Логотип «Мәйдан» журналы

«Барс» тарала микән, «Барс» казала микән: продюсерлык үзәгенең язмышы турында

«Барс медиа» төркеме ябылырмы? Ландыш белән Иркә арасында барган низаг турында бу өлкәгә мөнәсәбәте булган шәхесләр нинди фикердә?Кем гаепле, кем хаклы?Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм» челтәренә унбиш...


«Барс медиа» төркеме ябылырмы? Ландыш белән Иркә арасында барган низаг турында бу өлкәгә мөнәсәбәте булган шәхесләр нинди фикердә?


bars-media


Кем гаепле, кем хаклы?



Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм» челтәренә унбиш ел эшләгән «Барс Медиа» компаниясеннән китүе турындагы видео белән уртаклашты. Әлеге видео татар эстрадасында гауга куптарды. Журналистларның сорауларына җавап бирү максатыннан Ландыш матбугат конференциясе үткәрде. Әлеге конференциядә ул: «Без эшли алмыйбыз: моннан тотып аталар, тегеннән тотып аталар, кысалар. Кемне концертка кертергә, кем тамашаны тәмамлый, бу концертта кем җырлый, ә кем җырламый — бу сорауларның барысы белән дә Иркә идарә итә», — дип белдерде.



Иркә исә үзенең концертында: «Һәрбер коллегама, минем турында сөйләгән кешенең һәммәсенә бәхет, сәламәтлек телим. Заллары тулып торсын. Рәхәтләнеп эшләсеннәр. Иң мөһиме — бәхетле, сәламәт яшәсеннән иде», — диде.


Бу низагта кем гаепле дә кем хаклы соң? «Барс Медиа» ширкәтенең киләчәген кем ничек күзаллый?


Рифат Фәттахов: «Әгәр сине рәнҗеткәннәр икән, тот та судка бир»




Продюсер Рифат Фәттахов әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерде.


«Әлбәттә, бу хәлгә карата үз фикеремне әйтә алам. Мин Динә белән дә, Ландыш белән дә таныш түгел. Аларның конфликтларының нигезендә нәрсә ятканын белмим, шуңа күрә алар арасында булган низагка бәя бирә алмыйм. Шулай да Ландышның видеосын карадым. Аның адымын ямьсез, пычрак дип бәялим, чөнки ачыктан-ачык кешенең шәхси тормышына кагылу дөрес әйбер түгел. Аның адымы кабул кылына һәм гафу ителә торган гамәл түгел.


Әгәр син икенче якның хаксыз гамәлләр кылуын беләсең икән, үз хокукларыңны, әлбәттә, якларга кирәк. Һәркемнең үз хокукын якларга хакы бар. Хокукларны пычрак адымнар белән якларга кирәкми. Үз фикереңне, хокукларыңны яклауның бөтен дөньяда кабул ителгән бердәнбер юлы бар. Ул — юридик, хокукый юл, ягъни суд аша. Әгәр сине рәнҗеткәннәр икән, тот та судка бир.


Ландыш: «Каядыр җырларга барсак, штраф салалар, җырларыбызны бирмәскә тырышалар», — ди. Соң, җанкисәгем, әгәр синең продюсерлык үзәге рөхсәтеннән башка килешү нигезендә җырларга хакың юк икән, димәк, син килешүне бозасың. Аларның ни сөйләгәнен тыңлап, кайвакыт шаккатып куям. Шул кайнар хисле мөрәҗәгатьләр белән чыгучылар я халыкны наданга саныйлар, я, гафу итегез, бу мәсьәләдә үзләре белгеч түгел», — ди Рифат әфәнде.





Шулай ук Рифат Әхмәтович «Барс Медиа» компаниясенең киләчәге турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. «Мин татар эстрадасы өлкәсендә 15-20 ел эшлим, әмма «Барс Медиа» белән тыгыз хезмәттәшлек иткәнем юк. Андагы реаль хәлне белмим. Шуны әйтә алам: булган әйберне юкка чыгару, бетерү җиңел. Үзем дә «барсларның» эшләре белән 100 процент канәгать булмасам да, аларның татар шоу-бизнесында үз урыннары булуы белән тулаем килешәм.


Аннан соң без шундый заманда яшибез: эшебез базар мөнәсәбәтләре белән бәйле. Үзгәрешләрнең булуы мөмкин. Ул үзгәрешләр яхшы якка булырмы, белмим. Әйтә алмыйм, чөнки, тагын бер кабатлап әйтим, бу хәл белән тирәнтен таныш түгелмен.


