Логотип «Мәйдан» журналы

Бер карышка – бер җан

Бер карышка – бер җан,Бер карышка – мөлдерәмә тулы мизгел бары.Өзелергә, өзлегергә тораҖанны тышаулаган вакыт бавы.Син өздереп кара, дөнья күзе –Мизгелләргә сыймас моң бураны.Син өзелеп кара. Ялгана а...

Бер карышка – бер җан,
Бер карышка – мөлдерәмә тулы мизгел бары.
Өзелергә, өзлегергә тора
Җанны тышаулаган вакыт бавы.
Син өздереп кара, дөнья күзе –
Мизгелләргә сыймас моң бураны.
Син өзелеп кара. Ялгана алсаң,
Ялган түгел, димәк, язганнарың.
Син югалып кара, эзләсеннәр
Кара төнне ертып улар булып,
Эзләүчеләр булса. Эзләреңдә
Тының калсын кабат кабынырлык...
Бер карышка – бер тын. Карышырга,
Тартышырга аяк терәп җиргә!
Син борылып кара – юлың бармы,
Тының бармы әле чигенергә?
Өзелергә, өзлегергә тора
Мөлдерәмә тулы мизгел өне.
...Бу – гомернең кай мизгеле әле?
Гасырларның әле кайсы көне?!?
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан« № 2, 2019 ел

Комментарийлар