Логотип «Мәйдан» журналы

Башка кеше

– И юләр! Унбиш ел гомер иткән иреңне җиңел генә башка кешегә биреп җибәрәләрме инде?

Әлфия каенанасының – хәер, элекке каенанасының – әлеге сүзләренә бер тын җавап таба алмыйча торды. Олы кешенең аны кайгыртып әйткәндәй сүзләренә тупас җавап бирергә ярамый иде. Хәер, ул аны булдыра да алмый иде. Бары тик:
– Үзе теләгәнчә яшәсен. Рәнҗемим мин, – диде. – Аннары: – Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр, – дип өстәде. Юк, бу аның һич тә икейөзлеләнүе түгел, ихластан шулай уйлавы. Югыйсә, авыр чаклары, үзәге өзелгән вакытлары да булмады түгел, булды. Узды. Узды!
Мөсәббиха карчык, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Әлфиягә төбәлде. Әйтерсең, үтәли күрергә тели иде ул аны. Нәрсәдер яшерә бу бичара, сер бирергә теләми, дип уйлыйдыр инде. Чөнки киленен белә-белгәннән бирле, аның эчендәге тышында булуын, борчылса да, шатланса да – чыраенда аермачык чагылуын күреп гадәтләнгән ләбаса. Ә бу юлы – гаҗәп! – ул шундый тыныч, хәтта битараф. Менә монысын һич тә көтмәгән иде каенана. Әлфия елмаеп куйды. Кара син, нинди чибәр аның каенанасы! Сиксәнгә якынлашып килүенә дә карамастан, күзләре әле дә җете зәңгәр, яңаклары тәрәзә төбендәге яран гөлләре кебек алсу. Аның кызы да дәү әнисенә охшаган бит, иренең яңа хатыныннан туган кызы да – шулай ук. Үзенә бер тамчы судай тәңгәл оныклары булса, Әлфия аларны яратыр идеме икән? Кызык. Әмма үз вакытында җиде бала табып үстергән каенанасы яратмый иде оныкларын. Гомере буе бала багып туйгандыр, күрәсең. Гаепләп булмый инде аны, ничек гаепләсен – Әлфия әлегә оныклар күрергә өлгермәгән бит. Килененең уйларын укып баргандай – әйе, әйе, ул чыннан да үтәли күрә бугай – Мөсәббиха карчык:
– Балалар ни хәлләрдә соң? – дип сорап куйды. – Хәлил өйләнергә җыенмыймы? Әле беркөнне Гөлназны очраткан идем, дәү әни, дип, яктырып исәнләште. Килеп йөрегез, дидем.
– Рәхмәт, әни. Балалар да бик әйбәт. Хәлил эшли, Гөлназ укуда инде. Алдагысын Алла белә, юньле булсыннар, дим. Миңа тагын нәрсә кирәк.
– Алай димә, килен. Шул гомер яшәгән иреңне кешегә бирдең дә… Мин булсам…
– Юк, юк, әни, риза-бәхилмен. Шундый матур кызлары бар, гел синең төсле.
– Сөйләмә юкны! Яратмыйм шулай әйткәннәрен. Анасы инде, гел анасы! Синең өстән йөреп, бала табып, тагылып килде бит Булатка! Ни җаның белән Гөлназдан шуны каратасыңдыр?
– Баланың ни гаебе бар? Гөлназның сеңелесе ләбаса. Үзем дә яратам мин аны.
– Һи-и, әкият!
Ул арада ишек ачылып китте дә, әбисе бүлмәсенә кечкенә Айсылу тәгәрәп килеп керде. Аннары Әлфиянең тезләренә сарылып:
– Әйдә, мин сиңа тәтиләремне күрсәтәм, – дип, итәгеннән тарткалый башлады.
– Син булганга керде инде. Югыйсә, әнкәсе минем янга кертми аны, – дип куйды каенанасы.
Әлфия Айсылуга ияреп бүлмәдән чыкты. Сабый аңа сөенә-сөенә үзенең курчакларын, рәсемле китапларын күрсәтергә тотынды. Шул балага ияреп килде дә инде монда Әлфия. Гөлназ аны бакчадан барып алган иде, өйләренә озату үзенә калды менә. Гөлназның контроль эшкә әзерләнәсе бар икән. Айсылу юл буена:
– Син безгә керерсең, яме? Бездә чәй эчәрсең, яме? Мин кечкенә әле, чәй куя белмим. Әни чәй куяр, син түлке кер, яме? – дип тәтелдәде.