Хәзер бу хакта бөтен кеше сөйли: беләме ул, юкмы…Әле кайдадыр укыдым: Павел Волонихин бөтенләй бу эштә катнашырга тиеш түгел иде, дип язганнар. Бер дә килешмим. Мин Павелны яхшы беләм. Ничек инде ул бу өлкәдәге нюансларны, кимчелекләрне белмәсен? Волонихин бүген татар-башкорт шоу-бизнесында иң көчле менеджерларның берсе. Бары шул гына: булган әйберне сакларга кирәк, чөнки соңыннан янә булдыру бер дә җиңел түгел. Бу хәлләрнең ахыры хәерле булсын», — ди продюсер.


Хәмдүнә Тимергалиева: «Үзләре арасында гына хәл итәргә тиешләр иде»




Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева да үз фикерен белдерде.





«Барс Медиа» компаниясе бетмәс дип уйлыйм. Эшләре бара, бу типтагы ыгы-зыгылар булып тора инде ул. Кичә Иркәнең концерты булды. Син дә бар идең. Аның сәхнәдә ничек эшләгәнен күрдең бит. Тавыш, программа бар. Артистлар арасында аңлашылмаучанлыклар булмыйча тормый, әмма аларны халыкка чыгару яхшы һәм кирәк түгел. Үзләре арасында гына хәл итәргә тиешләр иде. Көнләшү дә бардыр инде. Өлкән артист буларак шаккатам: бездә андый нәрсә юк. Арада хөрмәт булырга тиеш. Тормышта төрле хәлләр була, шулай да халыкка чыгарырга кирәкми. Тамашачы бездән матурлык, рухи азык көтә. Артист яктылык өләшергә тиеш», — ди җырчы.


Винера Ганиева: «Оятсызлык — бу»




Винера Ганиеваның укучылары арасында «Барс Медиа» белән килешү нигезендә эшләгәннәре бар.


«Гомер-гомергә җырчылар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар була, әмма барысын да халыкка ачып күрсәтергә кирәк димәгән. Сеңлем, мин бу әйберләрдән ераграк шул. Шулай да караштыргалап барам. Соңгы вакытта артистлар чикләрне белми. Үзара мөнәсәбәтләрне халыкка күрсәтү — түбәнлек, ямьсезлек. Барлыкка килгән аңлашылмаучанлыкларны үзара сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Халык җырчылар турында начар фикердә булырга тиеш түгел.


Мин кырык ел сәнгатькә хезмәт итәм, беркайчан да конфликтка кергәнем булмады. Бәлки безнең буынның тәрбиясе башкадыр, белмим.


«Барс Медиа» оешмасы, сәләтле җырчыларны барлап, үзләренә хезмәт иттерде. Алар имиджларын күтәрер, матди яктан уңышлы оешма булыр өчен җырчылар белән хезмәттәшлек итте. Алар җырларны сатып алып, шул җырларны ротацияләп, җырчыларны танытты. Бу — бер, әмма икенче як та бар бит. Тулы залларга концерт биргәндә, алар җырчыларга бер тиен дә акча түләмәде. Бу бер дә дөрес түгел.


Минем фикерем бар: «Барс»тан киткән җырчыларның репертуарындагы җырлар хокукы нәкъ менә җырчыларда булырга тиеш. Әгәр алар җырчыга «Барс Медиа» белән эшләгәндә барлыкка килгән җырларны башкарырга рөхсәт итмәсә, бу бер дә дөрес адым булмый. Җырчылар аларга хезмәт итте, бу оешмага сәләтләрен кулланырга рөхсәт итте. «Барс Медиа» оешмасы акча эшләмәде түгел бит?! «Җырларны бирмибез», — дию дөрес түгел. Башка оешмаларга шалтыратып: «Шушы җырчының җырларын яңгыратмагыз», — дию, гомумән, «позор». Оятсызлык бу! Закон турында гына уйларга кирәкми, әле кеше булып та калу кирәк. Киткән җырчыларның барысына да җырларын башкару хокукын бирсеннәр.





