Логотип «Мәйдан» журналы

Бер кичутрасы иде, әни, синең белән...

Кадерле Əниемнең якты истәлегенә баш иеп* * *Əнкәй,бүген тагын,сине сагынудан,балачакны урый уйларым..Бер генә көнүткәрдеме икәнҗылы бирми синең кулларың...  Кулларыңның барлап hәр бармагыни...

Кадерле Əниемнең якты истәлегенә баш иеп
* * *
Əнкәй,
бүген тагын,
сине сагынудан,
балачакны урый уйларым..
Бер генә көн
үткәрдеме икән
җылы бирми синең кулларың...
 
 
Кулларыңның барлап hәр бармагын
искә алып йомам күземне,
ничә дистә еллар аша
синең янда
күзаллыймын сабый үземне..
...Менә -
синең куллар
чәчләремне тарый
сөя-сөя салып учына..
...менә алар җайлап юллар бүлә
тасма үреп толым юлына..
...Хәзер әнә -
майлап коймак өя
табасында борып алдыма:
"Кайнар килеш, төптән иң майлысы,
иң тәмлесе - төпчек кызыма!"
...Əле -
көтәм бәйләм энәсеннән
оекбашка "күзләр" элгәнең,
кулың җылысыннан суынганчы
оекбашны тизрәк кигәнем..
...Кич утырып,
шәп мамыктан эрләп
ак шәл бәйли миңа кулларың,
һәрбер "телен" санап, бизәк тезә
уңга сулын өстәп юлларның..
...Юк сәбәптән елап үксим бер чак,
сыпыралар яшем учларың,
...кытыршырак учың..
ләкин, бернигә дә
тиңли алмыйм аның йомшагын..
...соңгы җылың тоеп өлгермәдем,
мине узды әҗәл чалгысы..
...кинәт киттең,
ләкин бар гомергә
калды, Əнкәм, җаның җылысы..
 
* * *
Бер
кичутрасы иде, әни,
синең белән...
Бары бер кич.
Бик күп калган әйтер сүзләрем.
Сиңа гына ышандырыр серләрем бар,
күреп туймаганнар сине күзләрем.
Җавапсызлар бик күп сораулар да.
Тавышыңны колак сагынган.
Тынычланыр идем, хыялдагы кебек
кулларыңа үбеп кагылсам.
Утырасы иде, әнкәй...
маңгаеңның
сырларыннан күзне алмыйча.
Уйларыңны бүлмәс өчен кымшанмый да,
ялгышып та сулыш алмыйча.
Чак басылыр идем кебек
нәзереңне
бер ишетсәм тагын үзеңнән:
"Ата-ана алдан китү дөрес,
миннән калгач,
еламагыз, балам, сез!"- дисәң.
Берсүзсез дә,
үзең аңлар идең синсез
түзалмаслык авыр икәнен.
Аңлап, гафу итәр идең
үтәмәвем
"Еламагыз" дигән сүзләрең.
Уем якты, сүзем ихлас, чөнки
синең каның ага канымда.
Барсы өчен рәхмәт укып, әни,
эх,
бер утырсам иде яныңда!!!
...Кузгалмый да... таңга кадәр.
Берчә тынып, берчә серләшеп.
Җитәкләшеп... сыенышып...
җаныбызны җанга терәшеп...
Таңга кадәр.
Синең белән.
Икәү генә.
Кайта алсаң әгәр бер кичкә.
Тулы кичкә килеп чыгалмаса,
бәлки,
бер минутка?!
...Һичбулмаса, ярты мизгелгә...
...синсез
никадәрле авыр икәнлеген сөйләп,
бер елыйсым килә иңеңдә...
 
Лилия Рә 

Комментарийлар