Логотип «Мәйдан» журналы

Батырлык һәм матурлык үрнәге

 Һәр шәхеснең – үз балкышы! – сокланып туймый күңел...Игелек кыласың һаман – яратмый мөмкин түгел!Зур хөрмәткә лаеклы Син, иҗатың да күпкырлы;Озын нотыклардан көчле шигыреңнең дүрт юлы!Халык Сиңа...

 
Һәр шәхеснең – үз балкышы! – сокланып туймый күңел...
Игелек кыласың һаман – яратмый мөмкин түгел!
Зур хөрмәткә лаеклы Син, иҗатың да күпкырлы;
Озын нотыклардан көчле шигыреңнең дүрт юлы!
Халык Сиңа рәхмәт әйтә һәм алкышлый Замана...
Сөендереп яшә безне, балкып алга таба да!
Җиңүләргә һәрчак әйдәп, Акбүз атың гел чабар...
Билгесез батырлар көтә – ашыга күр, Эзтабар!..
44_img013 Шаһинур Мостафин әтисе Әхмәтсафа абзый белән
Безнең үтенеч-теләкне бөтен барлыгы-вөҗүде белән тирәнтен аңлаган Шаһинур Әхмәтсафа улы эзтабарлык өлкәсендә үзенең тынгысызлыгы, яңадан-яңа ачышлары белән бихисап күңелләрне сөендереп, һәрдаим иҗат утында янып яши. Билгесез батырларыбызга багышланган тирән эчтәлекле, дулкынландыргыч язмаларын, документаль әсәрләрен тудырганда үзенә Яшәү шатлыгы бәхетен бүләк иткән биниһая кадерле-газиз әти-әнисе турында да, җай чыккан саен, күңел түрендә кайнаган иң җылы, мөкатдәс сүзләрен әйтергә онытмый ул.
Бөек Ватан сугышында дошманны җиңүебезнең 70 еллык юбилеена киң колачлы әзерлек барган вакытта Ш. Мостафин аеруча нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтте. Шул чорда ул «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында һәм рус телендә чыгучы «Казанский альманах»та бер-бер артлы әдәби-документаль һәм публицистик язмаларын бастырды; моңарчы билгесез булган фронтовик батырларыбыз һәм тылдагы фидакарь затларыбыз турында радио-телевидение аша махсус тапшырулар оештырды. 2015 елның апрелендә исә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Шаһинур Әхмәтсафа улы киң җәмәгатьчелеккә матросовчы каһарманнарыбызның мәңге үлемсез батырлыгына дан җырлаучы «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр» дигән яңа китабын бүләк итте. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге хикмәтле китап Бөек Ватан сугышы чоры тарихы белән кызыксынучыларда, документаль прозаны сөючеләрдә зур кызыксыну уятты. Анда эзтабар язучының матросовчы әтисенә, сөекле әнисенә һәм нәсел дәвамчыларына багышланган «Онытырга мөмкин түгел!» дигән күләмле очеркы да урын алган.
Әйе, Шаһинур дустыбызның ватанпәрвәр рухлы Әти-Әнисен, аларның Батырлык һәм Матурлык үрнәге-өлгесе булган күркәм-тату гаиләсен хәзер күпләр яхшы белә. Данлыклы бу нәсел һәм аларның варислары турында республикабыз һәм илебез матбугаты битләрендә кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар әледән-әле күренеп килә. Хәзер укучыларыбыз игътибарына шуларның берсен тәкъдим итәбез.
...Алдыбызда – 1978 елда нәшер ителә башлап, Матбугат дөньясында үзенең тотрыклы, лаеклы урынын тапкан һәм бүгенге көндә тиражы 2 миллион данәдән дә артып киткән 2015 елгы «Аргументы и факты» газетасының февралендә чыккан җиденче саны. Халык арасында аеруча популяр булган әлеге басма тормышыбызның һәр өлкәсендә, илдә, дөньяда барган вакыйгаларны кыю һәм тулы яктырта. Бер үк вакытта төрле төбәкләргә, шул исәптән, Татарстаныбызга багышланган өстәмә кушымтасы да бар аның.