Әйе, җыр булдырыр өчен акча кирәк. Әмма шушы җырларны җырлатып, алар җырга керткән акчаның йөзме, ике йөзме, өч йөзме процентын кире кайтардылар. Бер елга берничәшәр тапкыр ял йортларына баралар, диңгезләргә йөриләр…


Әгәр җырчыларны эшләтәсең икән, акчасын да түләргә кирәк. Ә анда штрафлар да бар. Мәсәлән, җырчы башка җирдә җырлый икән, илле мең штраф. Нәрсә инде бу? Кеше үзенең сәләтен бер җирдә генә кулланырга тиеш түгел. Башка чараларда чыгыш ясау мөмкинлеге дә булырга тиеш. «Сиңа монда, тегендә җырларга ярамый», — дигән закон чыгарырга кирәкми. Иҗат чикләнергә тиеш түгел. Чикләгән очракта җырчының канатлары сына. Җырчыларның да гаиләләре бар. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. «Барс Медиа» да түләмәсен, башка җирдә чыгыш ясарга да ярамасын… Нинди акчага яшәргә тиеш соң алар?!


Мәсәлән, «Ваһапов фонды»нда җырчылар шулай ук килешү нигезендә эшли. Әмма «Ваһапов фонды» җырчыларга хезмәт хакы түли. Менә бу дөрес дип уйлыйм. Рифат Фәттахов юкка гына иң яхшы продюсер түгел бит. Аңа карата хөрмәтем зур. Әгәр «Ваһаповчыларны» җырларга чакыралар икән, алар үзара килешәләр. Бары тик бер-береңне аңлап эшләгәндә, эш нәтиҗәле һәм уңышлы була», — ди Винера ханым.


Гөлнара Абаева: «„Барс Медиа“ оешмасында хәзер продюсер юк»




«Барс Медиа» компаниясендә продюсер булып эшләгән Гөлнара Абаева да эшеннән китте. Без аның белән сөйләштек.


– Гөлнара ханым, сез «Барс Медиа»ның киләчәген ничек күзаллыйсыз?




– Нәрсә дип әйтим инде? Китүемне беләсеңдер. Минем бүген беренче ял көнем.




– Китү теләге күптән бар идеме?




– Унбиш ел эшләдем. Эшне бераз алыштырып карау фикере бар иде.





 https://instagram.com/abaeva_gulnara77




– Бүген «Барс Медиа» шаулый. Сезнең китүегез барлыкка килгән низаглар белән бәйлеме?




– Юк.




– Хәзер «Барс Медиа»да продюсер бармы?




– Бүген юк.




– Оешма алга таба эшләрме?




– Бар да яхшы булса, эшләр. Бу оешманы булдыруга күп көч сарыф ителгән. Алга таба нәрсә эшләргә теләгәннәрен белмим.




«Барс Медиа» оештырган концертларга йөриячәксезме?




Чакырсалар, барырмын, әлбәттә.




Алга таба үзегез нишләргә уйлыйсыз?




Әлегә эш эзләмәдем. Бу өлкәдә булса, әйбәт булыр иде.




Алинә Сафиуллина: «Без Иркә белән сөйләшмибез, исәнләшмибез»




Алинә Сафиуллинаны 2010 елда «Барс Медиа» компаниясе «кара исемлек»кә керткән булган. Бу хакта ул үзенең «Инстаграм» челтәрендә язды.


«Минем бу теманы күпертәсем килми. Әйе, 2010 елда мине «кара исемлек»кә керттеләр. Кем кертте, нигә икәнен сөйләмим. Инде ун ел вакыт узган. Дөресен әйтсәм, онытылган да инде ул. Әйе, минем җырларымны бер ел дәвамында яңгыратмадылар, әмма мин үземнең кайгырып утырганымны хәтерләмим. Концертлар белән йөрүне дәвам иттем. Әле ул вакытны мин яшь идем. Нәрсәнең ничек булырга тиеш икәнлеген төгәл белмәдем.





Соңыннан 2011 елда кире кайттым. «Яра», «Бәхет гөле» җырлары өчен «Алтын барс» бирделәр. «Бәхет гөле» җыры өчен «Алтын Барс» биргән елны безнең контрактыбыз бетте. Алар минем китүемне белә торып, миңа «барс» бирде. Ул вакыт шаккаткан идем», — ди Алинә.


Шулай ук Алинә Сафиуллина «Инстаграм»ындагы постта аңа Илнар Сәйфиев ярдәм иткәнен язган.


