Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда Хәния Фәрхи исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс узачак

Башкортстанның Тәтешле районында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә...» дип аталган башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конку...

Башкортстанның Тәтешле районында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә...» дип аталган башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсы узачак. «Башинформ» шул турыда яза.
Фестиваль-конкурс 30 май көнне Тәтешле районының Югары Тәтешле авылы мәдәният сараенда узачак. Гала-концерт 27 июльдә Казанда була.
Проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук музыкаль сәнгатьне үстерү һәм пропагандалауга, сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.
Бәйге ике яшь категориясендә: 20 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан бер әсәрне башкарачак. Үзешчән һәм профессиональ артистларны жюри аерым бәяли.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstanda-xaniya-farxi-isemendage-xalykara-festival-konkurs-uzacak-5854462

Комментарийлар