Ир-егетнең үзе түгел —
Яратадыр күзе дибез.
Хатын-кызның колак аша
Яратканын ник белмибез.
Кушымта:
Алиһәм дип, шаһинәм дип,
Хәзинәм дип, йә иркәм дип,
Бер карауда гашыйк бул да,
Колагыма пышылдап, үп!
Гашыйкларның күз-колагы
Тылсымлы бер табышмактыр.
Күзләр сүзгә тәңгәл килеп
Насыйп ярлар кавышмактыр.
Кушымта:
Гыйззәтлем вә зиннәтлем дип,
Җәннәтем дип, ләззәтем дип,
Бер карауда гашыйк бул да,
Колагыма пышылдап, үп!
Серле караш, назлы сүздән
Күпме башлар әйләнә шул.
Яратышып ярәшүләр
Күз-колакка бәйләнә шул.
Кушымта:
Җан кисәгем, кадерлем дип,
Белик сөю кадерен дип,
Бер карауда гашыйк бул да,
Колагыма пышылдап, үп…