Әлеге 64 битле атналык газетаның 44 нче битендә талантлы журналист Александра Дорфманның «Герой-счастливчик (Он повторил подвиг Матросова, но выжил и вырастил 10 детей)» дигән баш астында тулы бер битне иңләп торган күләмле язмасы игътибарымны җәлеп итте.
Кем турында соң әлеге язма? Укып баксам, ул үзебезнең якташыбыз – Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы борынгы Арташ авылында туып-үскән Әхмәтсафа Мостафа улы Мостафин (1925–1982) хакында булып чыкты.
17 яшендә, «Доброволец» колхозында механизатор булып эшләгән җиреннән, үз теләге белән, 1942 елның ноябрендә фронтка киткән Әхмәтсафа фашистларга каршы көрәштә, яу кырында зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылын илбасарлардан азат иткәндә, легендар Александр Матросов (чын исеме – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) үрнәгендә, дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый гвардияче каһарман. Сугыш тынгач, санитарлар әле тәнендә җан әсәре булган шул солдатны табып алып, ашыгыч рәвештә санчастька, аннары хәрби госпитальгә озаталар. Каты яралану һәм контузия алу сәбәпле, күрә дә, ишетә дә, сөйләшә дә алмаучы фронтовикка җиде ай чамасы дәваланырга туры килә. Аннары I группа сугыш инвалиды булган дөм-сукыр Әхмәтсафа солдатны Иваново шәһәрендәге эвакогоспитальдән бер шәфкать туташы 1944 елның 5 маенда туган ягына кайтарып куя. Авылга инде Ә.Мостафинның батырларча һәлак булуы турында ике «похоронка» да килгән була. Үлгән дип саналган Әхмәтсафаның сугыштан исән кайтуына барысы да шаккаталар. Ә ул исә, үлемгә үч итеп, тормыш дигән көрәш мәйданында үз урынын табарга тырыша. Сукыр музыкант өйләнеп җибәрә, күзләре плюс уникеле күзлек белән бераз күрә башлауга, «Мамадыш» леспромхозына эшкә урнаша һәм сөекле хәләл җефете – Герой-Ана Гөлзәйнәп Ибраһим кызы белән унбер балага – киләчәктә солдат хезмәтен җиренә җиткереп үтәячәк җиде егеткә һәм дүрт кызга тормыш бүләк итә. Данлыклы балта остасы өч тапкыр йорт җиткерә, тау итәгендә алма бакчасын булдыра. Сугыштагы һәм тыныч тормыштагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз орденына һәм «Хезмәттә аеруча тырышлык өчен» («За трудовое отличие») медаленә лаек була.
Журналист Александра Дорфман Әхмәтсафа Мостафа улы турында: «И пусть он не стал Героем Советского Союза, зато стал отцом-героем, вырастив 10 детей», – дип ассызыклап әйтеп уза...
* * *
Инде Ш. Мостафинны эзтабарлык эшчәнлегенә рухландыручыларга килсәк, ул иң элек өч сугыш ветераны булган кадерле бабасын – мөхтәрәм Ибраһим Ситдыйк улын, аннары исән калган матросовчы каһарманнарның берсеннән саналучы сөекле әтисен – хөрмәтле Әхмәтсафа Мостафа улын сагынып-зурлап телгә ала.
Шул уңайдан, эзтабар язучыбызның 2008 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Яңа меңъеллыкка очыш» дигән китабындагы «Бабам васыяте» исемле очеркыннан бер өзек китереп үтик әле:
«...Ул көн – 1966 елның кояшлы феврале – бүгенгедәй хәтеремдә. Түбән Ушмы авылы урта мәктәбендә (Мамадыш районы) уку атнасын тәмамлап, аннан урманлы тау битендәге Алан эшчеләр бистәсенә – әби белән бабайга ярдәм итәргә дип менгәч, алар йортына почтальон абзый чит кул белән язылган хат китерде. Үзләре хәзерге язуны рәтләп таный белмәгәнлектән, бабам белән әбием ул хатны миннән укыттылар (эзтабарлык эше белән тирәнтен кызыксынуыма сәбәпче булган дулкынландыргыч шул хатны бүгенге көндә дә үземдә кадерләп саклыйм һәм биредә аны тулы килеш китерүне кирәк дип саныйм).