«Мин үзем талашырга яратмыйм. Хәзер холкым катырак, әмма ул вакытны минем бер дә конфликтларга керәсем килми иде. Ә Илнар Сәйфиевның ачуы килсә, ул үз сүзен әйтә белә. Һәм ул мине яклап чыкты.


Шуны гына әйтә алам: Иркә белән без 2010 елдан бирле исәнләшмибез дә, сөйләшмибез дә. Иркә минем белән исәнләшми дип елап утыра алмыйм бит инде… Ул минем өчен юк, мин аның өчен юк. Бары шул, инде хәзер ул хәлдән соң күпме сулар аккан. Бу турыда сөйләшәсем дә килми. Ничек кенә булса да, мин барыбер рәхмәтле. Һәр сынау кешене чыныктыра, көчле итә. Ирем белән аерылуда да уңай яклар таптым. Мәсәлән, аерылышмасак, «Юк, кирәкми» җыры чыкмас иде! Ялкауланып, булганына шөкер итеп ятар идем. Иргә салынып, фатир да алмас идем. Һәрнәрсәдә уңай як таба белергә кирәк», — дип сөйләде җырчы.


«Кайчан кияүгә чыгасың?» — дип сорадым.


«Әлегә юк. Әмма чыксам да, әйтмәмдер», — диде Алинә.


Айдар Фәйзрахманов: «Аларның хезмәтләрен профессиональ сәнгать дип кабул итмим»




Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән элемтәгә кердек.



 Рамил Гали




«Чын дөресен әйткәндә, ул хәлләрне беләсем дә килми. Мине катыштырмагыз, зинһар. Аларның хезмәтләрен профессиональ сәнгать дип кабул итмим. Мин бу әйберләрдән ерак, нечкәлекләрен белмим. Бу сүзләр гайбәт дәрәҗәсендә генә, түбән, пычрак. Тормышта агы да була, карасы да була. Әмма барысын да киң тамашачыга чыгарып селкергә димәгән», — ди Айдар Фәйзрахманов.


Виталий Агапов: «Алыр әйберем дә, бирәсе әйберем дә юк»




Продюсер, җырчы Виталий Агаповның «Барс Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткәне юк.



 Рамил Гали




«Бу оешма миңа бер дә кызык түгел. Алар белән эшләгәнем булмады. Килешәм, алар җырчыларны таныту, төрле проектлар буенча алдынгы оешмаларның берсе. Әмма алга таба ни буласын белмим: җитәкчеләре алмашына.


Элекке «Барс Медиа» барыбер булмаячак, чөнки, ни генә дисәң дә, башка оешмалар да эшли башлады.


Аларда барысы да акчага корылган. Берсендә саннарын ишеткәч: «Сез берничә нолен үзегез өстәдегезме әллә?» — дип сорадым. Акча, дисәләр, минем өчен тема ябык. Нигә кирәк ул миңа? «Алтын барс» алучыларның бөтенесе дә зал җыя әллә? Юк.


Шулай да аларның брендлары сакланган, әмма аны югалту бик җиңел. «Татар җыры» да, «Барс Медиа» үзе дә сакланыр, югалмас, әмма дәрәҗәне төшерү өчен озак вакыт кирәкми.


Ә теге видеога килгәндә, гайбәттә казынасым килми. Кем нишләгән, туганнар нәрсә бүлә алмаган? Иркә идарә итә, ди. Заманында, Фәрит Таишев әлеге оешмада эшләгәндә, Ландыш мәйдан тоткандыр. Алардан аласы әйберем дә, аларга бирәсе әйберем дә юк. Дөресен әйткәндә, шундый көчле алдынгы ширкәтнең бүген менә шушындый хәлгә калуы кызганыч», — ди Виталий Агапов.


Илдар Хәйруллин: «Оешма таралырга торадыр, җимерелүгә барадыр»




Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин белән аралаштык.



 Солтан Исхаков




«Мин «Барс Медиа» оештырган «Татар җыры» фестивалендә унике ел режиссер булып эшләдем. Марат Гәрәев белән күп эшләргә туры килде. Ул акыллы, белемле кеше. Бу ширкәтнең, егерме ел узгач, шушы көнгә калуы бик аяныч. Әлеге оешма минем өчен кадерле. Мин анда эшләү ләззәтен таба идем. Анда чын иҗат иде.


