Логотип «Мәйдан» журналы

Батыр Фәрдәнә

Нәсел җепләре Сарман шәҗәрәсенә барып тоташкан, Сарман авылында яшәгән Ризатдин кызы Фәрдәнәне (мулла кушкан исеме Бибифәрдәнә) Чукмарлы авылының үз көнен үзе күреп яшәгән хәлле генә крестьян Сәйфулла улы Хәйрулланың бердәнбер малае Фәйзуллага димлиләр.

1922 елда Фәрдәнә Хәйрулланың ишле гаиләсенә килен булып төшә. Кайнатасының икенче хатыны (беренчесе үлгән) Мәбсүсә Фәрдәнәнең ире Фәйзулладан бары тик өч яшькә генә олы була. Йортта тагын – бишектәге сабый, өй тулы каенсеңелләр. Фәрдәнәгә шарт шундый була: ул каенатасы Хәйрулладан тел яшерергә, ягъни аның белән бер сүз дә сөйләшмәскә, аның яныннан үткәндә, битен яулыгы белән капларга тиеш. Ишле кешенең эше дә ишле. Басудагы үзләренең җир биләмәләрен эшкәртәсе, чәчәсе, утыйсы, урасы, табынга ашарлык итеп китереп куйганчы, бик күп тир түгәсе. Мал-туар, каралты-кура тирәсендә дә эш җитәрлек. Әле тагын Хәйрулла бабайның 60 баш умартасы да була. Алар багана умарталар, ягъни агачның кәүсәсен торба рәвешендә калдырып ясалган умарталар була, ә рамнар вазифасын уклау рәвешендәге таяклар үти. Тугыз авылга старшина булып йөрүче (ул вакытта бик дәрәҗәле хезмәт) Ризатдин кызы Фәрдәнә эш дәрьясында йөзә: каенсеңелләрен, каената белән каенананың бишектәге балаларын карарга да өлгерә. Балалыктан яңа гына чыгып килгән чая килен каенсеңелләре белән ду китереп уйный да. Аларның яши торган йортлары кара-каршы ике өйдән тора: берсендә – Хәйрулла бабай хатыны һәм бишектәге сабые, икенчесендә Фәйзулла белән Фәрдәнә һәм каенсеңелләр яши. Хәйрулла картны юкка гына «убыр» дип йөртмиләр: егәрле һәм көчле була ул. Аңа Аллаһы Тәгалә кешеләрне һәм хайваннарны дәвалау сәләте дә бирә. Һәр чиргә – кешенекеме ул, хайванныкымы – дөрес диагноз куеп, үз дәвалау ысуллары белән дәвалап терелтә ул авыруны. Аның янына күрше-тирә төбәкләрдән дә авырулар килә, авыру ат-сыерларын да алып киләләр. Фәрдәнә каенатасының бу шөгыленә битараф булмый, бабай ярдәмгә чакырганда, аңа булыша, барысын да күңеленә сеңдереп бара. Бервакыт күрше Степановка авылының бер рус хатыны карт янына дәва сорап килә. Бабай шук та була. Рус хатынын өшкергәндә, такмаклап та җибәрә:

 

Озын койрык саескан,


Кыска койрык карга.
Минем ни дип өшкергәнне
Беләсеңме, марҗа?

 

 

Хатын, терелеп, бабай янына рәхмәт әйтергә күчтәнәчләр белән килә. Бабайның тагын бер сәер гадәте була: карчыгы Мәбсүсәне йодрыклары белән әледән-әле «тәрбияләп» тора, сабан сөреп кайткан малае Фәйзуллага да төшә алар. Фәрдәнәнең моңа бик ачуы килә, күрше карчыгына зарын түгә: «Әгәр дә тагын бер кыйнаса, үзен тотып ярам!» Күрше карчыгы аның сүзләрен картка җиткерә. «Булыр, булыр аннан», – дип җавап бирә тегесе һәм кабат тырнагы белән дә чиртми. 1925 елда Фәрдәнә ир бала алып кайта, аңа Миңнемөхәммәт дип исем кушалар. Ә озакламый авылда күмәкләшү сәясәте башлана – күмәк хуҗалыклар төзелә башлый. Малларын биреп колхозга кермәгәннәргә кулак мөһере тагып, мал-мөлкәтләрен талап алалар, сөргеннәргә сөрәләр, зинданнарга ябалар. Хәйрулла карт хуҗалыгын да читләтеп үтми бу.