«Исәнмесез, кадерле иптәш Гаян Ибраһимов! Исәнмесез, гвардияче батырның туганнары! – диелгән иде хатта. – Сезгә Мәскәү өлкәсенең Шахов районына кергән Никола-Дуниловский сигезьеллык мәктәбенең кызыл эзтабарлары зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Безнең VII класс укучылары элекке 16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче артиллерия полкы сугышчыларын эзләү белән шөгыльләнәләр. Шул уңайдан без СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивы белән дә элемтәгә кердек. Архив мәгълүматларына караганда, 1 нче гвардияче артиллерия полкы составында кызылармеец Гаян Ибраһимов та булган. Ул үзе – 1921 елгы, 3 нче батареяның 1 нче взводында орудие расчеты номеры... Иптәш Ибраһимов 1942 елның февралендә безнең төбәкне дошманнан азат итүдә каһарманнарча сугышкан... Бәлкем, бу хатны гвардияче батыр үзе алып укыр һәм безгә шул утлы-давыллы елларга кагылышлы истәлекләрен язып җибәрер, хәзерге көндәге тормышы турында да мәгълүматлар бирер... Сездән түземсезлек белән җавап көтәбез!»
Хаттагы әлеге юллар бабам белән әбиемне чиксез дулкынландырдылар. Бүтән вакытларда сабырларның да сабыры булган Ибраһим бабамның сугышта кылыч белән телгәләнгән бит алмалары буйлап бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәде.
– Кара син аларны, эзтабарларны әйтәм, рәхмәтләр төшсен инде үзләренә! Нинди игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан соң ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар! – диде карт солдат, яу кырында гарипләнгән уң кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары ул, фронтовик улының фоторәсеменә карап, аның белән сөйләшә башлады: – ...Кырык бишнең кышында үлгән хәбәрең килсә дә, күңел никтер ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип белеп, хат язганнар... Их, белергә иде синең язмышыңны, кайларда гына югалдың икән?!.
Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле, сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә набат булып колагымда кабат-кабат чыңлый...
Гомерләре буена сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп яшәде өлкән асыл затларыбыз (әлеге хат аларның күңелләрендәге өмет утын тагын да көчлерәк дөрләтеп җибәргән иде!). Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар: уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр...
Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:
– ...Тәки кайталмады улыбыз. Вакыт табып, Миңнегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!
Ил агасының – бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән илебез Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миңнегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.
...16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 289 нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп, Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миңнегаян абый (фото № 4). Архив документларыннан күренгәнчә, 1941 елның 25 нче октябрендә алар полкы оборона тоткан участокка – Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманның сиксәннән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнең артиллеристлар каушап-югалып калмыйлар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кискен көрәш вакытында алар дошманның илле тугыз танкын, биш самолетын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтиҗәдә, фашистлар чигенергә мәҗбүр була. Шушы гаять авыр шартларда Миңнегаян абый хезмәт иткән орудие расчеты да, төз атып, дошманның алты танкын яндыра.
«...Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы җитди-кискен көрәштә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, җитез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты, – диелә 16 нчы армия командующие, генерал-лейтенант Рокоссовский, артиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби Совет әгъзасы Лобачев кул куйган Бүләкләү кәгазендә. – Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек» (33 фонд, 682524 тасвирлама, 239 эш, 505 бит).
Шулай итеп, абыебыз – кызылармеец Г. Ибраһимов – немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен, Көнбатыш фронт Хәрби Советының 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 нче номерлы приказы нигезендә, беренчеләрдән булып сугышчан бүләккә лаек була.
Орудие командиры – Арча районының Шушмабаш авылы егете Гыйльметдин Шиһаповка – Ленин ордены, Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтовка һәм Әлмәттән Мансур Галәветдиновка Кызыл Йолдыз ордены бирелә.