Әнисе кайтмаган икән. Ишекне әбисе ачты…
Сөйләшә-сөйләшә чәй дә эчтеләр менә. Каенанасына каршы килеп, юк, син дөрес сөйләмисең, мин барысын да бик яхшы беләм, дияргә Әлфиянең кыюлыгы җитмәде.
Булатына ихластан гашыйк булып, беркем яратмаганча өзелеп яратып кияүгә чыкты ул. Булаты да ярата иде кебек. Кыз белән егет вакытта ук: «Их, мин сине кечерәйтеп кулъяулыкка төрер идем дә гел үзем белән генә йөртер идем. Бер дә синнән аерылмас идем», – дип кабатлар иде. Өйләнешкәч тә, күпмедер вакыт күзгә-күз карашып, бәхет диңгезендә йөзеп яшәделәр. Кайсы вакыттан башлап чатнады соң аларның гаилә касәләре? Булаты беренче тапкыр кунарга кайтмаган һәм Әлфия керфек какмый урамда йөреп чыккан төннәнме? (Ире ул чакта элекке сабакташын очратуы һәм дөньяларын онытканчы шуны билгеләп утырулары турында көлә-көлә сөйләгән иде. Булатын исән-сау күрү шатлыгыннан Әлфия аны шунда ук гафу иткән иде.) Әллә, киресенчә, Әлфиянең, кибетләрдә йөреп, эштән бер сәгатькә соңарып кайтуы һәм Булатның аңа сугып җибәрүеннәнме? Анысы да узды. Моның ише «вак-төяк»не Әлфия әти-әнисенә, туганнарына белдерергә оялды. Ә каенанасы, каенсеңелләре исә: «Исең киткән икән юк нәрсәгә. Әле ирләрнең әллә ниндиләре була», – дип, яман ирләр турында берсеннән-берсе күңелсез мисаллар китерә башлыйлар иде.
Әлфияләр гаиләсендә дә күңелсез вакыйгалар катламы, тәгәрәткән кар йомарламы сыман, артканнан-арта, зурайганнан-зурая барды. Һәм, ни гаҗәп, Булаты әниләренә йә сеңелләренә ялгыз гына барып кайтса, өйдә кара тавыш кубасын көт тә тор: йә пешергән ашы тәмсез булган Әлфиянең, йә Булатның күлмәген тиешенчә юмаган, йә кичә ниндидер ир-ат белән елмаеп сөйләшкән. (Елмайган хатын-кыз турында ир-атның ни уйлавы билгеле бит, янәсе.) Әлфия бөтен күңеле белән рәнҗеде, акланып-тарткалашып та карады, аннары, көчсезлегеннән тәмам гаҗиз булып, елмаюын онытты, карашын җиргә төбәп йөрүгә күнекте.
– И, Ходаем, үзең бирдең, үзең ал! Икебезне ике якка аерсаңчы, берәр чарасын тапсаңчы, – дип инәлгән төннәре әле дә хәтердә.
Әрнеп теләгән теләкләр тормышка аша икән. Табылды бит чарасы да. Бер дә бер көнне Әлфиянең хезмәттәше Нәсимәгә берәү телефоннан шалтыраткан:
– Мин Булатның яңа хатыны булам. Әйтегез Әлфиягә, арабызга керергә уйлап та карамасын, – дигән.
– Теләсәгез нишләгез, – диюдән узалмаган Нәсимә.
Бу хәбәрне ишетүе бик авыр булган иде Әлфиягә. Нәкъ менә бүген каенанасы сөйләп утырганча – гомер иткән иреңне ничек инде җиңел генә чит кешегә биреп җибәрәсең, ди? Гел ямьсез генә булмагандыр аларның тормышы да, күңелле чакларын кая куясың: уллары, кызлары туганны, кечкенә булса да фатир алганнарын, бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелышып, җырлашып утырганнарын?.. Тик анда да балга дегет тамчылары тамгалый иде шул. Каенсеңелләренең берәрсе: «Ярар, килен кеше ким кеше, көчек белән тиң кеше», – дип шаяртса… Булаты, сүз иярә сүз чыгып: «Хатын-кызлар әйбәт лә ул. Әлфияне аерсам, тагын да яхшырагы табылыр, анысын аерсам – аннан яхшырагы!» – дип мактанса… Аннары, кеше арасында «аерылган хатын» исемен күтәреп йөрисе дә бар бит әле. Яшерен-батырын түгел, җиңел булмады Әлфиягә ул чакта. Зәһәр җилдән сыгылып төшкән тал чыбыгы сыман, ул тураеп басканчы байтак гомер узды, байтак…
