Логотип «Мәйдан» журналы

Бер генә яшибез…

Бер генә яшибез дөньяда…Йолдызлы күкләргә карап кал.Йөрәктән еракка, ераккаКузгалсын нур тулы кораблар.Бер генә яшибез… Офтанма.Офтансаң, афәтле җил чыгар.Маяклар сүнәр дә, адашырБезгә дип юл чыккан ю...

Бер генә яшибез дөньяда…
Йолдызлы күкләргә карап кал.
Йөрәктән еракка, еракка
Кузгалсын нур тулы кораблар.
Бер генә яшибез… Офтанма.
Офтансаң, афәтле җил чыгар.
Маяклар сүнәр дә, адашыр
Безгә дип юл чыккан юлчылар.
Бер генә яшибез… Офтанма.
Күз нурың кичерә чиксез юл.
Бер генә кеше өчен булса да,
Һәрбер җан дөньяда йолдыз ул.
 
Һәр кеше тапса үз йолдызын –
Балкытып гомеренең юлларын,
Ашкынып яктыга борылыр
Упкынга баручы Җир шары!
 

Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №11, 2020 ел

Комментарийлар