Алтмыш баш умартасын, өйләренең бер ягын, ике атларын, ике сыерларын, егерме баш сарыкларын, келәт, абзар, мунча, сабан, сука, ургыч һәм башкаларны төяп алып чыгып китәләр. Тугыз җан бернәрсәсез дүртпочмаклы өй кысасында утырып кала. Бу вакытта Хәйрулла карт үлем түшәгендә яткан була, үлеп китә, ә Фәйзулланы мәҗбүри эшкә хөкем итәләр. Нишләргә? Балалар туа, каенсеңелләр, буй җиткерер-җиткермәс, сыеныр урын эзләп чыгып китә торалар. Фәрдәнә колхозга керми, ничек итсәм итәрмен, егәрем барында, балаларны ач-ялангач итмәбез, дигән эчке куәт белән яши ул. Миңнемөхәммәт белән кызы Җәмилә кул арасына керә башлыйлар, кечкенәләрен карарга Мәбсүсә әби булыша. Бер сынык ризык хакына Фәрдәнә, кешеләрдән туку станогы алып кайтып, киндер суга, итекләргә олтан сала, тире иләп, туннар тегә, урманнан юкә кайрысы алып кайтып, чабаталар үрә. Авырган кешеләрне, малларны дәвалый. Өйләр салырга – саман, мич чыгарырга балчыктан кирпеч суга... Туганнары да миһербанлы, ярдәмчел булалар. Петровкага йөреп эшләгән Фәйзулласын тагын бер сынау көтеп торган икән – спирт урлауда гаепләп, төрмәгә утырталар. Аны акларлык дәлилләр булса да, кулак дип мөһер сугалар. Фәйзулла, шушы җәберләүләргә түзә алмыйча, чиргә урала, Казанның Пләтән төрмәсендә вафат була. Фәрдәнә дүрт сабые белән тол кала. Нишләмәк кирәк, колхозга керергә мәҗбүр була, хезмәт минимумын һәрвакыт арттырып үти.
Каенатасыннан өйрәнгән дәвалау һөнәре белән авыл халкына бик күп файда китерә, бик күп балаларның кендек әбисе була. Тик, тормышның арулануына өмет итеп яшәгәндә, сугыш башлана. Фронтка киткән ир-атларны хатын-кызлар алыштыра. Фәрдәнәне дүрт бригаданың берсенә бригадир итеп куялар. Калган бригадаларга Сәгъдиева Рәйханә, Солтанова Шәмседоха, Әгъләмова Наҗияне билгелиләр. Фәрдәнә оештыру сәләте, тапкыр, җор телле булуы, күркәм холкы, тәвәккәллеге, һәр кешегә холкына карап эшне бүлә белүе белән аерылып тора. Сукага җигелгән арык атлар, үгезләр хәлсезләнгәч, хатын-кызлар сабан-суканы үзләре тартырга мәҗбүр булалар.Ә кичләрен кемнең сукыр лампа яндырырлык керосины бар, шул йортка җыелып, оекбаш-бияләй бәйлиләр. Миңсылу, Майсорур, Маһруй, Мәрхәбә, Хатыйма, Хатирә, Җәннәт... – барысының да ирләре фронтта була. 18 яше тулып өлгерми, фронтка китәргә Миңнемөхәммәткә дә чират җитә. Озак та үтми, Украина җиреннән кара мөһерле кәгазь дә килә. Авылның иң яшь солдаты була бу егет. Югалтулар белән тормыш дәвам итә. Сугыш елларында колхозда алдынгыларны мактап, артта калучыларны тәнкыйтьләп, агитаторлар «Сугышчан бит» дигән стена газеталары чыгаралар. Фәрдәнә монда да җаен таба: көйсезрәк, сүзчәннәрне мактый, әйбәт эшләсәләр дә, Майсорур белән Хатыйманы «ялкау», «эшкә соңга калалар» дип яздыра. Чөнки Майсорур белән Хатыйманың моңа исләре дә китми, бары тик, кызыкка алып, кете-кете көләләр генә. Эштән арып кайткач, Фәйзрахман белән Сәбиләсен йокларга яткыргач, аларга Иман шартын, догалар өйрәтә. Фронттан солдатлар кайта башлый, авыл бик нык йончый. Мөхтәр абый Шәрифуллин сугыштан кайтса, бөтенесе, ачлыктан шешенеп, сәкедә сузылып яталар икән. «Нишләргә?» – дип, Фәрдәнә тутасына киңәшкә килә Мөхтәр абый. Фәрдәнә бер дистә йомырка салып туглый да, һәрберсенә эчертә. Тегеләр бераз кыймылдый, хәрәкәт итә башлыйлар. Хәсәнов Габделәхәт абыйның сугыштан кайтуына өйләре кыш чыгарлык булмый. Киң күңелле Фәрдәнә аларны өйдәш итеп кертә. Габделәхәт абый укытучы Нуриәсма апага да шушында өйләнә, кызлары Мәүлидә дә шушында туа. Сугыш еллары бик авыр була. Басудан кесәгә салып кайткан бөртекне, качып, базда яргычта ярма итеп тарталар, балаларның берсе капка төбендә кизү тора, берәрсе якынлашса, өйгә йөгереп кереп хәбәр бирә, яргыч туктап кала. Яшь аралары өч яшь булса да, бер китаптан укырлар, дип, Фәйзрахман белән Сәбиләсен укырга бергә бирә Фәрдәнә. Җәмиләсе тракторчылар