Каенанасы Мөсәббиха карчык, кибеттә очратып, күрше хатынына сөйләгән:
– Булат улым уңды да соң хатыныннан, – дигән. – Эшеннән кайтып керүе була, өстендәге күлмәген салдырып ала да юып элә Рәфинәсе… Минем тирәдә дә әни-әни дип бөтерелеп кенә тора!
Хатын-кыз табигатенә хас булганча, күрше хатыны бу хәбәрне түкми-чәчми Әлфиягә кайтарып җиткерде.
– Ярар, әйбәт яшәсеннәр, – диде Әлфия тешен кысып. Ә үзе, кайнар хисләрен бер йодрыкка төйнәп, вакыйганы салкын акыл белән бәяләргә омтылды. Иң әһәмиятлесе – яшь хатынны берничек тә гаепләмәскә! Чөнки мәхәббәт барыннан да өстен. Нәкъ Әлфия кебек үк, ихластан гашыйк булгандыр ул аның Булатына. Өстәвенә, анысы хатынымнан уңмадым, дип сөйләсә, ни юньләп аш пешерә белми, ни күлмәкләремне юмый, дип зарланса, сөюеннән аңы томаланган хатын, һичшиксез, аны бәхетле итәргә омтылачак. Көн саен иренең күлмәген салдырып юуы да – шуңа дәлил түгелмени? Әлфия, Рәфинәнең дә тора-бара бәхетсез җанга әвереләчәген алдан ук сизеп-тоеп, аны хәтта кызгана да башлады.
Бер-ике ай узуга, төрле юллар белән Әлфиягә тагын бер хәбәр килеп иреште. Анысы да каенанасы сөйләгән сүзләр иде:
– Ялкау булды бу килен. Көн дә эштән соңарып кайта. Өйдә кыл кыймылдатканы юк. Бар белгәне – иренең күлмәген салдыра да юа, салдыра да юа.
Әлфия эндәшмәде. Берара күңеле алгысып китеп, баш миеннән: «Шул кирәк сезгә! – дигән фикер йөгереп узды узуын. – Минем балаларымны ятим итеп, рәхәт күрергә уйлаган идегезме? Күрми торыгыз әле!» Эченнән генә әнә шулай тантана итеп йөрде. Әмма бераздан кабат элекке эзенә кайтып төште. Тукта, иреннән котылуны ул үзе теләгән, Ходайдан ялварып сораган иде түгелме соң? Ә бүген нәрсә тели? Булатның яңадан үзенә кайтуынмы? Юк, юк! Авызыннан җил алсын! Тыныч башы, тыныч колагы. Ә балалар? Аларга да гаугалы тормышта яшәү рәхәт түгелдер. Тик ничек тә кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерәсе иде шуларны.
Әнә шундый каршылыклы фикерләр белән, тормыш ыгы-зыгысында, бу дөньяда парсыз килеш тә башкалар кебек үк бәхетле икәнеңне раслый-раслый, гомер үтте дә үтте. Улы Хәлил институт тәмамлады, яхшы гына эшкә урнашты. Кызы да урта мәктәпне тәмамлау алдында тора. Булат белән дә мөнәсәбәтләре ярыйсы гына – әти кеше улы-кызы янына килгәләп йөри, туган көннәре белән котлашалар, төрле хәлләрне уртага салып киңәшкән чаклары була. Бергә яшәсәләр, алай ук килешә алырлар идеме әле? Ерактагы кояш җылы була, дип, юкка гына әйтмиләрдер шул.
Ә менә Мөсәббиха карчык нәрсә тели икән соң? Әлфия монысын һич аңлап бетерә алмый. Сүзенә дә, кешесенә һәм вакытына карап, әле бер, әле икенче мәгънә сала каенанасы. Белә бит Әлфия, яшь хатыны, Булатка шактый олыгаеп чыкса да, баласын берничә елдан соң гына тудырды. Бу гаиләдә әллә яшим, әллә юк, картайган көнемдә таянычым булыр, дигәндер. Теге чакта Нәсимәгә дә телефоннан ул шалтыратмаган, «өркетү»не каенсеңелләренең берсе оештырган икән. Кыңгыр эшнең кырык елдан соң да беленүе шулай буладыр. Әмма Әлфия белмәгәнгә салыша, сизмәгәнгә салыша. Эш узгач, мөнәсәбәтләрне ачыклап йөрүдән ни мәгънә?..
