Бер минутта ташты күңелем, бер минутт булды ут,

Бер дә янды, бер дә туңды – бары да булды бер минут.

 

Бер минут – бар дөньясын каргап кабынды утларым,

Янды, көйде, парча-парча булды мескен күкрәгем.

 

Әйе, янды күкрәгем… Тик юк, ләкин мескен түгел,

Бу йөрәк – утлы йөрәк, үткен күңел, кискен күңел.

 

Ул яна, тик кайгырып янмый, яна шатлык белән!

 

Ул яна. Бу дөньяны күрмәк булып аклык белән!

 

Ул яна… чү, сипмәгез су, әйе, ул янсын әле!..

Янган утлар күзләремнән яшь булып тамсын әле!..

 

Там минем күз яшьләрем, там, там, тамып тор мәңгегә,

Ян, минем ак күкрәгем, ян, ян, янып тор мәңгегә.

 

Шәехзадә БАБИЧ

Фото: https://vk.com/

«Мәйдан» №2, 2021 ел.

 


Комментарий язарга