курсын бетерә, сугышта «Катюша» да хезмәт иткән Мәрдәнша абый белән ул заманның иң куәтле «С80» тракторында эшли. Фәрдәнәнең игелекле эшләре санап бетерерлек түгел. Ятимнәрнең, гарип-горабаның, йорт-җирсезләрнең, авыруларның иң ышанычлы таянычы була ул. Тезләрендә генә йөргән, тән тиресе чиләнгән яралардан гына торган ятим яшүсмер егетне үзләренә алып кайта, үзләренең мунчасы булмагач, җәен – арбага, кышын чанага салып, мунчага йөртә, яраларын тазарта, бетләреннән арындыра. Егет тазарып, аруланып китә. Фәрдәнә аны үз баласыннан да артыграк тәрбияләп, соңгы юлга озата. Чирле малны, терелердәй булса – дәвасын әйтә, булмаса – чалырга куша. Тайганны утырта, сынганны язгы сарык йоны белән бәвелдән компресс ясап, агач кайрысы белән «гипслап» җибәрә, сызланып килүчеләргә мунча ягып, кер сабыны белән массаж ясый. Туганда ук аяклары аркасына ябышып туган баланы да күрсәтәләр аңа. Көн дә мунча ягыгыз, килермен, ди ул. Килә, массаж ясый. Малай үсә, армиядә хезмәт итеп кайта. Зәгыйфь туган бер баланы яңа туган көчек тиресенә төреп дәвалый. Бу малай да солдат хезмәтен үтә. Эштән кайткач, Фәрдәнә үзе чыгарган зур мичендә басуда эшләүчеләргә икмәк пешерә, язгы чәчү, урып-җыюга килгән тракторчы-комбайнчыларны фатирга кертә, көянтәләп, аларга ерак басуга аш илтә. 1961 елда галәмгә беренче космонавт Юрий Гагарин оча. Аны Куйбышев шәһәрендә солдат хезмәте үтүче Фәйзрахман да каршылаша. Бервакыт, ике ел хезмәт иткән, бер елы гына калып барган мут һәм шук егеттән хат килү туктый. Фәрдәнә улын эзләтә башлый. Бер хәбәргә дә ирешә алмагач, туган тиешлерәк кеше ярдәме белән Мәскәү аша эзләтәләр. «Улыгыз исән-сау», – дигән хәбәр генә килә. Авылда күрелгән хәлме: инде хезмәт срогы тулып үтеп китә, аннан тагын 6-8 ай уза, ә егеттән хәбәр юк. 1963 елның март башында җәйге фуражкадан, ак кытай плащыннан, аягында ботинкадан кайтып кермәсенме Фәйзрахман! Кулында – үзе ясаган сандык кадәр чемодан, иңендә – биштәр. Баксаң, Кубада булган икән. Менә-менә атом сугышы башлана, дип көткән борчулы вакыт була бу. Бу вакытта Фәрдәнә апаның Җәмиләсе Сармашбаш егете Солтангалигә кияүгә чыгып, 5 кыз бала үстереп яткан була. Фәйзрахман армиядән кайткач, Сәбилә дә авылыбыз егете Раифка кияүгә чыга. Фәрдәнә апаның Фәйзрахманны да башлы-күзле итәсе килә. Без Бөек Октябрьнең 50 еллык юбилей көннәрендә өйләнештек. Килен булып төшкәч тә, миңа шундый таләп куелды: мин, капканы кем генә ачып керсә дә – туган-тумачамы, күрше-күләнме, бала-чага, исерек-аекмы – якты йөз белән каршы алып, хәзинәдә бары белән өстәл әзерләп, хөрмәт итеп озатып калырга тиеш идем. Фәрдәнә әнкәй аш-суга да бик оста иде. Аның мич төбенә салып пешергән ипи тәмен хәзергәчә тоям кебек. Җомга – ипи салган көннәрдә бездә чын бәйрәм була иде. Ипи салганда, һәрвакыт таба ипие дә салабыз. Ул пешеп чыгуга, самавыр куябыз, чәй эчәргә күрше-тирә Майсорур, Нуриәсма, Маһруй, Әсма, Мәрьям түтиләрне чакырабыз. Әнкәй янына әллә кайлардан кайтып, әллә кемнәр хәл белергә дә килә иде. Фәрдәнә әнкәй ачлы-туклы сугыш елларында да, уттай эш өстендә дә намазын калдырмаган, уразасын тоткан. Җитмешенче елларда пенсиягә чыгып, туганнары янына кайткан каенсеңлесе Гөлчирәне гарәпчә укырга, язарга, намаз укырга, мәет юу тәртипләренә өйрәтә ул. Авылда намаз укучылардан ул елларда Хөснихатима кодагый белән Гөлчирә түти генә калган булгандыр, мөгаен. Нинди генә авырлыклар килсә дә, Аллаһка шөкерана кылып, авыл халкының, әйләнә-тирәдәгеләрнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәгән әнкәебез 73 яшендә, балаларын, унбер оныгын, бер оныкчыгын калдырып, бакыйлыкка күчте, авылдашлары күңелендә гаҗәеп сагынып сөйләрлек кадерле хатирә булып калды.

 

 

 

Нәзирә ХӘЙРУЛЛИНА

 

Фото: авторның шәхси архивыннан

 

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.

 

Комментарийлар