– Менә, минем кәгазь курчагым да бар. Ул минем кызым, – дип, сөйләшүен дәвам итте Айсылу. – Мин үзем – әниемнең кызы. Ә синең нишләп кызың юк? – Сабый акылы Гөлназны Әлфиянең кызы дип кабул итә алмый иде, күрәсең.
– Гөлназ апаң минем кызым бит инде, – дип аңлатты Әлфия. – Ул хәзер зур үсте.
– Аның әтисе кем?
– Синең әтиең.
Айсылуның күзләре гаҗәпләнеп зурайды, һәм ул, Әлфия шаяртадыр дип белеп:
– Ю-у-ук! – диде дә көлеп җибәрде. – Ул бит сезнең белән яшәми.
– Яшәмәсә дә. Ә син минем кызым булыр идеңме соң? – Инде Әлфия, олыларның күпчелеге кебек үк, сабыйны чыннан да шаярта башлады. – Минем бит синең кебек кечкенә генә, матур гына балам юк.
– Ә син Алладан сора. Әнием мине Алладан сораган да, ул биргән.
Әлфия Айсылуның сибелеп торган сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
– И матурым, бигрәк акыллы инде син. Ә мин менә белмәгәнмен дә, – дигән булды.
Аларның сөйләшүен читтән генә тыңлап торган Мөсәббиха карчык шаккатып:
– Тиле дә тиле, син дә тиле! – диде. – Бала күргәнең юктыр шул. Синең урында берәү ирен әллә кайчан болардан аерып алыр иде.
– Сарык бәрәне түгел бит ул, әни, әле анда, әле монда миңгерәтеп йөртергә. Үзенчә яшәсен.
– Әллә син аны үзенчә яши дип беләсеңме? Мин күреп торам лабаса.
– Минемчә дә яшәмәсен. Үз акылы үзенә җитмәгән ирнең булуыннан булмавы хәерле түгелмени?
Аһ, артыгын ычкындырды бугай. Әни кешегә баласы турында андый ук кискен сүз әйтергә кирәкмәгәндер. Әгәр үзенә улы турында шулай дисәләр?.. Аһ, ярамаган сүз әйтте Әлфия.
Уңайсыз тынлыкны бүлдереп, Рәфинә кайтып керде:
– Исәнмесез. Соңардым, ахрысы. Ә мин үзем сезгә кергән идем. Айсылуны әни озата китте, диде Гөлназ.
– Әйе шул. Менә, Айсылу чакыргач, үзем дә ишек төбеннән үк борылып китә алмадым. Ничек сабыйның насырын сындырасың.
– Әни, әни, чәй куй! Мин аңа, чәй эчәрбез, дидем, – дип өтәләнде бала.
– Дәү әниең белән эчтек бит инде.
– Юк, юк, анысы саналмый, – диде Айсылу, ә үзе, нәни йодрыгын йомарлап, бармагын янагандай итте. Биш кенә яшьтә булса да, үзләренә беренче тапкыр килгән Әлфия апасына бөтен кунакчыллыгын күрсәтергә омтыла иде ул.
Рәфинә Әлфия белән Айсылуны аш бүлмәсенә әйдәде. Мөсәббиха карчык исә, бүлмәсенә кереп, ишеген бөтенләй үк ябып куйды.
 
* * *
 
…Иртәгесен Әлфиянең эшенә ире Булат – хәер, элекке ире Булат  шалтыратты:
– Мин юләр һаман син-син дип яшәгән булам. Төннәрен исемеңне әйтеп саташам. Күршебез Рәисәне очраттым әле кичә. Аның күңеле күптәннән синдә түгеллеген аңламыйсыңмыни, ди. Минем сабакташ Наилне хәтерлисеңме син? Беркөн театрда очрашкансыз икән. Син анда кем белән идең соң? Әни әйтә…
Әлфия әкрен генә телефон трубкасын урынына куйды да, колакларын томалап, бүлмәдән үк чыгып йөгерде: «Мин бүлмәдә юк, юк! Эзләмәгез мине, мин, гомумән, юк! Ә мине һаман да элеккечә чагылдырган тышкы кабыгым эчендә – дөньяга өр-яңадан туган, сүз ташкыннарына битараф, янмаучы-көймәүче һәм, үз-үзен онытып, инде берәүне дә сөймәүче бөтенләй башка кеше!»
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) Drazen Zigic - ru.freepik.com

 

Комментарийлар