде калырбызмы?
Чит җирләргә күчеп барыгыз да,
Илсез халык кебек азырсызмы?

Бу афәтне ничек үткәрермен,
Тирә-ягым бәрәкәтсез калса.
Авылыма эчәргә су биргән
Чишмәләрем яшем булып акса.

Абзар ияләрем ниләр эшләр,
Тагын кое, бакча ияләрем.
Кемнәр җыяр кайтып җимешләрен,
Пешкәч тәмле җиләк-чияләрен.

Бәхилләшеп әллә каласыңмы,
Ахырзаман җиле йөри шакып.
Авылымнан бернәрсә дә калмас,
Нәчәлникләр эчсә илне сатып.

Әгәр минем гаепләрем булса,
Кичерегез мине, балаларым.
Авыл зарын тыңлап басып тора,
Башын иеп, илем агалары.

Көз

Яфраклары коелганда көзнең
Сагышларым булып юлыма,
Үткәннәрнең моңсу сере йога
Сагыну булып гүя уема.

Табигатькә сары төсләр ята,
Алтын төскә дөнья коена.
Бөтен тирә-ягым оеган күк
Яфракларның моңсу туена.
Күңелемдә эзлим…

Күңел белән эзлим, уем белән,
Туган авыл, туган өйнең түрен.
Һәр капканы кайтып ачар идем,
Капкасы юк, авылы юк бүген.

Күңелемдә эзлим һәр нигезне,
Һәр үләне монда кадерле.
Урам көчекләре көтәр кебек,
Белгән кебек минем кадерне.

Күңел белән монда тынып калам
Буп-буш яткан шушы киңлектә.
Балачагым гүя кулын изи,
Без үсәрбез диеп ничек тә.

Күңел белән эзлим монда калган
Сабыйлыкның йомшак эзләрен.
Үлән арасыннан күзәтә күк
Балачакның яшьле күзләре.

Күңелдәге бушлык, дөнья буе
Күз алдында бушлык урамы.
Бүген кайтып, тагын үксез җаным
Шул бушлыкка ятып елады.

Хатын-кыз

Гомерләрнең иң кадерле чагы,
Яшиселәр килә иркәләнеп.
Ул хатын-кыз токымыннан килгән,
Бизәгедер – яшәү дигән чишмәләрнең.

* * *
Җилкендерә җанны җилкенүләр,
Яшәүләрнең ачык кочагы.
Акыл җитмәс биеклектә балкый
Мәңгелекнең янып учагы.

Туксанынчы еллар килгәч

Оныкларның әле сабый чагы,
Күрәселәр килә үскәннәрен.
Кайтып китәр алар киләчәккә,
Бөеклеген талап үткәннәрнең.

Тарих язучы

Хуҗа эте кебек күзгә карап алдан,
Үткәннәрдән ялган тарих язган.
Хуҗа кулын ялап симез калҗа алган,
Мәңге үлмәс бөек ялган калган.

Империя тарихы

Язган тарих, калган язганнары,
Язганның да була ялганнары.
Ялганнардан аза калганнары,
Азганнарның кала ялганнары.

* * *
Төн буена тышта җил улады,
Керфек какмый бу төн елады.
Мәңгелеккә китеп бара кеше,
Шуны сизеп бүре улады.

Хак Тәгаләм, инде үзең кичер,
Сәфәрендә кеше өммәттә.
Бу дөньяны яшәп бетерде ул,
Бу дөньяны башка күрмәскә.

Үткәннәр сере

Урам буйлап карт эт барды көчкә генә,
Карый-карый көчекләргә өстән генә.
Горурланып, яңа буын үсә диеп,
Тамак кырып уйланды ул эчтән генә.

Башын борып уйланды ул өстән генә,
Ни кырырлар болар диеп эчтән генә.
Китеп барды аксый-аксый көчкә генә,
Хәтерендә сокланып ул үткәненә.

Таң алдыннан

Төн шуыша үзенеке итеп,
Бу дөньяны күмеп карасына.
Җилләр исә капшап үзәннәрне,
Сикерә-сикерә таулар арасына.

Җиләс җилләр исә бөтерелеп,
Таң беленә офык тарафында.
Төн ашыга көнгә урын биреп,
Рәхмәт әйтеп, күкләр Алласына.

Бер уч моң

Кош юлы сузылган күкләрдә,
Җир юлы офыкка җиткәндә,
Ашыкмый кызарып таң ата,
Мин һаман карыймын үткәнгә.

Сизми дә үткәнмен үткәнне,
Хыялда менелгән күкләрне,
Тик тузган канатлар таланган,
Әйтерсең, бу гомер күптәнге.

Язмыш ул үрелгән ачыдан,
Шикләрен көткәндә каршыдан.
Җаныңны изгәндә үксезлек,
Бер уч моң калыр күк барсыннан.

* * *
Кайтыр юлларыма гөлләр сибелмәде,
Җилләр генә кайтыр минем өчен.
Чәчләреңә тиеп, сәламем әйтер,
Тәрәзәңне ачып куй да кичен.

Сорау

Күкләргә эндәшим моң сорап,
Телемнән үтеним җыр сорап.
Җилләргә эндәшим сер сорап.
Китсәм дә читләргә бик ерак,
Кайтырмын илләрне бер урап.

Язмышның юллары бик ерак,
Гөнаһны узыймчы гел урап.
Начардан табылыр тик гөнаһ.
Яманнан яхшыга юнь сорап,
Иманга кайтулар бик озак.

Ходайдан үтеним көн сорап,
Дөньяда бары тик без кунак.
Үткәнең кемлекне бер сорар.
Шәҗәрәм эзләрем бер юллап,
Бабама эндәшим юл сорап.

Соңгы җайдак

Шагыйрь дустым Ринат Хәйри истәлегенә

Оеп ята дала эсселектән,
Мәрткә китеп вакыт ахында.
Бер күренеп, бер югалган коштай,
Соңгы җайдак чаба атында,
Оеп ята дала каршында.

Соңгы җайдак офык тарафында,
Офыкларда рәшә ачылган.
Ак бүренең тугры юлдашыдыр
Чабып узар дала катыннан.
Җил-зиләләр исәр ахырдан.

Дала аша соңгы җайдак чаба –
Җиһангирның горур үз улы.
Күлтәгиннең өммәтеннән килгән
Төркиләрнең озын бу юлы.
Сорнай моңы калыр юл буе.

Соңгы кабат дала хәйран калыр
Соңгы кабат чапкан җайдакка.
Тәңребезнең җиңү тамгасыдыр
Җилфердәгән яшел байракта.
Күктөркиләр дигән тарафта.

Әлмисакта калып чорлар аша,
Соңгы сулышкача ул чабар.
Егет сүзе бер сүз булыр диеп,
Кыйтгалардан бөек сер табар,
Үткәннәрнең ишеген бер кагар.

Соңгы кабат чабар дала буйлап,
Борылып карар офык артыннан.
Соңгы җайдак соңгы антын әйтеп,
Китеп барыр мәшрикъ каршыннан,
Бөркет юлы сузылыр артыннан.

Җәйрәп ята дала эсселектән,
Мәрткә китеп вакыт каршында.
Оясына кайталмаган коштай,
Соңгы җайдак тагын ашкына.
Җисмен уеп тарих ташына.

 


Комментарий язарга