Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы: Без Татарстаннан артта калдык

Башкортстан Татарстаннан артта калды, дип белдерде Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Россия 1» телеканалына биргән интервьюда. Ике республика халкы – туганнар, ти...

Башкортстан Татарстаннан артта калды, дип белдерде Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Россия 1» телеканалына биргән интервьюда.
 
Ике республика халкы – туганнар, тик бу «уңай көндәшлеккә» комачауламады, дип искәртте Хәбиров. «Әмма кайсыдыр урында без, мөгаен, артта калганбыздыр», - диде ул.
Хәбәрче Татарстанда Универсиада, йөзү буенча Дөнья чемпионаты кебек проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте һәм ни өчен Башкортстанның, зур мәйдан биләве һәм халкы күп була торып, күршеләрен куып җитә алмавы белән кызыксынды.
Радий Хәбиров сүзләренчә, республика Татарстан тәҗрибәсен үзләштерәчәк, шулай ук төбәк һәм ил өчен яңалыклар тәкъдим итәчәк.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/22/173842/

Комментарийлар