Логотип «Мәйдан» журналы

Бер карасаң…

Кешеләр күп, төрле-төрле,Күп нокталы һәм өтерле…Бер карасаң – гап-гадиләр,Бер карасаң – серле-серле.Бер карасаң – бергәләшепШау-гөр килә бөтен халык.Бер карасаң – берәм-берәмОфтаналар ялгыз калып.Бер-...

Кешеләр күп, төрле-төрле,

Күп нокталы һәм өтерле…


Бер карасаң – гап-гадиләр,

Бер карасаң – серле-серле.


Бер карасаң – бергәләшеп

Шау-гөр килә бөтен халык.

Бер карасаң – берәм-берәм

Офтаналар ялгыз калып.


Бер-беребезнең тойгыларын

Тойган кебек тоелабыз.

Күзләр әйтеп биргәндә дә

Сүздә ләм-мим, тыелабыз.


Туа, яши, мин барыбер

Бер китәм, дип, уйлый-уйлый.

Гомер буе адәми зат

Үзе белән үзе уйный.



Данис ХӘЙРУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар