Логотип «Мәйдан» журналы

Бер кишердә дистәдән артык файдалы матдә

Кишер составында бик күп шикәр, аеруча глюкоза, азрак крахмал һәм пектин матдәләр бар, дип җиткерә «Формула здоровья» сайтына сылтама белән «Интертат». Шулай ук әлеге яшелчә клетчатка, лецитин һәм баш...



Кишер составында бик күп шикәр, аеруча глюкоза, азрак крахмал һәм пектин матдәләр бар, дип җиткерә «Формула здоровья» сайтына сылтама белән «Интертат». Шулай ук әлеге яшелчә клетчатка, лецитин һәм башка фосфатидларга да бай. Минераль тозлардан кишердә кобальт, тимер, бакыр һәм йод очрый, әмма калий тозы өстенлек итә икән.





kisher-fajdasy


Кишер төрле витаминнарга бай, бигрәк тә А провитамины — каротинга. В төркеме витаминнарыннан кишердә пиридоксин, никотин һәм фолий кислоталары бар. Кишер шулай ук D, С, К һәм Е витаминнарына да бай.






Яңа кишерне чистартылмаган килеш ашау файдалы, чөнки аның тышында иң күп санда фитонцид матдәләр бар. Кишернең тышкы өлеше, үзәк өлешенә караганда, шикәр һәм башка туклыклы матдәләргә күпкә баерак.









Әлеге файдалы яшелчәне элекке заманнардан ук авыруларны дәвалаганда кулланганнар. Кишерне косметик максатларда да файдаланалар — кишер кушылган яки кишер суыннан ясалган битлекләр бит тиресенә бик яхшы тәэсир итә икән. Чәчләре күп коела торган һәм тырнаклары зәгыйфь булган кешеләргә дә әлеге яшелчәне кулланырга киңәш итәләр. Ашкайнату органнары, бәвел юллары һәм бөер авыруларын, күзләрне дәвалау өчен дә кишер кулланыла.






Димәк, бакчабызда үскән кишернең кадерен белергә һәм мулдан файдаланырга онытмыйк.




Фотолар https://pixabay.com/ru сатыннан

Комментарийлар