Логотип «Мәйдан» журналы

Баулы районының бер авылында илле елдан артык Әбиләр сабан туе үткәрелә

Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр сабан туе үткәрелде. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар к...

Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр сабан туе үткәрелде. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ebiler-saban-tue
Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.
Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә — тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.
Биредә өлкән буын өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Монда агач атларда «чабалар», капчыклар белән түгел, мендәрләр белән «сугышалар». Быел яңа конкурс та үтте — себерке бәйләү буенча. Бу бәйгедә унынчы дистәне ваклаучы Гамир Юзаевка тиңнәр булмады.
Авыл мәдәният хезмәткәрләре күп кенә кызыклы фотозоналар оештырдылар.
 

Фото: https://tatar-congress.org/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/22-06-2021/bauly-rayonyny-ber-avylynda-ille-eldan-artyk-bil-r-saban-tue-tk-rel-5827618

 

Комментарийлар