Логотип «Мәйдан» журналы

Барабанчы Куян (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Куян. Бервакыт ул каяндыр барабан тапкан. Тапкан да аны туктаусыз кага башлаган. Көне буе каккан, төне буе каккан... Барабанның зәһәр тавышы күршедә яшәүче куяннарн...

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Куян. Бервакыт ул каяндыр барабан тапкан.
mm0817_85
Тапкан да аны туктаусыз кага башлаган. Көне буе каккан, төне буе каккан... Барабанның зәһәр тавышы күршедә яшәүче куяннарны тәмам туйдырып бетергән.
– Тукта инде! Какма, зинһар! – дип әйтеп тә караган алар, тик Куян әйткәннәрне колагына да элмәгән, барабан кагуын дәвам иткән. Шуннан күршеләре җыелып киңәшкәннәр дә тыңлаусыз Куянны куып җибәрергә булганнар. Нишләсен мескен куян баласы? Барабанын аскан да юлга кузгалмакчы булган, ләкин китергә өлгермәгән. Аның каршысына усал Бүре килеп чыккан ди.
Башка куяннар, куркышып, өйләренә кереп бикләнгәннәр. Куян баласы, барабанын күтәреп, ялгызы басып калган. Ул куркуыннан барабанга каты итеп бәрә башлаган. Барабан тавышы колакларны ярып керерлек дәрәҗәдә көчле булган. Бүре, ачуланып, Куян баласына кычкырган:
– Ник шулкадәр кагасың ул барабанны?
– Мин, – дигән Куян баласы, – хәбәр салам.
Барабан какканны ишетеп Аю килер дә мине коткарыр. Ул миңа барабанны бүләк иткәндә: «Әгәр куркыныч янаса, аны мин ишетерлек итеп кагарсың», – диде.
Бүре шүрләп калган, як-ягына карана башлаган. Аюга эләксәң беттең инде, исән җиреңне калдырмас, дип уйлаган һәм тизрәк качу ягын караган. Бүренең киткәнен күргән башка куяннар, берәм-берәм өйләреннән чыгып барабанчы Куян янына җыелышканнар. Исән калуларына бик сөенгән алар, Куян баласына рәхмәт укыганнар.
– Без сине башка ачуланмабыз, барабаныңны теләгән кадәр как, – дигәннәр.
Тик Куян гаебен бик тиз аңлаган. Ул инде барабанын кирәк чакта гына, хәвеф-хәтәр, куркыныч янаганда гына кага торган булган.

Комментарийлар