Гаян абый хезмәт иткән 289 нчы артполк исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм ул тиздән «Танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче полк» дип үзгәртеп йөртелә башлый. Мәскәүне саклаганда «Гвардияче» дигән гаять мактаулы исемгә иң беренчеләрдән лаек булган әлеге данлыклы полк артиллеристлары алда торган хәлиткеч сугышлар барышында да үзләрен арыслан йөрәкле батырлар итеп таныталар.
Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен», икенче тапкыр «Батырлык өчен» медальләренә лаек була. Соңгысы аңа Пущай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бирелә. Архив документларыннан күренгәнчә, Миңнегаян абый үзенең орудие расчеты белән әлеге торак пунктларга иң беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулеметчыларын, миномет батареясын һәм күпләгән солдатларын юк итә...
Мондый мисалларны аның сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин. Күкрәгендә Ватан-анага тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты – орудие командиры Гаян Ибраһимов, фашист-илбасарларның күпләгән җанлы көчләрен һәм техникасын юк итә-итә, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы сугышчан юл үтә. Һәм 1945 елның 26 гыйнварында ныгытылган шәһәр-крепость Кенигсбергны алу өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә... Булачак әниебез Гөлзәйнәп Ибраһим кызына нәкъ 20 яшь тулган көнне...»
* * *
...Инде хәзер Ш.Мостафинга әтисе тарафыннан әйтелгән әманәт турында да язып үтик. Хөрмәтле Әхмәтсафа абзый өлкән улы Шаһинурның эзтабарлык эшчәнлеген чын күңелдән хуплый һәм аңа Бөек Ватан сугышы чорында күкрәкләре белән дошманның ут нокталарын томалаган каһарманнарны эзләп табу бурычын куя.
СССР һәм РФ Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат эшләве нәтиҗәсендә, Шаһинур, әтисенең изге әманәтен үтәп, барлыгы 438 матросовчыны, шул исәптән байтак якташларыбызны да ачыклый. Әлеге дәвамлы эзләнүләр барышында Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә яшәүче якташыбыз – биредәге Үзәк архивта начальник урынбасары булып эшләүче полковник Әнвәр Хәбибулла улы Фәйзуллин, бүлек мөдире – подполковник Анатолий Гаврилович Янкевич аңа зур булышлык күрсәтәләр. Әлеге мөхтәрәм шәхесләргә бик тә рәхмәтле эзтабар-язучыбыз.
Матросовчыларны – Ватан-Анага бирелгән керсез саф күңелләре, ялкынлы йөрәкләре белән фашист ядрәләрен эреткән, кара көчләрне җиңгән каһарманнарны, ватанпәрвәрләрне эзләү дәвам итә. Ш.Мостафин кебек тынгысыз эзтабарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәзер безгә тугыз матросовчының, госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, терелеп, үз аякларына басканлыгы да яхшы мәгълүм. Үлемне җиңгән шул фидакарь шәхесләрдән казах Сабалак Оразалинов, украин Владимир Майборский, яхүд Товье Райз, грузин Георгий Майсурадзе, рус егетләре Леонтий Кондратьев, Александр Удодов, Степан Кочнев белән бергә, татар каһарманнары Мансур Вәлиуллин белән Әхмәтсафа Мостафинны да зур горурлык һәм тирән ихтирам хисләре белән искә алабыз (Шаһинурга Әлмәт каласында яшәгән батыр милләттәшебез Мансур Али улы белән күрешеп-сөйләшү бәхете дә насыйп булган!).
Ш.Мостафинның киң колачлы эшчәнлеге матросовчы каһарманнарны эзләү белән генә чикләнми. Ул байтак гастеллочыларны, талалихинчыларны, җәлилче-легионерларны, дошман тылында хәрәкәт иткән тәвәккәл разведчикларны, кыю партизаннарны эзләп табып, аларны Татар тарихына, «Батырлар китабы»на кертте. Шунысын да әйтеп үтик: Шаһинур Әхмәтсафа улына, эзтабарларның «Хәтер яктысы» экспедициясе җитәкчесе сыйфатында, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Брянск, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Германиядә булырга да туры килде. Нәтиҗәдә, эзләп табылган билгесез батырлар турында әдәби-документаль фильмнар эшләнде; китаплар нәшер ителде; мәдәният йортларына, мәктәпләргә, урамнарга, парк-скверларга аларның данлы исемнәре бирелде; каһарманнарыбызга мәһабәт һәйкәл-бюстлар куелды...
