Савытка йомырка, сөт, май, шикәр комы, тоз һәм бераз чүпрә салып (күп вакытта салмыйлар да), шикәре, тозы һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгаталар, иләнгән он өстәп, камыр басалар.

hqdefault-8

Ул өйдә баскан токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Камырны 100-150 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында тәгәрәтәләр һәм урман чикләвегеннән зуррак итеп кисәләр, аннары кайнап торган майга салып, болгата-болгата, кызарганчы пешерәләр.
Әзер бавырсакны дуршлагта сөзәләр. Өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин. Табынга салкын килеш бирәләр.
Бавырсак юлга алу өчен әйбәт.

1кг югары сортлы онга: 10 йомырка, 130-140 г сөт, 30-35 г шикәр, 30 г сары май, 5 г чүпрә, кыздырырга 180-200 г май

 

http://watan.su

Комментарий язарга