Күрәсең, оешма таралырга торадыр, җимерелүгә барадыр. Озакка китте бит. Әгәр бу ширкәт таралса, бик кызганыч булачак, чөнки бөтен булган продюсерлык үзәкләре арасында иң җитдие, иң саллысы «Барс Медиа» иде. Алар бу эшкә үз акчаларын салды. Киендерделәр, клиплар төшерделәр, зур фестивальләр үткәрделәр… Кызганыч. Марат Мәүлетовичка иң якты теләкләр: исән булсын», — ди Илдар Хәйруллин.


Шулай ук Илдар абый Ландыш Нигъмәтҗанованың видеосы турында да үз фикерен белдерде.


«Артистлар сүзен тыңламаска кирәк. Нигә элегрәк әйтмәгән, хәзер әйткән? Башлана пычрак ату, бер-берсен типкәләү… Моннан өстен булырга кирәк. Бик ямьсез кыланалар. Бөтен яңалыкларны да укыдым. Начар эшлиләр, юк әйбер белән шөгыльләнәләр», — дип сөйләде әңгәмәдәш.


Римзил Вәлиев: «Бу ширкәтнең таркалуы Гәрәевларның шәхси проблемасы гына түгел, ә дәүләт проблемасы»




«Бөтен нечкәлекләрне дә белмим. Әлбәттә, таркалмасын иде. Дәүләт органнары ярдәмгә килсен, оешманы саклап калуда катнашсын. «Барс Медиа» егерме елдан күбрәк уңышлы эшләде. Әмма аларның таркалуы бик мөмкин. Таркалулары бөтен татар эстрадасына, сәнгатькә кагылачак. Шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, Гәрәевлар үзләренең эшләрен дә хәл итсен. Дәүләт шәхси эшләргә кагылмый, әмма бу очракта ярдәм кирәк. Кеше санын алу вакытында бу әйбернең булуы начар. Гомумән, бу хәлләр милләткә зыян китерә. Алга таба начаррак булмасын, җайларга кирәк.



 Салават Камалетдинов




Ландышның видеосы белән мин таныш. Бу адымын пиар дип уйламыйм. Алар ихлас, алар борчыла. Әмма минем хатын-кыз җырчыларның мөнәсәбәтләренә катнашасым килми. Зуррак урындагы кешеләр турында гына әйтәм. Олы кешеләр хәл итсен, алар кысылмасын. Шуны әйтәм: «Барс Медиа»ның таркалу куркынычы Гәрәевларның шәхси проблемасы гына түгел, дәүләт проблемасы да. Ниндидер бер олы кеше: «Җитте, эш белән шөгыльләнегез», — дияргә тиеш», — ди Римзил Вәлиев.


Бары тик алга!




Бу арада «гайбәт», «пычрак» сүзләрен еш ишетергә туры килә. Татар эстрадасына мондый гаугалар бер дә хас түгел дип уйлый идем. Чып-чынлап «пиар» дигән күренешне татар сәхнәсенә Радик Юльякшин алып килде, минемчә. Аның белән эшләүче мәскәүлеләр, дөресрәге, Гүзәл Уразова белән җыр бүлделәр. Шуннан башланды инде ул «гаугалы татар эстрадасы». Ни булып бетәр? Ахырда кайсы як хаклы калыр? Төгәл җавап биреп булмый. Әллә инде «Барс Медиа» ширкәтенә алмашка башка оешма ачып куярлармы? Беркем дә төгәл җавап бирә алмый, чөнки моңа кадәр шулхәтле тавыш күтәргән низаглар татар эстрадасында, аның мәдәниятында булмады.


Ярый, шулай өйрәнәсең инде ул. Монысын әкрен генә ерып чыгасың да, тагын бу хәлгә охшаш низаг барлыкка килсә, тыныч кына, тупланган тәҗрибәне кулланып, үтеп китәсең.


Һәрнәрсәнең ахыры булган кебек, бу вәзгыять тә үз чишелешен табар. Әмма шул ук: «Һәрнәрсәнең ахыры булган кебек» җөмләсен башка яктан да карап була. Әллә инде минем тугры дустым, яшьтәшем «Барс» чыннан да таркалырмы?


Юк, таркалма син, яшьтәш. Әле безне алда күп эшләр көтә. Син сәләтлеләрне яисә сәләтсезләрне җырлатырсың, ә мин кайвакыт җырлый белмиләр дип, яисә кайчак, киресенчә, менә бу тавыш, дип мактап язармын. Бирешмә! Син әле кирәк! Бары тик алга, яме?!

 
Интертат

Комментарийлар