Шулай итеп, кадерле әтисенә биргән изге антын-вәгъдәсен тулысынча үтәде Шаһинур якташым. Әмма Әхмәтсафа абый гына улының башкарган эшләренә тиешенчә бәя бирә алмыйча, көтмәгәндә, 1982 елның 22 гыйнварында – 57 нче яшендә бакый дөньяга китеп барды. Унынчы баласы да эшкә урнашып кайткан көнне, зур шатлыктан, әти кешенең баш миенә кан сауды. Ике көннән соң тапшырылырга тиешле Кызыл Йолдыз орденын да күрә алмыйча, мәңгелеккә күзләрен йомды ул...
Шулай да Әхмәтсафа абый фани дөньядан, Ходай тарафыннан бирелгән гомер юлын намус белән үтеп, үзенә йөкләнгән вазифасын-бурычын тулысынча үтәп, тыныч күңел белән мәңгелеккә күчкәндер, дип уйлыйм. Ни әйтсәң дә, сөекле балалары – Саҗидә, Габденур, Мансур, Илсөяр, Илсур, Илдус, Илгиз, Илгизә һәм Наил дә, Шаһинур абыйлары кебек, тормышта үзләренең күңелләре теләгән эшләрен, җан сөйгәннәрен – парларын таптылар. Җәмгыятебез өчен кирәкле һәм файдалы төрле һөнәр ияләре арасында булдыклы төзүчеләр, шоферлар, КАМАЗ эшчеләре, шәфкать туташлары, матбугат-телевидение хезмәткәрләре дә бар. Тагын да куандырганы: әлеге тату-бердәм гаиләдәге һәркем (шул исәптән, кияүләре-киленнәре, оныклары да!) әдәбият-сәнгатькә, җырга-музыкага яшьтән үк гашыйк. Шуңа да биредән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре; халык иҗаты буенча Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз конкурсы лауреатлары; Татарстан, Россия күләмендәге һәм Халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңүчеләр үсеп чыккан!..
* * *
...Әгәр исән булсалар, 2015 елда Әхмәтсафа абый белән Гөлзәйнәп апа үзләренең 90 яшьлек күркәм юбилейларын, уллары-кызлары, киленнәре-кияүләре, оныклары һәм кода-кодагыйлары белән берлектә, зурлап билгеләп үткән булырлар иде. Әмма Газраил дигәнең мәрхәмәтсез шул: 2014 елның 16 июлендә Герой-Ана Гөлзәйнәп Ибраһим кызы да бакый дөньяга күчте. Хәзер сөекле ире янәшәсендә – Арташ авылы зиратында мәңгелек йокыга талган ул.
Вакыт җилләре хатирәләрне яңартып искәнгә, өлкән Мостафиннарның нурлы йөзләре, кылган матур гамәлләре балаларының, якыннарының һәм якташларының һәрчак күңелләре түрендә. Өстәвенә, журналист-язучы һөнәрен сайлаган нәсел дәвамчылары Шаһинур белән Илсөяр дә, әти-әниләренә багышлап, тирән мәгънәле, әхлакый-тәрбияви әсәрләргә җан өрделәр. Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Г. Тукай бүләге иясе, профессор Искәндәр Рафиков (фото № 7) белән атаклы фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Шакирҗанов, шулай ук танылган педагог, композитор-музыкант, татар курайларын ясау остасы һәм фотограф Рафаэль Гайзетдинов Әхмәтсафа абзый белән Гөлзәйнәп апаның якты образларын төсле картиналарда, фотоальбомнарда, газета-журнал, китап битләрендә мәңгеләштереп калдырдылар; җырлар иҗат иттеләр.
