Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алалар

Бүген Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу көне, дип хәбәр итә «Башинформ».Әнгам Атнабаев башкорт әдәбиятына үзенчәлекле шигъри тавышы, үз аһәңе, дөньяга аерым бер караш...

Бүген Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу көне, дип хәбәр итә «Башинформ».
Әнгам Атнабаев башкорт әдәбиятына үзенчәлекле шигъри тавышы, үз аһәңе, дөньяга аерым бер карашы белән килеп керде. Әтнабаев шигъриятенең төп тематикасы - аның замандашлары тормышы, төп геройлары – сугыш елларында барлык авырлыкларны кичергән һәм сугыштан соңгы еллар төзелешләрендә чыныккан яшьтәшләре. Ул яшьлек һәм мәхәббәт темасына бик күп шигырьләр һәм поэмалар багышлады. Аның поэзиясе йомшак лиризм һәм юмор белән характерлана, диелә хәбәрдә.
Әнгам Атнабаев үзен сәләтле драматург буларак та танытты. Ул шулай ук тулы метражлы «Мин - Башкирия» («Я - Башкирия») һәм «Салават җирендә» («На земле Салават») документаль фильмнарына сценарийлар язган.
Әнгам Атнабаев укыган Күрдем урта мәктәбе аның исемен йөртә. 2003 елның 7 февралендә Әнгам Атнабаевның район премиясе гамәлгә куелды, аны тапшыру ел саен шагыйрьнең туган көнендә — 23 февральдә үткәрелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/letters/13-10-2021/bashkortstanda-halyk-shagyyre-ngam-atnabaevny-isk-alalar-5841011

Комментарийлар