Талантлы яшь язучы, «Идел» – «Идель» журналының русча басмасы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова (күренекле әдибебез Габдрахман Әпсәләмовның оныгы!) инициативасы белән, Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме алдыннан махсус информацион газета нәшер ителә башлады. «Габдрахман Әпсәләмов музее һәм аның чоры» дигән гомуми баш астында чыгып килүче газетаның 2014 елгы декабрь саны тулысынча ирле-хатынлы өлкән Мостафиннарның яу кырындагы һәм тыныч хезмәттәге фидакарьлегенә багышланды, аларга кагылышлы фоторәсемнәр белән баетылды.
Танылган шагыйрь-табиб, Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең атаклы әдип-фронтовик Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты Ринат Мәннан да, Әхмәтсафа абый белән Гөлзәйнәп апага кагылышлы «Батырлык Әлифбасы» китабын һәм рус телендә «Солдат Ахметсафа» дигән поэмасын иҗат итте. Россия күләмендә үткәрелгән «Твои, Россия, сыновья!» дигән әдәби бәйгедә әлеге поэма уңай яктан бәяләнде һәм махсус дипломга лаек булды.
А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (элеккечә әйтсәк, Казан авиация институты) профессоры, экономика фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рауза ханым Мәҗитова да Мостафиннар гаиләсе белән тыгыз элемтәдә тора. Хөрмәтле Гөлзәйнәп Ибраһим кызы һәм аның балалары белән аеруча дуслашты ул. Шуның бер матур чагылышы буларак, «Формула развития» дигән информацион-аналитик журналның 2013 елгы 12 нче санында мөхтәрәм Рауза Мәҗит кызының ирле-хатынлы Мостафиннар гаиләсенә һәм аларның ул-кызларына багышланган 7 битлек язмасы басылды. Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы булган әлеге талантлы авторның 2015 елда Казандагы «Сүз» нәшриятында «Нәселебез шәҗәрәсе: үткәне һәм бүгенгесе» дигән 616 битле өченче китабы нәшер ителде. Аның «Рухташ дусларым» дигән бүлегендә Әхмәтсафа абзый белән Гөлзәйнәп апа һәм әлеге нәсел варислары турында сөйләүче очерк күпләрдә, шул исәптән, миндә дә, зур кызыксыну уятты.
«Сельский мир» дигән журналның 2015 елгы май-июнь (кушма) санында танылган журналист Мөнирә Әпсәләмованың «Свет подвига и подвижничество» дигән тирән мәгънәле язмасы дөнья күрде. Әлеге тынгысыз һәм оста каләм әһеле дә Мостафиннарның ишле гаиләсендәге эчке һәм тышкы матурлыкны, рухи батырлыкны, өлкәннәрнең күркәм традицияләрен лаеклы дәвам итүче нәселдәшләр тормышын һәркем сокланырлык итеп тулы яктырткан.
2015 ел, гомумән, Мостафиннар гаиләсе өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, апрель азагында Мәскәүдәге М. Ломоносов исемендәге дөньякүләм билгеле университетта «Страницы семейной славы» дигән исем астында Халыкара иҗади бәйге булып узды (фото № 8). Анда Татарстан данын Лаеш районындагы Столбище урта мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә ханым Садыйкова һәм аның кадет классындагы укучылары Ринат Сөнгатуллин белән Алинә Камалиева яклады. Ринат эзтабар язучы Ш. Мостафинның «Мәңгелек яну» дигән әдәби-документаль повестенең төп героинясы булган атаклы партизанка һәм танылган галимә Чәчкә ханым Заһирова, аның легендар әтисе, әнисе, туганнары турында тәфсилләп сөйләп, абруйлы жюриның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алинәнең чыгышы исә «Күренекле әдип – Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты Шаһинур Мостафинның эзтабарлык эшчәнлеге» дигән темага багышланган иде. Һәр ике укучының да иҗади эшләрен һәм аларның остазы – фәнни җитәкче Мөнирә Гомәр кызының да һөнәри осталыгын, иҗади куәсен жюри югары бәяләде. Илебез башкаласыннан алар җиңү яулап, лауреатлар булып кайттылар.
Җиңү дигәннән, язучы-публицист Шаһинур Әхмәтсафа улы да, Татарстан журналистларының ХVIII республика бәйгесендә хәрби-патриотик теманы яктырткан язмалары белән катнашып, «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә, тагын «Бәллүр каләм»гә лаек булды. (Моңарчы да аның эзтабарлык һәм журналистика өлкәсендәге тынгысыз эшчәнлеге 1982 елда – Хөсәен Ямашев премиясе, 2003 елда исә «Бәллүр каләм» белән бәяләп үтелгән иде).
Бу юлы мәртәбәле бүләкне Шаһинур дустыбызга, башка номинацияләрдә җиңүчеләр белән беррәттән, Татарстан Матбугаты көнендә – 2015 елның 19 маенда «Корстон» күңел ачу үзәгендә тантаналы төстә тапшырдылар.
Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 22 июньдә 75 ел тулды. Шушы тарихи датаны тиешенчә билгеләп үтү, сугыш корбаннарының якты истәлекләрен мәңгеләштерү буенча да эзлекле эш алып бара Шаһинур Әхмәтсафа улы. Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең академигы, Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, бер үк вакытта Бөтендөнья Язучылар ассоциациясе әгъзасы да булган эзтабар-әдипкә Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге җитәкчелеге (президенты – Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев) аеруча мөһим-җитди эш йөкләде. Ул да булса, Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары турында татар, рус һәм инглиз телләрендә энциклопедик китап – биобиблиографик белешмәлек чыгару иде. Шаһинур Мостафин, Татар ПЕН-үзәге директоры, күренекле язучы, Г. Державин исемендәге абруйлы Халыкара премия лауреаты Әхәт Мушинский, Татар энциклопедиясе институтында эшләүче танылган галимә Рәйсә Мусабәкова һәм инглиз теленә тәрҗемә итү остасы Алексей Сахаров, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре Ләлә Гатауллина һәм Әлфия Шәйдуллина белән бергәләп, җиң сызганып, шул изге эшкә тотынды. Нәтиҗәдә, фронтовик әдипләребездән 124 кеше турында мәгълүматлар тупланды. Шулар арасыннан 34 язучыбыз яу кырында, дошман тылында һәм әсирлектә һәлак була. Китапта аларның иҗади мирасын барлауга, кылган батырлыкларын һәркемнең күңел түренә җиткерүгә җитди игътибар бирелә.
Эзтабар якташым бер үк вакытта «Алар – Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..» дигән әдәби-документаль китап һәм «Батырлык кайтавазы» дип исемләнгән антология өстендә дә эшли. Соңгысында сугыш каһарманнарының да, тыл батырларының да фидакарьлеге шактый киң яктыртылачак.
Республикабызның Балтач районында яшәп иҗат итүче гадел-хак сүзле, таләпчән каләм әһеле – үзен оста публицист-язучы, җитди әдәби тәнкыйтьче итеп тә таныткан Рәфыйк дустыбыз Шәрәфиев Казан дәүләт университеты буенча сабакташы турында болай дип яза:
«...Соңгы елларда – Бөек Ватан сугышы тарихына да, аның җиңүчеләренә дә мөнәсәбәт үтә төрлеләнгән, катлаулыга әйләнгән аңлаешсыз чорда – бу четерекле теманы Ш. Мостафин кадәр җигелеп тартучы бүтән милләттәшебез юк безнең...
Каһарманнарга бай безнең милләт! Шуны уйлаган саен, аларны аз белүебезгә хәйраннар калырлык. Батырлыкларын җырлау өчен милләткә Шаһинурлар күп кирәк!..» («Мәгариф» журналы, № 2 – 2013, 46 нчы бит).
...Әлеге язмамны татар һәм рус телләрендә Татарстан китап нәшриятында чыккан энциклопедик «Батырлар китабы» – «Книга Героев» (200) өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек булган Шаһинур Әхмәтсафа улының тирән мәгънәле шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Батырлыкның Туган көне бар! –
Үлгән көне генә юк аның...
Батырлыкта яши Матурлык –
Шулар тотып тора Ил данын!..

Миннәхмәт КАШАПОВ,
Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы,
Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты.


 

Комментарийлар